Бүген Әдипләр: Рәфыйк Шәрәфиев
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәфыйк Шәрәфиев

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Булат Шакиров
Юлай Шамилоглы
Розалина Шаһи
Борһан Шаһиди
Касыйм Шәех
Ленар Шәех
Рафаэль Шәйдуллин
Алмас Шәйхулов
Рәшит Шәкүр
Фәрит ШӘКҮРОВ
Искәндәр Шәмгунов
Солтан Шәмси
Дамир Шәрәфетдинов
Рәфыйк Шәрәфиев
Рәфыйк Шәрәфиев
Журналист, публицист һәм әдәби тәнкыйтьче Рәфыйк Кәләметдин улы Шәрәфиев 1939 елның 13 февралендә Татарстанның Балтач районы Карадуган авылында колхозчы гаиләсендә туа. Авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли.
1964 елда Балтач урта мәктәбен, ә 1972 елда читтән торып Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. Рәфыйкның беренче әдәби язмалары — кыска хәбәрләре һәм өйрәнчек шигырьләре «Югары уңышка» исемле район газетасында 1957 елдан күренә башлый. Газетаның ул чордагы мөхәррире Вәгыйз Вәлиев, егетнең язмаларына аерым игътибар итеп, берәр атналык семинарларга чакырып, аны матбугат эшенә тагын да якынрак тартырга тырыша, укуьщ дәвам иттерергә өнди. Шул тәрбияви чараларның нәтиҗәсе буларак, 1959 елда Р.Шәрәфиевне эшче-авыл хәбәрчеләренең III республика съездына делегат итеп сайлыйлар. Ул 1962 елда узган IV съездда да делегат булып катнаша.
1965 елда журналистикада инде шактый тәҗрибә туплаган Р.Шәрәфиевне Арчада чыга торган төбәк газетасына әдәби хезмәткәр итеп эшкә чакыралар. Әмма аңа анда озак эшләргә туры килми: шул елның маенда Балтачның үзендә «Хезмәт» исемле яңадан оештырылган газета чыга башлагач, Р.Шәрәфиев үз төбәгендәге шул яңа газетада эшләүне кулайрак күрә. Аның шуннан соңгы журналистлык хезмәте тулысы белән шушы газета белән бәйле: тоташтан утыз дүрт ел буе анда бүлек мөдире, бер үк вакытта, 1979 елдан 1999 елга кадәр, ягъни лаеклы ялга чыкканчы, газетаның баш редактор урынбасары булып эшли. Журналистика өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1984 елда «Матбугат отличнигы» һәм 1995 елда «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемнәр бирелә.
Озак еллар дәвамында район газетасы битләрендә һәм республика матбугатында журналистик язмалары белән даими катнаша килүе өстенә Р.Шәрәфиев узган гасырның туксанынчы елларыннан башлап әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә үзенең каләм көчен күрсәтә. Аның «Казан утлары», «Мирас», «Татарстан», «Сөембикә» журналларында, «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт», «Татар иле» газеталарында дөнья күргән әдәби китапларга рецензияләре, З.Зәйнуллин, М.Хуҗин, Р.Сибат, Иделбикә, Г.Морат, Р.Газизов, Р.Фәизов, Ф.Сафин, Ш.Маннапов, Р.Вәлиева һәм башка язучыларның иҗатларына багышланган эссе-мәкаләләре, иҗат портретлары, рецензияләре туксанынчы еллар татар прозасы, заман герое, әдәбиятта әдәп-әхлак мәсьәләләрен күтәргән полемик характердагы язмалары һәм иҗтимагый-сәяси публицистикасы журналистны киң карашлы, кыю фикерле, әдәби процессны даими күзәтеп баручы әдәби тәнкыйтьче һәм публицист итеп таныта. Аның «Сөембикә»дә басылган мәкаләләре ике тапкыр (1998, 2000) «Елның иң уңышлы язмасы» дип бәяләнә, ә М.Фәйзи турындагы мәкаләсе һәм «Үткәннәрдән безгә гамьнәр калган», «Безне кемнәр аңлар?» дигән рецензияләре «Казан утлары» журналының 2000-2001 еллардагы махсус премияләре белән билгеләп үтелә, 2004 елда исә әдәби тәнкыйть өлкәсендәге казанышлары өчен ул Татарстан Язучылар берлегенең Җ.Вәлиди исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.
Р.Шәрәфиев — 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Уйлы күңел: тәнкыйть мәкаләләре, әдәби-публицистик язмалар. — Казан: Татар, кит. нәшр., 2001. — 141 б. — 2000 д.
Татар эзләү: әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006.— 1586. —2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

ӘхмәтҗановМ. Уйлы күңел тудырган гүзәллек // Шәһри Казан. — 2002. — 14 июнь.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013