Бүген Әдипләр: Афзал Шамов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Афзал Шамов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мин Шабай
Самат Шакир
Гомәр Шакиров
Афзал Шамов
Салих Шамов
Габдулла Шамуков
Шамил Шаһгали
Мансур Шаһимәрдәнов
Шамил Шәйдуллин
Дамир Шәйхетдин
Сәет Шәкүров
Динә Шәкүрова
Тимерхан Шәрәфетдинов
Сәлах Шәрипов
Резеда Шәрипова
Хәлил Шәриф
Флүсә Шәрипова
Мәсгут Шәрифуллин
Фаил Шәфигуллин
Габдулла Шәрәфи
Ягъсуф Шәфыйков
Халисә Ширмән
Мансур Шиһапов
Афзал Шамов
(1901-1990)
Татар совет язучыларының олы буыны вәкиле Афзал Шамов (Афзалетдин Шиһабетдин улы Шамов) 1901 елның 4 мартында элекке Казан губернасының Зөя өязе (хәзерге Татарстанның Зеленодольск районы) Татар Танае авылында хәлле крестьян гаиләсендә туган. Алты яшендә Афзалны авылдагы мәзингә укырга бирәләр. Ике ел мәзин өенә йөреп укырга-язарга өйрәнгәннән соң, 1914—1915 елларда ул Колабирде (хәзер Апае районына керә) исемле рус авылында өч класслы земство мәктәбендә укый, аннары Акҗегет авылындагы русча-татарча мәктәптә татарча дүрт сыйныф Һәм русча өч класс тәмамлый. Бу мәктәптә аны шул чордагы күренекле педагогларның берсе Фатих Сәйфи-Уфалы (1889— 1923) укыта. Заманасы өчен киң белемле бу мөгаллим-учитель Афзалга зур йогынты ясый, аның әдәбиятка мәхәббәтен үстерә.
Бөек Октябрь революциясен А. Шамов Казандагы «Касыймия» (Апанай) Мәдрәсәсендә каршылый. Революция алып килгән яңа тормыш шартларында иске мәдрәсә белеменең кирәксезлеген аңлап, ул мәдрәсәне ташлап чыга һәм, туган якларына кайтып, совет укытучылары әзерли торган ике айлык курсларда укый, аннары, 1918 елның көзеннән 1У1У елның ахырына кадәр, хәзерге Зеленодольск районына кергән Татар Исламы һәм Апае районына кергән Кошман авылында балалар укыта. Каләм тибрәтә башлавы да шушы елларга туры килә. Аның өяз көндәлек тормышыннан алып язган хәбәрләре Казандагы «Эш» (хәзерге «Социалистик Татарстанының иң беренче исеме) газетасында даими урнаштырылалар. 1919 елны шул ук газета битләрендә яшь каләмнең «Очрашу», «Кызыл корбан» исемле беренче ике хикәясе басылып чыга.
1919 елның декабрендә А. Шамов үз ирке белән Кызыл Армия сафына баса. Башта ул татар кызылармеецлары арасында укый-яза белмәүне бетерү буенча эшли, ә 1920—1921 елларда Украинада чит ил интервентларына, акгвардияче барон Врангель гаскәрләренә һәм Махно бандаларына каршы барган сугышларда катнаша.
1922—1925 елларда А. Шамов Казан дәүләт университеты рабфагында укый, бер үк вакытта Г. Тукай исемендәге балалар йортында ике ел клуб мөдире һәм Татарстан Мәгариф комиссариаты каршындагы зурлар мәктәбендә бер ел укытучы булып эшли.
1926 елда А. Шамов Беренче Мәскәү университетының әдәбият һәм сәнгать факультетына укырга керә. Университетта укуны ул педагогик һәм әдәби иҗат эше белән бергә бәйләп бара: РСФСР Мәгариф комиссариаты каршындагы Төрки халыклар бүлегенең укый-яза белмәүне бетерү комиссиясе члены буларак, зурлар өчен эш китаплары, мәктәп дәреслекләре, методик кулланмалар язу һәм төзүдә актив катнаша; әдип буларак, хикәяләр, повестьлар яза, Мәскәүдә татарча чыга торган «Эшче» газетасында публицистик мәкаләләрен, очеркларын, фельетоннарын, яңа чыккан китапларга рецензияләрен бастыра. Шушы елларда аның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә башлана (Көнбатыш революцион язучыларының «Ут эчендә> җыентыгы, Мәскәү, 1929 һ. б.).
Мәскәүдән кайткач, А. Шамов 1931 елның мартыннан 1943 елның январена кадәр Казанда Татар дәүләт нәшриятының матур әдәбият секторында җаваплы редактор һәм өлкән редактор булып эшли. 1943 елның февралендә ул янә үзе теләп фронтка китә һәм Бөек Ватан сугышында хәрби газета корреспонденты булып хезмәт итә, совет сугышчыларының батырлыклары турында фронт матбугатында күп санлы хәбәрләр, репортажлар, очерклар язып бастыра.
