Бүген Әдипләр: Кол Шәриф
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Кол Шәриф


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Мәүлит ШАКИРОВ
Илүзә Шакирова
Лидия Шакирова
Фәридә Шакирова-Зарипова
Гөлүсә Шаһбан
Галиәхмәт Шаһи
Рәис Шаһи
Фазыл Шәех
Рәфәт Шәйдуллин
Роберт Шәймәрданов
Фәһим Шәймәрданов
Лилия Шәймиева
Әгъләс Шәйхетдинов
Миләүшә Шәйхетдинова
Асия Шәйхи
Гөлинә Шәйхи
Мөхәммәт ШӘЙХИ
Сәяф Шәйхи
Насих Шәкүров
Таһир ШӘМСУАРОВ
Мөбәширә Шәрәфетдинова
Рәниф Шәрипов
Гөлара Шәрипова
Резеда ШӘРИПОВА
Сәлимә Шәрипова
Флёра Шарипова
Флюра Шәрипова
Кол Шәриф
Кол Шәриф
Соңгы елларда халкыбыз үзенең тарихына, борынгы тамырларына йөз беләнрәк борылды, элек яшәгән бабаларыбызның тормышы, рухи дөньясы белән ныклабрак кызыксына башлады. Бер-бер артлы тарихи романнар языла, акрынлап, катлам артыннан катлам тарихи сәхифәләребез ачылып килә. Хәзер без үткән гасырлардан килеп җиткән һәр нәрсәгә игътибар беләнрәк карый, аның кыйммәтен һәм әһәмиятен тирәнрәк аңларга тырыша башладык шикелле. Татар халкы үз тарихындагы һәрбер җәүһәрне барлауның кирәклегенә һәм аларны киләчәк буыннарга саклап калуның никадәр әһәмиятле икәнлегенә төшенеп килә. Мондый караш борынгы татар әдәбияты өлкәсенә дә үтеп керде.

Борынгы әдәбият әсәрләре турында фикер алышканда бүгенге укучыга иң элек шуны истән чыгармаска кирәк: урта гасырларда иҗат ителгән һәрбер әсәр - зурмы ул, кечкенәме, барыбер - безнең көннәргә килеп җиткәнче бик озын, катлаулы, авыр һәм уравыч юл үткән була. Элеккеге гасырларда яшәгән әдипләрнең әсәрләре, ул чорда бүгенге кебек китап басу әле булмау сәбәпле, халык арасында бары кулдан гына күчерелеп, кулъязмалар рәвешендә генә таралып йөргән. Шуңа күрә борынгы әсәрләрнең язмышы да еш кына шул кулъязма китапның гасырлар буена янгын, су басу һәм башка шундый бәла-казаларга очрамыйча сакланып килүенә бәйле була. Бары тик менә шулай, үзләрен һәр адымда саклап торган кырыкмаса -кырык афәткә эләкми калган әсәрләр генә бүгенге көн укучысына барып җитү бәхетенә ия була. Сүз уңаенда шуны да әйтеп китик: XX гасыр башларына кадәр килеп җиткән байтак кына гарәп алфавитындагы кулъязмаларыбызның 20-30 еллардагы "ислам диненә каршы көрәш" шаукымына эләгеп юкка чыгарылуын, әрәм-шәрәм ителүен искә төшерсәк, ул еллардагы "активистларның" үз халкыбыз алдында никадәр зур җинаять эшләүләрен аңлау читен булмас. Ул еллардагы вәхшилекләр өчен әле бүген дә җан әрни.

Шундый катлаулы, авыр һәм озын юл белән безнең көннәргә килеп җиткән әсәрләрнең берсе - Казан ханлыгының мәшһүр дин эшлеклесе һәм шагыйре Кол Шәрифнең "Кыйссаи Хөбби Хуҗа" поэмасы.

