Бүген Әдипләр: Сирень Якупова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Сирень Якупова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Әхмәт Югнәки
Илдар Юзиев
Мәүлекәй Юмачиков
Әхмәт Юныс
Рәфикъ Юныс
Илнур Юнысов
Асия Юнысова
Ләйсән Юнысова
Әлфия Юсупова
Нурания Юсупова
Агдас ЯКУБ
Сирень Якупова
Луиза Янсуар
Зыя Ярмәки
Гарәфетдин ЯХИН
Наилә Яхина
Илдар Яхъя
Эльвира Һади
Сирень Якупова

Җир – Кояшның кызы, мин – оныгы

Сирень Мөхибулла кызы Якупова 1961 елның 26 августында Әлмәт районы Түбән Абдул авылында дөньяга килә.
1978 елда Елховой урта мәктәбен тәмамлаганнан соң ,Әлмәт төзелеш техникумында белем ала. Нәкъ шул елларда районның “Хезмәт байрагы” газетасында аның беренче шигырьләре дөнья күрә.
Хезмәт юлын шагыйрә туган авылы мәктәбендә башлый.Ярты ел укытучы булып эшләгән Сирень , шигырендәгечә “хыялы артыннан йөгереп”, янә Әлмәт каласына китеп бара.Ә 1982 елның җәендә инде яшьләр шәһәре Чаллыга килә.Башта КАМАЗның агрегат, аннан соң кече литражлы автомобильләр җыю заводында эшли. Шушы елларда аның шигырләре, язмалары КАМАЗның “Нур” газетасында даими урын ала.Туксанынча елларда Сирень Якупова “Ләйсән”әдәби –иҗат берләшмәсенә йөри башлый,ул “Йолдызлы уйлар” исемле тәүге китабын чыгара. 2006 елда шагыйрә “Шәһри Чаллы “ газетасы редакциясенә эшкә килә, 2013 елга кадәр шунда хезмәт куя.Шул чорда шәһәр һәм республика матбугатында аның күп кенә шигырьләре, хикәяләре, язмалары дөнья күрә, китаплары чыга.Алар тирән фәлсәфәгә ,үзенчәлекле табышларга бай булуы белән укучыны җәлеп итә. Сирень Якупова 2001 елның маеннан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Хезмәт юлын шагыйрә туган авылы мәктәбендә башлый.Ярты ел укытучы булып эшләгән Сирень , шигырендәгечә “хыялы артыннан йөгереп”, янә Әлмәт каласына китеп бара.Ә 1982 елның җәендә инде яшьләр шәһәре Чаллыга килә.Башта КАМАЗның агрегат, аннан соң кече литражлы автомобильләр җыю заводында эшли.
Шушы елларда аның шигырләре, язмалары КАМАЗның “Нур” газетасында даими урын ала.Туксанынча елларда Сирень Якупова “Ләйсән”әдәби –иҗат берләшмәсенә йөри башлый,ул “Йолдызлы уйлар” исемле тәүге китабын чыгара.
2006 елда шагыйрә “Шәһри Чаллы “ газетасы редакциясенә эшкә килә, 2013 елга кадәр шунда хезмәт куя.Шул чорда шәһәр һәм республика матбугатында аның күп кенә шигырьләре, хикәяләре, язмалары дөнья күрә, китаплары чыга.Алар тирән фәлсәфәгә ,үзенчәлекле табышларга бай булуы белән укучыны җәлеп итә.
Сирень Якупова 2001 елның маеннан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
https://kopilkaurokov.ru/prochee/presentacii/priezientatsiia-po-tvorchiestvu-sirien-iakupovoi

*** 
Җир – Кояшның кызы. 
	Мин – Җирнеке. 
Кояш миңа әби буламы? 
Һәр иртәдә көлеп һәм иркәләп 
Чәчләремнән сыйпый шуңамы? 

Җир – Кояшның кызы, зәңгәр күзе, 
Төрелгәндер сөю нурына. 
Чиксез еллар Галәм упкыныннан 
Саклый аны шушы нур гына. 

Җир – Кояшның кызы, мин – оныгы. 
Икебез дә очар күбәләк. 
Бәхетлегә дөнья түгәрәк дип 
Әйләнәбез Кояш тирәләп. 

*** 
Туу белән бүген арасын 
Үткән чакта гомер арбасын 
Ихахайлап тартып, 
Сизмәгәнмен, 
Шул арбада үзен хуҗа тоеп, 
Бар байлыгым минем чәчеп-коеп, 
Рәхәтләнгән вакыт. 

