Бүген Әдипләр: Самат Шакир
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Самат Шакир


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мин Шабай
Самат Шакир
Резеда Шәрипова
Самат Шакир
(1924-1998)
Самат Шакир (Самат Фәтхерахман улы Шакиров) 1924 елның 15 апрелендә Татарстанның Арча районы Күәм авылында туган. Җиде классны тәмамлагач Арча педагогия училищесында укый, аннары Носы авылы мәктәбендә укытучы, Әтнә район газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр һәм 1942—1943 елларда Янавыл мәктәбендә янәдән укытучы һәм мәктәп мөдире булып эшли. 1943—1945 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, бераз вакыт «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннан соң, 1946— 1949 елларда, Дөбъяз районы газетасының җаваплы секретаре була.
1951 елда С. Шакир В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый башлый. Бер елдан читтән торып уку бүлегенә күчеп, Чүриле районының Сикертән авылы мәктәбенә укытучы булып китә. 1954 елда Татарстан Мәгариф министрлыгы аны Кайбыч районы Мөрәле мәктәбенә директор итеп җибәрә. 1958—1962 елларда С. Шакир Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли. 1957 елда, читтән торып укып, университетны тәмамлый. Ул—1953 елдан КПСС члены.
Самат Шакир әдәби иҗат эшчәнлеген шигырь язудан башлый. 1939 елда «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналында «Урман» дигән беренче шигыре басылып чыга. Шуннан бирле аның мәктәп тормышы, туган табигать, гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы темаларына багышланган һәм, нигездә, мәктәп балаларына атап язылган күпләгән шигырьләре көндәлек матбугатта да, аерым җыентыклар булып та бик еш басыла. Ул — уннан артык поэтик китап авторы. 1984 елда әдипнең иң яхшы поэтик әсәрләре тупланган «Яраннар чәчәк аткан» исемле күләмле җыентыгы басылып чыкты.
Шулай да, Самат Шакирның иҗади йөзен, поэзиядән бигрәк, проза әсәрләре — очерклары, документаль повестьлары билгели. Аның яраткан темасы — Бөек Ватан сугышы. Автор күп йөри, эзләнә, дәһшәтле сугыш булган урыннарга бара, архивларда казына, сугыш ветераннары — карт солдатлар, элекке партизаннар, хәрби начальниклар белән очраша. Әнә шулай үзенең хәрби-патриотик темага багышланган әсәрләре өчен документаль материаллар җыя. Аның 1965 елда басылып чыккан «Легенда егетләре» исемле беренче документаль повесте аеруча уңыш казана. Сталинград өчен сугышларда батырларча һәлак булган өч егет—испан егете, капитан Рубен Ибаррури Руис, рус егете, очучы-майор Владимир Каменщиков, татар егете, артиллерист-капитан Хафиз Фәттәхетдинов турындагы әлеге китап соңыннан рус, төрекмән, казакъ телләренә тәрҗемә ителә. Язучының легендар панфи-ловчылар турындагы «Үлемсезләр» китабы, бер төркем Советлар Союзы Геройларына багышланган «һәйкәлләр итәгендә чәчәкләр» документаль повесте («Казан утлары» 1976, № 10), «Ташлардагы язулар», «Үлемне җиңгән батыр», «Исемнәре мәрмәрдә» кебек очерк китаплары укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан уңай каршы алына.
Язучы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына кагылышлы документаль материалларны эзләп табу, аларны матбугатка әзерләп чыгару буенча нәтиҗәле эш алып бара. Ул, татар шагыйре, Совет Армиясе полковнигы, фашист тоткынлыгында Муса Җәлил кебек зур батырлыклар күрсәтеп һәлак булган Хәйретдин Мөҗәйнең фронт көндәлекләрен һәм шигырьләрен эзләп табып, аерым китап итеп бастырып чыгарды, язучының тормышы һәм иҗаты турында очерк язды. Шулай ук ул — «Сугыш язмалары» (1967), «Солдат хатлары» (1968), Ватан сугышы кырларында һәлак булган егерме тугыз татар совет язучысының әсәрләрен, биографик белешмәләрен үз эченә алган «Алар сафта» (1961) җыентыкларының авторы-төзүчесе.
С. Шакир, журналист буларак, Куйбышев, Братск, Красноярск ГЭСлары, КамАЗ һәм БАМ төзелешләрендә булып кайта, Казакъстанда чирәм җирләрне күтәрүдә катнаша, һәм алар турында үзенең язмаларын, очеркларын бастыра. Җәмәгать һәм язучылык эшчәнлеге өчен аңа 1984 елның апрелендә Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.
С. Шакир — 1962 елдан СССР Язучылар союзы члены.
©Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013