Ярый әле элек тә халкыбыз арасында борынгы кулъязмаларның кадер-кыйммәтен белүче кешеләр булган - "Кыйссаи Хөбби Хуҗа" әсәре 1899 елда Казан университеты нәшриятында басылып чыккан. Ихтимал, ул китапның тиражы әлләни зур да булмагандыр: безгә бүгенге көндә ул китапның бары тик 2-3 кенә данәсе сакланып калганлыгы билгеле. Шулай булса да, без бүген аны бастыручыларга мең-мең рәхмәтләр укырга бурычлы: алар бу әсәрне безнең буынга саклап калуда игелекле эш эшләгәннәр бит. Китапны Казан өязе Курса авылының укымышлысы хаҗи Шәмсетдин бине Хөсәен варислары үз акчаларына бастырып таратканнар.

Минем кулда - шул китапның бер нөсхәсе. Кечкенә форматтагы җәмгысы 16 битле бу китапның 2-10 битләренә "Кыйссаи Хөбби Хуҗа" тексты басылган, аннан соң шагыйрь Мәүлекәй Юмачиков табып җибәргән әүлияләр шәҗәрәсе, "Мәрсияи тәравых" шигыре һәм башка материаллар урнаштырылган. Әмма бу Кол Шәриф поэмасының безнең көннәргә килеп җиткән бердән-бер тексты түгел. Эзләнә торгач, бу кыйссаның әле кулъязма нөсхәсе дә барлыгы билгеле булды. Анысы "Кыйссаи солтан Хөбби" дип атала. Ул СССр Фәннәр академиясенең Шәрыкъне өйрәнү институтының Санкт-Петербург бүлеге фәнни китапханәсендә А 1309 номеры белән саклана икән (Шуның 47-53 битләренә язылган). А 1309 номерлы бу куъязмада төрле шигъри әсәрләр тупланган. Анда XI гасыр шагыйрьләре Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани, XVII - XVIII гасырлар шагыйре Суфи Аллаһяр һәм башкаларның шигырьләре күчерелгән. Ләкин шунысы бар: бу җыентыкның тасвирламасында бары шушы әсәрләр турында гына әйтелә, ә анда "Кыйссаи Хөбби Хуҗа" тексты да булуы турында мәгълүмат китерелми.

Кулъязма текст та табылу аларның икесен үзара чагыштырып карарга мөмкинлек бирде. Кулъязманы китап тексты белән чагыштыру нәтиҗәсендә менә нәрсәләр ачыкланды: исемнәре икесенең ике төрле булса да, шигъри текст бер үк. Алар бер-берсен тулыландыралар.

"Кыйссаи Хөбби Хуҗа" текстын бүгенге укучыга әзерләгәндә без поэманың ике нөсхәсен дә файдаландык. Берсендә булмаган өлешләрне икенчесеннән алып тулыландырдык. Нигез итеп китап нөсхәсе алынды. Ләкин әсәрнең бер үк юллары китап вариантында искечәрәк, кулъязма нөсхәдә яңарак, аңлаешлырак сүзләр белән бирелгәндә, без, бүгенге көн укучысына якынрак булуны күздә тотып һәм кыйссаның төп текстына һич тә зыян китермичә, кулъязма варианттагы сүзләрне кулландык. Фигыльнең грамматик формаларын һәм кушымчаларын да бүгенге әдәби телебезгә якынлаштырыбрак алырга тырыштык.

Поэманың эчтәлеге турында берничә сүз.
Әсәрдә сюжетлы вакыйга сурәтләнә. Ул вакыйга, анда катнашкан персонажлардан чыгып караганда, XII гасырда Урта Азиядә бара. Кыйссаның төп персонажлары булып, шул дәвердә яшәгән күренекле шагыйрь Әхмәт Ясәви, аның урынбасары Сөләйман Бакыргали һәм аның хатыны Гандәр апа, аларның өч улы - Әсхар, Мәхмүд һәм Хөбби Хуҗалар тора. XII гасырда әдипләр, төрки халыклар арарсында ислам динен ныгыту максатыннан чыгып, дини эчтәлектәге тезмә һәм чәчмә әсәрләр иҗат иткәннәр. Алар арасында Хуҗа Әхмәд Ясәви үзенең һәр яктан камил эшләнгән шигырьләре белән (ул алармы "хикмәтләр" дип атый) аеруча зур популярлык казана һәм дан ала. Тиздән ул Төркестандагы дини руханиларның рухи җитәкчесе булып әверелә, изге кеше булып санала башлый, үзенә шәкертләр, фикердәшләр туплый. Ул 1066 елда вафат була.