Балачагым төшеп калган бер тугайда, 
Яшьлек язым, әйтегезче, инде кайда? 
Кем табышы булды икән тәүге ярым, 
Таң пәрдәсе төсендәге хыялларым? 

Зифа буем, нечкә билем, толымнарым, 
Күз яшереп, сүз яшереп торуларым 
Борма юлның кай 
                        чатында җуелгандыр? 
Мин җүләргә ул чагында 
Арба шактый 
                 җиңеләйгән тоелгандыр... 
Ул чагында... 
Инде менә бар моң-зарым, 
                           аруларым, аһ оруым 
Буш арбаның авырлыгын тоюдандыр... 

Бүген белән үлем арасын 
Озаграк килә барасым – 
Кумый гына йөрәк атымны, 
Дыңгырдатмый гына арбасын. 
Язмышыма тик бер шартым бар: 
Калмый миннән ярты адым да, 
Юк ла инде, күпкә алдымнан, 
Ак нур чәчеп тере ялыннан, 
Өмет колынкаем  атласын! 

Дөнья 

Җиңдең, дөнья... 
Җибәр, кысма, зинһар, йөрәгемне. 
Мин бит хатын-кыз. 
Бил алышыр ирләр, илләр барда, 
Аларның син, әнә, билен кыс. 

Оттың, дөнья... 
Бушайт, өзәсең лә 
Соңгы кылын моңлы күңелнең. 
Отылуым өчен, сөйләштек ич, 
Соңгы сөю белән түлимен. 

Җиңдең, оттың, дөнья, тәнне-җанны... 
Булдыралсаң – яшә, дисеңме? 
Кара көйгән иреннәрем, ишет, 
Ак, дип, дәшә синең исемне, 
Ак, дип, дәшә синең исемне... 

*** 
Егылсаң да, югарыга егыл! 
Көлсә көлсен дөнья, башын чөеп: 
Күрәсезме, йолдыз тузанына 
Батып ята берәү өстә (!) диеп. 

Егылсаң да, югарыга егыл, 
Күз яшьләрең тамсын гүя яңгыр. 
Корымасын дисәң нәсел гөлең, 
Йөрәк дымың җиргә биреп калдыр. 

Егылсаң да, югарыга егыл, 
Беркем килеп сиңа абынмасын. 
Каргый-каргый тибәр түмгәк булу 
Язмышыңа берүк язылмасын. 

Егылсаң да, югарыга егыл! 
Ай яктырак анда, кояш җылы. 
Һич сер түгел, күкләр аша кыска 
Ак җаннарның мәңгелеккә юлы. 

Егылсаң да, югарыга егыл... 

Кычыткан 
Кычыткан өзәм даруга, 
Кулым түзә чагуга. 
Бармаклар ни, йөрәгемнең 
Уттай янган чагы ла... 

Туган авылым кычытканы, 
Пешер хәтерне, пешер! 
Ялантәпи балачакны 
Елатып искә төшер. 

Искә төшер яшьлегемне, 
Атам-анам каберен, 
Туган җирнең, туган телнең, 
Туганнарның кадерен. 

Онытканны, югалтканны – 
Барын да искә төшер. 
Туган авылым кычытканы, 
Пешер җанымны, пешер! 

*** 
Әти, 
яклауга мохтаҗ ятим күңелем 
сандык төбендәге 
чүпрәккә төрелгән 
ау мылтыгыңа сыенып үсте... 
Әни, 
назлауга мохтаҗ яралы җаным 
әле бүген дә 
яраларына 
таушалган мамык шәлеңне яба... 

Үкенеч 

Балачакта 
әнисенең яңа ефәк шәлен 
курчагына күлмәк итеп тураклаган 
бер мин генә түгел. 
Үсеп җиткәч 
әнисенә яңа ефәк шәлләр 
апкайтырга өлгерәлми калган 
бер мин генә кебек...    

Кара куык 

Куык кабарта кызым. 
Күр, замана баласын, 
Күпме төсләр арасыннан 
Сайлап алган карасын. 

Кабара кара куык, 
Балам кочагы тулып. 
Йөрәгем – телем-телем, 
Ә җаным – сулык-сулык. 

Куык һаман кабара, 
Әйтерсең лә Җир шары. 
Шартлый калса, калачак бит 
Аннан кара җил бары... 

Куык кабарта кызым. 
Әй, замана баласы 
Күпме төсләр арасыннан 
Үз иткән бит карасын. 

