Бүген Әдипләр: Лилия Шәймиева
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Лилия Шәймиева


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Мәүлит ШАКИРОВ
Илүзә Шакирова
Лидия Шакирова
Фәридә Шакирова-Зарипова
Гөлүсә Шаһбан
Галиәхмәт Шаһи
Рәис Шаһи
Фазыл Шәех
Рәфәт Шәйдуллин
Роберт Шәймәрданов
Фәһим Шәймәрданов
Лилия Шәймиева
Әгъләс Шәйхетдинов
Миләүшә Шәйхетдинова
Асия Шәйхи
Гөлинә Шәйхи
Мөхәммәт ШӘЙХИ
Сәяф Шәйхи
Насих Шәкүров
Таһир ШӘМСУАРОВ
Мөбәширә Шәрәфетдинова
Рәниф Шәрипов
Гөлара Шәрипова
Резеда ШӘРИПОВА
Сәлимә Шәрипова
Флёра Шарипова
Флюра Шәрипова
Эльмира Шәрифуллина
Риза Шәфи
Кәүсәрия Шәфыйкова
Альфира Шәяхмәтова
Рәшит Шиһап
Гөлфия Шиһапова
Лилия Шәймиева
Лилия Каниф кызы Шәймиева 1981 елның 22 мартында Татарстанның Мөслим районы үзәгендә туган,
Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлап, Мөслим матбугат үзәгендә эшли.

ОНЫТА АЛМЫЙМ…

*****

Сине күргән көннән шушы җирдә
Мәхәббәт барына ышанам.
Йөрәгем сүзеңә, хисеңә
Бер шиксез гомергә ышанган.
Тәнеңнең җылысы җилләрдә
Ышыклый һәм назлый, юата.
Күзләрем күзләрең эзлиләр,
Иреннәр иренең ярата.
	9.10.2001ел.

*****

Юлларыңда ниләр очраса да
Минем барлыгымны онытма.
Язмыш җилләренә ялгызымны 
Бер уенчык кебек ыргытма.
Сөюләрем саф һәм керсез минем,
Ялган түгел кайнар мәхәббәт.
Синең белән генә бәхетле мин
Мәңге үлмә, яшә, мәхәббәт!
Күңелемдә җылы һәм рәхәт,
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, мәхәббәт!
	9.10.2001ел.

*****

Тормышыңнан синең китсәм әгәр,
Ачуланма миңа үпкәләп.
Иртән торгач рәсемемне кара – 
Елмаеп, яратып, иркәләп.
Вакытлыча гына китүем бу,
Хыялымда сиңа йөгерәм.
Аерылу, сагынуга түзгән
Йөрәкләр теленеп теленгән...
	11.10.2001ел.

 КОЧАГЫҢДА ЮГАЛАСЫМ КИЛӘ

Хәтеремдә җылы җәйге көннәр,
Айлы төннәр кочты тәннәрне.
Бу дөньяда бары синеке мин,
Һәм теләмим башка бүтәнне.
 
Июль төне йолдызларын чәчеп,
Иркәләде күзне, чәчләрне.
Тәмле уйлар аша “яратам” дип
Искә алам синең дәшкәнне.

Төнге тынлык күзен алалмыйча,
Сокланып һәм көнләп карады.
Йолдызларын җыеп алтын ай да
Таң атуга кереп югалды.

Без икебез бәхет кочагында –
Сөю тәлгәшләре коела.
Синең назлар, синең иркәләүләр 
Мәңге бетмәс сыман тоела.

Кочагыңда югаласым килә,
Эрисем һәм сиңа сеңәсем.
Һәрвакытта назлап “кадерлем” дип, - 
“Яратам, яратам!” – диясем.
	4.10.2001ел.

СӨЮ ҖЫРЫ БУЛСЫН ГОМЕРЛЕК

Уйный-уйный җиргә карлар ява,
Ак күбәләк чәчкә урала.
Һәр бөртеге учларымда биеп,
 Минутында эреп югала.

Безнең сөю шушы карлар кебек
Эремәсен, юкка чыкмасын.
Шатлык капкаларын җил-бураннар,
Өермәләр берүк какмасын.

Мәңгелеккә калсын хисләр явы,
Сөю җыры булсын гомерлек –
Кышларында туңган учларыма 
Җылы тынын саклап өрерлек.
	21.10.2001ел.

СИН КАЙДА?

Син кайдадыр хәзер, белә алмыйм,
Иреннәрең кемне иркәләр?
Кемнәр чәчен назлар йомшак кулың?
Нәрсә хәбәр итәр иртәләр?

Син кайдадыр... Ә мин синең белән,
Йөрәгем ашкына яныңа.
Бик бәхетле булыр идем, әгәр
Кочсаң мине алсу таңында.

Син кайдадыр... Минем белән түгел
Бүген синең яшел күзләрең...
Югалган көннәрне, төннәрне
Төшләрдә адашып эзләдем.
	26.10.2001ел.

ДӨНЬЯ СИНСЕЗ БУЛЫР МИКӘН?