Хуҗа Әхмәд Ясәвинең шәкертләре арасыннан соңыннан Хәким Сөләйман аерылып чыга. Аны соңгы дәверләрдә күбрәк Сөләйман Бакыргали дип атап йөртәләр. Ул 1088 елда вафат була.

Әхмәд Ясәви дә, Сөләйман Бакыргани да тарихка талантлы шагыйрьләр булып кереп калганнар. Аларның икесе дә тирән фикерле шигырьләр (хикмәтләр) иҗат итәләр, төрки телле поэзиядә суфыйчылык юнәлешенә нигез салган шагыйрьләрдән исәпләнәләр. Ул дәвердән бирле күп гасырлар үткән булу сәбәпле, аларның шигырьләре соңгы вакытларда еш кына бер-берсе белән буташтырып та йөртеләләр.

Бу шагыйрьләрнең әсәрләрендә ислам дине пропагандалама, Аллага гыйбадәт кый лып, шәригать кануннарын төгәл үтәп яшәргә чакырыла. Бу фикерләр шул дәвердәге халык массаларының рухи ихтыяҗларына җавап биргән, шуңа күрә бу әсәрләр халык арасында бик популяр булган. Башка шагыйрьләр алардан үрнәк алып язган, аларны остазлары-укытучылары итеп санаган. Тиздән бу шагыйрьләр үзләре дә, бигрәк тә Әхмәд Ясәви, "изге кете" булып санала башлый. Соңгырак дәвердәге әдипләр аны могҗизалар эшләргә сәләтле итеп сурәтлиләр. Шундый ук изге кешеләр рәтенә соңга таба Сөләйман Бакырганиның улы Хөбби Хуҗа да кертелә.

Казан шагыйре Кол Шәриф тә Әхмәд Ясәвине, "изге кеше" булуы аркасында, хөрмәт иткән, аның рухына күп тапкырлар гыйбадәт кыйлган һәм аны үзенең рухи җитәкчесе итеп санаган булса кирәк. Шуңа күрә ул бу кыйссада Әхмәд Ясәвинең могҗизага сәләтле булуын тасвирлап күрсәтә.

Әсәрдә гаделсезлеккә үзенең тиешле җәзасы бирелә. Хәким ата Сөләйман үз улы Хөбби Хуҗаның лачын белән ауга йөрүен өнәми, аның елгага баткан кешеләрне коткаруына ышанмый һәм шул коткаручылар тарафыннан бирелгән бүләктән Хөббинең үзенә өлеш чыгармый. Моңа Хөббинең хәтере кала. Алла кодрәте белән исән-сау Хөбби Хуҗа юкка чыга; кыйссадан аңлашылганча, Әхмәд Ясәвинең могҗизасы ярдәмендә ул аккошка әверелә, Хозыр һәм Ильяслар белән бергә очып йөри башлый. Хәким атаның гөнаһын Әхмәд Ясәви бары тик бер ел буе утын ташыгач кына кичерә. Ә Аллаһе Тәгалә Хәким атаны ярлыкамый, үз җәзасын бирә: Хәким Сөләйманны үз баласын (Хөбби Хуҗаны) кыямәт көненә кадәр күрмичә яшәргә дучар итә.

