Бүген Әдипләр: Рафаэль Сибат
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рафаэль Сибат


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Илгизәр Сабиров
Рөстәм Сабиров
Сафа Сабиров
Ләлә Сабирова
Рәшит Сабит
Габделхәй Сабитов
Равил Сабыр
Г.-Халикъ Садри
Фоат Садриев
Дауд Саксини-Сувари
Хәсән Сарьян
Үзбәк Саттаров
Альберт Сафин
Мөнирә Сафина
Әхәт Cафиуллин
Юныс Сафиуллин
Рәдиф Сәгъди
Илшат Сәйфуллин
Әсгать Сәлах
Булат Сәлахов
Резедә Сәләхова
Мар. Сәлим
Сәмига Сәүбанова
Роза Сәхбетдинова
Aйдар Сәхибҗанов
Рафаэль Сибат
Фәридә Ситдикова
Зәйни Солтанов
Ринат Суфиев
Рафаэль Сибат
(1946-2003)
Рафаэль Сибат (Рафаэль Шәйхуҗа улы Хуҗин) 1946 елның 28 октябрендә Киров өлкәсенең Вятские Поляны (Нократ Аланы) районы Түбән Шөн авылында туа. Шушы авылда урта мәктәпне тәмамлагач, 1968 елда ул Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына (татар теле һәм әдәбияты бүлегенә) укырга керә. Р.Сибат 1970-1978 елларда туган ягында мөгаллимлек итә, урта мәктәп директоры була, аннары Казанга килеп, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында — администратор, тулай торакта тәрбияче хезмәтен башкара. Бераздан Кукмарага кайтып, район халык театрында — режиссер, Киров шәһәрендә классик көрәш буенча тренер (ул үзе дә заманында мәйдан тоткан, күп мәртәбәләр батыр калган ир-егет) булып эшли. 1988 елдан туган авылында яши. Ике ел дәвамында Түбән Шөн авылы мәдәният йортында — сәнгать җитәкчесе, соңгы унөч елда Киров өлкәсендә татар телендә чыгучы «Дуслык» газетасының Нократ Аланындагы үз хәбәрчесе һәм әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.
Рафаэль Сибатның әдәби язмалары республика матбугатында 1966 елдан басыла башлый. Ул үзен талантлы прозаик, үзенчәлекле шагыйрь, ялкынлы публицист-эссеист, беркемне дә кабатламый торган әдәби тәнкыйтьче, оста тәрҗемәче итеп таныта. Төрле елларда аның сигез романы, егерме повесте, дистәләрчә хикәяләре «Казан утлары», «Казан», «Сөембикә», «Чаян», «Идел», «Аргамак», «Мәйдан», «Тулпар» (Уфа), «Ялкын» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан», «Татарстан яшьләре», «Мәдәни җомга», «Заман», «Татар иле», «Таһир-Зөһрә», «Сабантуй», «Дуслык» (Киров өлкәсе) газеталарында дөнья күрә. Болардан тыш ул — матбугатта чыккан унике поэма, бик күп шигырьләр, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, иҗади портретлар, эсселар, публицистик язмалар авторы да. Соңгы елларда әдип дүрт романнан торган «Кайту» исемле тетралогиясен язып төгәлли һәм «Казан утлары», «Идел» журналларында бастырып чыгара. Рафаэль Сибатның иң популяр әсәрләрен туплаган китабы 2001 елда Татарстан китап нәшриятында «Ялгызак» исеме белән дөнья күрә. Кукмара төбәгендәге кызыклы шәхесләргә багышлап иҗат иткән «Көлдән күтәрелгән гөлләр» (2002), «Без дә җирдән күтәрелдек» (2003) дигән китаплары да әдипнең әдәбиятыбызга ныклы адымнар белән килүче шәхес икәнлеген ышандырырлык итеп раслый.
Тынгысыз әдипнең фидакарь хезмәте Татарстан Язучылар берлеге һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнә. Рафаэль Сибат «Ялгызак» исемле китабы, күренекле язучыларга багышланган эсселары, иҗади портретлары һәм публицистик язмалары өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясенә лаек була.
Рафаэль Сибат 2003 елның 23 августында Түбән Шөндә кинәт вафат була.
Р.Сибат — 1997 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ялгызак: роман, повесть. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — 272 б. — 3000 д.
Көлдән күтәрелгән гөлләр: трилогия. — Казан: Матбугат йорты, 2002. — 200 б. — 1000 д.
Без дә җирдән күтәрелдек...: роман-монолог. — Яр Чаллы: Газета-китап нәшр., — 2003. —2086. —1000 д.
Кайту: тетралогия / кереш сүз авт. Ф.Галимуллин. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 352 б. — 3000 д.
Көзге Сабантуй = Осенний Сабантуй: әдәби-докум. повесть. — Казан: Сүз, 2005. — 192 б. — 1000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

3 ө л ф ә т. Сер // Казан утлары. — 1996. — № 10. — 132-133 б.
Шәрәфиев Р. Ак күбәләк сафлыкка чакыра // Р.Шәрәфиев. Уйлы күңел. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — 80-86 б.
Мостафин Ш. Безнең заман геройлары. — Казан: Сүз, 2005. — 86-93 б.
Мостафин Ш. Ерактагы йолдыз яктысы // Мәдәни җомга. — 2006. — 10 нояб.
Мостафин Ш. Истә, һаман да истә... // Ирек мәйданы. — 2009. — 23 гыйнв.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018