Синсез кояш ничек чыгар икән?
Зәңгәр күккә балкып, нурланып.
Җилләр синсез исә алыр микән?
Ай моңланыр микән уйланып?

Көннәр синсез үтә алырмы соң?
Төннәре дә бар бит көннәрнең!
Мин синеке, син минеке түгел,
Кадерлесе без соң кемнәрнең?!

Синнән башка дөнья булыр микән?
Бу тормышның бармы дәвамы?
Бер Ходайдан көтәм йөрәгемнең
Тирән ярасына дәваны.
	9.11.2001ел.

МИН ДӘ ЕЛЫЙМ...

Кичер, йөрәк... Кирәк түгел, тукта!
Еламачы болай өзелеп.
Үземнең дә күңел таштан түгел,
Шундый сыкрый, бәгыр өзәрлек.

Нишләргә соң? Дәртле, юләр йөрәк,
Буйсынмадың аек акылга.
Мәхәббәтнең җылы каны инде
Сеңеп беткән бөтен аңыма.

Кичер, йөрәк... Кичер булдыралсаң...
Ул әйләнеп миңа кайтмаса...
Бәргәләнеп өзгәләнсәң әгәр,
Мин дә елыйм... елыйм алайса...
	23.11.2001ел.

ЯРАТАМ...

Мин китәрмен, бәлки, тормышыңнан
Йөрәгемне кысып учыма.
Яшь каплаган яшел күзләреңне, 
Карашыңны миннән качырма.

Үтеп китәр әле мәхәббәт дип,
Алдасам да мескен йөрәкне
Үзем аңлыйм шушы минутта ук
Синең генә миңа кирәкне.

Ишекләрне бәреп япсам да мин,
“Мин алҗадым синнән”, - дисәм дә
Оныталмыйм, оныталмыйм, җаным,
Син күңелдә, минем исемдә.
	9.11.2001ел.

РӘХМӘТ СИҢА!

Ник аера безне озын юллар?
Ник аера безне еллар да?
... Көзләр үтте, кышка кереп барыш
Ак чәчәкләр ята юлларда.

Әллә язмыш безне сынап кына
Сынауларын куя арага?
Тоз сипсәләр – җиңел булыр иде 
Йөрәктәге тирән ярага.

Көннәр синсез, төннәр синсез үтә,
Тәүлекләргә тиңлим сәгатен.
Белсә иде Ходай синең белән
Һәр үткәрән мизгел рәхәтен.

Синең белән тагын тудым җиргә,
Син булганда мин дә бәхетле!
Рәхмәт сиңа бүләк иткән өчен
Мәхәббәтне – иң зур бәхетне!
	10.11.2001ел.

НӘРСӘ УЛ СӨЮ?

“Нәрсә соң ул сөю, мәхәббәт?” – дип
Сорама да, көтмә җавабын.
Яратуны иреннәрем дәшкән
Җылы сүзләремнән табарсың.

“Сөясеңме?” – димә, беләсең бит!
Сине генә һәрчак сөярмен.
Чәчләремә чаллар кунганда да
Һәрвакытта “җаным” диярмен.

Сөю бит ул йөрәк тибешенең
Минут саен “тик син!” дигәне.
Укырга дип утыргач та аңга,
Уйларыма тик син килгәне.
 
Пар йөрәкләр бергә бәйләнсәләр
Бер-берсеннән башка яшәми.
Берсе ялгыз булса, икенчесе
Ялкын булып күктә яшьнәми!
	23.11.2001ел.

КИЧЕР МИНЕ...

“Берәүгә дә бирмим” дигән идең,
Ташлыйсыңмы хәзер ятларга?
Алда сукмак, юлның ике чаты
Кайдан китим? Кайда атларга?

Билгесезлек чорнап алган җирдә
Мин ялгызым хыял, уй белән.
Шул хыяллар дөньясыннан сиңа
Башым иеп, кичер, мин киләм.

Кичер мине үткән көннәр өчен,
Гаепләмә, оныт барын да.
Мин бәхетле була алам икән
Яннарымда тик син барында.
	11.12.2001ел.

*****

Син киттең дә, кире борылмадың,
Карап калдым киткән юлыңа.
Истәлегең булып калды бары
Бергә төшкән рәсем кулымда.

Үзең белән минем елмаюны,
Көлүемне алдыд, урладың.
Кояш көлгән якты дөньяда мин
Синсез яшәвемә хурландым.
 
Ник мин үзем? Ник мин синсез? Ялгыз?
Гашыйк парлар йөри урамда.
Мин тынычлап яши алмам төсле
Йөрәгемдә гел син булганда.

ЯТИМ ИТМӘ ЙӨРӘКЛӘРНЕ!

Уйлыйсыңмы әле, сөясеңме?
Оныттыңмы әллә барын да?
Менә тагын ялгыз басып торам
Тормышымның текә ярында.

Сагындыңмы мине бераз гына?
Азга гына искә алдыңмы?
Бергә төшкән рәсемнәргә карап,
Бер мизгелгә тып-тын калдыңмы?

