Бүген Әдипләр: Халисә Ширмән
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Халисә Ширмән


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мин Шабай
Самат Шакир
Гомәр Шакиров
Афзал Шамов
Салих Шамов
Габдулла Шамуков
Шамил Шаһгали
Мансур Шаһимәрдәнов
Шамил Шәйдуллин
Дамир Шәйхетдин
Сәет Шәкүров
Динә Шәкүрова
Тимерхан Шәрәфетдинов
Сәлах Шәрипов
Резеда Шәрипова
Хәлил Шәриф
Флүсә Шәрипова
Мәсгут Шәрифуллин
Фаил Шәфигуллин
Габдулла Шәрәфи
Ягъсуф Шәфыйков
Халисә Ширмән
Мансур Шиһапов
Халисә Ширмән
Халисә Ширмән 8 июньдә туган.

“МИН БИК НАЧАР АРТИСТ БУЛЫР ИДЕМ”

Халисә Ширмән күңелемә КДУда укыткан остазым буларак якын. Университет бусагасын атлап кергәч тә, тәүге дәресне ул биргән иде безгә. Халисә апа иске татар язуы нигезләрен өйрәтте. Тыныч, матур тавыш белән мавыктыргыч итеп сөйләгән һәр лекциясе бүген дә колакта яңгырый.
Соңгы елларда Халисә Ширмән “Татарстан-Яңа гасыр” каналында баручы һәрберебез түземсезлек белән көтеп алган сериаллар авторы буларак яхшы таныш. Әйтик, “Язмышлардан узмыш юк икән”, “Яланаяклы кыз”, “Ерактагы якты йолдызым” әнә шундыйлардан.
– Халисә апа, Ширмән – сезнең псевдониммы?
– Ширманова – кыз фамилиям. Ул татарларда сирәк очрый. Урыслар үзләренеке дип аңлата: “кесә” мәгънәсендәге “ширма” сүзеннән алынган, диләр. Тик безнең авыл саф татар авылы. Анда Ширмән карт нәселе бар. Фарсыча “яуширвән” – арыслан дигәннән алынган булырга мөмкин. Болгар телендәге “щермә” – чишмә, ерганак сүзенә барып тоташа дигән фикер дә бар. Һәрхәлдә, татар теленә ят сүз түгел, Казан артында Ямаширмә, Яуширмә авыллары булу моны раслый.
– Беренче тапкыр каләм тибрәтүләр кайчан башланды?
– Мәктәп елларында шигырь язудан. 10 нчы сыйныфта укыганда үземчә “роман” язып карадым. Язучы булу теләге юк иде, газета-журналга да җибәрмичә, күңел өчен генә яздым. Хәер, анысы хәзер дә шулай. Язучылык эшенә кереп китүем мәрхүм җитәкчем Вахит ага Хаковка багышлап язылган хикәяләрдән башланды. Үз тормышыннан, сугыш елларыннан үзәк өзгеч берничә вакыйганы сөйләгәч, күңелем түзмәде, утырдым да яздым. Хикәя турындагы беренче җылы сүзләрне Тәлгать абый Галиуллин әйтте, Марсель абый Бакиров, Резеда апа Ганиевалар күреп алды. “Шундый күренекле прозаик һәм әдәбият белгечләре миңа игътибар иткәч, бәлки, чыннан да язып караргадыр?” дигән уй белән беренче повестемны – “Яшәү моңы” (“Язмышлардан юк ла узмышлар”) әсәрен яздым. Менә шуннан китте инде.
– “ТНВ” каналы сезнең сценарийларны ничек сайлап алды? Кем тәкъдим итте?
– “ТНВ”дан ишетеп белдем дә, сценарий язып, конкурсның иң соңгы көнендә интернет аша җибәрдем. “Ерактагы йолдызым” дип атала иде ул. Күпмедер вакыт узгач, шалтыратып, призлы урын алуым турында әйттеләр. Узган ел шуның буенча телевизион фильм эшләнде.
– “ТНВ”да күрсәтелгәннәрдән канәгать каласызмы? Артистлар сез әйтергә теләгән фикерне тамашачыга тулысынча җиткерә аламы?
