Бүген Әдипләр: Флүсә Шәрипова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Флүсә Шәрипова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мин Шабай
Самат Шакир
Гомәр Шакиров
Афзал Шамов
Салих Шамов
Габдулла Шамуков
Шамил Шаһгали
Мансур Шаһимәрдәнов
Шамил Шәйдуллин
Дамир Шәйхетдин
Сәет Шәкүров
Динә Шәкүрова
Тимерхан Шәрәфетдинов
Сәлах Шәрипов
Резеда Шәрипова
Хәлил Шәриф
Флүсә Шәрипова
Флүсә Шәрипова Иҗат чишмәләре саекмый

Флүсә Шәрипованың шигырьләре белән инде байтак еллар танышып барам. Алар Чаллы матбугатында, үзебезнең "Авыл утлары" һәм республиканың кайбер газеталарында сирәк булса да басылып торалар. Менә минем алда шагыйрәнең тезмә һәм чәчмә әсәрләре туплап бирелгән "Узып барам" исемле өченче җыентыгы. Ул Шаһинур Мостафин мөхәррирлегендә "Матбугат йорты" нәшрияты тарафыннан 150 данәдә басылып чыккан (кызганыч, бик аз тираж). Авторның әдәби иҗатта тоткан юлын китап тышлыгыннан ук күреп була: ул туган ягын өзелеп ярата, аның иксез - чиксез иген кырларына, урманнарына, баш очында эленеп моң түккән тургайлы зәңгәр күгенә, салмак кына агып баручы ап -ак болытларга, гомумән, табигатькә гашыйк. Китап 4 бүлектән тора. Беренче бүлеккә мәңгелек яшәешкә, дини тәрбиягә багышланган фәлсәфи шигырьләр тупланган. Икенче бүлектә исә табигать, туган тел, туган авыл, әнкәйләргә атап язылган шигырьләр урын алган. Љченче бүлектә төрле эчтәлектәге лирик, һәм юмористик, бүгенге томышның кимчелекле якларын тәнкыйть утына ала торган шигырьләрне укырга була. Дүртенче бүлектә автор укучыларга үзләренең киң катлам укучылар өчен кызыгып укырлык нәсел-нәсәбе, Исәнсеф, Кырынтау авыллары тарихына багышланган "Таң белән кич арасы" дип исемләнгән кыйссасын тәкъдим итә.

Флүсә Шәрипованы мин беренче чиратта шагыйрә дияр идем. Инде өлгергән шагыйрә. Ул һәр сүзнең тирән мәгънәсен тоеп, үзенең әйтергә теләгән фикерен укучыга аңлаешлы итеп, метафора, сынландыру, эпитетлар белән баетып тәкъдим итә. Ул фикерен үзенчә расларга, укучыны инандырырга тырыша. Инде туган тел турында күп язылды. Ләкин шагыйрә бу темага үзенчә якын килә.

Бер дә юкка гына түгел,
Бергә йөри ил – тел сүзе.
Башта телеп югалта да
Ил югалта кеше үзе.
Телебезгә битараф, маңкортлык дәрәҗәсенә төшкәннәргә төбәп әйтелгән бу сүзләр. Туган җирендә яшәп тә, ана телен белмәгән кешеләр азмыни безнең татарда. Шагыйрә дөньяга битараф түгел. Анда гамь бар. Ул һәр вакыйгага үзенчә бәя бирә, үзенчә борчыла, үзенә тәнкыйди күзлектән карый. Алай гына да түгел, ул сине үзенең хыялый дөньясына алып керергә тырыша. Анда син югары әхлаклы да, горур да, туган халкын, телен, газиз милләтен сөюче иң саф кешеләрнең берсе булырга тиеш.Шагыйрә укучыларын менә шундый сыйфатларга хас халык тупланган җәмгыятьтә яшәргә чакырган кебек тоела. Авторның уй - ниятләре изге. Кыскасы, ул укучысын ышандыра, уйландыра, үз шигырьләренә мәхәббәт тәрбияли.Аның шигырьләрен тагын – тагын да укыйсы гына килеп тора.
Дөнья иркен, тик күңеле 
Иркен булган кешегә. 
Ђзерне көтеп ятучы 
Бәхетенә кичегә.
Бу юллар китапка исем итеп бирелгән "Узып барам" шигыреннән. Никадәр тирән мәгънә, шигъри төзеклек, тапталмаган рифма.Шушы шигъри юллар укучыга бүгенге көн каланчасыннан торып тәрбия бирә.

Флүсә Шәрипованың тагын да саллырак шигъри җыентыкларын һәм зуррак тираж белән күрәсе килә. Мондый шигырьләр авторның үзендә генә бикләнеп ятарга тиеш түгел, минемчә.

