Бүген Әдипләр: Фатыйх Сибагатуллин
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фатыйх Сибагатуллин

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Зидә Садыйкова
Әхмәд Сараи
Мәхмүд Сараи
Гомәр Саттар-Мулилле
Факил Сафин
Флера Сафиуллина
Суфиян Сафуанов
Габдрахман Сәгъди
Илдус Сәгъдиев
Мансур Сәгъдиев
Фатих Сәйфи-Казанлы
Рубин Сәйфуллин
Рафис Сәлимҗанов
Риф Салихов
Камил Сәмигуллин
Әхмәт Сәхапов
Рифат Сверигин
Фатыйх Сибагатуллин
Фатыйх Сибагатуллин
Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин 1950 елның 1 маенда Татарстанның Арча районы Апаз авылында туган.

Бөек татарлар. Фатыйх Сибагатуллин аларның кем икәнлеген һәм шөгыль-гамәлләрен бик яхшы белә

..Фатыйх Сәүбәновичның гаиләсендә барысы да өйдә чак иде. Хуҗабикә Рәдифә ханым бик тәмле итеп аш-су әзерләгән, олы кызлары Роза ишегалдында чәчәкләр аралый, уллары Рәшит, җәй буе кулына баян алмыйча торганнан соң, "Арча", "Наласа", "Әпипә"­ләрне уйнап бармакларын яза, әле тугыз айларын гына тутырган игезәкләр Рәис белән Ранис махсус утыргычларда "узышалар".

РФ Дәүләт Думасы депутаты, фән докторы Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин белән бүгенге әңгәмәбез аның әле күптән түгел генә "Великие татары – строители и защитники Государства Российского" дигән исем белән нәшер ителгән китабы, анда күтәрелгән мәсьәләләр, гомумән, татарлар тарихы, язмышы хакында.

 

Фатыйх Сәүбәнович иң элек шуңа ачыклык кертүне кирәк дип тапты: "Мин китап язучы түгел. Бары тик булган әдәбиятны, гыйльми хезмәтләрне туплап, шуларны аерым китап рәвешендә халыкка җиткерүче. Иң кызыгы һәм әһәмиятлесе шунда: язмаларның авторлары татар милләтеннән түгел, тарихи дөреслекне нәкъ менә алар ачыклый". Аның 2008, 2009 нчы елларда дөнья күргән "От Атиллы до Президента" дип исем­ләнгән китаплары да укучыларда зур кызыксыну уятты һәм монысын шул әсәрләрнең дәвамы дип кабул итәргә кирәк.

 

– Бөтен гомерен авыл хуҗалыгына бәйләгән – мал врачы, хуҗалык рәисе, район җитәкчесе, авыл хуҗалыгы министры булган кеше ничек шулай капылт кына тарихка кереп чумды соң әле? Фатыйх Сәүбәнович, моның берәр сере юкмы?

 

– Сере яшьлегемдә, укытучыларымда. Әдәбиятны яратуым Шушмабашта (Арча районы) класс җитәкчем әдәбият укытучым, Дәрдмәнд, Исхакыйларны өйрәткән Разия апа Сәйфетдиновадан, тарихка тартылуым Шушмабаштагы мәктәп директоры, тарих фәненнән укыткан Гафур абый Габделнуровтан. Гафур абый заманында әтине дә укыткан булган. Әтисенә охшаса, бу егеттән рәт чыгар, дип, ул ми­не комсомол секретаре итеп тә куйдырды. Комсомолларның во­жагы икән, күп белергә, өй­рә­нергә тиешсең. Ветеринария ин­ститутына документлар тапшыргач, берничә малай трамвайга утырып, Горький паркына барырга чыктык. Русча белмибез, татарча сөйләшәбез, кычкырып көлешәбез. Шунда бер ханым ризасызлык белдерде. Аңа тагын берничә апа кушылды. Татарча сөйләшүне ошатмаганнар икән. Бер тукталышка алдан төшеп тә калдык әле. Менә шунда: "Нишләп без башка милләт кешеләреннән ким соң? Гомумән, татар ниндирәк кеше соң ул?" – дигән уй туды. Институтта укый башлауның беренче айларында кулга "Конец атамана" дигән китап эләкте. Йотлыгып укыдым. Шәкүр карак турында иде ул. Җиңел чана җигелгән ат белән боз өстеннән Зөя утравыннан Казанга 32 километр араны 45 минутта килә торган булган. Менә шушы хәл – үзебезнең татарыбызның һәм атның җитезлеге сокландырды мине.

