Бүген Әдипләр: Индус Сирматов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Индус Сирматов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Бибинур Сабирова
Раилә Сабирова
Ләйсәнә Садретдинова
Сәрия Садрисламова
Ким Садыйков
Нәсимә Садыйкова
Сара Садыйкова
Зәйфә САЛИХОВА
Мәгъфүрә Саматова
Фәндәс САФИУЛЛИН
Әминә Сафиуллина
Фәвия Сафиуллина
Тәүфыйк Сәгыйтов
Гүзәл Сәгыйтова
Камил Сәгъдәтшин
Ләйсән Сәгъдиева
Рәзинә Сәетгәрәева
Фәрит Сәйфелмөлеков
Айдар Сәлимгәрәев
Гөлфинә Сәрвәрова
Мингазыйм Сәфәров
Әдилә Сәфәрова
Искәндәр СИРАҖИ
Дифгат Сирай
Индус Сирматов
Индус Сирматов
Язучы-прозаик Индус Фатих улы Сирматов 1937 елның 11 мартында Татарстанның Актаныш районы Чиялек авылында укытучы гаиләсендә туа. Индус белемнең, китапның кадерен белгән зыялы гаиләдә кечкенәдән үк татар язучыларының әсәрләре белән таныша.
Әүвәл туган авылында, аннары берникадәр вакыт күрше Чуракай авылы мәктәбендә укып, 1954 елда Байсар урта мәктәбен тәмамлагач, ул Алабуга педагогия институтының тел-әдәбият факультетына укырга керә. Институттан соң Апае районында чыга торган «Бригадир» газетасы редакциясендә бүлек мөдире, соңрак комсомолның Апае райкомы беренче секретаре булып эшли. 1963 елда Казан телевидениесенә эшкә килә, һәм шуннан соң И.Сирматовның бөтен хезмәт юлы телевидение студиясе белән тыгыз бәйле. Биредә ул озак еллар әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли, соңга таба аңа телестудиянең нәфис тапшырулар буенча баш мөхәррир вазифасын йөклиләр.
Күпчелек яшьләргә хас булганча, Индус та урта мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтә башлый — шигырь язу белән мавыга. Институт елларында алар бергәләшеп «Әдәби Алабуга» дигән җыентык та бастырып чыгаралар. Шулай да Индус Сирматовның киләчәктәге әдәби иҗат йөзен шигърият түгел, ә проза жанры һәм телевизион драматургия билгели. Язучылар берлегенә дә ул шушы жанрларда эшләүче автор буларак кабул ителә. И. Сирматов — дистәләгән хикәя һәм берничә повесть («Офыкның аръягында», «Керәшен кызы», «Ак бишек», «Муллагали ни күргән?» һ.б.) авторы. «Муллагали ни күргән?» повестенда, «Шанхай бүреге», «Соңгы куян», «Мичче Гата», «Хәзинә эзләүчеләр» кебек хикәяләрендә язучы тормыш күренешләрен һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җиңелчә көлү-юмор аша гәүдәләндерә. «Ләйсәннең бер көне» повесте, «Иван Шишкин картинасы», «Сукмакларда үсә колмаклар», «Тимер иләк, төпсез чиләк» кебек хикәяләрендә исә вакыйгалар балаларның уй-хисләре һәм күңел кичерешләре аша тасвирлана.
И.Сирматовны татар әдәбиятында телевизион драматургия жанрын башлап җибәрүчеләрнең берсе дияргә мөмкин. Аның пьесалары яки сценарийлары буенча куелган «Ялгыз учак» (1994), «Сугышның ике көне» (1995), «Яңа фатир» (1996) телевизион спектакльләре, «Солдатка китте егет» (1968), «Йөрәкләрдә эз калдырып» (1995), «Тормышым минем — театр» (1997), «Тарих башы ерак гасырларда» (1997) кебек документаль телефильмнар, Нәкый Исәнбәтнең фольклор әсәрләренә нигезләнәп эшләнгән унике серияле «Мырау батыр», Мәхмүт Хәсәнов романы буенча куелган җиде серияле «Язгы аҗаган», Ибраһим Гази трилогиясе буенча төшерелгән «Онытылмас еллар» телевизион спектакльләре әдип иҗат эшчәнлегенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр.
Индус Сирматов — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләге иясе.
И.Сирматов — 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Әткәй сәгате: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. — 79 б. — 5000 д.
Ике як иңсәмдә: хикәяләр. — Казан: Иман, 2000. — 159 б. — 2000 д.
Ак бишек: повесть. — Казан: Алма-Лит, 2004. — 142 б. — 200 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мөхәммәтшин Р. Тарих кайдан башлана // Мәдәни җомга. — 1997. — 28 февр.
Гыйләҗев А. Күңелгә якын әсәр // Мирас. — 1997. — № 9. — 50-51 б.
Хәбибуллин М. Бишек тирбәлергә тиеш // Мәдәни җомга. — 2004. — 3 сент.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013