Бүген Әдипләр: Салих Шамов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Салих Шамов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мин Шабай
Самат Шакир
Гомәр Шакиров
Афзал Шамов
Салих Шамов
Резеда Шәрипова
Салих Шамов

Волонтер

Бу төшенчә нинди дә булса хәрәкәткә кушылган һәм аның өчен бернинди керем алмаган кеше хакында. Туксанынчы дистәсен тутырган Салих абый Шамов үзен әнә шулай атый. Коллегалары арасында тирән ихтирам казанган һәм көнләшерлек сәламәткә ия булган кеше булгач, пенсиягә чыккач та мәктәптә эшләр, балаларга тарих фәнен укыта алыр иде ул. Әмма кечкенәдән үк Салих Сәйдәшев иҗатына гашыйк кеше аның музыкасының торган саен азрак яңгыравына, музыкаль драмаларның сәхнәдә бөтенләй куелмавына ("Зәңгәр шәл"дән кала), ничәмә-ничә буынның Сәйдәш моңнарыннан бихәбәр булып үсүенә битараф кала алмый шул.
Ул пенсионер булуының беренче көннәрендә үк кулына каләм ала да, матбугат аша композитор турындагы истәлекләре белән бүлешә. Алай гына да түгел, каләм белән композиторның якты истәлеген яклар өчен көрәш башлап җибәрә. Салих Сәйдәшев торган Горький урамына композитор исеме бирү, ул яшәгән йортны музей итү, композиторның һәй­кәлен булдыру, Зур концерт залына С.Сәйдәшев исемен бирдертү... Күрәсез, үзе алдына куйган максатларның чынга ашканнары да, ашмаганнары да бар. Шуңа күрә утыз ел элек волонтерлар рәтен тулыландырган агай әле дә бу эшен ташларга җыенмый. Бүген Салих Шамов – Салих Сәйдәшев иҗаты һәм тормышының моңарчы билгеле булмаган сәхифәләрен сыйдырган ике китап авторы. Соң­гысы, "Салих Сайдашев. Драма жизни" дигәне, әле күптән түгел генә "табадан төште" һәм укучыларда кызыксыну тудырды
ГӨЛИНӘ ХИСАМЕТДИНОВА

Ватаным Татарстан



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013