Игътибар итик: бу поэмадагы Хөбби Хуҗаның аккошка әверелеп очып китүе "Сак-сок" бәетендәге анасы каргагач ике малайның кошка әверелеп очып китүе мотивына бик якын тора, аны кабатлый. Димәк, "Сак-сок" бәете татар поэзиясендәге бу мотивның бердәнбер чагылышы түгел икән. Бу мотив Кол Шәрифнең "Кыйссаи .Хөбби Хуҗа" әсәрендә дә чагыла икән әле.

"Кыйссаи Хөбби Хуҗа" әсәренең текстын матбугатка хәзерләүче, аңлашылмаган сүзләргә искәрмәләр һәм сүзлек төзүче - филология фәннәре кандидаты; Яр Чаллы дәүләт педагогия институты доценты Әнвәр Шәрипов.

КЫЙССАИ ХӨББИ ХУҖА

Кул-Шариф (тат. Qolşərif, Колшәриф) — имам, религиозный деятель XVI века, поэт, один из национальных героев Татарстана, возглавивший оборону одной из частей города Казань в октябре 1552 года против русских (поход Ивана IV Грозного). Погиб при штурме вместе со своими сподвижниками. В его честь названа мечеть Кул-Шариф, построенная недавно на месте разрушенной старой мечети, у стен которой и пал в сражении сеид Кул-Шариф.

http://ru.wikipedia.org

КУЛ ШАРИФ. Воин, поэт и мыслитель.

Дамир Исхаков,
доктор исторических наук

Широкую известность Кул Шарифа в последний период существования Казанского ханства подтверждают многие исторические источники, а также сведения, сохранившиеся в народной памяти и обобщенные Шигабутдином Марджани. Опираясь на них, можно утверждать, что Кул Шариф в ханстве накануне его падения являлся главой мусульманского духовенства, верховным сеидом. Андрей Курбский, описывая эпизод, связанный со взятием русским войском Казани в 1552 году, называет его на европейский лад «великим бискупом», то есть епископом, и добавляет, что сами татары считают Кул Шарифа «великим анарыи», или «амиром».

Слово «амир» переводится с арабского как «повелитель», или «руководитель». А вот в первом случае Курбский явно использовал латынь: «honor» — честь, почет, почесть или «honorus» — почетный, уважаемый. Похоже, что эти выражения применены им для перевода титула верховного сеида, который, по замечанию Марджани, звучал как «накыйбел-ашраф» — «руководитель великих».

Как известно, сеидами в мусульманском мире называли потомков пророка Мухаммада из ветви, восходящей к его внуку Хусейну. Очевидно, и Кул Шариф, будучи сеидом по происхождению, возводил свой род к Мухаммаду. Недавно обнаруженная и опубликованная литературоведом М.И.Ахметзяновым генеалогия сеидов Шакуловых из Касимовского ханства показывает, что она действительно через многие поколения восходит к Хусейну и Мухаммаду. Следовательно, причастность Кул Шарифа по рождению к сеидам была не вымышленной, а реальной.

В XV — XVI веках в каждом отдельном татарском ханстве могло быть несколько сеидов, лишь один из которых являлся верховным (С.Герберштейн, автор «Записок о московитских делах», отмечает наличие в Казанском ханстве «верховного жреца»). В Казанском ханстве такой сеид, как видно из жалованной грамоты хана Сахиб-Гирея 1523 года, именовался «судат-гызам» (садати-гозам), что переводится как «великий сеид». Есть основания полагать, что Кул Шариф верховным (великим) сеидом в государстве стал в октябре 1551 года после казни ханом Шах-Али прежнего верховного сеида Кул Мухаммада*. К тому времени Кул Шариф был уже известным государственным деятелем, о чем говорит его присутствие среди знати ханства, присягавшей на верность хану Шах-Али 14 августа 1551 года в Свияжской крепости.

