Бүген Әдипләр: Гомәр Шакиров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гомәр Шакиров


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мин Шабай
Самат Шакир
Гомәр Шакиров
Резеда Шәрипова
Гомәр Нәҗип улы Шакиров Әтнә районы Иске Җогып авылында туган.

Тишек казан

1945 елның 9 мае иртәсе әллә нинди томанлы салкынча булды. Җирдән әкрен генә ябышкак куе пар күтәрелә. Бер нәрсәне дә төгәл генә итеп аерып булмый. Ул куакмы, йә әле көтү чыкмаганлыктан тау башына арканлаган янбашлары төртеп торган ябык сыермы, белмәссең. Әйе, төшкә таба томан таралыр, елга буйлары, ерактагы әрәмәләр аермачык булып күренә башлар. Ә хәзер һавадагы кечкенә су бөртекләре тәртипсез рәвештә йөзеп йөриләр. Киемнәргә сыланып, аны тагарактан яңа гына юып алгандай итәләр.

Нәфига иртән каралты тирәсендә тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләрне бер кабат карап чыкты да кичтән калган кысыр ашны җылытырга дип кече учак алдына куйды. Каен агачыннан бераз чыра телеп кабызып җибәрде. Чыралар черт-черт килеп яна башлады. Аннан соң ул кичке аш пешәргә тиешле казанны юып куярга дип капкачын ачты. Әмма кичтән җебесен дип салып калдырган су әйтерсең парга әйләнгән, юкка чыккан иде. Ул озак аптырап тормады, чиләктән бер чүмеч су алып килеп салды. Кулына чүпрәк алып юам дигәндә генә казанның тишек икәнлеген күрде. Нишләргә? Бердәнбер юл – тимерчегә, Нурәхмәткә илтергә. Булдырса, ул гына булдыра. Кулыннан килмәгән эше юк. Кушсалар, шайтанның үзен дә дагалар.

Сәнәген күтәреп эшкә барырга дип капканы ачуга, бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына дигәндәй, тимерче Нурәхмәт үзе үк каршы очрады. Исәнләшкәч: "Нурәхмәт җаным, – диде ул, тавышына бар булган назлылык салып, – казалы булдым әле, казаным тишелде. Синнән башка берни эшләр хәл юк".

– Алачыкка үзең төшерәсеңме, әллә үзем кереп алыйммы? – дип тимерче шаяртып Нәфигага карады.

– Әбәттән соң сабактан кайткач Рания төшерер инде, Нурәхмәт.

Нурәхмәтне сугышка алмадылар, ул кече яшьтән үк азрак тотлыга иде. Һәр елны комиссиягә чакыртып бимазалап тордылар торуын, тик нигәдер һаман Кенәрдән кире борып кайтардылар. Кулы эшкә ябыша иде аның. Агачын да юна, тимерен дә бөгә. Ул вакытлардагы авылда самовар ямау, морҗасын утырту, казанга ямау салу, чиләк яки комган төпләү, урак тешләү – бары да аның өстендә иде. Берәүне дә кире борып җибәрмәде Нурәхмәт. Кул җилен дә сорамады. Бирсәләр, алды, бирмәсәләр, чын күңелдән әйткән рәхмәтенә дә канәгать калды.

Нәфига көндезге эштән кайтканда өйдә олы кызын күреп аптырап калды. Ник иртә, әллә сабагына бармаганмы? Баскыч төбенә җитү белән аңа Рания килеп сарылды.

– Әни, сугыш беткән! Мәктәп директоры Нургали абый бүген линейка җыеп сөйләде, аннары кайтарып җибәрде.

Нәфига, сәнәген сөяп куярга да онытып, "лып" итеп баскыч тактасына утырды. Аның ике күзеннән ике бөртек яшь атылып чыкты. Бу көнне күпме көттеләр алар, солдат хатыннары. Менә, Алла кушса, озакламас, теге яклардан сагынып ир-егетләр кайта башлар. Авылга тагын ямь керер, урамда бала-чага тавышы ишәер.

Тик Нәфиганың Идрисе генә кайтмас шул. Кырык икенче елның көзендә Сталинград тирәләреннән сугышка керәбез дигән бер хаты килде дә, күп тә көттермәде, кара пичәтле кәгазе... Ай, Алла, шулай ук тол калып үтәр микәнни соң бу гомерләр. Нишләмәк кирәк. Мондый язмышларга тарыган хатын бер мин генә түгел дисең дә түзәсең инде.

Кичкә таба Нурәхмәт казанны ясарга тотынды. Иң элек төбенә артык юан булмаган тишек тиште. Аннан соң чынаяк тәлинкәсе кебек бер ягы кабарынкы, икенче ягы батынкы ике калын калай әзерләде. Аларның да уртасыннан шул ук зурлыкта тиште. Һәр ике калын калайны казан төбенә эчке һәм тышкы яктан ипләп куеп карады. Тигез яталармы, янәсе, ябышып торырлыкмы. Кабарып торган урыннарын игәүләп җибәрде. Аннан соң калайның эчке якка куела торганына кызыл балчык тутырды. Тишек аша болт үткәреп һәр ике калайны бер-берсенә тарттырды. Шул эшләрне башкаргач, казанны кибәргә кырыйга куйды.

Иртәгесен төш алдыннан алачыгына Нәфига килеп керде. Нурәхмәт казанны алып кечкенә арбага чыгарып салды.

– Әҗере күпме булыр инде моның, Нурәхмәт? – Нәфиганың бөтен йөзе балкый. Әйтерсең аңа ямалганын түгел, ә алтыннан ясалган казан чыгарып салганнар.

– Сорасам, түләп бетерә алырсыңмы? – диде тимерче. – Әйдә, бу миннән сезгә сугыш беткән шатлыктан бер бүләк булсын.

– Бик зур рәхмәт, Нурәхмәт. Теләкләрең чынга ашсын.

Нәфига кечкенә арбаны тартып, күпер аша чыгып тауга күтәрелә башлады. Нурәхмәт үз эченнән генә нидер уйлап, елмаеп аның артыннан карап калды.

Икенче көнне кичкә таба Нурәхмәтнең алачыктан кайтуын Нәфига капка төбендә көтеп тора иде.

– Нурәхмәт, казанны утырта алмыйм, карап чыга алмассыңмы икән?

Нурәхмәтне кайнар булары бөркелеп торган аш көтә иде.

– Нурәхмәт, ачуланма, син һәркөнне диярлек безгә кирәк. Аштан берәү дә олы түгел, утыр әле табынга. Үзең ямаган казанның ашын беренче булып татып кара. Шулай итеп, Нәфигага Җиңү бәйрәме табыны бер көнгә соңарып килде. Ә сәбәпчесе казан иде.

"Ватаным Татарстан"



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013