Бүген Әдипләр: Солтан Шәмси
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Солтан Шәмси

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Булат Шакиров
Юлай Шамилоглы
Розалина Шаһи
Борһан Шаһиди
Касыйм Шәех
Ленар Шәех
Рафаэль Шәйдуллин
Алмас Шәйхулов
Рәшит Шәкүр
Фәрит ШӘКҮРОВ
Искәндәр Шәмгунов
Солтан Шәмси
Солтан Шәмси
Солтан Шәмси (Солтан Сәләх улы Шәмсетдинов) 1946 елның 10 февралендә Татарстан Республикасының хәзерге Биектау (элекке Дөбьяз) районы Суыксу авылында крестьян гаиләсендә туа. Балачак еллары һәм үсмер чагы шул ук районның Юртыш авылында уза. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, һөнәр училищесенда укый, металл кыручы (токарь) һөнәрен үзләштерә. 1962 елда Мәскәү шәһәренә китеп, башкала заводларында гади эшче, токарь, слесарь-инструментчы, соңыннан, гаскәри хезмәт мөддәтен (1967—1969) тутыргач, А.А.Жданов исемендәге Беренче үрнәк басмаханәдә полиграфист булып эшли. Шул елларда производстводагы хезмәтеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый.
Ун елга якын читтә булганнан соң, 1971 елда С.Шәмси Татарстанга күчеп кайта, берникадәр вакыт Казанның Камил Якуб исемендәге полиграфия комбинатында китап басучы, «Урак-Чүкеч» заводында слесарь булып эшли.
Әле кичке мәктәптә укыган чакта ук әдәбият белән мавыгып киткән, беренче әдәби тәҗрибәләр ясап караган С.Шәмси 1972—1977 елларда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала, институтны уңышлы тәмамлап кайткач, 1977—1985 елларда «Казан утлары» журналының проза бүлегендә мөхәррир булып эшли. Анда эшләү дәверендә ул бик күп әдипләр белән аралаша, үзе дә әдәби процесска кереп китә. Татар әдәбиятының төп журналы вазифасын үтәгән «Казан утлары» аның өчен чын мәгънәсендә язу осталыгына өйрәнү мәктәбе була. Соңрак С.Шәмси «Идел», «Татарстан» журналларында, Татарстан китап нәшриятында җаваплы вазифалар башкара. 2000 елдан ул — Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында татарча текст мөхәррире хезмәтендә.
Әдәбиятта С.Шәмси хикәяче-прозаик, тәрҗемәче, татар халкы тарихына багышланган әдәби-публицистик китаплар авторы буларак билгеле. Әдәби иҗат юлын ул тәрҗемәләрдән башлый. Тәрҗемә эше аның өчен бер үк вакытта әдәби осталыкка өйрәнү, ике телдәге хосусый үзенчәлекләрне, тел-стиль аерымлыкларын тирәнрәк аңлау һәм гамәли яктан үз әдәби иҗатында файдалану офыкларын да киңәйтә. Тәрҗемә өлкәсендә ул иҗат эшен ике юнәлештә алып бара — татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итә. Үткән гасырның сиксәненче елларында, Галимҗан Ибраһимовның йөз еллык юбилеена хәзерлек уңаеннан, С.Шәмси, классик язучының «Кызыл чәчәкләр» повестен һәм дистәдән артык хикәясен русчага тәрҗемә итеп, Татарстан китап нәшриятында ике аерым китап итеп бастырып чыгара («Красные цветы», 1986.— 336 с.; «Рассказы», 1987.— 159 с.). Татар матбугатында исә аның тәрҗемәсендә төрле елларда С. Антонов, С.Воронин, Н.Думбадзе, С.Данилов, Г.Матевосян, А. Мифтахетдинов, Р. Мирхәйдәров кебек язучыларның аерым әсәрләре дөнья күрә.
