Бүген Әдипләр: Эльмира Шәрифуллина
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Эльмира Шәрифуллина


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Мәүлит ШАКИРОВ
Илүзә Шакирова
Лидия Шакирова
Фәридә Шакирова-Зарипова
Гөлүсә Шаһбан
Галиәхмәт Шаһи
Рәис Шаһи
Фазыл Шәех
Рәфәт Шәйдуллин
Роберт Шәймәрданов
Фәһим Шәймәрданов
Лилия Шәймиева
Әгъләс Шәйхетдинов
Миләүшә Шәйхетдинова
Асия Шәйхи
Гөлинә Шәйхи
Мөхәммәт ШӘЙХИ
Сәяф Шәйхи
Насих Шәкүров
Таһир ШӘМСУАРОВ
Мөбәширә Шәрәфетдинова
Рәниф Шәрипов
Гөлара Шәрипова
Резеда ШӘРИПОВА
Сәлимә Шәрипова
Флёра Шарипова
Флюра Шәрипова
Эльмира Шәрифуллина
Риза Шәфи
Кәүсәрия Шәфыйкова
Альфира Шәяхмәтова
Рәшит Шиһап
Гөлфия Шиһапова
Эльмира Шәрифуллина Шагыйрә Эльмира Мөхәммәтулла кызы Шәрифуллина 1947 елның 4 июнендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Симәк авылында укытучылар гаиләсендә туа. Актаныш районының Зөбәер сигезьеллык мәктәбен, 1966 елда Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. Мамадыш шәһәрчегендә Пионерлар йорты директоры сыйфатында хезмәт юлын башлый. Мәктәптә балалар укыта. Бер ел Казанда эшләп ала. Кияүгә чыкканнан соң, мөгаллимлек һөнәрен 1968—1970 елларда Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә дәвам иттерә. 1970 елдан башлап 1997 елга кадәр Казанда әүвәл телевидение һәм радио тапшырулары комитетында редактор, аннары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, «Ялкын» һәм «Мәгариф» журналлары редакцияләрендә бүлек мөхәррире булып эшли. 1968—1973 елларда, төп эшеннән аерылмыйча укып, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1997 елдан ул — Казан педагогия көллиятендә укытучы хезмәтендә.
Э. Шәрифуллинаның исеме көндәлек матбугатта үткән гасырның алтмышынчы елларында күренә бантлый. Минзәлә педагогия училищесында укыганда, шигырьләре, әдәби язмалары Минзәлә, Актаныш, Мөслим район газеталарында еш басыла, соңга таба республика матбугатында — «Татарстан яшьләре» газетасы, «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Казан утлары» журналларында, күмәк җыентыкларда («Шигырь бәйрәме», 1968; «Беренче карлыгачлар», 1970; «Кызлар җыры», 1977) бәйләм-бәйләм шигъри әсәрләре дөнья күрә. 1984 елда лирик шигырьләре тупланган «Яңгыр җиле» исемле беренче мөстәкыйль китабы басылып чыга.
Э. Шәрифуллина иҗат эшчәнлегенең башыннан ук ике юнәлештә — лирик поэзиядә һәм балалар әдәбиятында актив эшләүче шагыйрьләрдән. Лирикада ул — үз шәхси биографиясе, тормыш тәҗрибәсе җирлегендә туган уй-хисләрне, күңел тирбәлешләрен нечкәләп тасвирлауны алга сөргән, өлкәнрәк каләмдәше шагыйрь Зөлфәт сүзләре белән әйткәндә, «хатын-кызларга гына хас тыйнак күңел, сизгер моң, серле уйчанлык» белән өртелгән хисле шигърият тарафдары. Бу сыйфатлар шагыйрәнең «Гөлләр елы» (1938), «Зәңгәр эңгер» (1991), «Таң чыгы» (1998) исемле чираттагы җыентыкларында урын алган лирик шигырьләрендә дә ачык күренә. Ул шулай ук, сурәтләнгән тормыш күренешләре төрлесе төрле булса да, бүгенге заман сулышы белән сугарылган, лирик-публицистик аһәңле «Тәмуг кисәве», «Шагыйрь чишмәсе», «Без — Тукайлы», «Каюм коесы» исемле поэмалар авторы буларак та укучыларга билгеле.
Э. Шәрифуллинаның нәниләр өчен язган «Безнең зоопарк» исемле беренче китабы 1976 елда ук басылып чыга. Китап аеруча бәхетле язмышка очрый: 1990—1999 еллар арасында аның зур тиражлар белән тагын өч яңа басмасы дөнья күрә (дүрт басманың гомуми тиражы — ярты миллион данә!). Шуннан соң нәшер ителгән «Җитәкләшеп җил белән», «Иң матур әни», «Алтын балык» һ. б. китаплары да сабыйлар тарафыннан яратып каршы алына. Балаларга атап язган шигырь һәм әкият-хикәятләрендә автор образлы сүз сәнгате ярдәмендә тормыш-яшәешнең нәниләрне кызыксындырган күп мәсьәләләре турында оста педагогларча ихлас әңгәмә алып бара, маҗаралы сюжетлар корып, вакыйгаларны шигъри төсләргә төреп, сабыйларның күңелләренә туган җирне, табигатьне, үз халкыңны ярату, милли гореф-гадәтләрне саклау һәм хөрмәт итү, якын кешеңә, бигрәк тә Ана кешегә миһербанлы, игелекле булу кебек гуман хисләрне сеңдерергә тырыша. Язучының «Асрамага бала бирәм» (1994) исемле педагогик язмалар җыентыгы да шушы тәрбияви максатларга хезмәт итә.
Э.Шәрифуллинаның «Җанлыдан җан яралгач» һәм «Мизгел» дигән проза әсәрләре дә бар («Мизгел» җыентыгы, 1986). Повесть-истәлек форшасында язылган «Мизгел» әсәрендә автор фаҗигале рәвештә вакытсыз һәлак булган ире — язучы, юмор-сатира остасы Фаил Шәфигуллинның иҗади шәхес буларак үзенчәлекле образын җанландыра.
Э. Шәрифуллина 1993 елда Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемгә лаек булды, ул — 1985 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Төп басма китаплары