1949—1950 елларда А. Шамов «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналының редакторы, 1958—1961 елларда Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе булып эшли. 1962 елдан башлап язучы әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Ул—1943 елдан КПСС члены.
Афзал Шамов — татар әдәбиятында, иң беренче чиратта, оригиналь проза әсәрләре: хикәяләр һәм повестьлар авторы буларак танылган язучы. Аның егерменче еллар татар авылы тормышына багышланган «Рәүфә» (1926), гражданнар сугышы чоры героикасына бәйле «Днепр буенда (1927), «Бер мәхәббәт турында» (1933), совет тормышы шартларында семья кору һәм башка әхлакый мәсьәләләрне яктырткан «Ана» (1933), «Госпитальдә» (1938), «Туйда» (1938) кебек повесть һәм хикәяләре егерменче-утызынчы еллардагы татар әдәбиятының сәнгатьчә югары дәрәҗәдә эшләнгән матур үрнәкләре булып саналалар. Аларда тарихи вакыйгалар барышында искелекнең үлемгә дучар ителүе, яңаның җиңүчән перспективасы реалистик буяулар белән ышандырырлык итеп сурәтләнә. Язучының Бөек Ватан сугышы чорында һәм сугыштан соң иҗат иткән хикәя һәм повестьлары да, зур-зур документаль очерк китаплары һәм күп санлы публицистик мәкаләләре дә заманны чагылдыруда әһәмиятле әдәби елъязма хезмәтен үтиләр.
Татар халык иҗатын һәм язма әдәби мирасны өйрәнү-барлау, аларны бастырып чыгару буенча да А. Шамов зур әһәмиятле гыйльми эшләр башкара. А. Шамов — әдәби тәрҗемә остасы. Аның тәрҗемәсендә татар укучылары дөнья, рус классикасының, рус совет язучыларының бик күп әсәрләре белән таныштылар. Алар арасында Ф. Гладковның «Цемент» (1928), «Энергия» (1934) романнары, немец язучысы Э. М. Ремаркның «На западном фронте без перемен» («Көнбатыш фронтта үзгәреш юк», 1930) романы, А. Пушкин- ш>щ «Капитанская дочка» («Капитан кызы», 1936), Н. Гогольнең «Старос-ветские помещики» («Борынгы алпавытлар», 1939) һәм «Сорочинская ярмар-ка» («Сорочи ярмаркасы», 1939), Н. Островскийның «Как закалялась сталь» («Корыч ничек чыныкты», 1936), «Рожденные бурей» («Давылда туганнар», 1938), Җюль Бернның «Дети капитана Гранта» («Капитан Грант балалары», 1938), А. Фадеевның «Разгром» («Тар-мар», 1939) әсәрләре, Л. Толстойның ч<Воскресение» («Яңадан туу», 1950) романы белән «Хаҗи Морат» (1953) повесте, В. Панованың «Ясный берег» («Якты яр», 1950), С. Бабаевскийның «Кавалер Золотой звезды» («Алтын Йолдыз кавалеры», 1951) романнары, А. Чехов, М. Горький хикәяләре һәм башкалар бар.
А. Шамов — озак еллар күп төрле җәмәгать эшләре алып барган язучы. 1931—1932 елларда ул Татарстан язучыларын оештыру комитетында җаваплы секретарь булып эшли; 1959—1963 елларда партиянең Татарстан өлкә комитеты члены, Татарстан Верховный Советы депутаты, 1939 елдан 1974 елга кадәр (ике составны искә алмаганда) Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены, председатель урынбасары, председатель хезмәтләрен башкара; 1956—1958, 1962—1974 елларда СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге идарәсе председателе, ә 1974 елдан председатель урынбасары була. Шулай ук ул СССР Әдәби фонды идарәсендә (1957—1979), РСФСР Язучылар союзы идарәсендә (1958—1963), Тынычлык саклауның Татарстан комитетында (1958 елдан бирле), В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының филология факультеты Гыйльми Советында (1959—1963), «Советская Россия» нәшрияты редакцион советында (1960—1975) һәм башка бик күп культура оешмаларында член булып, төрле җәмәгать эшләре алып барды.
Бөек Ватан сугышы чорындагы шәхси батырлыклары һәм әдәби иҗат өлкәсендәге хезмәтләре өчен А. Шамов Кызыл Йолдыз (1944), Хезмәт Кызыл Байрагы (1957), Октябрь Революциясе (1971) орденнары һәм уннан артык медаль белән бүләкләнгән.
Афзал Шамов 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

