Бүген Әдипләр:Хәлил Шәриф
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Хәлил Шәриф


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мин Шабай
Самат Шакир
Гомәр Шакиров
Афзал Шамов
Салих Шамов
Габдулла Шамуков
Шамил Шаһгали
Мансур Шаһимәрдәнов
Шамил Шәйдуллин
Дамир Шәйхетдин
Сәет Шәкүров
Динә Шәкүрова
Тимерхан Шәрәфетдинов
Сәлах Шәрипов
Резеда Шәрипова
Хәлил Шәриф
Флүсә Шәрипова
Мәсгут Шәрифуллин
Фаил Шәфигуллин
Габдулла Шәрәфи
Ягъсуф Шәфыйков
Халисә Ширмән
Мансур Шиһапов
Хәлил Шәриф Хәлил Мәүлихан улы ШӘРИПОВ Пермь өлкәсендә туып-үсә, "Камгэсэнергострой" дәүләт концерны системасында 1939 елдан эшли. "Кама таңнары" газетасының дәвамчысы "Тан йолдыз"н оештыруда катнаша. 1990 елның июненнән аның мөхәррире. Матур-матур юморескалар, әкиятләр яза.
"Төзүчеләр күңеле" китабыннан. Чаллы, 1994 ел.

…1954 елның 3 апрелендә Барда районының Аклыш авылында туганмын. Төн күк урта мәктәбен, Казан дәүләт униврситетының, соңрак Ленинград югары партия мәктәбенең журналистика факультетларын тәмәмладым. 1990 елдан Чаллыда яшим, башта » Таң йолдызы», аннары » Ислам нуры» атналык газетасының баш мөхәррире.
Үсемлекләр, хайваннар дөньясы белән мавыгам. Аннары аларны балалар өчен булган әкиятләремдә дә чагылдырырга тырышам…

КҮҢЕЛ АВАЗЫ яки МЕҢ ДӘ БЕР СОРАУ

ЭССЕ

Менә ничә еллар инде мин төшемдә бер үк төрле күренешләр күрәм: имеш, эңгер-меңгер. Мин җәяүләп район үзәгеннән туган авылыма кайтам. Сазтамак дигән урынга җитү белән каршымда авыл өйләре, күп катлы корылмалар пәйда була, әллә нинди шомлы авазлар ишетелә башлый. Мин яшеренәм, урман сукмакларында буталып бетәм.

Кайвакыт шулай адашып йөри торгач, Сазтамакта үз өебезгә юлыгам, анда ниндидер эшләр белән мәшгуль булган әниемне, апаларны, энемне күрәм. Әмма шулай булуга да карамастан, һаман да туган авылыбызга омтылам, анда да өебез барлыгын онытмыйм. Киресенчә дә булгалый. Мин туган авылыбыздан район үзәгенә барам. Әмма шушы Сазтамак дигән урынга җиткәч, кабат әлеге хәлләр башлана. Мин берничек тә ошбу җирне тыныч кына үтеп китә алмыйм, яңадан эңгер-меңгер шомлыгыннан, билгесез кешеләрнең эзәрлекләвеннән качып йөрим.

Төшемдә Сазтамакны Тол елгасы ягыннан урап үтәргә дә омтылып караган бар. Тик биредәге тауларда да зур-зур авылларга очрыйм. Сазтамак безнең авылдан ике чакрымнар төньяктарак урнашкан, янәшәсендә калкулык та бар. Аның аша үтә торган юл буенда борынгы зиярат саклана. Истәлекләргә караганда, башта авылыбыз шул урында урнашкан булган. Әмма елга юнәлешен үзгәртү сәбәпле, ул хәзерге урынына күченгән. Ә елганың элеккеге эзеннән хәзер язларын бары тик кар сулары гына ага.

Бу хакта еш кына уйланам: ни өчен соң мин бер үк эчтәлектәге төшләр күрәм икән? Мондый хәл минем тормышым, эчке кичерешләрем белән бәйләнгәнме? Алай дисәң, минем Сазтамак турында берни дә уйлаганым юк бит. Үз гомеремдә аңа бәйле куркыныч хәлләр, маҗаралар да кичермәдем. Дөрес, район үзәгендә эшләгәндә аның аша караңгы чакларда җәяүләп үтәргә туры килә, калкулыкның урман ягыннан Тол елгасына кадәр сузылучы агачлык өлешендә төлке, куян да очраштыргалый иде. Һәм, билгеле, андый көтелмәгән чакларда сискәнеп тә китәсең. Әмма бу шул мәлдә үк онытыла да иде. Берчакны район үзәгенә Пермьга чыгучы автомашина юллап бардым. Авылда яңа йорт җиткерәбез. Акчага кытлык чак. Шул сәбәпле, базарга бәрәңге илтергә уйладык. Кайтканда район үзәген чыгып Әрҗән авылына керүгә мотоциклның арт тәгәрмәче әйләнмәс булды. Аны якындагы йорт ишек алдына кертеп калдырдым. Октябрь ае иде. Кич. Бераз туңдырган. Караңгы төште. Сазтамакка җитәрәк арттан ат чабып килгән тавыш ишеттем. Туктап көтеп торам. Караңгылыктан алмачуар атка атланган бер агайны шәйләдем. Мин нилектәндер сискәнеп киттем һәм, куркуымны сиздермәс өченме, үзем дә сизмәстән: «Мине дә атландыр», —дип кычкырдым. Ул берни дәшмәде. Һәрхәлдә, истә калмаган. Ул ничек килеп чыккан булса, шулай тиз генә Сазтамак әрәмәлегенә кереп тә югалды. Мин: «Малларын эзли, ахры»,—дип уйлап куйдым. Әмма күңелдә сәерсенү дә калды: мал эзләсә, нигә миннән сорамады икән?

Сүз артыннан сүз чыгып, шул хакта хәстәханәдә булганда әбиләргә сөйләгән идем. Алар моны яхшыга юрады.

Яши-яши уйландыра икән. Кайбер хәлләрне хәтердә яңартасың да, ул минем тормышымда очраклы гына булмаган, ахры, дип уйлап куясың. Чөнки бу вакыйга еш кына моннан алдагы хәлләргә бәйләнгән була.

Ә минем төшләремә нәрсә сәбәпче? Күңелемне борчыган уй-фикерләрме? Эчке халәтемме? Әйтик, мин туган авылымны, яшәгән нигезебезне сагынып яшимме? Юктыр. Һөнәрем башлыча шәһәр белән бәйләнгән. Көннәрем йөз төрле мәшәкать белән үтә, кайвакыт авыл турында уйларга да вакыт калмый. Аннары мин авылны сагынырга да өлгермим кебек. Чөнки әни янына еш кайтам. Язын бакча эшләренә, җәен печәнгә, көзен бәрәңге җыярга. Кышын исә сугымга.

Әмма авылда булганда, ни сәбәпледер, шәһәр онытыла башлый. Анда яшәвем төштә генә күк тоела. Ә шәһәргә кире килгәч, кабат мәшәкатьләргә күмеләсең, барсы да кире үз урынына кайта.

