Бүген Әдипләр: Әлфия Ситдыйкова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әлфия Ситдыйкова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Маннур Саттаров
Лилия Саттарова
Гыймран Сафин
Ленар САФИН
Мансур Сафин
Марат Сафин
РАФАЭЛЬ САФИН
Рәис Сафин
Рәфыйк Сафин
Фәннур Сафин
Ләйләгөл Сафина
Нәҗибә Сафина
Серафима Сафина
Миңнур САФИУЛЛИН
Нур Сәед
Әбрар Сәгыйди
Гакыйл Сәгыйрeв
Тәнзилә СӘГЫЙТОВА
Ләйсән Сәгъдиева
Рифат Сәлах
Лилия Сәлахетдинова
Роберт СӘЛАХИЕВ
Габделнур Сәлим
Римир Сәлимгәрәев
Рәис Сәмигуллин
Газизә Сәмитова
Кадыйр Сибгат
Илшат Сибагатов
Илдус Сибгатуллин
Әдхәт Синугыл
Зөлфия Сираева
Илсөяр Сираҗетдинова
Сирин
Әлфия Ситдыйкова
Тәнзилә Солтанова
Әлфия Ситдыйкова

Әлфия Мирзанур кызы Ситдыйкова 1957 елның 14 августында Актаныш районы Күҗәкә авылында туган. Чаллы педагогия институтының филология факультетын тәмамлый.
Әлфия - дистәгә якын китап авторы. Әлфиянең шигъри дөньясы ихлас, яшәүгә сусаган җанын кешеләргә шигырь юллары белән ачып күрсәтә белә. 2008 елда Татарстан Язучылар берлегенә әгъза итеп кабул ителде. Бүгенге көндә- «Чаллы-ТВ» редакциясе хезмәткәре.


Әлфия Ситдыйкованың ягымлы тавышын күбрәк радио аша ишетергә була. Ул Чаллының "Күңел" телерадиокомпаниясендә хәбәрче булып эшли. Тумышы белән Актаныш районы Күҗәкә авылыннан булган кыз мәктәп елларыннан ук шигырьләр язу белән мавыга. Аның "Йөрәгемә яфрак сыена" дип аталган тәүге шигырьләр китабы 2003 елда басылып чыга. Бер иҗат дөньясына кереп чумгач, аннан тиз генә котыла алмыйсың икән шул. Әлфия Ситдыйкованың бер-бер артлы "Җанда кабынган учак", "Хисләрем канаты Күҗәкә", "Назга сусау", "Туган якның ике чишмәсе" дип аталган китап җыентыклары басыла. Укучыларыбызны да шагыйрьнең иҗат җимешләре белән таныштырыйк әле.
"Ватаным Татарстан"

Әкият иле

	Әкияттәге ике бала кебек, 
	Каен башларына үрмәләп, 
	Ике ыштансыз малай дөнья белән 
	Танышып йөргән идек бергәләп... 
                                                             (Һ.Такташ) 

Әкият иле балачакта миңа 
Ачып куйган иде ишеген. 
Шунда бастым җиргә яланаяк, 
Шунда башак шавын ишеттем. 

Кошлар оя корган карт тупылга 
Менеп күзли идем дөньяны. 
Карга балалары борын төрткәч, 
Тәүге җырым җырлап уянды. 

Җилдәй җитез идем, агач башын 
Ничә менеп, ничә кочканмын. 
Карга балалары белән бергә 
Канатланып ерак очканмын. 

Өрфиядәй ап-ак болытларга 
Иярелеп китте күңелем. 
...Балачакның ләйсән яңгырыдай 
Үткәннәргә кайтып түгелдем... 

Әкият иле ишегеннән карый 
Шаян чакның таныш карашы. 
...Өйрәт, хыял! Ничек тоташтырыйм? 
Балачак һәм картлык арасын? 

* * * 
	Тәү сүземне әнкәемә әйттем, 
	Икенчесен җиргә эндәштем. 
	Шуннан ары бүтәннәргә күпме 
	Үгет бирдем, "акыл өләштем". 
                                               (Мостай Кәрим) 

Мин дә тәүге сүзне әйткәнмендер, 
Карап әнкәемнең күзләренә. 
Тел очымнан тамган "әннә" сүзе 
Нур сирпегән аның йөзләренә. 