“Яратам” дип пышылдарга кабат
Зар-интизар булып беттеңме?
Минем кебек, үпкәләрне онытып,
Очрашуны син дә көттеңме?

Минем кебек син дә көтәсеңме
Телефоннан таныш тавышны?
Бәргәләнгән йөрәкләрне безнең 
Ятим итмә... итмә! Кавыштыр!
	29.11.2001ел.                                                                                                                                                                                                                                                                     
СИН МИНЕКЕ ТҮГЕЛ

Синең куллар бүтәннәрне коча,
Синең ирен үбә бүтәнне.
Мин хәтерлим синең “матурым” дип,
Яратып һәм назлап дәшкәнне.

Синең сулыш бүген башка кызны
Иркәлидер инде, көнләшәм.
Нигә Ходай бәхет артыннан ук 
Бәхетсезлек миңа өләшкән?

Бөтен гәүдәң, бөтен тәнең аша
Узган җылы хәзер кемнәргә?
Син минеке түгел, аңлый алмыйм,
Хәзер миңа синсез нишләргә?
                                                                               
*****

Мин яраттым сине, һәм хәзер дә
Өзелепләр сине яратам.
Әйт, ризамы, әгәр һәрвакытта
Сине генә, сине яратсам?!
Оныт димә, башка берәүләргә 
Йөрәгемдә урын табылмас.
Читләр уты белән сөюемнең 
Зур учагы җилдә кабынмас.
Яшьлегемнең чәчкә вакытында
Сине күреп, гашыйк булдым мин.
Хисләремә өстенлекне биреп,
Синең өчен кабат тудым мин.

УЛЫМ РӨСТӘМГӘ

Ике төймә кебек күзләреңә
Бүләк иткән күкләр үз төсен.
Ходай сиңа сәламәтлек бирсен,
Ә имәннәр – ныклык, үз көчен.

Иренеңдә – пешкән җиләк тәме,
Кояш көлеп карый йөзеңнән.
Әни дигән бөек, изге хисне
Мин дә тоям бүген үземдә.

Нәни кулларыңны учка алып, 
Җылы сулышыңда назланам.
Синең бәхет өчен, бердәнберем,
Көчем түгел, җаным кызганмам.

Төшең матур, тәнең таза булсын,
зын, якты булсын гел юлың.
Ярдәменнән Ходай ташламасын,
Бәхетле бул, улым, күз нурым.
	13.08.2006ел. 

ОНЫТТЫҢ...
 
Оныткансың кебек күптән мине,
Төшләремә хәзер кермисең.
Күзләремнән үбеп, йөзләремә
Җылы сулышыңны өрмисең.
 
Оныттыңмы? Кайнар иреннәрең
Башка кызны шашып үбәме?
Ул да минем кебек ялгыз төндә
Кайнар яшен җилгә түгәме?
 
Оныттың шул. Ялган мәхәббәткә
Сукырларча тик мин ышандым.
Синең янга сабый бала кебек
Сагынып ашыктым, ашкындым.
 
Оныттың син... Әйе, оныткансың...
Сөю гөлен тезгән иреннәр
Миңа хәзер: “Мин башканы сөям,
Ачуланма инде”, - диярләр. 

КИТМӘ!
 
Йөрәгемә җылы сиптең дә син,
Күзләремә сөеп карадың.
Чәчләремә йомшак кулың белән
Кагылдың да, китеп югалдың.
 
Белмәдеңме, синең китү белән
Күңел күгем болыт каплады.
Янәшәмдә  бушлык, тик син түгел – 
Үз күләгәм генә атлады.
 
Чәчләремне тарый яз җилләре,
Яз җилләре синең кул түгел.
Иренемне үбә саран кеояш,
Кирәк түгел, китмә, кал бүген.
 
Кочагыңа үзең алып юат,
Чәчләремне тик син иркәлә.
Китмә! Китмә! Синсез рәхәт түгел
Китмә бүген, китмә иртәгә.
 
Иренемне җылы сулыш белән
Кояш түгел, җылыт син үзең.
Китмә миннән, китмә, “калам” дигән
Җитә миңа шушы бер сүзең.
 
Китмә, җаным. Әгәр ялгыз булсам
Юлдаш булыр юлда ялгышым.
Синең кулда киләчәгем минем,
Синең кулда минем язмышым.
	17.04.2001ел.

АРАЛАРДА –  ЮЛЛАР
 
Һичбернәрсә җирдә, һичбер кеше
Көнләмәсен безнең сөюдән.
Сакла, Аллам, нахак, гайбәт сүздән,
Якла, Аллам, күзләр тиюдән.
 
Еллар аермасы берни тормый, 
Араларда юллар – аера.
Казан – Мөслим, Мөслим – Казан юлы
Сөйгәнемнән генә аерма.
 
Мин салкынга түзәм, яңгырга да,
Кызуга да, җилгә, буранга.
Мин түзалмыйм озак күрешмичә,
Миңа авыр синсез булганда.
 