Каеннарың да сине бик сагына

Әтием тышкы кыяфәте, йөзе-чырае белән беренче карашта ук күпләрдән нык аерылып торды. Озын буйлы, киң җилкәле, күркәм йөзле, олпат сынлы, зур маңгайлы, кап-кара куе бөдрә чәчле, үткен карашлы, зур зәп-зәңгәр күзле кеше иде ул. Йөреше-торышы, кием-салым белән гади-садә.

Әтием Афзал Шамов авыл егете, шуңа күрә аны кечкенәдән эшкә өйрәткәннәр: җирне тырмалаган, сукалаган, печән чапкан, урак урган, ашлык суккан – кыскасы, авылда барлык эшләрне башкарган. Кул эше һөнәрләрен дә яхшы белә иде ул. Өйдә безнең аяк киемнәрен кияргә яраклы итеп төзәтте, ямады, олтан салды. Бу һөнәргә ул әле балачакта бабасыннан һәм абыйлардан өйрәнгән.

Әтием холкы белән күпкырлы кеше иде: өлгер, хәрәкәтчән, гаҗәп зирәк һәм булдыклы, бик таләпчән һәм пунктуаль. Ул киң күңелле, һәркемгә кулыннан килгән бөтен ярдәмне күрсәтергә әзер торучы кеше булды. Аккош күленең язучылар урнашкан иҗади бакчасында ул, улы һәм кияүләре белән бергә, җәйге веранда һәм сарай төзеде. Җиләк-җимеш, шул исәптән алмагачларны үстерүдә дә осталыгы зур иде. Аның үстерү серләренә шунда торган барлык язучылар да гаҗәпләнәләр һәм, кирәк булганда, мөрәҗәгать итеп киләләр иде. Әти аларга файдалы киңәшләр бирде.

Татар зыялыларыннан ул белмәгән, аралашмаган кеше булмагандыр. Әтием рәсем сәнгате эшләрен дә яратты, бөтен күргәзмәләргә йөрде һәм күренекле рәссамнар Лотфулла Фәттахов, Харис Якупов, Байназар Альменов, Бакый Урманче белән аралашты, аларның әсәрләренә дөрес бәя бирде. Хәтта әсәрләрендәге кимчелекләрен дә күрде, рәссамнарга кирәк чакта үзенең киңәшләрен дә бирә белде. Мәсәлән, безгә кунак булып килгән танылган рәссам Фәйзерахман Әминевне, Г.Тукайның «Шүрәле»сенә ясаган иллюстрацияләрендә чабып баручы атның дагасы дөрес сурәтләнмәгәнен әйтеп, анда артык кадакларның санына игътибарын юнәлтеп, гаҗәпкә калдырганы хәтердә.

