Бүген Әдипләр: Мансур Шиһапов
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мансур Шиһапов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мин Шабай
Самат Шакир
Гомәр Шакиров
Афзал Шамов
Салих Шамов
Габдулла Шамуков
Шамил Шаһгали
Мансур Шаһимәрдәнов
Шамил Шәйдуллин
Дамир Шәйхетдин
Сәет Шәкүров
Динә Шәкүрова
Тимерхан Шәрәфетдинов
Сәлах Шәрипов
Резеда Шәрипова
Хәлил Шәриф
Флүсә Шәрипова
Мәсгут Шәрифуллин
Фаил Шәфигуллин
Габдулла Шәрәфи
Ягъсуф Шәфыйков
Халисә Ширмән
Мансур Шиһапов
Мансур Шиһапов

КҮПКЫРЛЫ ИҖАТ ИЯСЕ

"Ш" хәрефенә язмалар
Мансур Әхмәт улы Шиһапов алтмышынчы еллар башында җәмәгатьчелеккә зур киләчәге өмет ителгән сәләтле артист буларак күренеп алды. Иҗатташы Р. Батулла бер мәкаләсендә аның шул дәвердәге эшчәнлеген болай бәян итә: "Качалов исемендәге театр каршында оешкан театр мәктәбен тәмамлап, байтак вакыт Күчмә театрда, аннан соң филармониядә артист булып эшләде. Сәхнәдә ул иҗат иткән образлар байтак булды. Әйтик, Н. Хикмәтнең "Сәер кеше"сендә Ф. Кастро, Г. Мдиваниның "Терезаның туган көне"ндә—Антонио, Ә. Мирзаһитовның "Әниемнең чал чәчләре"ндә—стиляга Гошка, Г. Минскийның "Тапшырылмаган хатлар"ында—Искәндәр, Хәй Вахитның "Беренче мәхәббәт"ендә—Госман Әкбәревич рольләре аның актерлык уңышы санала".

Әйе, Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Мансур Казанга килә. 1957—1961 елларда В. И. Качалов исемендәге Зур театр каршында оешкан театр студиясендә белем ала. Курс җитәкчеләре Празат Исәнбәт була. Театр дөньясында зур абруйга ирешкән Наилә Гәрәева, Ирек Баһманов, Вадим Кешнер—аның партадашлары. Шушы уңайдан байтак татар яшьләренә олы иҗат юлын сайларга юнәлеш биргән, шул рухта тәрбияләгән Олы Солтан мәктәбен һәм аның укытучыларын да олылап искә алып китәсе килә. Анда Татарстанның халык артистлары Равил Шәрәфиев, Хәлим Җәләлев, күренекле шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин Мансур Шиһапов белән бер үк елларда укыйлар. Аларга хәтле һәм алардан соңгы елларда шул мәктәптә белем алучы танылган иҗат әһелләре исемлегендә язучылардан Роберт Әхмәтҗанов, Вакыйф Нуруллин, Мидхәт Миншин, Әхәт Сафиуллин, Госман Томәрев һәм өч бертуган Гаффаровлар бар. Татарстанда шушындый ук уңышка ирешкән тагын бер авыл мәктәбен мин белмим. Гомумән дә Балык Бистәсе районы халык күңеленең йөзек кашы булырдай шәхесләр тәрбияләүдә үрнәк бер төбәктер, минемчә. Халык шагыйре Равил Фәйзуллин, Татарстанның халык артисткасы Рауза Хәйретдинова, күренекле драматург Сәет Шәкүров, шагыйрь Әхмәт Гаделләр дә бит шул тарихи, болгар бабаларыбыз яшәгән дәвердә үк оешкан Чаллы ханлыгы җирлегеннән.