– Иң беренче чиратта мин әйтергә теләгәнне артист үзе аңларга, кабул итәргә тиеш. Аннан соң сценарийдагы хис-кичерешләрне, эш-гамәлләрне экранда интонация, мимика, кул-гәүдә хәрәкәтләре аша чарлый, шомарта. Фильмда сөйләм мөмкинлеге бик чикләнгән, хәрәкәт беренче планга куела. Сценарий тексты башка жанрлардан шуның белән аерыла да инде. Әлегә, Аллага шөкер, төп рольләрдә уйнаучы артистлардан мин канәгать.
Әсәр язганда күпчелек геройларымны төс-кыяфәтләре буенча тормышта үзем белгән кешеләргә охшатып, шуларны күз алдында тотып язарга тырышам (прототип дигән сүз түгел, алар юк). Ә фильмда төшәргә андый актерларны каян табасың? Шуңа күрә әсәрдәге озын коңгырт кара чәчле Алинә фильмда алтынсу бөдрәле Зөлфия булып гәүдәләнде. Ияләштем, кабул иттем, яраттым. Ә менә Чулпанны, киресенчә, алтынчәч итеп күз алдына китерә идем, күрәсез, чибәрләрнең-чибәре озын кара чәчле Нәфисә булды да куйды. Эмиль Талипов исә нәкъ мин уйлаган Искәндәр булып чыкты. Шәхсән үз героем Искәндәрне бик яратам, жәллим (кызганам дип әйтәсем килми) һәм әсәр азагында аның бәхетле булуын телим. Әйе, әйтмичә торам, “Ерактагы йолдызым” – ул сценарий гына түгел, язылып бетмәгән повесть та бит әле... Һичшиксез, якын арада (көз-кыш) укучыларга тәкъдим итәрмен дип өметләнәм.
– Кайчак: “Бездә кино бизнесы артта калган”, – дигән сүзләр ишетелә. Югыйсә әдәбиятыбыз да бай бит. Режиссерлар җитми, диләр. Ә сез моңа нинди карашта?
– “Режиссерлар җитми” дигән сүз дөрес түгел. Алар йөз булса да, татар мәдәниятенә эшләмәсә, файда юк. Үзен күрсәткәннәренә тиешле дәрәҗәдә акча бүлеп бирергә кирәк. Биш йөз мең сумга да тулмаган бюджет белән ерак китеп булмый. Нурания апа Җамали, Рамил Төхфәтуллин зур проектларга алынырга әзер икәннәрен күрсәттеләр. Әхтәм Зарипов татар киносына нигез салган дип беләм. Аннан соң, “ТНВ” – ул киностудия түгел. Телевизион сюжет эшли торган бер оператор, бер тавыш режиссеры белән шәһәргә яки табигатькә чыгып фильм төшерүне күз алдына китереп буламы? Кино төшерү өчен дәүләт заказы булырга тиеш. Нинди зур әдәбиятыбыз, әдәби байлыгыбыз бар! Бу турыда сөйләшәсе дә килми хәтта... Буш сүзләрдән ялыктым.
– Акча мәсьәләсенә килгәндә, сезне “ТНВ” каналы матди яктан канәгатьләндерәме?
– Ай-һай, ниндирәк җавап көтәсез инде?! Юк, канәгатьләндерми дисәм, “ТНВ”га таш ату була. Әйе, канәгатьләндерә, бик күп түлиләр дисәм, көнче күзләр ашап бетерәчәк үземне. Ни дип әйтим икән? Менә алда телгә алынган бюджетны фильм титрларында язылган (аны төшерүдә катнашкан) кешеләр исемлегенә бүлсәгез, якынча бер кешенең хезмәт хакы килеп чыга. Эш күләменә карап, күбрәк-әзрәк булырга мөмкин. Сценарист акчасы бер тапкыр берүзең Төркиядә бер атна ял итеп кайтырга җитә торгандыр... Шуннан күз алдына китерегез инде.