 

– Фатыйх Сәүбәнович, мөмкинлектән файдаланып, мәңгелек сорауга ачыклык кертүдән башлыйк әле: без кемнәр соң?

 

– Бүгенге көндә кемдер болгар ди, кемдер татар, ди. Безнең килеп чыгышыбыз – һуннардан. Борынгы бабабыз – Атилла. Алар тәңречелек динендә булганнар. Бу дин бүгенге көндә дә сакланып калган. Ходай дип сөйләшә­без. Ходай ул Күк Алласы дигән сүз. Авырлык килгән вакытта, и, Тәңрем, дип тә сөйләшәбез. Тәң­речелек – бер аллалыкка күчкән беренче дин ул. Аның билгеләре – почмаклары бертигез булган тәре, аджи. Моның бер почмагы күкне, аскы почмагы җир­не, уң канаты утны, сул канаты суны аңлата.

 

Тарихка күз салсак, иң элек кешелек дөньясы яшәү өчен арзанлы мөмкинлекләр булган җирләрдә, әйтик, җылы диңгез буйларында барлыкка килгән. Әйтик, Кара диңгез, Каспий буйларында скифлар яшәгән. Тора-бара алар үрчегән, яңа җир эзләп Көнчыгышка – хәзерге Урта Азия, Казахстан, Кытай, Алтай якларына юл алган, Тын океанга кадәр барып җиткән. Безнең халык өч бөек күченеш кичергән.

 

һуннар безнең эрага кадәр 500 ел элек үк бик көчле милләт булып, башкаларны буйсындырып яшәгән. Шул исәптән Кытай халкын (дөньяда алар чин исеме белән мәгълүм) бик каты җәберләгәннәр. Кытайлар болардан котылу өчен стена корган, тарихта ул бөек Кытай стенасы дип билгеле. Чыганакларда әлеге стена 6 600 км дип исәпләнә. Бик озын стена бит инде. Әмма стена да чиннәрне (чынаяк – кытай савыты дигән сүз) коткара алмаган. Картада тасвирланганча, стенаның Байкалга, Алтайга таба өлешендә татарлар гомер иткән, аларны утрак тормыш белән яшәгәннәрен ак татарлар дип атаганнар, дала өлешендә яшәүчеләр кара татарлар, болары күчмә татарлар була инде, хәзерге Якутия җирләрендә яшәүчеләр кыргый татарлар дигән исем йөрткән. Кара татарлар ак татарлардан: "Сез ирегегезне рәхәт тормышка алыштыручылар", – дип көлә торган булган. Ә татар өчен ирекле булып яшәү иң мөһим­нәрдән саналган.

 

Кытай дигән сүз үзе үк татар сүзе булып чыкты. Крепость, стена дигәнне аңлата. Борынгы монголлар да татар дип аталган. Президент Р.Миңнеханов Универсиада мәсьәлә­ләре буенча Монголиягә баргач, монголлар үзләре үк: "Без бит бер халык, Универсиаданың татар башкаласында уздырылуын хуплыйбыз гына", – дип әйткәннәр. Әйе, без бер халык, дин аермасы гына бар.

 

– "Великие татары" китабы белән танышканнан соң шундый фикергә киләсең: элеккеге Россия империясенә кергән күп кенә төрки халыклар бүгенге русларның, белорус һәм украиннарның ерак туганнары булып тора алайса...