Синең янда көннәр төннәр белән
Бәйләнәләр. Җирдә без икәү.
Назларыңа синең туя алмыйм,
Таңнар нигә иртәли икән?
 
Вакытларның бик тиз узулары
Чиратлаша киткәч яныңнан.
Сәгатьләрне генә суза-суза
Үткәрәмен талап җанымнан.
	7.05.2001ел.
 
НИЛӘР БУЛДЫ БЕЗГӘ?
 
Нәрсә булды сиңа? “Яратам” дип
Эндәшмисең бүген сагынып.
Ничә көннәр буе тавышыңны
Көтеп алдым бигрәк зарыгып.
 
Нәрсә булды? Әллә яратуың 
Сүнә барган очкын булдымы?
Күзләреңә синең минем кебек
Мөлдерәмә яшьләр тулдымы? 
 
Нәрсә булды безгә? Аралардан
Кара мәче кайчан узды соң?
Әй, син, язмыш, усал, ачы язмыш
Иң бәхетсез көннәр язгансың.
 
Кайчан гына без бәхетле идек,
Ниләр булды, ара суынды.
Күздән аккан кайнар яшьләремнән 
Төне буе битем юынды.
 
Ниләр булды безгә? Ниләр булды?
Кайда китте ялкын? Сөю, наз?
Йөрәгемдә туңган боз катламы,
Ә урамда – җылы, назлы яз...
 
ӘЛЕ КИЧӘ ГЕНӘ...
 
Әле кичә генә синең куллар
Иркәлиләр иде чәчемне.
Таң атканнан башлап көтә идем
Син киләсе зәңгәр кичемне.
 
Иреннәрең әле кичә генә
Үпкән иде ирен-күземне.
Керфекләрне, ак энҗеләр кунган
Салкын кулларымны, йөземне.
 
Синең күзләр әле кичә генә
Карый иде сөеп, сөенеп.
Иң бәхетле кеше дөньяда мин,
Мин бәхетле, яшим сөелеп.
 
Аерылу авыр булса да бит
Күрешүне көтәм зарыгып.
Синсез аткан һәрбер моңсу таңым
Кичне каршы ала сагынып.
 
Әле кичә генә, әле кичә
Бергә идек кышкы урамда.
Очрашулар гына тиздән түгел,
Миңа авыр синсез булганда.
 
Әле кичә генә “яратам” дип
Пышылдадың кочып, Ильдарым.
Ерактагы якын кояшым син,
Бердәнберем, сөйгән тиң ярым.
	13.02.2001ел.
 
АЧУЛАНМА
 
Нигә безне һаман бертуктаусыз
Кеше сүзе, гайбәт аера?
Нигә безгә язмаган соң икәү
Тормыш сукмагыннан барырга?
 
Ачуланма. Соңга калдым кебек – 
Бәхетемә ишек ябылган.
Шул вакыттан җәберләнгән йөрәк
Тилереп-тилереп сине сагынган.
 
Ачуланма. Күз яшьләрем күреп
Юллар салып биткә сарылган.
Ачуланма. Онытырлык түгел
Алып атып сине аңымнан.
 
Ачуланма. Яратканым өчен
Телә-телә мескен бәгырне.
Ачуланма... Син әле дә миңа
Һәркемнән дә карый кадерле.
	14.06.2001ел.
 
УРЛАНГАН ХИСЛӘР
 
Төннәремдә сине сагына-сагына
Күпме хатлар, шигырь язылган.
Сүнә барган сөю учагына 
Хис ташкыны урлап ягылган.
 
Урланган хис үземнеке түгел,
Синеке дә түгел, кызганыч.
Бу мәхәббәт, шушы безнең сөю
Сынау уртасында калган ич.
 
Авырлыкка түзә алмаганга
Син дә, мин дә тигез гаепле.
Вакытында төзәтергә иде,
Кичерергә иде гаепне.
                      
СИН КИТКӘЧ...
 
“Мин күпмегә соңга калдым?” диеп
Бирмә миңа шушы сорауны.
Язмышлардан сора, син киткәчтен
Минем рухи яктан сынганны.
 
Үзем идем. Япа-ялгыз калып
Төшләремдә сине эзләдем.
Таң аткачтын тәрәзәдән күрдем – 
Ак карларда синең эзләрең.
 
Шул эзләрне җилдән ышыкларга
Мөмкин түгеллеген белсәм дә
Бураннарда каерып ишек ачтым
Кермәсәң дә бүген, керсәң дә. 
 
Үзәкләргә үтте суык җиле,
Эзләреңә ятып еладым.
Синең белән таныштырган көнне
Әрни-әрни елап каргадым.
Сине көтеп, бушка узып киткән
Чәчәк кебек яшьлек елларым.
	16.06.2001ел.
 
ХОДАЙ ҮЗЕ МИНЕ СИҢА ИЛТӘ
 
Ак бөркәнчек ябып иңнәремә
Энҗе бөртегеннән, карлардан.
Салкын көзне ташлап киттем әле
Бергә булыр өчен яңадан.
 