Икенче сүз тамган кара җиргә 
Тәгәрәпләр төшкән алсу алма. 
Бүтәннәргә әйтер сүзләр калган, 
Тел очында түгел, ярсу җанда. 

Үсә-үсә ачыла барган телем, 
Тыңлый-тыңлый Тукай шигырьләрен. 
Тукай теле аша аңладым мин 
Кеше җаны нигә илергәнен. 

Үгет-нәсихәткә мохтаҗ чакта 
Кулларыма алып китап укыйм. 
Төшенәм мин, яңа гасырда да 
Халык нигә зурлый ятим улын. 

Тәүге тапкыр милләт җанын Тукай 
Уяткан бит шигъри сүзе белән. 
Киңәш-акыл кирәк чакларда мин 
Кабат-кабат Тукаема киләм. 

Тәү сүземне Ана теле белән, 
Тукай теле белән әйткән чагым, 
Соң мәртәбә керфек какканда да 
Кабатланыр, мизгел өзеп тагын. 

* * * 
Каршылыклы дөнья, каршылыклы. 
Ак дип баксам, кара янәшә. 
Бәхет кошы диеп үреләсең, 
Шатлыгыңа кайгы ярәшә. 

Яшим дисең, яшәп туялмыйсың, 
Сулыйм дисәң, никтер тын бетә. 
Туган җирне өзелеп яратсаң да, 
Чит җирләрдә безнең көн үтә. 
Каршылыклы дөнья, каршылыклы... 

* * * 
	Җилкәнеңне җилләр екса – 
	Йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. 
                                              (Фәнис Яруллин) 

Булган икән, булган шундый мизгел, 
Җилләр еккан чаклар җилкәнемне. 
Хәтер җебен сүтеп барлыйм бүген 
Дисбе итеп тезеп үткәнемне. 

Суга салды язмыш, аска чумдым, 
Энҗе булып төпкә яттым бары. 
Утка салды. Уттан ныграк яндым, 
Кабындым да булып коры дары. 

Карурманга кереп адаштым да 
Кояш нурын күзләп мин юл таптым. 
Таш ишелгәч өскә, югалмадым, 
Чишмә булып ургып алга актым. 

Җиргә күмде мизгел. Орлык булып 
Тамыр җәйдем илем күкрәгендә. 
Җилләр екмас ап-ак җилкән йөртәм 
Җырлар тулы ярсу йөрәгемдә. 

* * * 
	Мин бер агач... җиргә егылып үскән агач, 
	Минем өскә теләсә кем менә ала. 
	Теләсә кем ботакның иң биегенә 
	Тузанланган чабатасын элә ала. 
                                               (Фәнис Яруллин) 

Җиргә егылып үскән агач мин дип, 
Әйтү авыр, ләкин кирәктер. 
Егылгач та үсә алу көче 
Бирелгәннәр җирдә сирәктер. 

Балта чабу түгел, кизәнергә 
Базмагандыр илдә беркем дә. 
Яткан килеш үсеп шагыйрь булу 
Язмаган бит әле беркемгә. 

Тамырларга авыр, тамырларга... 
Ә йөрәккә җиңел идеме?! 
Җиргә егылып үскән килеш тә бит 
Күтәргәнсең иңгә илеңне. 
Җирдә булгач күренмидер димә, 
Биек буламыни алмагач? 
Озынлыгы буйның нигә кирәк, 
Хезмәтеңне илең данлагач? 

* * * 
                                          В.ка 

"Тормыш – ормыш", – дисең. 
Килешәм дә, 
Килешмим дә синең сүз белән. 
Шунсын беләм: шигъри тәлгәш булып, 
Бу сүзләрең җаннан өзелгән. 

Һәр кешенең әйтер сүзе үзгә, 
Синеке дә бары үзеңчә. 
...Тормыш – ормыш. Минем өчен никтер 
Башка мәгънә, башка төшенчә. 

Минем өчен тормыш – Сөю җыры, 
Тулгакланган Назның язлары. 
Киткән сөю хәтерләтә миңа 
Чит җирләргә очкан казларны. 

Сөю китә, язын кабат килә, 
Гөлгә күмеп бөтен дөньяны. 
Ә мин күзлим, тулгакланган җаннан 
Яңа сөю җыры туганны. 

Тормыш – ормыш. Тоташ сөю-наздан 
Затлы келәм итеп тукылган. 
Синең җанда ай тотылган төндә 
Минем җанда Сөю тотылган. 