Мансур Шиһапов шушы районның Яншык авылында 1940 елның 1 маенда туа. Район күләмендә кечерәк бер вазифа үтәгән, авылдашлары арасында абруй казанган Әхмәт Шиһаповнын инде дүрт улы була. Бишенчегә Мансур туа. Әхмәт абый дүрт ел сугышта йөреп, 1 нче группа инвалид булып кайтканда инде ул әнисенең төп йомышчысына әверелә. Сугыштан соң туган сенлесе белән энесенең беренче тәрбиячесе дә ул була. Әхмәт белән Нәфисә Шиһаповлар гаиләсенең булсынга дип тырышып яшәүләренең тагын бер мисалы—җиде балаларының да югары белемле булуы. Әхмәт Шиһапов сугыш яраларыннан тернәкләнеп китә алмыйча, илленче еллар башында вафат булгач, кече эне-сеңелләрне аякка бастырышуда агалары булышлык итә. Үз авылларында утыз еллап укыткан һәм мәктәп директоры булган Хуҗиәхмәт агасы Мансурга да студиядә алган белем белән генә чикләнмәскә киңәш итә. Мансур, эш арасында укып, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Аңа чаклы ук инде Мансурның тагын бер сәләте—оештыручы, әйдәп баручы сәләте ачылган була. Атасы Әхмәткә, абыйларына хас бер сәләт. Җитмешенче еллар башында ул Язучылар берлегендә матур әдәбиятны пропагандалау өлкәсендә танылып ала. 1974— 1976 елларда Г. Камал исемендәге театрның баш администраторы, аннары Курчак театры һәм Күчмә театрның директоры булып эшли. Күчмә театрның статус-дәрәҗәсен күтәрүгә, аны Дәүләт драма һәм комедия театры дип үзгәртүгә ирешә. Туксанынчы еллар башыннан ул Татарстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасары булып эшләде. Хәзерге көндә—1996 елдан башлап Республиканың Дәүләт Зур концерт залы директоры. 1980 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1996 дан Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Татарстан Республикасының Мактау грамотасы иясе (2000).

Мансур Олы Солтан мәктәбендә укыган елларында шигырь яза башлый. Дусты Кадыйр белән күрше авыл мәктәбенә барганда-кайтканда алар ярышып шигырь әйтешәләр. Мансурның берме-икеме шигыре район газетасында басылып та чыга. Мәктәптә ул драма түгәрәге "артисты" булудан тыш, татар шагыйрьләренең шигырьләрен оста сөйләүче буларак та таныла. Казанда, театр студиясендә укып йөргәндә, берме-икеме шигыре көйгә дә салына—ләкин әле ул җырчы шагыйрь буларак соңрак танылачак. Беренче шигырь китабы "Әйләнеп кайтыгыз" бик соңлап, 1991 елда гына дөнья күрә. Аңа сүз башын—"Шомыртлар ак шәлен ябынса"ны Мөхәммәд Мәһдиев түбәндәге юллар белән тәмамлый: "Кулъязманы укып чыккач, уйга калдым: тәрәзәдән яз исе бәреп кергән сыман булды, туган авылымның җәйрәп яткан иген басуларын күргән кебек, туган нигеземдәге бакча башында ак шәлен ябынган шомыртны күргән кебек булдым". Соңрак шагыйрь Кадыйр Сибгатуллин "Исәннәр әйләнеп кайталар" мәкаләсендә (1993) Мансур шигырьләренә төпле анализ ясап, аларга бик уңай бәһа бирә. Ул китапның мөхәррире буларак, бу бәяләр мине дә сөендерде, әлбәттә. Шагыйрьнең икенче китабы фәкать җырлардан тора. Аңа авторның иң популяр җырларының берсе булган "Туй күлмәге" исеме бирелгән (1997). Китапка "Әйләнеп кайтыгыз", "Яшьлегем эзләре", "Өлешемә тигән, әй, көмешем"; "Кыр казларын бергә каршылыйк" кебек, җыр, сәнгать сөючеләргә таныш, якын булган кырык-иллеләп җыр кергән. Язучы Альберт Хәсәнов "Игелекле яуган яңгыр төрле" бәяләмәсендә М. Шиһаповның җыр иҗаты турында болай дип яза: "Танылган җырчыларыбыз Мансурның "Сагыну", "Васыять", "Бүләк ит син", "Унҗиде яшем", "Язгы жьгр" һ.б. җырларын аеруча яратып башкара, аларны һәрчак концерт программаларына кертәләр. Талантлы шагыйрьнең сүзләренә көйләрне дә бит Сара Садыйкова, Рим Хәсәнов, Рамил Курамшин, Рәис Нәгыймов, Сафьян Ибраһимов кебек танылган, дан алган композиторлар язганнар. Теләмәсәләр, җан тартмаса, шигырьне укып илһамланмаса, син алардан көйләрне өсләренә күсәк белән янап та яздыра алмассың. Өстәп шуны да әйтергә кирәктер, китап рәвешенә кергәнче әле бу җырлар башта җыр сөючеләргә ике дискетага теркәлеп барыл ирешәләр. "Яшьлегем эзләре" җыры (С. Садыйкова көе) Нәфисә Василова, "Әйләнеп кайтыгыз" (Р. Хәсәнов көе) Асаф Вәлиев, "Өлешемә тигән көмешем" (Азат Хөсәенов көе) Зәйнәп Фәрхетдинова һ. б. бик абруйлы артистларыбыз (Римма Ибраһимова, Хәйдәр Бигичев, Вафирә Гыйззәтуллина, Зөфәр Хәйретдинов) башкаруында бирелә.