Күзләремдә талган сары утны
Кышның аклыгына алмашам.
Кичермәстер усал, кырыс язмыш
Яннарыңда синең калмасам.
 
Ходай тагын өмет утын бирде,
Ап-ак карлар бии учымда.
Бәхет өчен күп тә кирәк түгел
Сөю эзләп барган юлчыга.
 
Саф карларда синең эзләр калган,
Мин шуларны үптем иелеп.
Горурлыктан өстен сөю хисе,
Мин аңладым шуны иң элек.
 
... Ак бөркәнчек яптым иңнәремә 
Йолдызлардан, айның нурыннан.
Ходай үзе сиңа илтә мине, 
Үзе илтә тотып кулымнан.
21.11.2001ел.
 
БАРЫБЕР КӨТӘМ
 
Дөньясына кулым селтисем дә,
Елыйсым да килгән чагым күп.
Шул чагында бераз юат инде,
Төшләремә кереп битем үп.
 
Әзгә генә кайтсаң яннарыма
Төшем түгел, өнем, чын булып.
Көтәр идем керфегемне какмый,
Бар дөньямны, эшем калдырып.
 
Көтәр идем бөтен гомерем буе
Каргамыйча ачы язмышны.
Кайтыр булсаң, әгәр мөмкин булса,
Төзәтерлек булса ялгышлар.
 
Көтәр идем, әгәр хәбәр бирсәң,
Тик бер өмет бирсәң күкләрдән.
Мин ышанам синең барлыгыңа,
“Үлде, - дисәләр дә, - күптәннән.”
 
... Кайтмасыңны беләм, тик шулай да,
Көтәм сине, көтәм сагынып.
Йолдызлардан, айдан һәм кояштан
Карыйсыңдыр төсле сарылып.
	8.10.2004ел.
 
ЮК СӨЮДӘН МАТУР ҺИЧНӘРСӘ!
 
Син – минеке, мин – синеке идек,
Уртак иде шатлык, хыяллар.
Сөюдән дә матур һәм кадерле
Бу дөньяда тагын нәрсә бар?
 
Куллар – кулда, күзләр күздә иде,
Иреннәрне сөю җылытты.
Сулышыңны синең сулыш тойды,
Күз карашың җанны юатты.
 
Матурлыкка тагын нәрсә тиңлим?
Юк сөюдән башка һичнәрсә!
Йөрәгемне сиңа бирер идем,
Ул икегә әгәр бүленсә.
	8.10.2004ел.
 
ЯШӘҮ ГЕНӘ БАРЫ АЕРЫМ
 
Мин яраттым сине, һаман сөям,
Яратырмын, ахры, мәңгегә.
Алып атмас тәкъдир йөрәгемнән
Салып кына салкын кабергә.
 
Оныттырмас узган еллар гына
Көмеш сибеп дулкын чәчләргә.
Син назлаган йөзем, иреннәрем
Боегалар салкын кичләрдә.
 
Кара җиргә сине салсалар да,
Җылы юрганыңнан аерып.
Тартып алмас сине миннән язмыш
Интектереп, усал шаярып.
 
Син – минеке, мин синеке генә,
Яшәү генә бары аерым.
Йөрәк моны кабул итмәсә дә,
Дөреслекне тоя акылым.
	10.01.2005ел.
 
СИНЕ КӨТӘМ
 
Яраларны вакыт дәваламый,
Йөрәк ярасына табиб юк.
Сине көтәм юкка, үзем алдап,
Ул җирләрдән кире кайту юк.
“Бәлкем әле...” дигән хыял белән
Рәсемеңнән алмыйм күзләрем.
Чын могҗиза көтәм, үзем беләм
Өзелгәнен ничек үзәгем.
Аңлый алмыйм: ничек шулай булды?
Аерылды куллар куллардан.
Мең сорауга җавап таба алмый
Сине көтәм үткән – узганнан.

МИН БАШКАНЫ СӨЯ АЛМАМ
 
Юктыр минем сыман өзелеп көткән,
Юктыр минем төсле яраткан.
Мин һаман да сине оныта алмыйм,
Мин һаман да сине яратам.
 
Һәр кешедә чалымыңны эзлим,
Мескен йөрәгемне юатып.
Уйлыйм көнен, уйлыйм төнен сине,
Төштә табып, өндә югалтып.
 
Бирмәс идем сине берәүгә дә,
Кайтыр булсаң әгәр яңадан.
Сине уйлап, сөеп типкән йөрәк
Сыза бүген авыр ярадан.
 
... Кулларыңның бер җылысын тойсам,
Куеныңа тик бер сарылсам...
Иренеңнең бер сулышын тойсам,
Чәчләреңә тик бер кагылсм...
 
Мизгел җитәр иде барысына...
Синнән башка авыр шулкадәр.
Мин бүтәнне инде сөя алмам,
Гашыйк була алмам бу кадәр...
 
ХӘТЕРЕМДӘ МӘҢГЕ ЯШИСЕҢ
 
Кеше гомере тик бер генә була,
Мәхәббәт тә шулай бердәнбер.
Көзнең соңгы чәчкәләрен җыеп,
Синең янга тагын киләмен.
 