Безнең зоопарк: Шигырь.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.— 32 б.— 200 000.
Шул ук. «Зәңгәр каурый» исеме белән.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 1995.— 32 б.— 5000.
Шул ук. — Казан: «Раннур» нәшр., 1999.— 34 б.
Яңгыр җиле: Шигырьләр.—Казан: Татар. кит. нәшр., 1984.— 78 б.— 1600.
Мизгел: Истәлек-уйланулар.,- Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.— 96 б.— 6500.
Гөлләр елы: Шигырьләр. —Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.— 104 б.— 5000.
Безнең зоопарк: Шигырь.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.— 32 б.— 200 000.
Җитәкләшеп җил белән: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.— 47 б.
Зәңгәр эңгер: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1991.— 112 б.— 3000.
Таң чыгы: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.— 96 б.— 2000.
Иң матур әни: Шигырьләр, әкият-хикәятләр.— Казан: Татар, кит. нәшр., 1999.— 40 б.— 5000.
Алтын балык: Әкият-хикәятләр.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2000.— 24 б.— 2000.
Уйлы еллар: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.— 287 б.— 2000.

Кыскача библиография

Мәхмүдов Ә. Иделдән Сөнгә кадәр//Татарстан яшьләре.— 1984.— 19 июнь.
Фәттах Н. Шигърият күгенә // Казан утлары.— 1984.— №10.— 170 б.
Ихсанова Л. Мәхәббәт турында җыр // Соц. Татарстан.— 1986.— 12 июль.
МостафинК. Очар кош булып // Соц» Татарстан.— 1989.— 21 гыйнв.
Зәйнашева Г. «Гөлләр елы» // Казан утлары.— 1989.— № 7.— 170 б.
Ә г ъ л ә м М. Уйлый ла күңелем торлесен... // Шәһри Казан.— 1998.— 13 нояб.
Мөслимова Ф. Зәңгәр күлдә моңлы төнбоек//Юлдаш.— 1998.— № 22.
Рәхимова Б. Әдәпле әдәбият // Шәһри Казан,— 2002.— 2 авг.

Эльмира Шәрифуллинаның иҗаты турыңда каләмдәшләре

Шагыйрә көчәнми, кыланмый. Аның хисләре көчле, табигый. Әгәр Эльмира Шәрифуллина чын талантка ия булмаган булса, хәтта шәхси фаҗига дә аны шагыйрь ясый алмаган булыр иде.