Ләкин эш акчада гына түгел бит. Язучы өчен сценарий авторы булу, актерга фильмда уйнау – ул дөньяга танылу дигән сүз. “Язмышлардан узмышлар юк” экраннарга чыкканчы “Зө-ләй-лә” төркеме кызларын, Минвәли Габдуллин, Эдуард Үтәгәнов дигән артистларны, Халисә Ширмән дигән язучыны ничә кеше белә иде икән? Барыбыз да Нурания апа аркасында танылдык. Бу – безнең уртак бәхет. Шуңа күрә шәхсән минем өчен акча – ул фәлсәфи категория, бүген бар – яхшы, иртәгә юк – димәк, берсекөнгә булыр. Аны беркайчан тормышта беренче планга куймадым. Без ирем белән күп еллар люстрасыз, Ильич лампочкасы асылынып торган фатирда яшәдек. Һәм аның булмавына игътибар да итмәгәнбез. Аның каравы өебез дуслар, туганнарның җыелышып, сөйләшеп-көлешеп утыруыннан гөрләп торды. Акчалы кеше – бәхетле кеше дигән сүз түгел. Уртача тормышта яшәгәннәр күпкә бәхетлерәк. Бу турыда мин “Яшәү моңы”нда фикер йөрттем.
– Якын киләчәктә нинди әсәрләр белән сөендерергә уйлыйсыз?
– Әйткәнемчә, “Ерактагы йолдызым” повестен тәмамлыйсым бар. Язылган бер әсәрне чыгарырга куркып йөрим әле. “Кеше ышанмаслык хәлне чын булса да сөйләмә”, – диләр бит. Хикәяләрем бар. “Язмышлардан юк ла узмышым” исемле китабым 2009 елда 2000 тираж белән чыккан иде, бик тиз арада сатылып беткән. Шуңа сөендем. Бәлки, яңа әсәрләрне бастырырга рөхсәт итәрләр. Хикәяләрем шактый.
– Үзегезнең дә кинода төшәргә теләк юкмы?
– Юк, мин бик начар артист булыр идем (көлә). Камерадан, микрофоннан куркам. Фотога да төшәргә яратмыйм хәтта.
– Халисә апа, университеттагы эшчәнлегегез белән дә таныштырсагыз иде.
– Мин – Казан дәүләт университетында татар филологиясе һәм тарихы факультетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасында доцент. Телнең нәзари (теоретик) ягын өйрәнәм. Биредә фәнни мәсьәләләрне күтәрәсем килми, укучыларга шуны гына әйтә алам: тел – сәламәтлек белән беррәттән безгә бирелгән иң зур байлык ул. Аны белеп кулланса, кеше тирә-ягындагыларны гына түгел, дөньяны үзенә буйсындыра ала. Сәясәт тарихына гына игътибар итик: телсез кеше властька килә алмый. Цезарьдан башлап Гитлерга кадәр барысы да телнең көчен белеп файдаланган талантлы ораторлар булган.
Һәр көнне “Хәерле иртә, кадерлем!” дип якыныңа елмаеп карасаң, яшәве дә, эшләве дә күңеллерәк. Әгәр гаиләдә проблемалар килеп чыккан икән, ничек сөйләшүегезгә игътибар итегез: җайлагыз, көйләгез. Барысы да сез дигәнчә булыр...
– Ирегез, балаларыгыз ни белән мәшгуль?
– 20 ел инде кияүдә. Ирем – юрист, озак еллар прокуратурада үтә катлаулы җинаятьләрне тикшерүче булып эшләде. Эше бик авыр, җаваплы һәм куркыныч иде. Үзегез аңлыйсыз, җинаять эшләгән кеше беркайчан үзен гаепле итеп санамый. Андыйларны туганнары, дуслары да акларга тырыша. Күз яшьләре, гадәттә, җинаятьченең эшен тикшергән һәм судта караган дәүләт хезмәткәренә төшә. Кызганычка каршы, тикшерү системасы камил түгел, анда да үзгәртеп корулар бара һәм еш кына тикшерүче җинаятьче каршында яклаучысыз кала. Һәртөрле янаулар, куркытулар аша уздык. Аллага шөкер, ул вакытлар үтте бугай инде.