Соңгы гөлләр соңгы сөю булып
Салкын кабереңне җылытсын.
Соңгы нурым, соңгы хыялым да,
Җырланмаган соңгы җырым син. 
 
Беренче һәм соңгы тапкыр шулай
Табынып һәм шашып яраттым.
Мин югалттым сине мәңгелеккә,
Йөрәгемне ничек юатыйм?
 
Соңгы тапкыр тагын сөяр өчен,
Үбәр өчен хыялымда соңгы тапкыр.
Тыным белән җылытып кабереңне,
Соңгы тапкыр сиңа карап кайттым.
 
Соңгы хисләр, соңгы назлар эри
Табигатьнең тәүге карында.
Хәтеремдә мәңге яшәрсең син
Җанда яшәү уты барында.
	23.10.2006ел.
 
БУЛСА ИДЕ СИНЕ КАЙТАРЫП
 
Үз-үземә урын таба алмый
Борыла-борыла карыйм үткәнгә.
Синсез узган һәрбер кышым саен
Туңа-туңа җаным үртәлә.
 
 ... Керфек очларыннан үбә-үбә,
Бии-бии ята иде кар.
Безнең кышлар шундый җылы иде,
Сөю булган җирдә учак бар.
 
Йөгерә-йөгерә кочагыңа атылып,
Шашып-шашып килә үбәсем.
Беләсеңме, шундый сагынам сине,
Тик бер генә иде күрәсе.
 
Борыла-борыла үткәннәргә карыйм,
Бигрәк матур булган ул вакыт.
Кабатланмас сөю хакына 
Булса иде сине кайтарып!
13.10.2006ел.
 
МИН САГЫНАМ...
 
Мин сагынам сине, язмышларның
Кочагына ташлап китсәм дә.
Мин шатланам, эзләреңә басып,
Йөргән юлларыңнан үтсәм дә.
 
Мин сагынам күзләреңнең нурын,
Иреннәрең биргән җылыны.
Тик кызганыч, газапларга батып,
Бәргәләнгән мескен җанымны.
 
Мин сагынам тәннәремә җылы
Наз һәм сөю биргән буеңны.
Тилереп һәм шашып иркәләгән,
Мине генә сөйгән кулыңны.
 
Мин сагынам синең сөйләшкәнне,
“Җаным” диеп әкрен дәшкәнең.
Мин сагынам синең салмак кына,
Әкрен генә атлап киткәнең.
 
Мин сагынам һәрбер үткән көнне,
Һәрбер зәңгәр төнне юксынам.
Салкын юрган белән мендәремә
Тешне кысып, ныграк сыенам.
 
Мин сагынам үзем киткән өчен,
Үзем ташлаганга сагынам.
Сагыну – ул әле сөю түгел,
Мин түзәрмен кебек, кабынмам.
 
Тик сагынып кына яшим сине,
Хәтеремә уеп исемең.
Мин кичермим, син дә гафу итмә,
Юллар – башка. Аерым син дә мин...
	Гыйнвар, 2003ел.
 
МИНЕМ СИНЕ САГЫНАСЫМ КИЛӘ
 
Минем сине сагынасым килә
Минут саен, мизгел эчендә.
Син әзерме минем мәхәббәтнең
Ярсу диңгезләрен кичәргә?
 
Син әзерме җылы иреннәрем 
Пышылдаган сүзне ишетеп,
Бер ялкынга күмеп йөрәгемне,
Бер салкынга ташлап, өшетеп.
 
.. Минем сине сагынасым килә
Усал бураннарны кузгатып.
Йөрәгеңә килеп керер идем
Тыныч тормышыңны тузгытып.
 
Мәҗбүр итәр идем яратырга,
Син ризамы, юкмы – барыбер.
Минем йөрәк бары синекенә
Мең ышанып, мең кабат табыныр.
	24.03.2000ел.
 
ШАШУДАН БЕР АДЫМ

Әллә нинди вәгъдә, антлар биреп,
Онытырга сине тырыштым.
Күргән саен өзгәләнгән йөрәк 
Калтырап учыма елышты.
                                               
Ярсуым көчлерәк булгандыр,
“Мин сине күралмыйм” дидем дә.
Башкалар белмәсен! Оныттым,
Оныттым... тозлы яшь ирендә.
 
Ярсудан ертылган рәсемең –
Ялгадым. Елмаеп торасың.
Үкенеч, белмисең сөюнең
Шашудан бер адым арасын.
	Декабрь, 2000ел.
 
САГЫНДЫМ!
 
Мин сине күрдем дә, кабындым, 
Мин сиңа, бәгырем, табындым.
Их, тагын бер генә күрәсе!
Мин сине ныгытып сагындым!
 
Хәтердә гел синең исемең,
Төшемдә мин сиңа ялынам.
Тәүлекләр буена җанымны
Телгәләп, мин сине сагынам.
 
Аңымда тик синең карашың,
Онытмыйм күзләрең карасын.
“Сагыну – нәрсә?” дип сорама,
Үзең дә сагынып кара син.
 