Шулай да мин шәһәрдә үземне вакытлыча итеп тоям, ахрысы. Чөнки минем табигатемә авыл тормышы күбрәк туры килә кебек. Шәһәрдәге тыгызлык, кызу темп мине тиз йончыта. Ә шәһәрдә мин мәшәкатьләр булганга гына яшим, чын-чынлап авылга кайткач тормыш итә башлармын төсле тоела. Әмма көннәр үтә. Мин шул җайланган тормыш агымына каршы бара алмыйм, аның буенча агуымны дәвам итәм. Һәм тирә-ягымда да шуңа охшаган хәлләр күрәм. Авыру халәтенә төшкән, гаиләләренә газап булып яшәүче эчкечеләр моны юри генә эшлидер, килер бер көн — алар сискәнеп китәрләр һәм аек тормыш белән яши башларлар төсле. Әмма көннәр үтә, эчкечелеккә сабышучылар шул хәлдә дөньядан китеп тә баралар.

Кеше булачак хәлләрне, үзенә юнәлтелгән кисәтүләрне сизә аламы? Минем төшләрем бүгенге тормыш, киләчәк белән ни дәрәҗәдә бәйләнгән? Алардан мин үземә нинди дә булса нәтиҗә ясарга тиешме?

5-6 ел элек печәнгә кайтуыбыз сузылды. Шул чакны төш күрдем: әни мине ачулана. Бу хакта энемә сөйләдем. Ул да нәкъ шундыйрак төш күргән икән. Кайткач, әнидән: «Безне озак кайтмыйлар дип ачуланган идеңме әллә?» —дип сорадык. Әни: «Болытлап тора, куркыта. Әйе, бик борчылган идем шул», — диде.

Әлбәттә, бу очракта төшне юравы әллә ни кыен түгел. Аны әлеге хәлгә бәйләп аңлатырга була. Ә менә әледән-әле төшкә керүче авыл турында ни дияргә? Әллә аны геннарга салынган бабаларыбыз истәлеге, аларның авазы дип кабул итәргәме?

Дөрестән дә, үткәннәр бездә ни дәрәҗәдә чагыла? Киләчәкне без бүгенге халәтебездән чыгып билгели, күзаллый алабызмы?

Вакытсыз вафат булган балачак дустым Ильясны уйлыйм да, бу сорауларга күпмедер җавап тапкан кебек булам. Ул кечкенә вакытында агач башларына, өй түбәләренә менәргә курка иде. Казанның бер фабрикасы цехына ремонт үткәргәндә биектән егылып, 35 яшендә ошбу фани дөньядан китеп барды.

Без үткәнәрдән килүче һәм күңелебездә сакланучы күп хәбәр-серләргә битараф яшибез ахрысы. Аларны аңларга, хәл итәргә омтылмыйбыз. Бары эш узгач кына буласы хәлне күңелнең ничектер сизгән булуына төшенәбез.

Инде олыгая төшеп шактый тормыш тәҗрибәсе тупласам да, балачакта кичергән кайбер хәлләргә әле һаман җавап таба алмыйм. Алар, шул сәбәплеме, онытылмыйлар, киресенчә, башка сораулар белән бергә күңелдә яңаралар.

....Безнең өйдән ерак түгел әрәмәдә кап (мунчала капчык) сугучыларның барагы урнашкан иде. Әни шунда җыештыручы булып эшли. Мич ягарга төн уртасында ук керә. Еш кына: «Куркыта, төн уртасы үткәч, чаң кага башлыйлар», —дия иде. Берчакны мине—сигез яшьләрдәге малайны уятып үзе белән алып керде. Барак эчендә мунчалаларны, сугылган капларны карап йөрим. Әни мичкә яга. Бер заман ап-ачык итеп чаң каккан тавыш ишетә башладым. Нәрсә бу? Баракта радио юк. Булса да ул төнлә сөйләми. Ерактан ишетелә дияр идең, безнең күрше-тирәдә татар авыллары гына. Районның читләрендә урнашкан урыс авылларында да чиркәү юк. Бу ишетүем әнием сөйләгәннәр тәэсирендә куркудан тугандыр дияр идең, әмма мин ул чакны куркырга да өлгермәдем. Әнисе янында кайсы бала курку турында уйласын инде. Җитмәсә, мин чаң тавышын әнидән алдарак ишетә башладым.

Юк, мин бүгенге көндә бу вакыйгага җавап та эзләмим кебек. Аны фәкать алдагы вакыйгаларга бәйле рәвештә генә искә төшердем. Чөнки еллар үткән саен күңелдәге сораулар кимеми, яңалары исә өстәлә тора. Аларның күбесенә җавапны вакытта биреп бетерә алмый, ахрысы. Мин узган тормышымнан, туплаган тәҗрибәмнән чыгып киләчәкне ни дәрәҗәдә күзаллый алам? Яшәвем барышында миңа алга омтылыш, үрнәк булып нәрсә хезмәт итә? Бездән алдагы буыннарның яшәү рәвешеме? Ата-анаммы, әллә аерым шәхесләрме? Шул хакта уйласам, картәтине искә төшерәм. Ул мин белгәндә инде ап-ак сакаллы, шаяртыбрак сөйләшергә ярата торган уртача буйлы бер карт иде. Зур ихласлылык белән дин тотты. Әни еш кына аның хакында, ул хәзрәткә тапшырылган, дия иде. Мин бу сүзнең мәгънәсен соңрак кына аңлый алдым: картәти тәрикат юлында булган икән. Суфыйлык аның көнкүрешендә дә ачык чагылды. Чөнки картәти бик тыйнак тормыш алып барды. Ул яхшы агач эше остасы иде. Теләсә, тормышын мулрак та алып барган булыр иде. Әмма ул моны теләмәгән. Тормыш итү дәрәҗәсенең күңеле рөхсәт иткән бер кимәлендә тукталган. Әлбәттә, картәти моны аңлы рәвештә нәфсесен тыеп, күңелен фәкыйрьләндермәс өчен эшләгән булырга кирәк.

Әни дә яшәеше, холкы белән картәтинең тормышын кабатлады. Ул бер гади авыл хатыны. Әмма шул ук вакытта бик гади дә түгел иде. Дин тыелган елларда да авылыбызда курыкмыйча дини йолалар үтәде. «Азатлык» радиостанциясеннән дини һәм милли тапшыруларны гел тыңлап бара иде. Картая башлагач, тәрикат юлында булуы хакында ачыктан-ачык әйтә башлады, аның үзе ирешкән дүрт баскычын — рухи калеб, рухи зекер, рухи сер, рухи хафый дәрәҗәләрен атый иде.