Язучының «Көмеш чылбыр» исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1984 елда басылып чыга. Китапта тупланган шушы беренче хикәяләр үк сәнгатьчә матур теле, каһарманнарының эчке халәтен тасвирлаганда авторның нечкә психологик бизәкләр таба белүе әдәби тәнкыйтьнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Аннан соң өметле яшь прозаик бер-бер артлы «Җәяүле буран» (1988), «Ут хәйләсе» (1994), «Еллар эзе» (1996) исемле хикәя, повесть, повесть-әкият, тарихи публицистика жанрларын эченә алган китапларын мәйданга куя. Композицион җыйнаклык, образлы тел белән язылган тыгыз фикерле бу китаплар укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. 2000 елда язучының «Еллар эзе» китабы Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге бүләгенә лаек була.
С.Шәмси иҗат эшчәнлегенең тагын мөһим бер юнәлеше — популяр китаплар ярдәмендә бай милли тарихыбызның катлаулы дәверләрен ачыклау, ерак тарихи чынбарлыкны объектив рәвештә укучылар күңеленә җиткерү. Милли тарихыбызны тирәнтен белгән язучы үзенең игътибарын иң беренче нәүбәттә Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул ителү вакыйгасына юнәлтә, һәм ул, Әхмәд ибне Фазланның Болгар иленә мәгълүм сәяхәте язмаларын тирәнтен өйрәнеп, аларның әдәбиләштерелгән яңа вариантын тудыра («Путе-шествие Ахмеда ибн Фадлана на реку Итиль и принятие в Булгарии ислама», 1992), Нәтиҗәдә моңарчы тар даирәдә генә билгеле булган кыйммәтле тарихи чыганак, зур тираж белән басылып, күпләрнең кызыксынып укый торган китабына әверелә. 1999 елда сәяхәтнамәнең зур форматта, рәсемнәр белән бизәлеп эшләнгән татарча һәм русча икенче басмасы да дөнья күрә.
С.Шәмси балаларга атап язган китаплары аша да халкыбыз тарихын яшь буынга җиткерү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып бара. Аның тарихчы И.Измайлов белән берлектә язып, «Мәгариф» нәшриятында нәшер ителгән «Волжская Булгария в рассказах для детей» (1995) исемле китабы, укучылар арасында киң яңгыраш табып, мәктәпләрдә өстәмә уку әсбабы буларак та файдаланыла башлады. 2001 елда китап «Идел Болгарстаны» исеме белән татар телендә дә басылып чыкты. Соңгы елларда әдип-тарихчы татарның бөек дәүләте Алтын Урда тарихының ак тапларын ачыклауга зур игътибар бирә. Җиңел тел белән язылган, мәгълүматларга гаять бай «Низаглы йортта» (2002) исемле китабында ул татар тарихының гыйбрәтле дәверен җентекләп тасвирлау аша үткәндәге фаҗигале вакыйгаларның күп сәбәпләрен ачып сала, халкыбызны тарихтан сабак алырга, хаталарны кабатламаска чакыра.
Солтан Шәмсинең тирән эчтәлекле, милләтпәрвәр хис һәм идеяләр белән сугарылган җыйнак прозасы бүгенге татар прозасының үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итә.
Солтан Шәмсигә 1996 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде, ул — 1985 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Фәнни хезмәтләре