Очрашу кабаттан булырмы?
Ышанам һәм көтәм зарыгып.
Төннәрне озатып, таңнарны
Каршылыйм тик сине сагынып.
	19.05.2000ел.
 
БЕРДӘНБЕРЕМ
 
Һәр иртәдә сине күзләреңнән
Уятырмын үбеп, яратып.
Мәхәббәтем чиксез, сүзләр җитми,
Булыр микән генә аңлатып.
 
Ак карларга исемеңне язып,
Йолдыз чүплим зәңгәр күкләрдән.
Бәхет өчен тик син кирәк миңа,
Мин бит гашыйк сиңа күптәннән.
 
Дәфтәрләрем бар да чуарланып,
Синең исем белән тулганнар.
Ялгыз чакта, синсез булганда
Күзләремне яшьләр юганнар.
 
Колач җитә алмас зур дөньяда
Мин бәхетле синең яныңда.
Бердәнберем, син бер генәм минем,
Өзелеп сөйгән насыйп ярым ла...
 
*****

Мин сагынган кадәр бер чиреген
Син дә мине шулай сагынсаң!
Минем кебек якты, җылы таңда
Исерткеч сөюгә табынсаң...
Шул да җитә миңа, кабын гына,
Кабын гына назлы сүземнән.
Син кабынсаң – җилләрдән дә хәтта
Ышыклармын сине, сүндермәм.
	27.05.2000ел.
 
ТАШЛАМА!
 
Син ташлама мине ялгызымны
Сөю утларында яндырып.
Хәтта көзләр китте, яфракларын
Моңсу тәрзәләрдә калдырып.
 
Әкрен генә кышның кары ява,
Ялгызлыкны минем үчекләп.
Кара төндә ай да үзе түгел,
Яшәргә соң синсез ничекләр?
 
Бертуктамый сине гнеә уйлап,
Мин йокыга китәм таң аткач.
Уянгач та сине эзли күңел,
Күзләремне ачып, тик яткач.
 
Уйларыма һаман килеп керә
Синең белән булган көннәрем.
Бар аңымны биләп алган сагыш – 
Үзем каршы алган төннәрем.
 
Гомерем буе сине генә көттем...
Барысын да башлыйм яңадан.
Тирән эзләр, бәлкем, калмас әле
Каннар саркып торган ярадан.
	5.12.2000ел.
 
КҮМЕРГӘ ӘЙЛӘНДЕ БУШ ЙӨРӘК
 
Мин ярата идем шашып сине,
Алла – шаһит: сөйдем, сөелдем.
Кочып үпкән чакта “Бәхетем!” дип,
Кочагыңда синең сөендем.
 
Мин ярата идем, синнән башка
Атмас кебек иде таңнарым.
Аерылган чакта бәргәләнеп
Саный идем сәгать саннарын.
 
Икәү генә калгач, төн пәрдәсе
Ачылмасын диеп теләдем.
Дөньяларын утка-суга салган
Мәхәббәт каршында тезләндем.
 
... Син киттең җимереп хыялны.
Күмергә әйләнде буш йөрәк...
Төнемдә ишеккә шакыйсың,
Ник килдең? Кит, зинһар, тизерәк.
 
Яшермим, яраттым мин сине,
Сагындым кайчандыр, үкенәм.
Үкенәм, бер түбән зат өчен
Кирәксез күз яше түгелгән.
	28.05.2001ел.
 
ЙӨРӘГЕМНЕ КЫСЫП УЧЫМА
 
Энҗеләрдәй керсез мәхәббәтне
Нигә кирәк булды таптарга?
Сиңа дәшәм, йөрәк, кирәк түгел
Ул исемне мең кат ятларга.
 
Яратулар авыр, яратусыз
Яшәп була йөрәк туктаса.
Нишләргә соң? Күңел һаман-һаман
Син берәүне генә уйласа?
 
Булдыралсам әгәр, йөрәгемне
Кысар идем ике учыма.
Сулкылдамас иде бәргәләнеп
Синең янга кабат очарга.
 
Хисләремнән көлеп, мәхәббәтне
Таптадың да киттең. Барыбер
Мәхәббәтем сиңа сүнә алмас,
Тормыш кына безне аерыр.
	1.03.2002ел.
 
КУРКАМ
 
“Яратам” дип әйтергә дә куркам,
Йә үссенеп шунда китәрсең.
Бәлкем, уйнап кына, шаярып та
“Яратмыйм” дип кызык итәрсең.
 
Күзләреңә карарга да куркам,
Яратканны шундук аңларсың.
Җир йөзендә матур күзләр бит ул,
Шулай булгач, ничек алдарсың?
 
Йөгереп барып кочакларга куркам,
Юри генә кочып алмасаң.
Үртәп кенә китеп барсаң әгәр – 
Яннарымда минем калмасаң?
 
Иренеңнән үбәргә дә куркам – 
“Сөясеңме?” диеп сорасаң...
Үзең нәрсә әйтер идең икән
Мин беренче шулай сорасам?
	01.03.2001ел.
 