Ике балабыз бар. Өлкән улыбыз КДУ студенты, кечкенәсе 11 нче сыйныфны тәмамлый. 155 нче татар гимназиясендә, музыка мәктәбендә укыдылар. Өлкән улыбыз фортепьянода уйный, шигырьләр яза, кечкенәсе электрон музыка иҗат итә. Аллага шөкер, тәртипле, тәрбиялеләр. Алар әтиләре юлыннан китәргә уйлый, чөнки хокукчылар даирәсендә үстеләр. Мин исә, ана буларак, улларымның тынычрак, куркынычсызрак һәм җәмгыять өчен кадерлерәк һөнәр сайлауларын телим.
– Туган ягыгызга – Лениногорскиның Зәй-Каратай авылына кайтырга вакыт каламы? Анда әти-әниегез ни хәлдә яшәп ята?
– Әтием Хатыйп гомер буе авылда яшәп, бар тормышын колхозга багышлаган кеше. Безнең гаилә ир-атлары турында “машина җене кагылган”, диләр иде. Теләсә нинди машина-тракторны күз ачып йомганчы сүтеп җыя алалар. Техникага мәхәббәтем дә балачактан килә. Шул ук вакытта әтием китап, газета-журналларны яратып укый. Мине дә шуңа өйрәтте. Әле дә хәтерлим, 10-12 яшьләрдә булганмындыр, “Звезды. Галактика. Метагалактика” дигән астрономия китабы алып кайтты. Шуны укып, нинди генә хыяллар башка килмәде! Мәһдиев әсәрләре белән дә ул таныштырды.
Аның каравы әнием бик прагматик кеше, тормышны ул алып бара. Шулкадәр булган, уңган хатын инде! Бай тормышта үсмәсәк тә, ялангач та булмадык, Аллага шөкер.
Үземнән җиде яшькә өлкәнрәк абыем Хәмит – чын мәгънәсендә “Кулибин”. 10 нчы сыйныфта укыганда, күрше егете белән үзләре булдырган сварка кулланып, трактор ясаганнар иде.
Энем Хәлил җан дустым булды. Балачакта без йөрмәгән урман-тау чокыры, бармаган урын калмады. Һәрвакыт бергә идек. Үлгән, юлда аунап яткан кош-кортны марляга төреп (янәсе, кәфенләп!), тау башына күмеп, “кабер”ләрен карап, чистартып, чәчәкләр утырта идек. Кем өйрәткән безгә моны? Белмим...
Җиңгәбез Алсу апа (Сираева) – җырчы, бөтен артистларны, мәдәният тормышын белеп торган, искиткеч нечкә күңелле, гаҗәеп кеше; киленебез Альбинаның мөлаемлыгы, уңганлыгына күз тимәсен. Икенче җиңгәбез Миләүшә дә юкка гына абый күңелен яуламаган, күрәсең.
Әти-әнием, һәр туганым – дөнья бәһасе. Шунысы да бар: безнең нәсел – җиргә ябышып ятып, биек йортлар салып, көтү-көтү мал үстереп яисә кеше башыннан йөреп яши торган нәсел түгел. Хезмәтебез өчен акча да сорый белмибез хәтта. Без – хыялыйлар, җирдәге чыкны энҗе итеп, йолдызларны таҗ итеп күрә белгән нәсел кешеләре. Табигать кочагы булса, без кешеләр коллективына мохтаҗ да түгел: күңелдән һәрберебез ялгызак... Беркайчан фани байлык ияләре булмаячакбыз, ләкин күңел байлыгы хәттин ашкан. Нәселем белән бик горурланам!
– Буш вакыт булса, ничек үткәрәсез?
– Бассейнлы спортзалга һәм мунчага йөрергә тырышам. Китап, газета-журнал укып, телевизор карап та ятам. Төрлечә. Музыка тыңларга яратам. Тектоник, хип-хоп та колагыма ят түгел. Яшьләр белән эшләгәч, алар зәвыгыннан читтә калмаска туры килә (көлә). Кайчак гаилә белән табигатькә чыгабыз. Туган авылыма кайтабыз. Бәйрәмнәрдә авылга кайтып, үзем үскән таулардан исле үлән, юа, әрәмәләреннән какы җыеп төшәргә исәпләп торам әле. Тагын, балачактагы кебек, Зәй елгасы буйлап походка чыгасым килә...
Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы

ШИГЪРИ ҖАН БӘЯНЫ

Хәзерге кешене нәрсә белән дә булса гаҗәпләндерүе бик тә кыен, билгеле. Ләкин... Ләкин шулай булса да, бүгенге тормышыбызның үтә җитди мөнәсәбәтләрен чагылдырган менә бу күренешкә игътибар итегез әле. Соңгы елларда актив иҗат итә башлаган Халисә Ширмәннең «Асылъяр» исемле бәянында тасвирлана ул. Әлеге әсәрнең төп героинясы Асылъяр кияүгә чыгарга җыена:
«...—Мин көлмим, Әл-фис. Әгәр дә син мине яратсаң һәм кияүгә алырга риза булсаң, мин сиңа барыр идем. Тик өч шартым бар.
Кыз егетне үзеннән читкәрәк этәрде. Әлфис бераз вакыт тынын җыеп торгач, Гөлкәйнең кулларын ирененә китереп үпте.
— Нинди генә шартлар булса да, мин аларны үтәргә әзер. Миңа кияүгә чыгарга риза бул, Гөлкәй!
—Ашыкма, Әлфис.
Кыз да бераз тынып, әйтергә теләгән сүзләрен тәртипкә китерде.
—Иң авыр шартым: миннән мәхәббәт таләп итмә, Әлфис. Яраткан кешем барлыгын күптән беләсең. Мин аны беркайчан да оныта алмамын кебек. Гаилә булып торганда сиңа хыянәт итмәм. Иң тугры хатын булырмын, балалар үстерербез. Тик мәхәббәтем чакырса, мин синнән китәчәкмен, Әлфис. Иң авыр шартым шул.
Әлфис дәшмәде. Шактый озак тын торды. Аннан көрсенеп куйды, яңадан учларына Гөлкәйнең кулларын кысты.
—Хәтерлисеңме, мин сиңа бер тапкыр әйткән идем: мәхәббәт бер генә була, тик ул ике йөрәктә яши. Минем мәхәббәтемнең яртысы синеке булыр, Гөлкәй. Мин синең беренче шартыңа риза.
—Икенче шартым: мин аспирантурага укырга керергә телим.
—Монысына мин һәрвакыт риза! Ирләр укыган хатыннарны бик яратмыйлар инде, шулай да мин сиңа кулдан килгәнчә ярдәм итәрмен. Бу шартыңны да үтәргә мин әзер.
—Алайса, өченчесе бөтенләй җиңел инде: Әлфис, мин чәчләремне кистерәчәкмен.
Әлфис аһ! итте. Шунда ук Гөлкәйнең кара толымнарын учларына чылбыр ясап менгезде, сыйпады, үпте.
—Гөлкәй! Ни сөйлисең син! Синең чәчләрен бит дөнья бәясе тора, нишләргә уйлыйсың?!
—Әлфис, мин сиңа кияүгә чыксам да, чыкмасам да, чәчләремне кистерәчәкмен. Бәлки хәзер үк түгел, бераздан соң булса да, мин чәчләремне кистерәчәкмен.
Бер үк сүзләрне үҗәтләнеп кабатлаган кызга Әлфис аптырап карады. Бу аның өчен иң авыр шарт иде. Нәрсә булган Гөлкәйгә?!
—Бу шартымны кабул итмәсәң, гафу ит, Әлфис. Димәк, мин сиңа лаеклы түгел.
—Гөлкәй... Мин риза. Нишләтәсең син мине, аһ, гөлем-гөлкәем...
Гөлкәй сискәнеп китте. Бу сүзләр тик аныкы, Мансур Ибраһимовичныкы гына иде. Әлфис кагылырга ярамаган урынга кагылды. Үзе сизмәстән кагылды.
—Дүртенче шартым калган: мине беркайчан да алай дип атама! Оныт ул сүзләрне! Оныт!»

Халисә Ширмән әсәреннән алынган менә шушы бер өзек (озынрак тоелса, укучы гафу итсен, чөнки бу күренеш тоташ кабул ителә) бик күп яктан уйландыра. Тормыш һәм кеше язмышлары ягыннан алсак—никадәр фаҗига бу күренештә. Кыз бала үзе яратмаган кешегә кияүгә чыкканда нинди үтергеч шартлар куя бит! Ир-атны үтерә торган шартлар! Аның «миннән мәхәббәт таләп итмә!» диюенең үзендә генә дә күпме җан өшеткеч хөкем, мөнәсәбәт, боз салкынлыгы! Гүяки кыз бала үзенең булачак иренең йөрәксез (димәк ки бернинди хис-кичерешсез) генә яшәргә риза булуын тели.

Ә иҗади осталык ягыннан алып карасак, Халисә Ширмән биредә үз геройларын нинди көчле психологик киеренкелек халәте аша үткәрә! Алар гүяки бер табиб бүлмәсендәге УЗИ аппаратына килеп кергәннәр диярсең! Шушы урында хатын-кыз иҗатчылар хакында әледән-әле кузгалып ала торган бәхәс тә искә төшә. Кайберәүләр «әдәби иҗатта җенесләргә бүлү юк»—дигәңдәйрәк фикерне кабатларга ярата бит.

Андый карашта торучыларга мин Халисә Ширмән әсәрендәге әле генә без күреп киткән өзекне укытып карар идем. Әнә шундый тирән психологик халәтне—кыз баланын гаять нечкә һәм үтә каршылыклы хисләре бәрелешеннән хасил булган үтә киеренке халәтне—безнең ир-ат язучыларыбыз белә, күрә, анлый һәм тасвирлый аламы? Юк бит!