Аларда булган сыйфатлар миндә ни дәрәҗәдә чагыла? Мин дә миллилекне, динне алар аңлаган кебек аңлыйммы? Әллә замана тәэсирендә генә бу кыйммәтләргә омтыламмы? Күңелемдә аларга ихтыяҗ бармы? Әйтик, мин милли җанлымы? Телем, гореф-гадәтләрем кыерсытылганда үземдә аларны якларлык көч табаммы? Әллә мондый чакларда төрле җәнҗалларга кереп китәрмен диеп үз-үземне тыеп тораммы? Моңа эчтән генә ризасызлык белдерәмме? Гомумән, мин миллилекне дөрес аңлыйммы? Ни өчен мин милләтчеләрнең акцияләрендә бик пассив катнашам? Әллә татар телле газетада эшләвем җитә дип нәтиҗә ясыйммы? Мин үзем болай да милли дип тынычланаммы? Әгәр шулай икән, 1982 елны ук мин ни өчен КПССның Пермь өлкә комитетының җитәкче кадрлар секторы мөдире белән конфликтка кердем? Ул миннән исемемнең урысчага ничек тәрҗемә ителүе хакында гына сораган иде югыйсә. Ә мин моны үземне кимсетү итеп кабул иттем. «Исемнәр тәрҗемә ителми, бу башка милләт вәкиле өчен кыерсыту булып тора», — дип җавап бирдем. Сектор мөдире, күпне күргән өлкән яшьтәге хатын, бу сүзләрне ишеткәч тонын үзгәртте, минем адреска шактый гына авыр сүзләр әйтте. Ул вакытта әле милли уяну да, милли хәрәкәт тә юк иде. Югыйсә мин — Ленинград Югары партия мәктәбенең журналистика факультетын яңа гына тәмамлаган яшь белгеч, бу урында бөтенләй башкача сөйләшергә тиеш идем. Бу адымыма нәрсә сәбәпче булды? Күңелнең әллә кайсы почмагына яшерелгән шул миллилек хисеме? Әллә үз-үземне күрсәтү теләгеме? Миндә аларның кайсысы өстенлек итә? Мин үз милләтемне чын-чынлап ярату югарылыгына күтәрелгәнме? Үз милләтемне генә яратып, башкаларны өнәмимме? Аларга һәрчак сагаеп, ышанмыйча карыйммы? Юктыр. Чөнки миңа төрле шартларда башка милләт вәкилләре, шул исәптән урыслар белән якыннан аралашырга туры килде. Аларның кайберләре белән бик җылы, эчкерсез дуслык җепләре урнашты. Мин әле аларны хәзер дә күңелемдә матур хатирәләр итеп саклыйм. Мондый дуслык шул сәбәпле урнаша алды: мин алар ягыннан үземә тигез, ихтирамлы караш тойдым. Башкача булганда, ул берничек була алмас иде. Минемчә, һәр кеше үз милләтен яратырга, башкаларны исә ихтирам итәргә тиеш. Мин милләтче диюне шулай аңлыйм, шулай күз алдына китерәм.

Бу урында шундый бер мизгелгә тукталасым килә. 80нче еллар уртасында Мәскәүнең Ленинград вокзалында төнге поезд көтеп утырам. Янымда очраклы пассажирлар. Берсе тумышы белән Украинадан иде булса кирәк. Монголиядә прапорщик булып хезмәт иткән. Икенче ягымдагы пассажир Ростовтан ниндидер институтка командировкага килгән. Әмма эш көнендә өлгермәү сәбәпле кунакханәгә урнаша алмаган. Юк, без бер-беребездән кем булуы, кая баруы турында сорамадык. Бу үзеннән-үзе килеп чыккан әңгәмәбез вакытында очраклы рәвештә генә ачыкланды. Без нәрсәләр хакында гына сөйләшмәдек. Вакытның узганы сизелмәде дә. Читтән караганда безне бик якын дуслар дип уйларга мөмкин иде. Моңа нәрсә дияргә? Милли культура кешедә башка милләт вәкилләренә карата шундый тигез, ихтирамлы мөнәсәбәт тудырырга тиештер, минемчә.

Милләтчелек үзенә тагын нинди сыйфатларны берләштерә? Әйтик, динилек миллилектән аерыламы? Әллә ул милли культураның бер элементы булырга тиешме? Безнең бабаларыбыз бу ике төшенчәне бер-берләреннән аерып караганнармы? Әллә алар күзаллавында милли җанлы кеше дини дип тә кабул ителгәнме? Безнең бүгенге көндә диндә милләт юк диюебез үз теләгебез белән урыслашуыбызны аклау өчен генә кирәк түгелме? Яки ул наданлыктан әйтеләме? Әллә бу—замана таләбеме? Миллилек белән динилек бер-берсеннән аерым-аерым яши аламы? Мондый хәл рухи фәкыйрьлеккә, берьяклылыкка китермиме? Бу безнең милли тамырларыбызны зәгыйфьләндермиме? Без милли киләчәгебезне ни дәрәҗәдә фаразлый алабыз? Әллә бүгенге көн агымы, мәшәкатьләре моңа ирек бирмиме? Ә бит тормыш бер мизгел генә. Мин аны шигырь юлларында болай дип искә алган идем:
Бер мизгелдә 
Очкан кар, 
Искән ж;ил, 
Шаулаган инеш 
Баксаң -
Ул минем 
Бөтен бер тулы 
Гомер имеш.
Без шул тормышның кадерен беләбезме? Кая омтылабыз, кая шул кадәр ашыгабыз? Үзебезне көтеп торган картлыккамы? Бүгенге көндә иң төп максатыбыз шул киләчәк картлыкны тыныч кына үткәрүгә әзерләнүме? Әллә яшәгән тормыш рәвешебез белән нәселебезгә бер үрнәк калдырумы? Аларга ата-бабаларыбыздан калганны түкми-чәчми тапшырумы? Без моңа ни дәрәҗәдә әзер? Гомумән, без тормышны күзәтәбезме? Аның аерым бизәкләренә тукталып уйланабызмы? Ни өчен картлык кергәч кешедә әллә кайчан онытылып беткән балачак, яшьлек вакыйгалары яңара? Ни өчен 86 яшькә җиткән әнием 50 ел буена яшәгән бүгенге нигезен ят итә? Ул нигә көн дә әллә кайчангы, бала чагындагы өенә кайтырга омтыла? Картәти белән дә шундый ук хәл иде. Ә минем күңелемдә нинди вакыйгалар өстенлек итә? Мин нәрсәләрне сагынам? Балачагымда кичергән бәхетле мизгелләрнеме? Әллә тормышка мөстәкыйль аяк баскач башымнан кичкән күңелле минутларнымы? Минем бәхет төшенчәсен аңлавым еллар дәвамында ни рәвешле үзгәрә? Энем белән офыкта рәшәләр уйнаган җылы язгы бер көндә, кулыбызга тәмле крендельләр тотып, авыл читендәге сулыкта салда йөзүебез ул чакта иң бәхетле бер мизгел булып истә калган. Яисә әнинең больницадан кайтып килүе. Әти миңа 6 яшь чагында ук дөнья куйды. Без өйдә дүрт бала. Менә берчак әнине дә район больницасына салдылар. Мин көн дә урамга чыгып әнинең кайтуын көтәм. Күңелсез, хәтта уйныйсы да килми. Берчак шулай олы юл ягына баксам, өстенә иске плащ кигән әни кайтып килә. Мин тиз генә каршына йөгердем. Әни мине күргәч түзмәде — елап җибәрде. Ахры, минем балачакның иң бәхетле мизгелләре шулай әни белән бәйләнгәндер. Хәзерге яшемдә дә мин әни белән аралашып, фикерләшеп, «әни», дип дәшеп яши алуыма куанып бетә алмыйм. Бу миңа тормышта насыйп булган иң зур бәхетләрнең берседер.

Әлбәттә, тормышымда борчулы чаклар да күп була. Аларның бер ише теге яки бу максатка ирешә алмау белән бәйле. Еллар үткән саен ул уй-хыялларымның тормышка ашмый калган сәбәпләре ныграк ачыла бара кебек. Мин тормышта бер үк ялгышлыкларны берничә мәртәбә кабатламадыммы? Еллар үтсә дә кешенең фикерләү рәвеше үзгәрмиме, ул шуңа күрә бер үк хаталарны кабатлыймы? Ул ялгышлар яңа формаларда булып торганга, без аларны таный һәм үткәннәре белән чагыштыра алмыйбызмы? Тәкъдир шул буламы? Кешегә салынган холык-фигыль аның киләчәк язмышын билгеләүче факторга әйләнәме?

