Бүген Әдипләр: Әдхәт Синугыл
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әдхәт Синугыл


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Маннур Саттаров
Лилия Саттарова
Гыймран Сафин
Ленар САФИН
Мансур Сафин
Марат Сафин
РАФАЭЛЬ САФИН
Рәис Сафин
Рәфыйк Сафин
Фәннур Сафин
Ләйләгөл Сафина
Нәҗибә Сафина
Серафима Сафина
Миңнур САФИУЛЛИН
Нур Сәед
Әбрар Сәгыйди
Гакыйл Сәгыйрeв
Тәнзилә СӘГЫЙТОВА
Ләйсән Сәгъдиева
Рифат Сәлах
Лилия Сәлахетдинова
Роберт СӘЛАХИЕВ
Габделнур Сәлим
Римир Сәлимгәрәев
Рәис Сәмигуллин
Газизә Сәмитова
Кадыйр Сибгат
Илшат Сибагатов
Илдус Сибгатуллин
Әдхәт Синугыл
Тәнзилә Солтанова
Әдхәт Синугыл

(1935-2004)

СӘЙЯХ ШАГЫЙРЬНЕҢ СӘЙЯР ГОМЕРЕ...

Бу мәкаләне каләмдәшемнең нәкъ менә дөньядан киткән көннәрендә язам булып чыкты: әйе, узган елның 14 гыйнварында, һич көтмәгәндә, соңгы яшәү урыны Симферопольдән Казанга килеп, иҗат һәм җәмәгать эшләре белән янып, дуслары белән аралашып, сөенеп йөргәндә, Язучылар берлеге бинасында өзелде аның гомере. Сәйях шагыйрьнең сәйяр гомеренең фаҗигале, әмма иҗат кешесе өчен табигый азагы диясем килә минем.

Әдхәт Синугыл 1935 елның 15 мартында Башкортостанның Эстәрлебаш районы Куганакбаш авылында туып, яшьтән ятим калып, бабасы, туганнары химаясендә үскән (бу— пәйгамбәрләр һәм шагыйрьләр язмышы, мөгаен!...), урта мәктәптән соң армия хезмәтен узгач, үзе дә укытучы, район газетасы хезмәткәре булган яшь шагыйрь егетне арытабан, әлбәттә, Казан тарта (Г. Ибраһимов, Г. Алпаров, И. Рәмиев кебек мәшһүр әдипләр, галимнәр чыккан төбәк бит!), татар әдәби мәркәзе чакыра... Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә без бергә укыдык— Хатип Миңнегулов, Әдхәт, мин...—барыбыз да авыл балалары, фәкыйрь шәкертләр... Әмма Әдхәт Синугыл—арабызда иң пөхтә, ыспай егет иде. Акчасы да бар—ул көн-төн тәрҗемә итә, Африка, Азия халыкларына "азатлык яулаша"—бу шагыйрьләрне радиодан яңгырата иде. (Соңрак аның "Уянган Африка", "Вьетнам җиңә" исемле тәрҗемә китаплары да басылды.) Бу—континентлар аша сәяхәт һәм сәйярлек безгә— лирик замандашларына—бик үк ошап та җитми иде.

Соңыннан аңладык: бу—аның үз халкыбыз азатлыгы юлларын күзаллавы, эзләнүләре дә икән! Ә үз иҗатына, шигъри дөньясын табуга юлы шактый озак-урау булды аның. Университеттан соң Пермь һәм Сарман якларында укытты ул; китап нәшриятында редактор, филармониянең әдәби бүлек мөдире булып эшләде. Аннары, әле студент чагында ук Кавказ, Кырым, Урта Азия республикаларына омтылган йөрәге аны кырымтатар халкы белән бәйләде: кардәш халкыбыздан әдип Шамил Алядин кызы Ләйләгә өйләнеп, ул озакка, күп елларга Ташкент якларына күчте. Сәйяр җаны, Мәҗнүн йөрәге Ләйләсе артыннан алып китте, диикме? Юк, изелгән халыклар, көрәш, милли азатлык юлына керде ул... Соңрак, Кырымга күчеп кайтырга юл ачылгач, гаиләсе белән Симферопольгә кайтты, ахыргача шунда яшәде. Шәрекъ дөньясы, борынгы төрки әдәбиятлар белән ныклап танышу да шунда башланды, мөгаен. Соңрак ул Й. Баласагуниның "Котадгу белик" әсәреннән бүлекләрне, Ибне Синаның шигырь белән язылган "Тыйбб белеме" китабын, Кырым шагыйрьләрен һәм халык җырларын—манәләрне тәрҗемә итеп бастырды; атаклы "Кырым сонетлары"н (А. Мицкевичны!) да татарча яңгыратуга иреште һ. б. Иң мөһиме: элек садә, бертөслерәк калыплар һәм сурәтләр белән башлаган шагыйрь Көнчыгыш шигъри күкләрендә сәйярлек кылгач, борынгы формаларда—фәрд, дүртьюллык һ. б. төгәл, сыналган төрки үлчәүләрдә язды, элекке традицияләрне хәтерләрдә яңартты, дия алабыз. "Ватаным Татарстан" газетасының, "Татар-Информ" агентлыгының һәм "Азатлык радиосының Урта Азиядәге үз хәбәрчесе булып эшләү дәверендә (туксанынчы елларда) ул Казанда төрле форумнарда, милли конгрессларда Ташкент, Кырымнан делегат булып катнашты, диаспора турында чыгышлар ясады, халык тарихы, милли аң турында мәкаләләр бастырды—кыскасы, милләтпәрвәр булып та танылды.

1982 елдан СССР һәм Татарстан Язучылары берлеге әгъзасы иде.

Китапларыннан—нәниләр өчен "Чалгы җыры", "Ник елыйсың, курчагым", кырымтатар телендәге "Яшьлек һәйкәле", соңгы елларда Казанда дөнья күргән "Көньяк гөлләре", "Ефәк кәрваннар", "Иман гасыры" исемендәге җыентыкларны әйтеп китәсем килә. Иҗаты турында С. Хәким, Н. Нәҗми, Г. Афзал, А. Хәлим әйткән фикерләр, хатлар, сабакташы X. Миңнегуловның әтрафлы мәкаләсе өчен сөенече зур иде. Егерменче йөз ахыры татар шагыйренең—газаплы эзләнүләр аша Ил-ватан, туган тел өчен яшәүнең катлаулы юлында янып узган бер фидакарь гомере булып гәүдәләнә ул минем уйда. Әйе, сәйях шагыйрьнең сәйяр гомере булып...

Рәдиф ГАТАУЛЛИН.
"Казан утлары" журналы, 1995, №3

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018