Әйе, әлеге өзектә бер Халисә Ширмән иҗатының гына түгел, ә тулаем татар прозасының иң уңай сыйфатлары калку чагыла. Алар: укучылар өчен үтә якын һәм кадерле булган мәхәббәт темасының әдәби әсәрләрдә әйдәп баруы һәм герой-героиняларның нигездә әнә шул мохиттә сыналуы, хис-кичерешләргә аерым һәм зур игътибар бирелү, реаль вакыйгаларны бик тә тормышчан рәвештә ачып, дәлилләп, ныгытып бара торган психологизм, геройларның рухи кичерешләрен тулыландыручы матур табигать күренешләрен тасвирлау; авторның шигъри, сәнгать чараларына бай һәм сыгылмалы теле...

Әдәби иҗатта әнә шундый дөрес һәм киләчәктә бик тә зур казанышлар китерергә мөмкинлек бирә торган юлны тапкан Халисә Ширмән үз әсәрләре белән чын мәгънәсендә укучылар мәхәббәтен яулады. Шуңа күрә биредә аның басылып чыккан китапларын бераз гына барлап, күрсәтеп үтү дә сорала кебек.

Югарыда без укып киткән өзек күптән түгел Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Язмышлардан юк ла узмышым...» исемле җыентыктан алынды. Анда язучының «Яшәү моңы» һәм «Асылъяр» исемле ике бәяны урнаштырылган. Моңа кадәр язучының тагын ике китабы төрле нәшриятларда басылган иде. Ә хикәяләре белән Халисә Ширмән «Казан утлары», «Идел» журналларыңда һәм «Мәдәни җомга» атналыгында еш күренә. Аның бер хикәясе «Казан утлары» журналы оештырган конкурста (2007 ел) җиңеп тә чыкты. Халисә Ширмәннең әдәби тел мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре һәм каләмдәшләре алдында ясаган чыгышлары да истә кала торган була.

Аны иҗатчы буларак халык күңеленә бигрәк тә якынайткан юл—телевизион фильмнар булды. «Кайтаваз», «Язмышлардан узмышлар юк», «Ерактагы йолдызым»—соңгы елларда «Татарстан—Яна гасыр» каналында барган һәм тамашачылар яратып кабул иткән, көтеп алып караган телефильмнар алар. Аларның һәммәсенең сценарий авторы—Халисә Ширмән.

Яңадан «Асылъяр» бәянына әйләнеп кайтыйк әле. Ул төрле төбәкләрдән Казанга укырга килгән беренче курс кызларының бәхетле көннәрен тасвирлаудан башланып китә. Биредә автор сурәтләгән күренешләр барысы да җанлы булып һәм үзенчәлекле кешеләр, алар-ның кабатланмас сөйләшүләре белән күз алдына килә. Әмма үзәктә ерак Себердән килгән Гөлкәй тора—«озын толымнары билдән түбән төшкән зур кара күзле кыз...» Аның үзләрендә фәлсәфә фәнен укытучы яшь иргә гашыйк булуы бәяңдагы вакыйгаларны куертып, «әсәрнең» психологик киеренкелеген арттырып җибәрә.

Ә көннәрдән бер көнне бу укытучы авырып киткәч, Гөлкәй үзенең иптәш кызын ияртеп аның хәлен белергә өенә дә бара, шунда укытучының гаилә хәле дә ачыклана—аны хатыны ташлап киткән икән...

Бу укытучы кайчандыр Себердә эшләп йөргән, ул Гөлкәйнең әти-әнисен дә яхшы гына белә икән... Шуңа күрә җәйге яллар җиткәч Гөлкәй аны үз авылларына кунакка чакыра... Биредә табигать кочагында калгач ике йөрәкнең мәхәббәт иркенә бирелүе дә әсәрдә бик шагыйранә тасвирлана. Бәянның бу өлеше—кыз баланың мәхәббәт ялкынында януы—язучының үзенең дә иҗади көчен, аның каләменең зур мөмкинлекләрен раслый.

Әмма яңадан калага кайткач укытучы үзгәреп китә—ул Гөлкәйдән читләшә башлый. Моны үзенең балалары хакына дип, җаваплы эшенә зыян килер дип борчылуы белән аклый. Кыскасы, ул курка! Әсәрдән әнә шул аңлашыла.