Әти музыка сәнгате осталары белән дә якыннан аралашты. Мәшһүр композиторлар Латыйф Хәмиди, Солтан Габәши, Александр Ключарев, Заһид Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи белән дә ул дусларча якын мөнәсәбәттә иде. Атаклы җырчы Гөлсем Сөләйманова безнең өйдә һәрвакыт иң кадерле кунак булды. Әти борынгы татар көйләрен аеруча яратты. Музыка сәнгатен бик нечкәләп тоя иде ул. Бу аның әсәрләрендә дә тасвирланган: «Өзелгән кыллар», «Курай тавышы» һ.б. Иң яраткан музыка кораллары курай һәм скрипка булды.

Әти кешеләргә карата игътибарлы, сизгер, гади мөнәсәбәтле иде. Ул үзен һәрчак гади тотып, олысы-кечесе белән уртак тел табып килде. Буа районының Кильдураз авылында туып-үскән, хәзер Казанда яшәүче Илгиз Бикчәнтәев әтиемне болай искә ала: «Миңа, алты-җиде яшьләрдәге малайга, Казан кадәр Казаннан тәмле-тәмле күчтәнәчләр күтәреп кайткан. Мине иң сөендергәне, шатландырганы – аның махсус миңа дип алып кайткан милли уен коралыбыз курай булды. Ул, чыннан да, киң күңелле, бала җанлы кеше иде...

Афзал ага курай белән ничегрәк уйнарга, көй чыгарырга мөмкин икәнлеген дә күрсәтеп бирде. Үзе үк төрле-төрле көйләр дә чыгарды...»

Әти спорт уеннарына да бик һәвәс кеше булды. Иң яраткан ялы – шахмат уйнау. Ул беренче разрядлы шахматчы кияүне дә еш кына җиңә иде.

Әти бик тә ярдәмчел кеше иде. Язучы Шәриф Камал янына барып, хәлен белешеп кенә калмаган, аның гаиләсе өчен утын кискән, аны ярган, су алып кайткан. Бу турыда миңа әдипнең кызы Зәйнәп Байгилдиева әле илленче еллар ахырында ук сөйләде. Әдип туганнары, дус-ишләре турында гына түгел, күп язучыларның сәламәтлеге турында да кайгыртты. Алар авырып киткәч, өйләренә яисә хастаханәләренә хәлләрен белергә барды, аларны дәвалаучы табиблар белән сөйләште, кулыннан килгән ярдәмне күрсәтте. Аның Таҗи Гыйззәт, Кави Нәҗми, Әхмәт Фәйзи, Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфан, Гази Кашшаф, Ибраһим Гази һ.б.ның янына хәл белергә барганын хәтерлим.

Хатирәләрендә: «7 март, 1955 ел. Соңгы айларда өч язучы бик каты авырып ята: Таҗи Гыйззәт, Г.-Халикъ Садри һәм Иван Заботин. И.Заботинның авырый башлавына инде ел ярымнан артык. Аның нәрсә белән авырый икәнен табибларның әле хәзергә кадәр ачык әйткәннәре юк... Халикъ Садри дә шулай ук ел ярымнан бирле авырый... Соңгы көннәрдә хәле тагын да начарланып китте... Таҗи Гыйззәтнең дә хәле соңгы көннәрдә бик начарланып киткән икән. Без бүген иртә белән өчәү (Гази Кашшаф, Ибраһим Гази һәм мин), тугыз белән ун арасында, аның янында булдык. Сәгать унбер тулганчы утырдык...» – дип искә ала ул.