Нурихан Фәттах, Татарстанның халык язучысы. 1984

Шигырьдә булсын, прозада булсын, Эльмираның теленә күпләр игътибар итә. Гади, хисле, җыйнак итеп яза белә ул, заманча булсын дип, яңа сүзләр ясап маташмый, халык күңеленең тирән коесыннан чумырып ала да көн дә кулланылган гап-гади сүзләрне шундый мәгънәле итеп бер җепкә тезә ки, ана телебезнең байлыгына, мәгънәви көченә сокланмый кала алмыйсың.

Ләбибә Ихсанова, язучы. 1986

Эльмира Шәрифуллина шигырьләрен башкалар белән бутый алмыйсың: чәчрәп торган хатын-кыз авазы; балаларны, милли гаиләне, әхлак-матурлыкны яклап чаң сугу; камиллеккә, яшәүгә өндәү, иманга чакыру аларда...

Рәдиф Гаташ, шагыйрь. 1998

Шагыйрә үзенең шигырь-поэмалары белән дә, проза әсәрләре һәм публицистик мәкаләләре белән дә халкыбызга бөтен барлыгы белән хезмәт итә.

Зиннур Мансуров, шагыйрь. 2002

Эльмира Шәрифуллинаның үзенә генә хас бер үзенчәлеге бар: ул балалар дөньясын искиткеч органик-табигый рәвештә зурлар тормышы белән бергә үреп бирә белә.

Бикә Рәхимова, язучы. 2002
Эльмира Шэрифуллина

Балачак истәлекләреннән

Без Вәсилә исемле кыз белән күршеләр булып яшәдек. Дуслар да идек. Хәер, без генә түгел, аның Нурҗиян әбисе белән минем Шәмсениса әбием, аның Сәрбиҗиян әнисе белән минем Закирә әнкәем дә үзара бик тату, бер-берсенә ярдәмчел мөгамәләдә булдылар.
Бервакыт минем әнкәем авырды. Табиб: «Гемоглобины түбән, бавыр ашатырга кирәк»,— диде. Бавырны иттарт-кычтан чыгарырга да коймак итеп табада чиратып кына алырга икән. Кушылганча эшләп, чиле-пешле коймакларны әнкәйгә китердем. Әнкәй кабып карады да гәүдәсен дә то-талмаган, каны чыгып торган коймакларны кире куйды. Әнкәй ашый алмый, мин елыйм. Ишегалдына чыктым да мунча почмагына сөялеп тагын елый башладым. Яныма Вәсилә килде. Сөйләшәбез: әнкәйләр үлә-нитә калса, бу дөньяда яшәүнең нинди мәгънәсе бар? Яшәүне нигә дәвам итәргә? Әни дигән иң кадерле кешең җир астында ятсын да, син шул җирнең өстендә йөр, имеш. Ул бит әниеңнең күкрәгенә басып йөргән кебек була. Ничек итеп ашарга, тамагыңнан ризык үтәргә тиеш тагын? Юк, андый-мондый әнкәйләр үлсәме — без дә яшәмибез. «Безне әнкәйләр белән күмегез!»дигән язу калдырабыз да әнкәйләргә әзерләнгән кабер янына килеп... Тәүбә-тәүбә, әстәгъфируллаһ... Ләкин ул вакытта карар катгый иде. Мин дә өйгә кердем дә әнкәйнең ятагы янына тезләнеп сулкылдый-сулкылдый такмакларга тотындым.
— Әнкәй, әгәр син табиб кушканча пешерелгән бавыр коймакларын ашамасаң, мин дә бүгеннән авызыма бер йотым су да алмыйм, бер ни дә ашамыйм да... Син үлсәң — мин дә үләм...
— Йа Алла, нинди сүз инде бу тагын?
Әнкәй сыңар терсәгенә таянып тагын күтәреп килгән коймакларга үрелде һәм, ашый башлап:
— Бәй, бик тәмле коймаклар булган бит болар, нишләп сине елаттым икән? — диде.
Шул чагында мин инде коймакларның тышкы кабыгы чирап кына калмыйча, җылы галанка өстендә торып каны тәмам качканлыгын аңладым. Әмма барыбер дә әнкәйнең коймакларны ашый алуына шатландым. Димәк, минем әнкәем тереләчәк!
Әнкәй дөрестән дә терелде. Ходайның биргәненә шөкер, сиксән дүрт яшен тутырды. Зөбәергә кайтып Вәсилә белән очрашкач, ул вакыттагы ярсу хисләребезне әле дә искә алабыз.
2003

©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004..



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013