Язмабызны башлаганда без укыган бик драматик өзек Гөлкәйнең әнә шул хәлләрдән сон үзе сөймәгән кешегә кияүгә чыгарга җыенуын күрсәтә иде.

Әйе, бу автор үз геройларының күңел төпкелләренә бик тә тирән үтеп керә, алда барган гарасатларны зур психологик осталык, нечкәлек белән ачып бирә. «Иптәш кызының бертуктаусыз нәрсәдер такылдавыннан Гөлкәй гарык булды, китапханәдә утырырга кирәклеген сылтау итеп, тизрәк кыздан котылырга ашыкты. Аның үзенең генә каласы, укытучысы әйткән һәр сүзне күңелендә торгызып, яңадан рәхәт мизгелләрне кайтарасы килә иде. Йа Хода, нинди бәхет бирде аңа ул бүген! Кыз укытучы алдында калтырап басып торганын гел онытты. Булсын, укытучысы өйләнгән булсын, балалары да булсын—Гөлкәй бит аның тормышына бәреп керергә җыенмый; бары шундый гүзәл, мөкатдәс укытучы белән икәүдән-икәү калып, сөйләшү-серләшүен яңадан күңеленнән кичерергә генә тели... Кыз, үз уйларының татлы ләззәтенә чумып, әкрен генә шәһәрнең икенче чигендә диярлек урнашкан тулай торакка таба җәяү атлады...»

Менә шушы һәм алдарак кичерелгән башка өзекләрдән күрүебезчә, Халисә Ширмән мәхәббәт кебек нечкә хис турында бик тә сак, аның бөтен нечкәлекләрен тоеп һәм шул тойгыны укучыда да тудырып, анда да яшәтеп яза. Мисал өчен, Себер урманында Гөлкәйнең сөйгәне белән ялгызы гына калуы һәм андагы мәхәббәт мизгелләре үзе бер гүзәл поэма кебек укыла.

«Асылъяр» дип бик тә мәгънәле исем белән аталган бу бәян үзе тулаем алганда да яшьлек хисләренә, аларның кеше йөрәге өчен алыштыргысыз бәһасенә мәдхия дип кабул ителә. Әсәр укучының җанын, күңелен әлеге бөек кичереш биеклегенә, бөеклегенә күтәрә. Аңа әнә шул бөек бәхетне бүләк итә!

Халисә Ширмәннең бу китабында тагын «Яшәү моңы» дип исемләнгән бәян да бар. Анысының үзәгендә яшь Алинә язмышы тора.

Бу әсәр бигрәк тә киеренке психологик халәттә башланып китә: Алинә бөтен көченә йөгерә, кемнәндер, нәрсәдәндер качып бара ул.

Бәянның беренче битендә үк әдибә каләме белән хасил ителгән әлеге психологик табышмак укучы күңелендә кызыклы бер эчке пружина тудыра һәм әнә шул халәт укучыны әсәр беткәнче киеренкелектә тота. Укучы «Нәрсә булган?» дигән сорауга җавап эзләргә мәҗбүр ителә. Мондый алым үзе үк иҗатчының шактый ук осталыкка ирешкәнлеген раслап тора.

Әсәрдә тагын шунысы бик мөһим төс һәм мәгънә ала: Алинә урманга карап, урманга таба йөгерә. Бу хәл гадәти яшәеш ягыннан караганда шактый сәер күренә, чөнки без моңа кадәр куркыныч ерткычлар урманда яши дип күнеккән, шулай тәрбияләнгән бит инде. Ә биредә исә яшь кыз, киресенчә, урманга таба йөгерә. Димәк, серлелек тагын да арта, табышмак сере тагын да ерагая төшә.

Бераз алгарак китеп булса да әйтик: Алинәнең урманга таба йөгерүе тора-бара символик мәгънәдә аңлашыла башлый...

Әйе, Алинә авыл кызы икән. Ул шәһәрдә яши башлагач машинада барганда ире һәм баласы белән юл фаҗигасенә эләккән. Аның иң кадерле кешеләре һәлак булган! Ә бу фаҗигага кадәр аз гына алдарак алар өчесе бергәләп урманда шундый бәхетле сәгатьләр кичергән булганнар... Алинә хәзер менә психологик шок хәлендә шул урманга таба йөгерә. Кеше гомерләрен өзә торган, кеше бәхетләрен таптый һәм юкка чыгара торган шәһәр һәм зур-зур трассалар фаҗигасеннән качарга тели ул!

