Бүген Әдипләр: Әлфинур Шәвәлева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әлфинур Шәвәлева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Луара Шакирҗан
Әлфия Шакирҗанова
Әзһәр Шакиров
Минсәгыйть Шакиров
Фәридә Шакирова
Әлфинур Шәвәлева
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Исмәгыйль Шәрәфиев

Әлфинур Әхтәм кызы Шәвәлиева (Галиева) 1958 елның 22 августында Ютазы районының Ташкичү авылында дөньяга килә. 1975 елда Ютазы урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.
Аны тәмамлагач, Чистай шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә балалар укыта. Кияүгә чыгып, бер ел Казанда яшәгәч, Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлаган ире Диләвернең юлламасы белән Бөгелмәгә килеп төпләнәләр. 1984 елдан бирле матбугат органнарында эшли, «Бөгелмә авазы» газетасының мөхәррир урынбасары, җаваплы сәркәтип, тәрҗемәче.
Язганнары, нигездә, «Бөгелмә авазы» битләрендә дөнья күрә. Тел язмышы турындагы язмалары, юмористик хикәяләре республика вакытлы матбугатында басыла.

Шагыйрь кайда?!

Яратырга ярый дөнья: матур кырлар, матур таулар; 
Яратмыйм мин вәләкин һич, сәбәп шул: ибне адәм бар.
			Габдулла Тукай.
«Айт»ка «тайт» дип, биеп кенә тора, 
Ай белдекле булып кылана... 
Кыек атып, туры тидерсә дә,
 «Әйттем әле!» - диеп мактана. 
Тәнкыйть утка тотар Шагыйрь кайда?! 
Тугры сүзле Туры Тукайларга 
Бигрәк мохтаҗ хәзер замана!

Заман үзгә диеп сөйләнәбез, 
Заман шул ук - кеше үзгәрә. 
Буш сүз сөйләп, ялган аша 
Илдә бәндә шөһрәт казана. 
Гаделлекне яклар Шагыйрь кайда?! 
Тугры сүзле Туры Тукайларга 
Бигрәк мохтаҗ хәзер замана!

Яхшыны яманлап телләр тала. 
Яманны яктыртып калеб карала. 
Тырышканга һичбер юк әҗере, 
Зыялыга соң, мескен, сан кая! 
Якаң тотып селкер Шагыйрь кайда?! 
Тугры сүзле Туры Тукайларга 
Бигрәк мохтаҗ хәзер замана!

Тугры сүзле Туры Тукайларны 
Таләп итә хәзер замана!

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013