Адәмне кем коткарыр. Тарихи-изотерик бәян
КҮК КАПУСЫ АЧЫЛСА... Тарихи-фәлсәфи бәян

Басма китаплары

Көмеш чылбыр: Хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1984.— 96 б.— 7500.
Җәяүле буран: Повесть һәм хикәяләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.— 160 б.— 15000.
Еллар эзе: Хикәяләр, пьеса, публицистика.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1996.— 320 б.
Ут хәйләсе: Повесть-әкият.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 1994.— 48 б.
Ибне Фазлан сәяхәте. Путешествие Ибн-Фадлана (татар һәм рус телләрендә).— Казан: Татар. кит. нәшр., 1999.— 112 б.
Идел Болгарстаны: Хикәяләр.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 2001.— 196 б.
Низаглы йортта: Тарихи уйланулар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.— 192 б.

Библиография

Рахмани Р. Күпкырлы каләм иясе.— Китапта: Солтан Шәмси. Еллар эзе.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1996.— 3—6 б. Рафис Корбан. Үз йөзе, үз сүзе бар//Мәдәни җомга.— 1996.— Юфевр. Әхмәтҗан М. Язучы, публицист, тәрҗемәче.— Китапта: Мәхмүт Әхмәтҗан. Килер бер көн...— Казан: Татар. кит. нәшр., 1998.— 173—177 б. Әхмәтҗанов М. Хәтернең көмеш чылбыры // Мәдәни җомга.— 1997.— 1 авг. Әмирхан Р. Кыйссага әверелгән тарих//Мәдәни җомга.— 2002.— 23 авг. БорһаниеваР. Гаугалы йорттан бәрәкәт китә // Шәһри Казан.— 2002.— 18 окт.

Солтан Шәмсинең әдәби иҗаты турыңда фикерләр

Әдәбиятка ул зур тормыш мәктәбе үтеп, яшәешнең тулы гаммасын, ягъни аның табыш-югалтуларын, менү-төшү кебек һәртөрле тирбәлешләрен үз әче тәҗрибәсендә кичереп, иҗатның да максат белән табылган татлы газап икәнен яхшы аңлап килгән кеше. Шуңадыр, бәлки, аның язганнары да төрле эзләнүләр белән тулы, күп юнәлешле, күп тармаклы, әмма, талантлы шәхесләргә хас булганча, тоткан юлында ул — дәвамлы, үз-үзенә таләпчән һәм нык ихтыярлы.

Равил Рахмани, әдәбият галиме, тәнкыйтьче. 1996

Язучының язу диапазоны бик киң. Ул күп өлкәләрне колачлый. Әмма шунысы хак: С.Шәмсинең үз стиле, язу манерасы, сюжет төзү үзенчәлеге бар.

Мәхмүт Әхмәтҗанов, тәнкыйтьче. 1998

С. Шәмси иҗатын күпкырлы дип атап, аны төрле юнәлешләргә бүлеп күрсәтсәк тә, без аны тулы бер комплекста күз алдында тотарга тиешбез. Чөнки С. Шәмси — тарихчы, С. Шәмси — прозаик, С. Шәмси — публицист — аерым-аерым була алмый. Ул еш кына бер үк әсәрендә талантының берничә юнәлешен ачып бирә. Аның без алда күрсәтеп үткән сыйфатларына тәрҗемәче эшчәнлеге дә органик рәвештә ялганып китә.

Рафис Корбан, шагыйрь. 1996

С. Шәмси эшчәнлегенең соңгы еллардагы төп кыйбласы — милли тарихыбызның чуалып каткан төеннәрен художество ысулы белән реаль чынбарлык аша, документаль җирлектә чишүдән гыйбарәт. Автор бер үк вакытта үткен, йөгерек каләмле язучы да, тарихның томанлы тыгыз пәрдәсен күтәреп, хакыйкатьне янып-көеп эстәүче эзтабар, тикшеренүче дә. Аның өчен булып үткән вакыйгаларны үз ихтыярыңча ыспайлау да, аларга иннек-кершән ягу да ят төшенчәләр.
...Минем өчен «Низаглы йортта» китабы — С.Шәмсинең соңгы еллардагы җентекле иҗади эзләнүләренең бер җитлеккән җимеше сыйфатында кабул ителә. Әлбәттә, автор тарих белән матур әдәбият ялганышында инде күптәннән эшләп килә. Бу төр җитди хезмәтләре белән үзен җәмәгатьчелеккә каләм остасы гына түгел, әзерлекле тикшеренүче-галим итеп тә танытты. Әлеге әсәре белән исә ул сикәлтәле иҗат үреннән ныклы адымнар белән өскә менүен янә бер кат раслады.

