Бүген Әдипләр: Габдулла Шәрәфи
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Габдулла Шәрәфи


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мин Шабай
Самат Шакир
Гомәр Шакиров
Афзал Шамов
Салих Шамов
Габдулла Шамуков
Шамил Шаһгали
Мансур Шаһимәрдәнов
Шамил Шәйдуллин
Дамир Шәйхетдин
Сәет Шәкүров
Динә Шәкүрова
Тимерхан Шәрәфетдинов
Сәлах Шәрипов
Резеда Шәрипова
Хәлил Шәриф
Флүсә Шәрипова
Мәсгут Шәрифуллин
Фаил Шәфигуллин
Габдулла Шәрәфи
Ягъсуф Шәфыйков
Халисә Ширмән
Мансур Шиһапов
Габдулла Шәрәфи
(1926-1997)
Габдулла Шәрәфи (Габдулла Шәрәфетдин улы Шәрәфетдинов) 1926 елның 29 июлендә Татарстан АССРның Биектау (элекке Дөбъяз) районы Кече Битаман авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1936 елда алар гаиләләре белән Казанга күчеп киләләр. Габдулла башта Казанның 80 нче һәм 11 нче мәктәпләрендә, аннан, бишенче класстан алып җиденче классны тәмамлаганчы, Кабан күле буендагы 12 нче татар урта мәктәбендә укый, шунда тел һәм әдәбият укытучысы, дәреслекләр авторы Шакир Нигъмәтуллин җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри. Мәктәптә укыган чорда аның Г. Тукайга ияреп язган «Батыр егет» исемле өйрәнчек әкият-поэмасы 1941 елда «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга.
Шулай да әдәбият мәйданына ныклап аяк басканчы Г. Шәрәфигә дөньяның шактый әчесен-төчесен татырга туры килә. Җиденче классны тәмамлауга, Бөек Ватан сугышы башлана, Г. Шәрәфи, укуын ташлап, эшкә урнашырга мәҗбүр була. Аннан — җиде елга сузылган солдат хезмәте. Ул Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, совет гаскәрләре составында Монголия далаларын, Гоби чүлен, Хинган тауларын кичә. Армиядән кайткач, биш ел Казанда производствода электромонтажчы булып эшли, кичке урта мәктәпне, читтән торып укып, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге университетның рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, аннары озак еллар «Совет Татарстаны» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасы редакциясендә бүлек мөдире вазифасын алып бара, 1962—1964 елларда Мәскәүдәге Югары партия мәктәбендә укый. Аны тәмамлап кайткач, «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә яңадан бүлек мөдире, ә 1967 елдан башлап республика хатын-кызлар журналы «Азат хатын» редакциясендә җаваплы секретарь, соңрак редактор урынбасары булып эшли. Ул—1955 елдан КПСС члены.
Сугышка кадәрге шигъри әсәрләрен (өйрәнчек шигырьләрен һәм әкият-поэмасын) исәпләмәгәндә, Г. Шәрәфи тулысы белән проза жанрында иҗат итүче автор. Аның балалар өчен язган «Кәҗәләр, кыяр һәм без» исемле беренче хикәясе 1962 елда «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга. Аннан «Энҗе бөртекләре», «Тәфтиләү», «Мут Гаиләм», «Зәңгәр шәл», «Мирас», «Хат» исемле хикәяләре, кече яшьтәге балалар өчен «Хикәяләр» җыентыгы, япон самурайларына каршы совет гаскәрләренең сугышчан походын тасвирлаган «Сусыз дәрья» исемле повесте, балалар, олылар тормышыннан алып язылган «Аккошлар кайтыр әле», «Күрше малае» кебек повестьлары дөнья күрә. «Сусыз дәрья» повесте рус теленә тәрҗемә ителеп, «Через Большой Хинган» исеме белән ике тапкыр (Казанда һәм Мәскәүдә) басыла.» Габдулла Шәрәфи—1972 елдан СССР Язучылар союзы члены.
©Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013