 

– ...һуннар кабиләләре берлегенә кергән борынгы болгарлар (һуннар-болгарлар) Бөек Болгар дигән яңа держава-фоногорияне төзи. Бөек Болгарның беренче иң югары идарәчесе (балтавары) Кубрат хан була. Кубрат ханның җәйге резиденциясе Балтавар (хәзерге Полтава) дигән җирлектә була. 619 елда балтавар Кубрат энесе Шамбатка Киев тауларында товар белән Днепр аша чыгучы сәүдәгәрләрне саклау өчен крепость төзергә куша. Шамбат хан үзенә йөкләнгән бурычны тиз генә үтәп, 620 елда Иске Киев тавында Аскал дигән сәүдә бистәсендә крепость кора. Крепость пәйда булуга, бистә шундук шәһәргә әйләнә. Яңа шәһәргә Башту (ягъни баш шә­һәр, безнеңчә – башкала) дигән исем бирелә. Крепостьны тө­зегән Шамбат хан исә шәһәрнең тәүге хакименә (безнеңчә – мэрына) әверелә. Шамбат товар ташу эшләренә идарә итү һәм узгынчы сәүдәгәрләрдән пошлина жыю бурычларын үтәргә тиеш була. Кубрат хан бик уңышлы идарә итә. Ул идарә иткән чорда Бөек Болгар дәүләте үзенең төп дошманын – Паннония аварларын җиңеп, дәүләт чикләрен Дунайга кадәр ки­ңәйтүгә ирешә. Бу җәһәттән Кубрат хан Шамбат алдына яңа бурыч куя: форсаттан файдаланып, яуланган көнбатыш территорияләрдә урнашып-ныгып калырга тырышу. Шамбат, бу бурычны үтәү йөзеннән, дружинасы һәм күченеп килгән һун-болгарлар белән Дунай буена юнәлеп, шунда Дулоба патшалыгына (Шамбат исеменнән Само дигән атамасы киңрәк таралган) нигез сала. Дулоба мәгънәсе болайрак: Дуло – бөек Атилланың, әниләре ягыннан Болгар ханнары Кубрат белән Шамбатның да нәсел-ыруы исеме, оба кушымчасы – димәк, аныкы, аларныкы дигән­не аңлата. Бәян ителгәннәрдән күренгәнчә, Дулоба (рус телендәге елъязмаларда – "дулебы") дәүләтендә яшәүчеләр һич тә славяннар булмаган. Шуннан соң мондыйрак хәлләр килеп чыга. Кубрат хан, Шамбат үзенең бурычын үтәде инде дип, аңа, товар ташу эшләре белән идарә итү бурычларын хәл кылу өчен, Баштуга кире кайтырга боера. Тик Шамбат, үзен Дулобаның тулы хокуклы патшасы буларак хис итәргә өлгергәнлектән, абыйсына кабат буйсынудан кискен төстә баш тарта. Бу хәл Кубратны шуның кадәр ярсыта ки: ул киребеткән энесен нәсел-ыруыннан аерылган мөр­тәт (төрки телдә – "кый") дип атый. Әйтик, Дөбъяз, Яшел Үзән районнарында яшәүчеләр әле хәзер дә кыйты, кыйты кеше, дип сөйләшәләр.

 

Шамбат-Кый, саксызлыгы, киләчәкне алдан уйлап эш ит­мәве аркасында хакимлекне җуюның ачы тәҗрибәсенә ия булуы сәбәпле, шәһәр эшләре белән бик сакчыл, чын хуҗаларча идарә итә, шуның нәтиҗәсендә шәһәрдә яшәүчеләрнең күңелен яулауга ирешә. Кешеләр аны шуның кадәр ярата ки, шәһәрне аның кушаматы белән – Кыйоба дип, ә шәһәр крепостен аның чын исеме буенча – Шамбат дип йөртә башлый хәтта.

 

Менә без хәзер, ниһаять, Киев тауларында төрле дәвер­ләрдә яшәп, язмача телгә алынган торак пунктларның хронологик чылбырын төзи алабыз: Данпарстад – Хивен – Аскал – Башту – Киоба – Киев.

 

– Китапларда татарларның төркемнәргә бүленүе хакында да языла.