1966 елда Г.Әпсәләмовнең хәле бик авыр, хәтта өметсез дәрәҗәдә авыр иде. Профессорлардан һәм табиблардан торган консилиум берничә мәртәбә: «авыруы бик куркыныч», – дигәннәр иде. Габдрахман ага авырып яткан вакытта әти берничә ай дәвамында һәркөнне аның янына хастаханәгә барды, янында утырды, кирәкле дарулар эзләп табып китерде. Үзенең балаларын да булышырга өндәде: табиблар булган улы, кызы һәм килене Габдрахман ага янында төнлә кизү тордылар, кече кызы исә Әпсәләмов балаларына дәресләрен әзерләргә булышты.

Менә тагын бер мисал: «5 июнь, 1966 ел. Х.Туфан хастаханәдә. Хәлен белергә кергән идем. Бу көннәрдә чыгарга тиеш. Үзе янына баргач, аны дәвалаучы таныш табибларны күреп сөйләштем, куркыныч бернәрсә дә юк, диделәр, барысын да картлыкка сылтадылар: склероз, ябыклык, кан басымының берникадәр күтәренкелеге...

Кашшаф та бик озак хастаханәдә ятып чыкты. Аның авыруы шактый җитди: йөрәгендә һәм бавырында».

Габдрахман ага әтине бик хөрмәт итте, шуңадыр, аның турында болай язып калдырды: «Афзал ага Шамов безнең әдәбиятның түренә яшенең өлкәнлеге, талантлы әдәби әсәрләр язганлыгы өчен генә түгел, бәлки, кешелек сыйфатлары өчен дә менеп утырды.

Татар язучылары арасында Афзал ага Шамов – иң кешелекле кешеләрнең берсе, диясем килә».

Куркусыз, тәвәккәл кеше иде әти. Ул 1920 елда гражданнар сугышына үзе теләп китә, акларга каршы сугыша һәм барон фон Врангель яуларын тар-мар итүдә, Перекопны штурмлауда катнаша, Украина далаларында Махно бандаларын дөмбәсли. Махнолыларга каршы сугышканда, курсант Афзал атлы разведкада хезмәт итә. Бервакыт, разведкага баргач, сугыштан иптәше украин егете Охраменко белән бергә, егет берьюлы өч бандитны коралсызландырып тотып алып кайта.

Ул 1944 елның җәендә, фронтта, Белоруссиядә, бер кулына граната, икенчесенә пистолетын тотып, ышыкланып килүче фашистлар төркеме алдына сикереп чыга да каты тавыш белән: «Нonde һосһ», – дип кычкырып һавага атып, аларны кулларын күтәрергә мәҗбүр итә. Аннары җиде немецны әсирлеккә ала һәм аларны тиешле урынга илтеп тапшыра. Язучы Ибраһим Гази үзенең истәлегендә әти турында болай яза: «Әгәр фронтта да бергә булган булсак, җиде фрицның дүртесен ул, мөгаен, миңа биргән булыр иде, чөнки Афзалга юмартлык хас».

Әти бик яхшы, йомшак күңелле кеше иде. Балаларны бик яратты. Чәй янында үзенең оныкларына бик кызыклы хикәяләрне, көлә-көлә, тәмләп сөйли иде – бирелеп тыңлыйсың. Ләкин ул шул ук вакытта бик таләпчән дә булды, бездән бирелгән эшне вакытында һәм яхшы сыйфат белән үтәүне сорады. Безне кечкенәдән: «Әйтергә теләгән фикерне ачык аңлатыр өчен, кирәкле сүзләр сайлагыз һәм дөрес сөйләүгә бик нык игътибар итегез», – дип өйрәтте.