Ничек кенә аңлатыйм соң 
Дөнья аңа каласын?!  

*** 
Бишекләрдә тирбәлмәгәч, 
Каян килсен балага моң? 
Тал бишеккә салмак булам 
Инде үсеп буйга җиткән 
Балаларын замананың. 

Тал бишеккә салмак булам 
Замананың үзен, көйләп. 
"Борын-борын заманда..." – дип, 
Якты матур әкият сөйләп. 

Тал бишеккә салмак булам 
Бүгенгесен татарымның, 
Киләчәген күрер өчен 
Татар моңлы Ватанымның. 

Тал бишектә калмак булам, 
Сабый бала – шигъри күңел. 
"Әллүки"дән уянган җан 
"Әллүки"гә йомар күзен... 

*** 
Садәлекне сөрмә итеп тарттым, 
Кершән итеп яктым тыйнаклыкны. 
Керфекләрдән тамган оялчанлык 
Күңелемнән юды уйнаклыкны. 
Сөйләгәнем, аһ, пышылдау булды, 
Җырлаганым? 
                 Мин тик тыңлый белдем. 
Чишмә чагын хәтерләмим җанның – 
Тумыштан ук салмак, уйлы идем. 

Ялгармын дип хистән җепләр үрдем, 
Йөрәк кылым калды өзелми дә.   
Сизелми дә үтте яшьлек, димим, 
Мин яшьлектән үттем сизелми дә... 

*** 

Давыл алларыннан тына дөнья, 
Давылдан соң тына яңадан. 
Ике тынлык арасымы сөю, 
Өермәме хистән яралган? 

Түбәләрне алып ата торган, 
Күңел өлгеләрен вата торган 
Ярсу җилме әллә мәхәббәт? 
Горурлыкны мизгел алган юып, 
Сукырайткан күзне комы тулып, 
Ярсу силме әллә мәхәббәт? 

Коеп яуган назлар юешеме, 
Күкрәү катыш йөрәк тибешеме, 
Йә яшенме үткән җанны телеп? 
Әллә соң ул дөнья-гарасаттан, 
Кемдер кат-кат, кем бер генә тапкыр, 
Ышыклану чит йөрәккә кереп, 
Давыл узгач чыгасыны белеп... 

Ике тынлык арасыдыр сөю: 
Каян килде, кая китте дию... 
 
 *** 
Суган әрчегәндә еласаң да, 
Җаның ачынганда еласаң да, 
Төсе, тәме бер үк күз яшенең... 
Күп тапкырлар шуннан файдаланып, 
Җан әрнүен, борчу-кайгыларны 
Аш-су бүлмәсенә мин яшердем. 
Хатын-кыз бит көн дә суган турый, 
Кемнәр аңлар ул нилектән елый... 

Кайту 

Туган җиргә – үз җиремә кайттым. 
Рәхәтлеге шушы кайтуның! 
Арган йөк атыдай, тугарылып, 
Болын түшәгендә ятуның! 

Җанны ярып үлән исе керә, 
Чәчәк төсе тула күзләргә. 
Җилфер-җилфер күбәләкләр куна 
Чыктан юешләнгән тезләргә. 

Күк гөмбәзе зәңгәр чыбылдыктай, 
Болыт-болыт ап-ак бизәкле... 
...Тамырлардан ага ләззәт-ташкын, 
Туктатырдай булып йөрәкне. 

Үз җиремә, үз-үземә кайттым, 
Китүләр юк кабат, диялмыйм. 
Дөнья көтә, мин дә дөнья көтәм, 
Үз-үземә һич тә сыялмый. 

Үзем белән сөйләшү 

– Кемгә нәрсә исбат итәсең соң, 
Яшәүләрең белән җирдә, кеше? 
– Исбат итмим, бары яшим генә, 
Яшим генә кояш, һава төсле... 

– Кемнән нәрсә өмет итәсең соң, 
Офыкларда һаман күз карашың? 
– Өмет итмим, тик... беләсем килә 
Бәхетемә күпме юл барасын... 

– Кемгә нәрсә сатып бирәсең соң, 
Кармалый гел кулың юл капчыгын? 
– Сатмыйм, сатмыйм, бүләк итеп бирәм 
Йөрәгемнең соңгы кыйпылчыгын... 

 – Кемгә нәрсә мирас итәсең соң, 
Ак томандай югалырсың эреп? 
 – Кешелегем, рухи көчлелегем 
Җырларыма калдырырмын төреп... 

Беттеме инде сорауларың биреп? 


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013