 

– Темучжин-Чыңгыз хан туган чорларда татарлар 3 зур төр­кемгә бүленә. Беренчесе – Ак татарлар дип йөртелә. Алар Бөек Кытай стенасы буйлап, Гоби чүленнән төньяктарак яшиләр, Кытай мәдәнияте йогынтысында булалар, ә сәяси як­тан чжурчженнәргә, ягъни Төнь­як Кытайга буйсыналар. 2. Кара татарлар. Алар Бөек Далада яшәп, терлекчелек белән шө­гыль­­ләнәләр, "табигый" ханнарына гына буйсынып, "үзләренең ирекләрен ефәк чүпрәккә чит­ләргә сатканнары өчен" "ак та­тар"ларны күралмыйлар. 3. Кыр­гый татарлар – көньяк Себернең аучылар һәм балыкчылар кабиләләре. Аларны "урман халыклары" дип йөртәләр. Бу татарлар ханлыкның ни икәнен дә белмичә, кабилә юлбашчылары буйсынуында яшиләр.

 

Чыңгыз хан чыгышы белән "кара татар"лардан була. Бу хакта Кытайның "Монгол-татарларның тулы тасвирламасы" дигән документында һәм урта гасырларга караган кайбер башка документларда бик ачык итеп әйтелә.

 

– Чыңгыз ханның чыгышы белән татар булганлыгы исбатланганмы?

 

– Әйе, Чыңгыз ханның чыгышы белән татар булганлыгын, XIII гасырның күп кенә язмача чыганаклары нигезендә, Россия Император фәннәр академиясе академигы Василий Павлович Васильев (1818-1900) үз вакытында бик дәлилле язып калдыра (бүген аның фикере рәсми тарих фәнендә актив төстә кире кагылып килә). Ул 1840-1850 елларда Кытай архивларында һәм китап саклагычларында эшләп, татарлар һәм Чыңгыз хан турында уникаль мәгълүматлар белән таныша.

 

В.Васильев 1851 елдан – Казан Император университетының Кытай һәм Манчжурия телләре кафедрасы профессоры. Ул 1859 елда, Чыңгыз хан һәм аның ырудаш буыннары гомуми атамага ия икән, татардан башка берни була алмый бу, дип яза (Васильев В.П. История о древности восточной части Средней Азии. СПб., 1859, 159 нчы бит). Чыңгыз ханның татар булганлыгын раслаучы күп кенә урта гасыр документларының киң җәмәгатьчелектән яшерелеп, сер итеп саклануы әлеге рус академигын нык гаҗәпләндерә. Ул моның сәбәбен галимнәрнең Чыңгыз хан исемен хәтта ки XIX гасырда да далалар буйлап күченеп йөрүче аз санлы ярымкыргый кешеләр булып калган монголлар белән махсус бәйләвендә күрә. Шул рәвешле бу хәсрәт галимнәр Чыңгыз ханны да кыргый, вәхши буларак күз алдына китерергә тели, дип уйлый В.Васильев. Чыңгыз ханның ырудашлары – татарлар турында ул, борынгы чыганаклар нигезендә, аларның барысы да "белемле", "яуларда оста һәм бик батыр", "иген игә, тимер һәм бакыр әйберләр эшкәртә", дип яза (Шунда ук, 165 нче бит).

 

Америка тарихчысы Чарльз Гальперин инде узган гасырның 80 нче еллары урталарында рус кенәзләренең Алтын Урда белән үзара мөнәсәбәтләрен һәм татарларның рус тарихына йогынтысын бик гадел итеп тикшерә. Ул татарлар хакимиятенең төрле диннәргә, шул исәптән Рус православие чиркәвенә карата да толерантлы булуын (бу хәтта Алтын Урдада ислам дине рәсми кабул ителгәннән соң да күзә­телә) аерым игътибар үзәгенә ала. Урта гасыр чынбарлыгына карата бик дөрес бу фикерне рус-Урда мөнәсәбәтләре буенча Американың икенче бер галиме Лео де Хартог та куәтли. Алтын Урдада дини толерантлыкка карата фәнни кызыксынуның үсүен дәлилләүгә шулай ук Ю.В.Сочневның "Русская церковь и Золотая Орда" (М., 1992) һәм А.Б.Малышевның "Христианство в истории Золотой Орды" (Саратов, 2000) дигән кандидатлык диссертацияләре дә хезмәт итә. Алексей Борисович, мәсәлән, Жучи Олысыда христианлыкның төрле агымнары (несторианлык, православие, католицизм һәм григорианлык) тарихын барлап, Кореядән Венгриягә кадәр, Татар империясенең бөтен территориясендә хрис­тианлыкның уңай үсешен киң тасвирлый. Татарларның этник һәм конфессиональ толерантлыгы нәтиҗәсе була бу.