Еллар үткәч, шул да аңлашыла: сиңа кайчандыр ялгышлык булып күренгән кайбер хәлләр соңрак хәерлегә булып чыга. Шулай булгач, без үзебезгә килгән һәр сынауны сабыр гына кабул итәргә тиешме? Әллә эзләнү, бу хәлдән чыгу өчен хәрәкәттә булу кирәкме? Мин тормышта ясамыйча калган ниндидер адымымны ул вакытта ясаган булсам, минем хәзерге язмышым күпкә үзгәрер идеме? Әллә барыбер бүгенгесенә охшаган агымыннан агачак булганмы ул? Минем бер туганым бар: аңа бер эшнең 9 дөрес чишелешен тәкъдим итеп, шуларга бер ялгышын өстәсәң, ул һич тә буталмыйча нәкъ шул ялгышын сайлап ала. Шунлыктан аның бар тормышы диярлек гел ялгышлардан тора. Моны да язмыш дияргәме? Әллә бу фәкать уйланмаудан, фикерләмәүдәнме? Үткәннәргә нәтиҗә ясый белмәүдәнме?

Мин бу сорауларга җавап эзләп артка — үткән тормышка күз салырга тиешме? Әллә киләчәккә төбәлгән уйлар белән генә яшәргә бурычлымы? Узган тормышымны, яшәү рәвешен анализламыйча киләчәкне күзаллый аламмы мин? Гомумән, мин аны күзалларга тырышаммы? Ни өчен кайбер мәлләр еллар үтсә дә күңелдән җуелмый? Яшьлектәге җавапсыз мәхәббәт хакында ни әйтергә? Акыл инде аны күптән онытырга теләсә дә, ул ни сәбәпле хәтердә яңарып тора соң? Нәрсә, ул минем өчен шундый зур тетрәнү булганмы? Әллә мин шул вакыттагы ясамаган адымнарым, кыюсызлыгым өчен үкенәмме? Яки ул минем үзем өчен уйлап чыгарылган реаль тормыштан аерылган, хыялда гына яшәргә тиешле ярату образымы? Мин шуның тәэсирендә үземнең янәшәдәге чын мәхәббәткә лаекларны күрә алмадыммы? Яки бүгенге көндә дә аларны күрмимме? Ул образ миңа сөю чынбарлыгын гадәти тормыштан югарырак күтәрү, хисләнү өчен кирәк идеме? Ни өчен мин ул вакытта аның өчен көрәшмәдем соң? Көрәшеп мин аңа ирешкән булсам, күңелемдә тагын шундый бер яңа образ туа алыр идеме? Кеше аларны ясалма рәвештә уйлап чыгармыймы? Тормышның һәр көне шулай эзләнү, көрәшме? Алдыбыздагы ниндидер максатка ирешергә теләвебез, мәшәкатьләрне җиңүебез шуның белән бәйләнгәнме? Әллә без тыныч кына шул җайга салынган тормышыбыз буенча гына агарга, гадәти булмаган адымнар ясамаска, язмыштан узмыш юк дип тыныч кына яшәргә тиешбезме? Алга омтылыш булмаса, ул безнең яшәү энергиясен сүлпәнләндермәсме? Гомумән, еллар үтү белән тормышка мөнәсәбәт тә үзгәрәме? Яшәешебез чорында безне иң гаҗәпләндергәне һәм сокландырганы ни? Табигатьнең искиткеч төзек һәм матур булуымы? Әллә башка нәрсәме? Әйтик, хатын-кыз гүзәллегеме? Сабый балалар матурлыгымы? Яки матди байлыкмы? Аерым шәхесләрнең рухи дөньясымы? Дөньяга алар күзе белән караумы? Минем үз тормышым, рухи дөньям башкаларда нинди тәэсир тудыра? Мин бу хакта уйланаммы? Әллә ул минем өчен барыберме? Минем үз яшәү фәлсәфәм, юнәлешем башкаларга комачаулык итмиме? Яки, киресенчә, үз проблемаларыма, уй-хыялларыма артык бирелеп көндәлек тормышта мин туганнарыма, якыннарыма игътибарсызлык күрсәтмимме? Тормышта мин омтылган төп максат нидән гыйбарәт? Сабыр гына картлыкны каршы алып, аны күңел тынычлыгы белән үткәрүме? Әллә инде яшь барса да һаман яңа мәшәкатьләргә күмелеп бик тирән уйланмыйча яшәүме? Яки киресенчәме? Үземнән соң ни дә булса калдырумы? Ирешелгән уңышларымны күбәйтергә тырышумы? Минем бу уй-хыялларым тормыш агышына карап үзгәрәме? Мин дөньяны һәрвакытта да бер үк төсле итеп кабул итәмме? Яки аның да үзгәрүен тояммы? Моны табигатьтә дә күрәмме? Мәсәлән, безнең балачак үткән Тол елгасы буйлары хәзер дә минем хәтеремдәгечә сакланамы? Юк шул. Без уйнап үскән әрәмәлекләр мелиорация программасы буенча юкка чыгарылды. Авылыбыз янындагы без суга чума торган Тол елгасының биек ярлары да юк инде —җир белән тигезләнде. Чөнки язгы ташкыннар йогынтысында ул җимерелә бара иде. Тол да үз агымы юнәлешен үзгәртте. Хәзер аның элеккеге урынында ерып чыккысыз булып таллар гына үсә. Мин Тол буенда йөрим. Тол елгасы шулай безнең балачактагы шикелле тыныч кына ага. Әмма ул миңа хәзер ятрак, әллә ничек уйчан булып тоела. Ваемсыз үткән балачагым калган болыннар буйлап үтәм. Әмма күңелгә әллә ничек ямансу. Тол елгасы да, аның ярлары да, яр буендагы агачлары да мине танымаган кебек. Мин үземне биредә әллә ничек ялгыз тоям. Шигырем юлларындагыча:
Тол буенда: 
Балачагым, 
Шатлыкларым, 
Шуклыкларым -
Барсы истә. 
Тик Тол үзе 
Башка инде -
Мине таный 
алмый 
һич тә.
Һәм иң аянычы — биредә бергә уйнап үскән Ильяс дустым бу дөньяда юк инде. Әйе, вакыт үтү белән тормышта шулай югалтуларны күбрәк тоясың кебек. Алар йөрәкне әрнетә. Яшь чагында сискәндергән күренеш-бизәкләр дә, аерым сүзләрдә инде күңелне ул кадәр кузгатмый. Искитәрлек маҗаралы балачак вакыйгалары да инде әзләп-әзләп күңелдән җуела. Мин аларны үсмер егет чагымда сәгатьләр буе энемә сөйли идем. Ул аларны тыңларга бик ярата торган иде. Аның киңәше белән мин аларның кайберләрен язып та карадым. Әмма энем аларны укыгач: «Син сөйләгәндә бик кызыклы чыга. Мин үзем андый хәлләрне бер дә хәтерләмим. Ә менә язганнарың ул кадәр тәэсир итми», —дия торган иде. Ә минем бик тә берәр зуррак әсәр язып карасым килә. «Таң»газетасы редакциясендә эшләгәндә берчак шул максат белән ял йортына путевка алдым. Анда бер үҗәтлек белән шул эшкә тотынып карадым. Тик нигәдер язганнарым үземә ошамый иде. Алар артык ясалма булып чыга. Мин шул вакытта кешенең башкаларга сөйли алмый торган, үзе өчен генә булган серләре бар икәнен аңладым. Әмма мин бик яшь идем, шуңа күрә бу каршылыкны үтә алмадым, шушы хәлдә язудан тукталып торуны өстен күрдем. Әмма ял йортына баруымның файдасы булды: биредә танышкан бер нефтьче-геолог җитәкче ярдәмендә өебезне эшләгәндә бер машина цемент ала алдык. Ул вакытта кибетләрдә төзелеш материаллары сатылмый иде әле.