Язучы үз әсәренең сюжетын әнә шулай бик оста кора. Бу бәян мавыктыргыч детектив кебек укыла. Алинәнең фаҗигадан соң алган психологик шок нәтиҗәсендә хәтерен югалтуы, хәтта үзенең кем икәнен дә белмәве, үз исемен онытуы—шулай үк безнең өчен башта олы сер тудыра, ул серне беләсе килү теләге әсәр дәвамында сүрелмичә бара.

«Яшәү моңы»на яңа геройлар күп кертелми. Алар—Гамир, Рөстәм, Шурик. Алинәнең менә шушы егетләр белән төрле-төрле мөнәсәбәте аша автор эчкерсез ярдәмчеллекне, кешелеклелекне, намуслы булуны өскә күтәрә, югары гуманизм сыйфатларын мактый.

Тулаем алганда бу бәянга да мәгънәви тирәнлек һәм психологик нечкәлек, теманың үтә актуальлеге, мөһимлеге хас. Халисә Ширмәнгә хас булганча биредә дә җөмләләр бик тә төзек, хис-кичерешкә бай, хәтта шигъри аһәңгә ия. Ә болар, әлбәттә, үз чиратында әсәрнең укучыга тәэсир көчен арттыра.

Күп кенә яшь авторларның әсәрләрен укыганда сюжетта вакыйгаларның күплеген, хәтта ки артык күплеген күрәсең. Аларның байтагы мәгънәви һәм логик яктан акланмый да—бары тик тышкы эффектка корылган шау-шу булып кына кала. Ә менә биредә вакыйга һәм күренешләр фикри һәм хисси яктан бер-берсенә бик гармоник һәм табигый рәвештә үрелеп бара. Вакыйгалар агышында укучының маңгай күзе генә түгел, ә күңел күзе дә бик актив яши.

«Яшәү моңы» Халисә Ширмәннең менә мондый шигъри юллары белән төгәлләнә:
Үләм, дисең. 
Ә менә син 
Үлмичә кара яшәп. 
Мамык мендәр урынына 
Булса да салам түшәк, 
Кемдер каймак ашаганда, 
Син каты кимерсәң дә, 
Берәү шәраб чөмергәндә, 
Син суга тилмерсәң дә...
........................................
Үртәлүнең соң чигендә 
Тамса да күз яшьләрең, 
«Булганына—рәхмәт!»—диеп, 
Ходайга әйтеп кара.
.....................................
Мең газаптан мең терелеп, 
Бер гади булып, яшьнәп, 
Сызланып кара яшәп...
Моңа кадәр безнең прозаиклар үзләре сирәк-мирәк кенә шигырь язсалар да аны әдәби әсәргә берәр геройларыныкы диеп кертәләр иде. Г.Бәшировның «Җидегән чишмә»се, Г.Әпсәләмовның «Гөлшаһидә» җыры һ.б. лар әнә шулай туды. Ә менә Халисә Ширмән куркып-шикләнеп тормыйча үз шигыре белән проза әсәрен тәмамлап куя.

«Бу автор иҗатында бер җитешсезлек тә күренмимени соң?»—дип сорарлар бәлки.

Әйе, кайчагында, бигрәк тә. «Яшәү моңы» бәянын укыганда, Американын Голливуд фильмнары искә төшеп ала. Сүз уңаенда искәртеп үтик: хәзерге яшь прозаиклар иҗатында, чыннан да, икенчеллек (вторичность) еш кына күзәтелә. Алар үзләренең байтак әсәрләрен телевизордан караган кинолар тәэсирендә, шул сюжетларны кертеп яза. Ә Халисә Ширмән бу яшьлек авыруыннан тиз арынды. Аның әлеге китаптагы «Асылъяр» бәяны һәм матбугатта күренгән хикәяләре («Казан утлары»нда басылган «Кыргыйлык» хикәясе бигрәк тә уңышлы мисал) безнең алда өлгергән прозаик иҗаты икәнлеген ышандырып раслый. Аның яна әсәрләрен укып сөенергә насыйп булсын!

Мансур ВӘЛИ-БАРҖЫЛЫ
Редакциядән:
2011 елның 29 апрелендә Милли китапханәдә «Ел китабы—2009» конкурсына йомгак ясау тантанасы узды. X. Ширмәннең «Язмышлардан юк ла узмышым» китабы чәчмә әсәрләр арасында өченче урынны алды.
"Казан утлары" № 6, 2011.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018