Шунысын да әйтергә кирәк, бу китаплары дөнья күргәнче вакытлы матбугатта Мансур Шиһаповның күпсанлы мәкаләләре һәм курчак театры тарихын чагылдырган, анда эшләүче артистлар, башка иҗат әһелләре белән таныштырган "Казан дәүләт курчак театры" китабы басылып чыккан иде. Драматург буларак та ул көч сынап карый. Гадел Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" повестена нигезләнеп "Абага чәчәге" инсценировкасын яза. Ул пьеса 1978 елда курчак театрында куела һәм күренекле әдип Нәби Дәүли, аны уңай бәяләп, матбугатта язып чыга. Гариф Ахуновның "Хәзинә" романына нигезләнеп эшләнгән "Кошның да үз оясы бар" инсценировкасы да театр сәхнәсендә уйнала. Драма һәм комедия театрының Ташкенттагы сәфәре вакытында уйналган төп әсәрләрнең берсе буларак шулай ук уңай бәяләнә. Ташкентта яшәүче милләттәш әдибебез, драматург Зиннәт Фәтхуллин аңа багышлап зур мәкалә бастыра.

Бер гаиләдән ике-өч иҗат кешесенең чыгуы бик сирәк күренеш. Бу җәһәттән дә Әхмәт абый белән Нәфисә апа уңганнар исәбендә торалар. Урыннары җәннәттә булсын. Мансурдан ике генә яшькә олы абыйсы Рәшит Шиһапов та биш шигырь китабы, берничә танылган җыр сүзләре авторы иде. Педагогия институтын тәмамлаганнан соң байтак еллар Лениногорск шәһәрендә яшәде: балалар укытты, шәһәр Халык театрын оештыручы һәм аның җитәкчесе булды. Хәзер җәседе туган авылы каберлегендә. Абыйсы вафат булганчы ук язылган, туган төбәгенә, якыннарына багышланган "Ак болытларга карап" мәкаләсендә шагыйрь Мансур Шиһаповның мондый юллары бар: "Туган авылым Яншыкка кайтсам, беренче чиратта зиратка ашыгам. Анда җиде буын бабамның, кардәшләремнең каберләре... Үзем дә мәңгелеккә шушы зират куенына күчәрмен—каберем шунда булыр. Ташына язарга инде шигырем дә әзер..."

Мансур Шиһаповның үзенчә моңсу шигырьләре, күңелгә "сеңеп" калучан җырлары, яңадан-яңа пьеса һәм инсценировкалары белән әледән-әле танышып яшәргә язсын. Еллар дәвамында тупланган иҗат җимешләрен ешрак укучыга җиткерсен, куен дәфтәрендә генә сакламасын, дигән теләктә калам.

Лирон ХӘМИДУЛЛИН

Казан утлары №5, 2005



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018