 

Толерантлык Чыңгыз хан һәм Алтын Урда тарафыннан барлыкка китерелеп, татарларның идеологик "баласы"на әйләнә, һәм ул татар аяк баскан теләсә кайда пропагандалана! Татарларның әлеге сәяси-идеологик яңалыгы, һичшиксез, кешелек тормышында тиңдәшсез күренеш булып, күп халыклар һәм дәүләтләр өчен үтә матур үрнәк булып тора!

 

– Тарих белән кызыксына башлагач, күңелне борчыган нәрсәләр күбәйде, дигән идегез. Шуларның берничәсенә генә тукталып үтә алмассызмы?

 

– Бары тик ислам динен тотучыларны гына татар дип атавыбыз белән һич килешә алмыйм мин. Бу дөрес түгел, гомумән, ялгыш фикер. Монгол да, болгар да, керәшен дә, буддачы да безнең кешеләр. Кеше үзе белән Иван Иванович Иванов дип таныштыра икән, аның этник татар, Марат Амирович Исламовның исә православие динен тотучы булуы бик ихтимал. Моннан мәчеткә йөргән кеше генә татар була дип уйлавыбыз да ялгыш булуын әйтик инде. Аннан җае туры килгәч, шул фикерне дә җиткерик: мәчеткә генә өмет итү дә дөрес түгел. Үзебезнең күз алдында ич: мәчеттәгеләрне дә хәзер төрләргә бүлә башладылар. Бу һич кенә дә кирәкле гамәл түгел, бүлгәләнү яхшыга илтми, бөек халыкны бигрәк тә.

 

Соңгы вакыйгалар аеруча сискәндерә. Ислам диненә бер яклы гына бәя бирелүнең фаҗигасе дип уйлыйм мин моны. Сок­ланып туймаслык мәчетләр җиткердек. Әмма бу бит әле коры стена гына. Аның эчендә ниләр бар, нинди вәзгыять? Менә шунысы онытылды, берәү дә кызыксынмады. Мәчеттәге хәлләр үз агымына куелды. Гомумән, милли идеологияне күп очракта мәчеткә тапшырдык. Инде әйтүемчә, ислам динен тотучыны гына татар дип бәяләдек. Әйтик, минем танышларымнан Рафаэль Безертдинов – тәңрече, Ренат Ибраһимов та ислам динендә түгел. Без аларны татарлыктан сызып ташлыйкмы инде? Татарлар, нинди генә татарлар әле алар! Борчыганы шул: татарларның православие динендә дә булуын "оныттык". Гарәп белән татарның да бөтенләй аерым милләтләр икән­леген онытабыз. Гарәпләрнең татарны яратмавын да хәтердән чыгарырга ярамый. Алар безне басып алучы, буйсындыручы дип кенә белә. Без исә гарәп телендә берни аңламаган килеш гарәпчә Коръән ятлыйбыз. Аллаһы Тәгалә гарәп­ләр­неке генәмени? Аллаһы Тәгалә мине, татар кешесен дә яралткан. Шуның өстенә мин традицион ислам кешесе дә әле. Моны якташым, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани тоткан әбү Хәнифә мәзһәбе дип тә атап була. Татарның тарихын, киләчәген дин генә түгел, мәгъ­рифәтчеләр, тарихчылар, галимнәр, язучылар, шагыйрь­ләр, артистлар, мәдәният хезмәткәрләре һ.б. бик күпләр хәл итә. Шулай ук татар конгрессының да өлеше саллы булырга тиеш монда.

 

Мәчетләрне торгыздык, мин әле генә санап үткән өлкәләргә нәрсә бирдек соң? Бүген тарихчыларның, артистларның, язучыларның, мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хакын әйтергә дә оят. Гафу итсеннәр: ярлы, фә­кыйрь алар. Менә шушы өл­кәләргә чын-чынлап әһәмият бирми торып, якын киләчәктә сизелерлек үзгәреш тә булмас кебек. Бу хәл бик сагайта, хәвефкә сала.

Габделбәр РИЗВАНОВ
Ватаным Татарстан

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018