Равил Әмирхан, тарихчы галим. 2002
Солтан Шәмси

Үз-үзеңне табу хикмәте

Әдәбият сөючеләр, студентлар яки мәктәп укучылары белән очрашканда, еш кына шундый сорау бирәләр: «Сез ничек яза башладыгыз? Гомумән, язучылык ничек башлана?» Әлбәттә инде, сорауга, җавап бирер өчен яшьлек елларыңны искә төшерергә туры килә. Чөнки барысы да аннан, зәңгәр томаннар артында калган үсмер чактан, яшьлек елларыннан башлана бит.
Дөресен әйтергә кирәк, минем тормыш юлым шактый чуар булды, бер җирдән икенче җиргә күченеп йөрелде, үз юлымны тапканчы байтак урыннарда эшләп карарга, күп профессияләрне алмаштырырга туры килде. Күпләр кебек яшьтән үк бер лаеклы һөнәр сайлап, шуннан тәм табып, күңел тынычлыгы һәм канәгатьләнү хисе кичереп яшәү эләкмәде. Һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң заводларда да эшләдем, армиядә дә хезмәт иттем, аннан кайткач типографиядә китаплар да бастым, бер оешмада инженер вазифаларын да башкардым, бер араны хәтта гап-гади йөк ташучы хезмәтендә дә йөрдем. Халык әйтмешли, намус белән башкарылган бер эшнең дә ояты юк. Әмма хикмәт шунда: бер генә һөнәр дә миңа тулы канәгатьләнү китерми иде. Яңа эшкә кереп, аны үзләштереп алганнан соң күпмедер вакыт үтүгә, минем эчем поша башлый, күңел һаман яңалык таләп итә, ниндидер кыенлыкларны җиңеп, гел иҗат итеп яшисе килә. Кыскасы, ул елларда мин барлык һөнәр-шөгыльләрне дә үз эченә сыйдырган, барысын берләштергән, тынгысыз җаныма даими азык биреп торган берәр хезмәт табу турында хыяллана идем. Ул нинди хезмәт булырга тиеш, аны кайдан эзләп табарга — анысы минем өчен әле ачык түгел иде.
Шунысы кызык: төрле җирләрдә эшләп, еш кына эш урынын алмаштырып интегеп йөргән шушы егет бу вакытта инде кешедән яшереп кенә каләм дә тибрәтә башлаган иде. Әмма каләм тибрәтүнең, ягъни язучылык хезмәтенең киләчәктә үзе өчен төп шөгыльгә әвереләчәген ул әле башына да китереп карамый, язу эше белән бары тик җаны таләп иткәнгә генә мавыга. Ул чорда язучылык миссиясе аның өчен тел тибрәтеп әйтүе дә мөмкин булмаган бөек бер сер, күңелнең иң түрендә сакланган олуг хыял була. Белмим, бүгенге көндә әдәбиятка килүчеләр дә шулай ук хыяллана, гомерен халкына хезмәт итеп үткәрүне иң алгы сафка куеп уйлана микән? Һәрхәлдә, безнең буын шундый иде.
Ничек кенә булмасын, яшәешнең бөек бер кануны ахыр чиктә барыбер үзенекен итте — яшерен хыяллары аның тормышын тиешле юнәлешкә алып кереп китте. Ходайның бирмеш бер көнендә егетнең кинәт аңы ачылды, ул үзенең бу дөньяда бары тик язучы, фәкать язучы гына буласы килүен тәмам аңлады. Шулай байтак еллар юллар чатында басып торган егет бу илаһи көндә кискен борылыш ясады һәм үз сукмагыннан китеп барды... 2002

©Рәис Даутов. Балачак әдипләре: биографик белешмәшлек. Казан, "Мәгариф" нәшрияты, 2004.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013