Әни колхоз әгъзасы булмаса да, аны кыр эшләренә чакыралар. Ул андый чакларда утау һәм йолку өчен җитен җире ала. Ә анда без эшлибез. Үземнән өч яшькә яшь булган энемә күңелсез булмасын дип шундый чакларда мин аңа үзем уйлап чыгарып әкиятләр сөйли идем. Алар ни дәрәҗәдә кызык булгандыр, әйтә алмыйм, әмма энем көлә-көлә тыңлый иде. Шулай аңа әкиятләр сөйләү моннан элегрәк башланды. Кышкы салкын көннәрдә энем белән мич башында утырабыз. Һәм мин аңа күңелсез булмасын өчен шулай әкиятләр уйлап чыгара торган идем. Ул бик күңелле итеп көлә. Безне ишетеп әни дә килә: «Миңа да сөйләгез әле», — ди. Мин әни алдында әкиятләр сөйләргә оялам — туктап калам. Энем моны күреп әнине куа башлый иде. Кызганычка каршы, ул әкиятләрнең берсе дә истә калмаган. Алар шулай җиңелчә генә күңелдә туып, шунда ук истән дә чыкканнар. Чөнки максат шундый булган. Хәер, моның миңа үзем өчен тәэсире булды: инде шактый тормыш тәҗрибәсе туплаганнан соң балалар өчен берничә әкият китабымны чыгара алдым. Аларның берсе Татарстанда игълан ителгән ел конкурсында икенче урынны яулап алуга да иреште әле.

Язарга омтылу уе үзем дә сизмәстән көтелмәгәндә булды. Мин дүртенче класста укыганда ниндидер көч тәэсирендә дүрт юллык шигырь яздым. Ул болай иде:
Умырзая үсә ак кар кебек 
Киң болыннар ап-ак булалар; 
Әйтерсең лә ак кар яуган кебек 
Ап-ак булган бөтен болыннар.
Мин бу шигыремне укытучыма күрсәттем. Ул аны укып карады да: «Юк, моны син язмагансыңдыр», —диде. Шуннан соң мин укытучыларыма бер язмамны да күрсәтмәдем. Хәзер истә калмаган — кемнеңдер киңәше беләнме, әллә үзем уйлапмы, мин аны «Яшь ленинчы»газетасына юллаганмын. Аннан Рабит Батулла имзасы астында миңа өметле генә хат килде. Мин шуның тәэсирендә шигырь яза башладым. Шул шигырьләремнең берничәсе «Ялкын»ның «Чаткы»конкурсында да җиңеп чыккан иде.

Әлбәттә, ошбу беренче шигырем бүген миңа ошамый. Мин алдагы беренче ике юлда әйтелгән фикерне соңгыларында кабат әйткәнмен. Әмма аларда күпмедер дәрәҗәдә шигьри күзаллау чагылган булса кирәк. Рабит ага шуны тоеп миңа бераз өмет бирә торган хат юллауны кирәк санагандыр. Һәрхәлдә, мин аңа ошбу җавабы өчен гомер буе рәхмәтле булдым...

Артка—узылган тормыш елларына борылып карасам, бик әз эшләнелгәнен күрәм. Алар күбрәк башка мәшәкатьләр белән узган. Әни яшәгән хуҗалыкны яңартырга туры килде. Аннары үзебезнең тормышны. Хисләргә бирелеп, хыял-уйларга күмелеп утырырга һич тә мөмкин булмады. Ә мин мәшәкатьләр өстә торганда зуррак эшләргә, аеруча иҗатка тотына алмыйм. Холкым шундый. Шуңа күрә минем тормышымда күбрәк әнә шул мәшәкатьләрне хәл итү өстенлек итте кебек. Әмма болар аклану гына түгелме? Ни өчен мин пассиврак тормышны өстен күрдем? Мин активрак була ала идемме? Үзгәртеп кору елларында зур өметләр белән Чаллыга килгәч, үзем дә бик дәртле, энергияле, еллар буена җыелып килгән нәфрәт-ачуны бергә туплаган, максаты белән үзе дә ныклап аңламаган билгесезлеккә омтылган милли хәрәкәткә чумармын төсле иде. Тик миңа нәрсәдер җитеп бетмәде, комачаулады, ниндидер көч мине тыеп торган кебек булды. Чаллыга яшь белгеч булып миңа кадәр урнашкан энем дә бу хәлгә бераз ризасызлыгын белдергән иде. Әйе, мин озакламый шәһәрдә оешкан татар газеталарының берсен җитәкләдем. Милли хәрәкәттә шул рәвешчә якыннан катнаша башладым. Әмма күңелдә ниндидер канәгатьсезлек яшәде. Ахры, ул милли хәрәкәттәге кайбер лидерларның үземә ышанып җитмәве, шик белән каравы аркасында булгандыр. Бәлки, үзем дә аңламаган башка сәбәптәндер. Милли хәрәкәт таркалды, аның җитәкчеләре кем кая таралып беттеләр. Бер өлеше инде бу якты дөньяны да калдырып китте. Милли хәрәкәтнең массовый акцияләрендә катнашучы милләттәшләрнең бер өлеше мәчетләргә тартылды. Алар хәзер намаз әһелләре. Менә мин дә сайлаган юлымнан һич читкә тайпылмыйча, татар телендәге «Ислам нуры» дигән дин газетасын җитәклим. Аны Русиянең 30 дан артык төбәгендә яздырып алып укыйлар. Максатыбыз — милләттәшләребезнең туган телебездә укуга булган ихтыяҗын канәгатьләндерү, аларга дин гыйлеме бирү. Бүгенге көндә дә милләтебез мәнфәгатьләре өчен булган шундый эшләрдә катнашуым белән үземне милли хәрәкәттә итеп тоям. Минемчә, ул күтәренкелек елларында баш калкыткан милли хисләребез юкка чыкмады, яңадан күңелебезгә яшеренде генә. Килер бер заман, ул яңадан калкып чыгар, милләттәшләребезне яңа рухи эзләнүләргә, милләт мәнфәгатьләрендәге зур эшләргә этәрер. Әмма мин бүгенге көндә миллилек турында тыныч кына уйлана алмыйм. Ошбу сүзне ишетү белән йөрәкне нәрсәдер кысып ала. Эшләмәгәннәребез бик күңелне әрнетә, үкендерә. Көчсезлегебез, үзебез теләп урыслашуыбыз күңелне борчый. «Бубиттәрбиясезлек, милли культурабыз түбәнлеге билгесе бу!» — дип кычкырасым килә. Алай гына да түгел, бу — бабаларыбызга хыянәт, аларның гасырлардан-гасырларга югалтмыйча үзебезгә китереп җиткергән рухи байлыкларын санга сукмау. Тәкәбберләнү. Һәр кеше үз милләтен яратырга тиеш. Милләттәшләребездә милли хис, культура тәрбияләү өчен бездә кадрлар да, моның өчен җитәрлек күләмдә акча-фәлән дә юк шикелле. Аяныч. Әмма шушы шартларда да без булдыра алганча көрәшергә бурычлы. Ә бит безгә бу мәсьәләдә үрнәк булырлык милләтләр бар. Башкорт туганнарыбыз авыллардан сәләтле балаларны җыеп, махсус интернатларда тәрбиялиләр, аларны киләчәктә дәүләт структураларында эшләү өчен әзерлиләр. Бөтен яктан төпле белем бирелү белән бергә аларда милләткә хезмәт итү теләге, аны ярату, аның белән чын-чынлап горурлану хисләре дә тәрбияләнә.