Мөслимебез җирлегеннән чыккан язучыларны тулыландырырлык таланты да, белеме дә, көче дә бар аның иҗат мәйданында. Иҗат чишмәгезнең олы дәрьяга кушылуын телибез, хөрмәтле Флүсә ханым.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов,
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Үзем турында кыскача

Мин, Шәрипова Флүсә Мирзагали кызы, 1947 нче елның 15 нче февралендә Исәнсеф авылында туганмын (ул вакытта Калинин районы). Әткәй-әнкәйләр 1949 нчы елны Кырынтау авылына күчеп килгәннәр. Ул авыл әнкәй үскән авыл, бабай үлгәч әби ялгыз калган була, 1954 нче елны Кырынтау башлангыч мәктәбенә кереп, 1958 нче елда Симәк 8 еллык мәктәбенә йөри башлап, Симәк мәктәбен 1962 нче елны тәмамлап Казанга чыгып киттем. Шул ук елны “торгово-кулинарное училищега да эшче-яшьләр мәктәбенә дә укырга кердем. Сәүдә училищесын да, эшче-яшьләр мәктәбен дә бер үк вакытта тәмамладым 1964 нче елны. Җәен керү имтиханнары тапшырып, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кердем. Физика бүлеген 1968 нче елны тәмамлап (очно, ягъни көндезге бүлектә укыдым), Мөслим районы Мәлләтамак урта мәктәбенә физика укытучысы булып, юллама буенча эшкә урнаштым. Кырынтаудан Мәлләтамакка 32-33 км ераклыкка атна саен йөреп бик интеккәнгә күрә, үзем РОНО га кереп берәр якынрак мәктәптә урын юкмы дип сорадым. 1969 нчы елның җәе иде бу, нәкъ шул вакытта Күбәк урта мәктәбендә уку-укыту мөдире булып эшләгән Карл Мөхәтович Ахметовлар гаиләләре белән Мөслимгә күчәләр иде (хатыны врач – Римма Миннуловна). РОНОда, “әгәр завуч булып күчәргә риза булсаң Күбәк мәкттбенә күчәрбез”, - диделәр. Шулай итеп мин Күбәк мәктәбенә күчеп анда 5 ел эшләгәннән соң, берничә иптәш кызым белән Чаллы шәһәренә эшкә чыгып киттек. Мин мәктәп системасына кабат әйләнеп кайтмадым. Башта “Кам ГЭС”ның, аннары, “Камаснабның” хисаплау үзәкләрендә инженер булып эшләдем. Пенсиягә 2002 нче елны чыгып, Кырынтау авылына әйләнеп кайттым. Кырынтау авылына әйләнеп кайттым. Кырынтау авылы – 1969 нчы елны мәктәпне ябу сәбәпле акрынлап тарала башлап, соңгы гаилә 1977 нче елны күчеп киткән авыл. Авылның җимеш бакчаларына кадәр, йорт нигезләренә кадәр тигезләп иген басуы ясаганнар иде. Бу авыл элек “алга” колхозына (үзәге Симәк авылы) керсә дә, авыл беткәч ул җирләрне “Урожай” колхозы биләмәләренә керттеләр. Безнең авыл урынында “Урожай” колхозы игеннәре үсә иде.
1996 нче елны бөтен илдә үзгәреш җилләре исә башлаган вакытта, Кырынтау авылы тарихына да бу җилләрнең килеп кагылуы гаҗәп түгел. Зыярат коймаларын яңарту, авылдашларны күреп гапләшү өчен җыелып сабан туе үткәрү идеясы, кабаттан авылны торгызуга әйләнеп китте. Мин үзем беренче сабан туеннан башлап, хәзергесенә кадәр катнашып киләм. 1997 нче елның көзендә (нәкъ кырынтауга нигез салынуга 70, ә юкка чыгуына 20 ел үткәч) Кырынтау авылының беренче йортына нигез салу башлана. Шул еллардан башлап мин әдәбият белән шөгыльләнәм.
Әдәбият, мәдәният, сәнгать
Шигырьләремне мин үсмер чактан ук яза идем. Әмма, кемгә дә булса күрсәтергә кыенсындым. Һәм ул шигырьләрем минем юкка чыга барды. Ә инде уңайсызлану хисләремне җиңеп, халыкка газета аша чыгуым дини белем ала башлавым белән бәйләнгәндер.
Инде шигырьләремне үземнең якташларым да укысын әле дип, “Авыл утлары” газетасына да тәкъдим итәргә булдым. Шигырьләрем тупланган бер дәфтәрне Фоат Садриевның өенә үк кертеп бирергә йөрәгем җитте. Әдип миңа үз фикерләрен җиткерде. Бик әһәмиятле, бик кыйммәтле булган киңәшләрен бирде. Шулай итеп, минем “Авыл утлары” газетасы белән дә иҗади дуслыгым урнашты.
Бүгенге көндә дә язмыйча тора алмыйм. Җан тетрәткеч вакыйгалар, күңелдәге хис-дулкыннар каләм алырга этәргеч булып торалар. Ходай насыйп итсә, язганнарымны халкыма җиткерә барырмын, дип өметләнәм.
Кырынтау.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013