* * * 
Туганда ук маңгай күзен биргән, 
Яши-яши күңел күзләрен. 
Шушы күзләр белән мин дөньяның 
Танып, аңлап яшим серләрен. 

Замананың ачы җилләреннән 
Каралмасын өчен йөзләрем, 
Гомер сукмагында адашмаска 
Юлдаш иттем вөҗдан күзләрен. 

* * * 
Чык та төшеп өлгермәгән әле 
Балачагым баскан эзләргә. 
Болын җиле йомшак кулы белән 
Песи баласыдай сырпаланып, 
Иркәләнеп сарыла тезләргә. 

Шул ук кояш балкый күк йөзендә 
Нурын сирпеп алсу гөлләргә. 
Зәңгәр томан булып урала да, 
Язмыш булып кабат юрала да 
Сагыш сеңә үткән көннәргә. 

Әле яңа ялан тәпи басып, 
Үткән идем яшел чирәмнән. 
Кай арада көмеш пәрәвезләр 
Соңгы җиле булып җылы җәйнең 
Күбәләктәй оча тирәмнән. 

Гомер үткән, көзгә кереп барам... 
Чык тамчысы минем күзләрдә. 
Бала чакның якты ал кояшы, 
Төсле күбәләкле ямьле җәе 
Озата бара алтын көзләргә. 

* * * 
Утсыз яндым, сусыз гына юдым 
Яраларын көйгән җанымның. 
Кара аккош кунган күл өстендә 
Ак төнбоек кебек язмышым. 

Мин – дәвасыз сырхау, мәхәббәттән 
Айный алмам гомер буена. 
Сөю белән кулга-кул тотынып, 
Атлыйм соңгы гомер туена. 

* * * 
Җан сакчысы иттем йөрәгемне, 
Җаным кирәк миңа яшәү өчен. 
Типкән чакта ярсу йөрәк, беләм, 
Җаным бирер миңа яшәү көчен. 

Вөҗдан күзен ачтым, үз-үземне 
Саклар, яклар өчен заманадан. 
Вөҗдан күзе таный хакыйкатьне 
Һәм аера акны каралардан. 

Каләмемне тел сакчысы иттем, 
Телем кирәк бүген кешеләргә. 
Тел бетмәсә, ил бетмәвен беләм, 
Шигъри сүзем җаны өшегәнгә. 

* * * 
Үлеп беткәч син терелттең мине, 
Тартып алдың әҗәл кочагыннан. 
Кодрәтең киң, беләм, ихлас Сөю, 
Танышлык бит үсмер кыз чагымнан. 

Ничә еллар син янәшә булдың, 
Какшатмадың ышанычны минем. 
Яшәешне якты нурга төрдең, 
Табышлардан тора яңа көем. 

Ак кышларга кадәр озата барсаң, 
Каермасаң очар канатымны. 
Мин бәхетле диеп кабатлармын 
Соң мәртәбә күреп таң атуны. 

Хушлашалмам синең белән, Сөю! 
Күчкән чакта хәтта Мәңгелеккә. 
Син ялгадың минем гомеремне 
Бәхет төсендәге Ак Өметкә. 

* * * 
Йөрәкләрне очраштырган елда 
Тезләндем мин галәм каршысында. 
Кулларымда сөю тулы савыт, 
Күпме наз бар һәрбер тамчысында. 

Йөзләремдә яна ялкын-учак, 
Чәчләремә кунган тузган болыт. 
Син көздәге язда йөрәгемә 
Килеп кердең ярсу давыл булып. 

Шашкын хисләр өермәсе урап 
Алган чакта яраланган җанны. 
Күзләремнән галәм карашына 
Чиксез сөю тулган энҗе тамды. 
Яктырды Җир – дөнья нурга чумды... 

 * * * 
"Вулкан!" – дидең. Керфекләрне өтеп 
Агылганга карашымнан ялкын. 
Ут ташкыны булмый нәрсә булыйм? 
Йөрәгемә минем учак яктың. 

Әсир иттең. Мин читлектә бүген. 
Аяк-кулым түгел, йөрәк биктә. 
Ачылмастыр йозак, ачкычын бит 
Элеп куйдың серле, төнге күккә. 

"Сөбханалла!" – диеп кабатлыймын 
Наз сулышын тойган саен җанда. 
Читлек кошын сайратырлык моң бар 
Яңа язга ишек ачкан таңда.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018