Җөмһүриятебездә милли сәясәтнең эзлекле булмавы, яки аның очраклы чаралар, кампанияләр итеп күзаллануы аяныч күренеш, әлбәттә. Без 1995 елларда Чаллыда татар җурналистлары ассоциациясен оештырырга омтылып карадык. Максатыбыз — урыс телле мәгълүмат чаралары өчен булган мөмкинлекләрнең өлешенә бер генә булса да ирешү иде. Мәсәлән, Татар телле басмаларның журналистларын чит илләрдә стажировкалар үткәртү, редакцияләрне заманча техника, технологияләр белән тәэмин итү һ. б. омтылышыбыз барып чыкмады... Шәһәрнең журналистлар берлеге әгъзаларын хакимияткә җыйдылар. Ул Берлекнең җыелышы дип аталды. Без, үз берлегебезне оештыру инициаторлары, Татар журналистлары берлегенең кирәклеген дәлилләдек. Әмма барып чыкмады, бездән генә тормады шул...

Әлбәттә, бүгенге көндә дә безгә хакимият белән бергә эшләү юлларын эзләү кирәк. Әмма бу һич тә милли хәрәкәт хакимият артыннан ияреп барырга тиеш дигән сүз түгел. Хәтта ул хакимият арбасына да аерым очракларда билгеле бер вакытка гына утыра ала. Чөнки милли хәрәкәт милли мәсьәләләрдә һәрчак хакимияттән бер адым алда барырга, аны алга әйдәүче, хәтта кайбер чакларда мәҗбүрләүче көч булырга тиеш. Ә без бүгенге көндә нинди халәттә? Бераз булса да ярдәм итмәсләрме дип милли лидерларыбыз өмет тулы күзләрен гел хакимияткә төбәп тора. Бу дөньяда иң аянычы — кешенең битарафлыгыдыр. Дингә, милләткә, телгә, ата-анага, туганнарга битарафлык. Ул ни сәбәпле тәрбияләнә? Битарафлык та нәселдән киләме? Әллә кешедә кызыксынуны тәрбияләп буламы? Яки моңа тормыш авырлыклары, көндәлек мәшәкатьләр киртә булып торамы? Кеше ниндидер эш, фикер белән мавыксын өчен аны тормыш мәшәкатьләреннән арындыру кирәкме? Бу мөмкин эшме? Әлбәттә, кешене күпмедер дәрәҗәдә булса да битарафлыктан чыгару өчен аны кызыксындырган өлкәләрне ачыклау, аның сәләтен белү зарурлыгы беребездә дә шик тудырмый. Шулай эшләргә дә булыр иде. Әмма, тормышта күрүебезчә, беребезнең дә мондый рольгә әүвәл алынасы килми. Чөнки үз мәшәкатьләребез дә хәттин ашкан. Ягъни безгә иң башта әнә шулай битарафлык чиреннән үзебезгә арыну кирәк була. Иң куркынычы, димәк, бер-беребезгә, дөньяга булган битарафлыгыбыз. Безнең хәтта соклангыч мәле искиткеч булган табигать матурлыгына да исебез китми.

Милли битарафлыгыбызның бер сәбәбе инде ул, әлбәттә, тарихыбызны җитәрлек дәрәҗәдә белмәү. Бу уңайдан мөхтәрәм шагыйребез Гәрәй Рәхимнең «Татар кешесе»дигән шигыре искә төшә. Ул анда милләттәшләребезне чит җирләрдә каңгырап йөрмәскә, хәзерге Татарстанга кайтырга чакыра. Җыр итеп җырланучы шигырь юлларын эмоциональ кабул иткәндә, ошбу фикер белән шундук килешәсең. Әмма салкынрак баш белән уйлап карасаң, шигырьдә авторның тарихи дөреслеккә хилафлык китерүенә дә төшенәсең. Шагыйрьнең: «Болгарында болганган, Уралында уралган, Себергә себерелгән, Чиләбедә чиләнгән, Орынбурда орылган, Каргалыда каргалган — синдер татар кешесе»,— дигән юлларын ничек аңларга? Без, мәсәлән, Урал татарлары, Уралда уралмадык. Ул һуннар заманыннан бирле безнең Ватаныбыз. Безнең якларда урыс колонизациясе 16-17 гасырларда гына башлана. Татарлар Себергә дә сөрелмәгән, Орынбурда да орылмаган, Чиләбедә дә чиләнмәгән, киресенчә, ул җирләрдә көчле милли-мәдәни, дини үзәкләр булдырган. Ә Каргалыда милләттәшләребез чын мәгънәсендә чәчәк аткан, Русиягә Урта Азия белән сәүдә элемтәләренә юл ачкан. Димәк, шигырьдәге юллар Татарстаннан эш эзләп төрле якка сибелгән кардәшләребезгә генә кагыла булып чыга.

Бүгенге көндә урыс кешесендә Урал, Себер гомер-гомергә урыс җирләре булган икән, дигән фикер формалашкан кебек, татарда да борынгы тарихыбызны барлаганда, әйтик, Болгар дәүләтен телгә алганда, хәзерге Татарстанны күзаллау яши башлады. Кызганыч ки, мондый күзаллауларны журналист язмаларында да күрергә була. Җөмһүриятебезнең мөхтәрәм газеталарының берсендә бер хөрмәтле журналист болай дип яза: «Түбән Кама янында бер Болгар каласы табылды, ул Х-ХII гасырда Болгар дәүләтенең Көнчыгыш чикләрен саклаучы ныгытма-кала булган». Әмма мондый нәтиҗә ясаганчы тарихка күз салып китү комачауламас иде. Бөек галимебез Шиһабетдин Мәрҗани хәзрәтләре бу уңайдан менә нәрсә ди: «Болгар халкының мәмләкәте борынгы заманнарда көньягыннан Бабел-Әбваб (гарәпләр Каспий диңгезе белән Кавказ таулары арасындагы тар юлны шулай атаганнар), ягъни Дәрбәнд, Тифлис һәм Ширванга, Кавказ таулары, бәхре Хәзәр (Каспий диңгезе) буена һәм Дагыстан тарафларына, хәтта Әрмәнстан иленә хәтле сузылган булган. Көнбатышта — Нокрәт, Дон, Самар, Сура һәм Ока елгалары башы, Көнчыгышта—Урал таулары, Хөрәзм, Сыгнак һәм Шаш, төньякта Русия белән чикләнгән булган».