Афзал Шамов киң белемле, үтә укымышлы, гаять күптармаклы, зур эрудицияле, талантлы әдип кенә түгел, ул ифрат намуслы, эшенә җаны-тәне белән бирелгән кеше дә булды. Аның сокланырлык хәтеренә чордашлары шаккаттылар. Ул үзен бик оста, зур квалификацияле тәрҗемәче дә, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә, фольклорчы да, галим буларак та танытты. Әтием әле утызынчы елларда ук халык җырларын, бәетләрен җыйган, аларны бастырган; Г.Ибраһимовның «Сайланма әсәрләр»ен редакцияләп чыгарган. Аннары аның сигез томлык «Әсәрләр җыелмасы»ның проза әсәрләрен әзерләп чыгаруга катнашты, аларга аңлатмалар язды һәм истәлекләр китабын да чыгарды. Г.Ибраһимов хатларын җыю өчен аңа дистә еллар кирәк булды. Ул әдипне белгән, аның белән язышкан кешеләрне эзләп тапты, хат язып яисә үзен күреп, кулларындагы язмаларны ялынып-ялварып, кайчакларда зур акча яисә бүләкләр биреп җыйды һәм бөтен тапкан хатларын матбугат битләрендә бастырып чыгарды. Ләкин, кызганычка, аннан тормаган сәбәпләр аркасында, аерым китап итеп бастыра алмады.

Әти Ф.Әмирханның әдәби мирасын халыкка кайтарып бирүгә дә зур өлеш кертте. Бу эш белән ул сугыш алды елларында ук шөгыльләнә башлый. 1941 елда әдипнең «Сайланма әсәрләр»ен, 1957 елда ике томлык «Әсәрләр»енең беренче томын аңлатмалар белән бастырып чыгара. Бу эш гаять авыр шартларда эшләнде, чөнки Ф.Әмирханга озак еллар буе дөрес бәя бирелмәде, ул либераль буржуаз язучы тамгасы белән йөрде. Әлеге бәя аның әсәрләрен дөньяга чыгаруга киртә булып торды. Бу киртәне беренчеләрдән булып әти Хәй ага Хисмәтуллин белән алып ташлады.

Туган ил табигатен саклау буенча дәүләткүләм проблемаларны ул, татар язучыларыннан иң беренче булып, үзенең «Аккошлар, кире кайтыгыз!», «Елгалар һәм балыклар» исемле очеркларында әле 1962 елда ук күтәреп чыкты. Бу үткен мәкаләләрендә куелган төп максат – киләчәк еллар өчен кешеләр хәзер кайгыртырга тиеш, чөнки алар үзләре дә табигать балалары бит. Шуңа күрә һәр кеше табигатьне яратырга, аны саклау өчен көрәшергә тиеш. Табигать үзен яраткан кешеләрне генә ярата!

«Мәңгелек ут янында уйланулар»ында әти болай яза: «Әгәр без Җиңү көнен, бу зур бәйрәмне Бөек Ватан сугышында һәлак булган туганнарыбыз, абыйларыбыз, әтиләребез, бабаларыбыз истәлегенә һәр авылда, һәр районда, һәр шәһәрдә агачлар утыртып, бакчалар, парклар булдырып каршыласак, батырлар алдындагы бурычыбызның бер өлешен үтәгән булыр идек... Кулына көрәк тота алган һәр кеше, аларга багышлап, алар истәлеге итеп, үз бакчасына, үз өйләре алдына берәр төп агач утыртса да, яхшы булыр иде. Илебез матурланыр, яшеллеккә күмелер иде».

Моннан нәкъ йөз ел элек туган авылында үз өе янында, бабасы Нәҗметдиннең киңәше белән, үзенә ун яшь тулу уңаеннан, әти ун төп каен утырткан. Бу каеннар гаҗәп матур булып, бөдрәләнеп үсеп киткәннәр, ботакларын тирә-якка җәеп, бик озын булып үскәннәр. Шундый гаять зур һәм бик юан каеннарны башка беркайда да күргәнем юк. Ул каеннарга сугыш вакытында да кул тидермәгәннәр, чөнки авылда әдипкә хөрмәт ифрат зур булган. Бу каеннарны хәзер дә Афзал ага каеннары дип йөртәләр. Күп еллар үтсә дә, алар исән! Дөрес, алар инде унау түгел, кимрәк. Бу каеннар җәй көннәрендә ямь-яшел булып, авылның бер почмагына күркәмлек һәм ямь биреп тора. Әдип утыртып калдырган каеннар аллеясы һәр яз саен хәтфә яфрак ярыр әле.

Әлфия ШАМОВА
Шәһри Казан

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013