Судя по тому, что нам известно, Кул Шариф, как и его предшественник Кул Мухаммад, был из рода крымских сеидов. Некоторое время он жил в Астраханском ханстве вместе с сеидом Мансуром, предположительно своим отцом. Отсюда у него тахаллус «Хаджитархани». М.И.Ахметзянов, опираясь на эти и другие сведения, выдвинул обоснованную гипотезу, что автором сочинений периода Казанского ханства — «Зафернаме-и вилайет-и Казан» (1550 г.) и стихов-мунаджатов — в первом случае названным «Шарифом Хаджитархани», во втором — «Кул Шарифом» — является сеид Кул Шариф. Действительно, Кул Шарифа даже после того, как он стал верховным сеидом, русские источники продолжали именовать «муллой». Не высокая ли образованность его так отражалась в летописях? Наверное, да. В то же время из «Зафернаме-и вилайет-и Казан» отчетливо видно, что его автор был весьма образованным человеком, обладавшим знаниями в области астрономии, истории (не только татарской, но и русской), государственных дел. Кроме того, в этом произведении, написанном в целом прозой, довольно много поэтических строк. Одним словом, Кул Шариф (он же Шариф Хаджитархани) был и поэтом.

Эпоха, в которой жил сеид Кул Шариф, — это трагическое время движения Казанского ханства к своей гибели. Автор «Зафернаме-и вилайет-и Казан» оставил потрясающие строки, описывающие трагедию своего народа. Он говорит о Казани: «Ей неоткуда ждать помощи и поддержки, кроме покровительства Тенгри и помощи ангелов. Из-за такой тяжелой ситуации падишахи города Казани обеспечивают безопасность своего государства путем соглашения со страной кяфиров. Было так: для благополучия народа и ради его жизни заключали договор с Москвой, между двумя сторонами ходили послы, обеспечивая взаимопонимание».

Это было написано в 1550 году, но уже в апреле 1551 года началось новое наступление русских войск, которые в июне обступили Казань. Настали тяжелые времена, и казанцы дрогнули: они послали «к Шигалею и к воеводам бити челом, чтобы государь пожаловал, гнев свой им отдал, а пленети их не велел, а дал бы им на государство царя Шигалея, а Утемешь-Гирея царя государь к собе взял и с материю Сююнбика-царицею» (Патриаршая летопись). С таким предложением к хану ШахАли и и русским воеводам приезжали «мулла» Кул Шариф и тюменский «князь» Бибарс Растов. Но они действовали не самостоятельно, а выполняли волю «всей земли Казанской», что отчетливо видно из грамоты казанцев, отправленной тогда Ивану IV.

Кроме того, послы не сразу приняли условия Москвы — в летописном сообщении от 9 августа 1551 года говорится о том, что во время переговоров они «во многом заперлися», то есть не соглашались. Хронист дальше пишет о татарах: «обычай бо их бяше изначала лукавьствовати».

Заставить казанцев принять столь тяжелые условия можно было лишь силой. И завоеватели пригрозили: если казанцы «не учинять на государеве воле… на ту же осень… государь… хочет ратию съ всеми людми». Лишь после таких угроз послы приняли условия Москвы, среди которых было и требование выдать Сююмбике с сыном. Ясно, что никакой личной вины у Кул Шарифа с «князем» Бибарсом в этом не было — они выполняли общегосударственное решение, да и то всего лишь как дипломаты.

Верховный сеид Кул Шариф погиб при взятии Казани русскими в 1552 году. Марджани, опираясь на народные предания, сообщает, что Кул Шариф со своими последователями, объединенными в особое военное подразделение — «полк», состоявший из молодых дервишей и суфиев, оборонялся отступая, вплоть до здания медресе, потом поднялся на его крышу, где был заколот, и упал вниз. Так трагически прервалась жизнь этой выдающейся личности эпохи Казанского ханства.

В «Зафернаме-и вилайет-и Казан» есть такие строки:
О, Шарифи, если ты еще надеешься на лучшее, Не уходи с этой земли,
Ибо если ты уйдешь, кто же будет сахибом города Казани?

Kitap.net.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013