Әмма Кама буенда хәл кискен кала. Чөнки Нокрәт белән идарә итүчеләр Мәскәү белән Казанның икесенә дә ярау сәясәте алып баралар. Аларга Пермь кенәзләре дә иярә. Мәсәлән, алар 1471 елны урыс гаскәрләренең Казанга походында катнашудан баш тарталар. Бу юлларны мин 1976 елны Пермь китап нәшриятында дөнья күргән «Урал тарихы»ннан китердем. Менә тагын бер өзек: «Вятка җире феодаллары Мәскәү кенәзләре һәм Казан ханлыгы арасында икесенә дә ярау сәясәте алып бара. Һәм бу шуңа китерә ки, Иван III 1489 елны «төзәлмәгән өчен»бирегә кенәз Д.В.Шени һәм воевода Г.Морозов җитәкчелегендә гаскәр җибәрә. Урыс дәүләтенә кушылырга теләмәүче боярлар урыс воеводасына тотып бирелә».

Әлбәттә, чынбарлыкта хәл катлаулырак булгандыр. «Бөек Пермьга үтеп кергән татарлар»дигәнне гади генә аңларга кирәкми. Урыслар Бөек Пермь белән кызыксына башлаганчы (коми-пермяклар яшәгән җирләр), татарлар биредә инде гасырлар буе яшәгән була. Хәзерге Пермь шәһәре янәшәсендәге Болгар, Башкултай, Куян авыллары шул чорлардан башлап саклана.

Гомумән, Пермь краеның бүгенге көндә чиста урыс районнары булып саналган төбәкләрендә дә күп авыллар әле һаман төрки-татар исемнәрен йөртә. Мәсәлән, Елово районындагы исемнәргә игътибар итик: Куштамак, Ятыш, Чулпанышка, Суганка, Еланы, Иргиш һ.б. Шул ук «Урал тарихы»ның 42 нче битендә: «1437 елны Идел буенда Кама буеның түбәнге өлешен һәм Башкортстанны үз эченә алган Казан ханлыгы барлыкка килә», — диелә. Ягъни Пермь краеның көньяк, Башкортстанның төньяк-көнбатыш өлеше инде күптән Болгарга кергән була.

Болгар чорын гына түгел, гомумән тарихыбызны начар белү милләттәшләребезне: «Без татар түгел, болгар»яисә «Безнең болгарларга бернинди мөнәсәтебез юк»,дигән фикерләргә этәрә. Ярый ла мондый раслаулар үзара әңгәмәләрдә генә чагылып калса. Кайберәүләр үз фикерләрен Рф Фәннәр Академиясенә дә җиткерүне кирәк таба. Менә Чаллыдан бер татар кешесенең (инде вафат, шуңа күрә исемен телгә алмыйм) академик А.Фурсенкога һәм Фәннәр Академиясе бюросы исеменә юллаган хаты. Автор анда Казанның 1000 еллыгын бәйрәм итүгә һәм Кол Шәриф мәчетен төзүгә каршы төшеп болай ди: «Тарихны суверенитетка яраклаштырып язу кирәкми. Казанның 1000 еллыгын кайдан алдыгыз? 1431 елны Казанның хәзерге территориясендә Федор Пестрый тарафыннан монгол-татар ханлыгы тар-мар ителә. Тәхеткә олуг Мөхәммәд утыра. Безне Россия киңлекләренә Батый хан алып килгән. Безнең Болгар кабиләләренә бернинди дә катнашыбыз юк—тел буенча да, мәдәният өлкәсендә дә. Хотят переименовать нас в булгары, чтобы снять многовековой позор с нации за варварство».

Хатка РФ Фәннәр Академиясенең тарих бүлекчәсе секретарь- академигы Н.Макаров җавап биргән. Ул болай ди: «Исбатланган фәнни чыганаклар буенча, хәзерге Казан татарларының (шул исәптән сезнең) бабалары төрки телле Болгар кабиләләре була. Алар Идел буена Азов диңгезе буеннан 7-8 гасырларда киләләр һәм 10 гасырда оешкан Идел Болгарстаны дәүләтенең төп халкын тәшкил итәләр. Монгол яуларыннан соң Идел Болгарстаны Алтын Урдага вассал бәйлелегенә эләгә: болгар кенәзләре, урыслар кебек үк, Ханнан ярлык алалар. Алтын Урда чорында болгарларның кыпчаклар (половцы) белән кушылуы бара. Кыпчаклар көньяктан киләләр. Кушылудан хасил булган халык 20нче гасыр башында гына «Казан татарлары»дигән исемне ала.

Болгар кабиләләренең татарларга бернинди катнашы юк дип раславыгыз тарихи фактларга каршы килә». Биредә сәер капма-каршылык килеп чыккан: бер яктан — үз тарихын кимсетергә теләүче татар кешесе, икенче яктан—сезнең тарихыгыз зур, моның белән горурлана аласыз дип исбатлаучы урыс галиме.

Әлбәттә, идарә итүче даирәләр сәясәте нәтиҗәсендә безгә тарих бозып күрсәтелә килде. Моның да зур тәэсире бар. Мин районда эшләгәндә берчакны ЗОнчы һәм 40нчы елларда чыккан зур энциклопедия томнарына тап булдым. Алар бер хуҗалык парткомы бүлмәсендә саклана иде. Бу көтелмәгән хәл мине аптыратты. Партком секретареннан—яшь кенә белгечтән энциклопедияләрне ни өчен саклавын сорадым. Ул аларның үзенә кадәр эшләгән өлкән яшьтәге секретарьдан калуын әйтте, макулатурага тапшырырга әлегәчә вакыты булмаганлыгын искәртте. Мин бу хәзинәне үземә сорадым. Яшь секретарь шундук шатланып риза булды. Өйгә алып кайту белән мин төрле томнарның битләренә күз төшерә башладым. Һәм көтмәгәндә энциклопедияләрдә үземә билгеле булмаган фактларны таптым. Мәсәлән, З0нчы еллар энциклопедиясендә татар-монгол яулары турында бөтенләй башкача әйтелгән иде. Урыс крестьяннары үз кенәзләре ягыннан шул кадәр каты изелгән ки, алар татар-монгол яулары килә дигәнне ишетеп үз хуҗаларына каршы баш күтәргәннәр һәмтатар-монголларның килүен тизләткәннәр. Татар-монголлар кул астында яшәгәндә крестьяннар беразга тын ала. Чөнки монда инде ясак түләү табышның 10 процентыннан артмаган.

Әлбәттә, күп тарихи фактларга без үзебез мөстәкыйль төстә дә төшенә алыр идек. Әлеге дә баягы шул битарафлык комачаулап тора кебек. Ә мин үзем битарафлык чире белән ни дәрәҗәдә авырыйм соң? Ни өчен мин кулымнан килерлек кайбер эшләрне һаман киләсе көннәргә калдырам? Бу битарафлыктанмы, әллә күңел төшенкелегеннәнме? Мин нәрсәдән канәгать түгел? Үз-үземнәнме? Ни өчен? Канәгатьсезлек кешене уйлану өчен туктатучы бер көчме? Мин нигә канәгатьсезлек кичерәм? Бу башкаларга көнләшеп карауданмы? Әллә ирешелмәгәннәр өчен сызлану, үз-үземне битәрләүме? Көнчеллек чыннан да күбрәк безнең милләткә хас сыйфатмы? Ул безне алга әйдәүче көчме? Әллә тиешле кысалардан чыгып безнең үсешебезне тоткарлап тора торган чирме? Ничек итеп аның мөмкинлекләрен милләтне үстерү юнәлешендә файдаланырга? Көнчеллек вәзгыятькә карап үзгәрәме? Ни сәбәпле Татарстаннан читтәге милләттәшләребез бер-берсен тапса шундук дуслашалар, ә тупланып яшәгәндә дуслык җепләре йомшаграк була? Без туганлыкның, дуслыкның кадерен белеп җиткермибезме? Әллә яшәеш һәрвакытта да үзара ярышка, көндәшлеккә корыламы? Ул безнең алга таба үсешебезне тәэмин итүче бер таянычмы? Без ни рәвешле бергә булырга, бердәм булырга тиешбез? Ошбу халәтемне түбәндәге шигырем бирә алдымы икән:
Әй, ул чебен, 
Әй, ул черки -
Урман тулган; 
Әле ансы, 
Әле монсы 
Чәнчә торган -
Tик түз генә. 
Әй, бу серләр, 
Әй, бу сүзләр, 
Уңнан ява, 
Сулдан ява, 
Авырлары 
Җанда кала; 
Чебен кебек 
Очмый тешләп -
Йөрәк яна.
Әлбәттә, без гомуми сорауларга җавапны беренче чиратта үз тормышыбыздан эзләргә бурычлы. Ошбу очракта, иң беренче үзеңә кара, дигән хакыйкать алга баса. Әмма үз-үзеңә ничек тәнкыйтьчел карарга? Бу мөмкин эшме? Ягъни холык-фигылеңдәге аерым сыйфатларны үзгәртеп буламы? Үз-үзеңә ризасызлык, канәгатьсезлек шуның белән бәйләнгәнме? Ни өчен минем әти үзенә төшкән сынауларны үтә алмаган, эчкечелеккә бирелгән? Нәрсә, аның ихтыяр көче җитмәгәнме? Әллә чоры шундый булганмы? Колхозлашу елларында ул башка туганнары белән берлектә яшүсмер килеш читкә сөрелгән. Башта Үзбәкстанда Турксиб тимер юлын төзүдә, соңрак Свердловск шәһәрендә финанс даирәсендә эшләгән. Сталин репрессияләре чорында, ни сәбәпледер, төрмәгә эләккән. Андагы ачлыкка чыдый алмыйча, үз теләге белән сугышка киткән. Штрафниклар сафында сугышкан. Язмышның ниндидер гаҗәеп бер рәхимлеге аркасында исән калган, яраланып туган ягына кайткан. Мин аны әз хәтерлим. Әтигә ияреп балык тотарга баруларым бераз истә. Мин туганнарым белән аралашкан вакытларда әтине берничә мәртәбә әнә шул йомшаклыкта, язмыш сынавына түзә алмыйча сынуда гаепләгәнем бар. Туганнарым моны ничектер күпертмичә, тыныч кына үткәреп җибәрделәр. Фәкать энем генә миңа бу уңайдан ризасызлыгын белдерде. Юкса ул үзе әтине бөтенләй хәтерләми. Чөнки әти вафат булганда аңа өч яшь тә тулмаган иде. Бәлкем, ул хаклыдыр да. Безгә әти кичергәннәрне күз алдына да китерү мөмкин түгел бит. Без аларга түзә яки шул мәхшәрдән исән-сау чыга алыр идекме икән? Моның өчен тормыш тәҗрибәбез, осталыгыбыз җитәр идеме? Әлбәттә, бу хакта фикер йөртүе авыр. Без кечкенә чакта, уенчыклар булмау сәбәпле, әтинең сугышчан медальләре белән уйный идек. Шул сәбәпле аларны берәм-берәм югалтып бетергәнбез. Шулай берчакны мин иске кулъязмалар арасында энемнең шул уенчыклар булмау сәбәпле әтинең медальләре белән уйнавы вакыйгасын тасвирлаган сочинениесенә тап булдым. Бәлкем, ул шуңа бәйле рәвештә исемдә калгандыр. Димәк, әтине характеры булмауда яки куркаклыкта һич кенә дә гаепләп булмый. Әмма ни генә булса да, мин әле хәзер дә һәр кеше башкаларга гына түгел, үзенә карата да таләпчән, кайбер вакытларда хәтта кырыс булырга тиеш дип исәплим. Әлбәттә, бу фәкать минем фикер. Әмма ул миңа еш кына авыр чакларда таяныч төсле тоела. Мин аңардан үземә көч алгандай булам. Чыннан да, минем бүгенге тормышымда алга әйдәүче көч нәрсә ул? Авырлыкларны җиңә барумы? Туплаган тормыш тәҗрибәмме?

Ирешелгәннәремме? Алга куйган максатлармы? Якыннарым, туганнарым, хезмәттәшләрем алдындагы җаваплылыкмы? Без тормышыбызны нәрсәгә нигезләп корабыз? Әллә аңа җайлашабыз гынамы? Җайлашу ул нәрсәне аңлата? Без тормышка ни дәрәҗәдә җайлаша беләбез? Бу терминны талантлы шәхесләргә карата кулланып буламы? Әллә ул урта кул кешеләргә генә хас сыйфатмы? Мин аңлы рәвештә райондагы җайлашкан тормышымны сындырып Чаллыгы күченеп килдем. Биредә барсын да яңадан башларга туры килде. Мин оттыммы, әллә оттырдыммы? Әлбәттә, нәрсәдәдер оттырдым, ә нәрсәдәдер оттым. Һәрхәлдә, мин моны вәзгыять таләп иткәнгә түгел, ә күңелем кушканга эшләдем. Һәм уңышсызлыклар булса фәкать үземне генә гаепли алам. Әмма мин шуны аңлыйм: ул чакны чоры шундый булган. Бернәрсә уйламыйча алга, билгесезлеккә омтыла торган чор. Хәзер исә мин киләчәккә бернинди әзерлексез, гарантиясез җайлашкан тормышымны сындыра алмас идем. Ахры, яшь барган саен мин тормышка саграк карыймдыр. Бәлкем, ул бүгенге тормыш хәле белән бәйледер. Өлкәннәр, күңел картаймый ул дисәләр дә, без инде тормышны башкачарак кабул итәбез кебек.

Минем күңелем бүген нинди халәттә? Кайчандыр яшь чакта мин, романтик хисләргә бирелеп болай дип язган идем.
Болытларны әгәр моңсуланып
озатып калсам,
Беләм: алар җитә алмый безгә кадәр —
Әллә күңелләре нечкәрә,
Яшь тамчысы кебек
Озакламый җиргә сибәли.
Күңелемдәге шатлык-сөенечләрне
Мин сөйләсәм әгәр болытларга —
Алар күтәрелә биек-биек,
Ап-ак булып оча еракларга.
Күк йөзендә ап-ак болытлар күрсәң
Матур кояшлы көндә
Син бул тыныч —
Алар минем күңел.
Энем бу юлларны япон поэзиясенә охшаткан иде. Әмма мин ул чакта япон поэзиясе үрнәкләре белән бөтенләй таныш түгел идем. Шунда язылганча мин бүгенгәчә күңелемне ак болытлар кебек саклый алдыммы икән? Алдымда яңадан-яңа сораулар туа. Аларга җаваплар эзләп уйларым узган тормышка, вакыйгаларга кайта. Еллар дәвамында тоймаган, сиземләмәгән бик кадерле нәрсәләрне хәзер генә ачыклармын, табармын төсле тоела. Шул үткәннәрме, киләчәкме эченнән ниндидер серле тавышлар ишетелгән кебек була. Мин сискәнеп шуларга колак салам, тукталып уйланам. Һәм шунда аларның күңелемнән чыккан үз авазларым икәнен аңлыйм.
Казан утлары № 8, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018