ЯРАТЫП АЛҖАДЫМ
 
Мин сине яратып алҗадым,
Мин туйдым үземнең хисләрдән.
Килсәң дә соңарып, мин инде
Үзгәргән, сөюдән исермәм.
 
Мин көтеп өметне өзгәнмен,
Бер янып, бер көеп сүнгәнмен.
Гел синсез ялганган көннәргә
Хыялны сүндереп күнгәнмен.
 
Яратып туган күк бар дөньям
Тәнеңнең, назыңның җылысын.
Мин китәм, элгәре хисләрем
Соң төндә тик сине җылытсын.
	Декабрь, 2000ел.
 
МӘҢГЕЛЕККӘ КИТӘМ
 
Мин сиңа әле дә күңелдән
Эндәшеп, төннәрен уянам.
Мендәрне кочаклап елыйм да – 
Ай нуры чыкларга буялган.
 
Буялган. Һәр нәрсә дымланып
Бер сыкрый, бер елый, үзгәрә.
Юл бирәм – күңелем бушансын,
Урын юк кирәкле сүзләргә.
 
Мин китәм, йөрәгем кушканны
Үтәмим, баш тартам, җиңеләм.
Кыйна мине, ачы язмышым,
Таныйм – хәлсез, таныйм – җиңеләм.
 
Сабырлыкның соңгы чиге җитте,
Җуям аңны, җуям хәтерне.
Мин китсәм дә синең тормышыңнан – 
Онытмыйча мине хәтерлә.
 
Кара туфрак каплап алмас әгәр
Хәтереңдә булсам югалмый.
Вакыт җитте, үгетләмә, зинһар,
Мәңгелеккә китәм, калалмыйм.
	Апрель, 2000ел.
 
ГӨЛЛӘРЕМ
 
Күз яшемне гөлләремә сибәм
Сулар итеп кара туфракка.
Төннәр үтеп, кояш чыгып килә
Иркәләнеп кызыл офыкта.
 
Чык тамчысы үләннәрне сөя,
Мине коча талгын җил генә.
Әллә нишләп йөрәк түзә алмый,
Кайларгадыр һаман җилкенә.
 
Битләремне үбә тозлы яшем,
Тозлы яшем яна ирендә.
Иреннәрең синең беркайчан да 
Кагылмаслар минем иренгә.
 
Гөлләремә сибәм бар җылымны – 
Шиңмәсеннәр генә, кипмәсен.
Минем белән бергә алар көтә
Синең гафу сорап киләсен.
	Март, 2002ел.
 
ЯНДЫ ЙӨРӘК...
 
Оныттым дип һаман уйлыйм сине,
Ә күңелдән барыбер чакырам.
Кулларыңны синең читкә борам,
Кочаклыйсым килеп сагынам.
 
“Үпмә!” диеп иренеңне эзлим,
Дәшмим бүтән” диеп сүз катам.
Ташлыйм диеп уйларыма бәйлим,
Үзем шашып сине яратам.
 
“Югал инде” диеп сине күзлим,
“Мин көнләшмим” диеп кабынам.
Җырта-җырта рәсемеңне ташлыйм,
Ябыштырып, сиңа табынам.
 
Янды-сүнде, тагын янды йөрәк,
Һәм туктады, калды ярада.
Йөз мәртәбә үлде, бетте дидем,
Йөз мәртәбә туды яңадан.
 
ТАМЧЫ, ТАМ!
 
Ак кышларга кердем синең белән,
Ап-ак бәхет яуды өсләргә.
Ник югалды бәхет тулы кышым?
Минем кышым калды төшләрдә.
 
Кыш артыннан сөю назы белән
Яз киләсен көтеп яшәдем.
Язлар килде... Язлар синсез килде...
Мин берүзем инде нишләрмен?
 
Тәрәзәдән көлә май кояшы,
Түбәләрдән төшә соң тамчы.
Тәгәри-тәгәри кайнар йөрәккә
Сүндерерсең, бәлкем, бер тамчы!
 
ТАГЫН ШУЛ УК...
 
Тагын шул ук көтү, тилмерүләр
Кабатлана барсы яңадан.
Соңгы яну булса иде, Раббым,
Сыкрый җаным тирән ярада.
 
Тагын шул ук кипмәс күз яшьләре,
Төпсез упкын шаян күзләрдә.
Мин яшәгән дөнья, минем тормыш
Минутында эреп үзгәрә.
 
Тагын шул ук сөю, адашыпмы,
Тәрәзәмә шакый төн белән.
Ут яндырып ишек ачмаганны,
Түзгәнемне үзем тик беләм.
 
Мин түзәргә тиеш тешне кысып,
Тәкъдиремә шулай язылган.
Миңа авыр, ләкин авыр булыр
Аерсалар бозлы язымнан.
 
Тагын шул ук сагыш уты белән
Килгәнеңне керфек какмыйча
Көтим микән тәрәз-ишекләргә
Төнгелеккә йозак салмыйча?
	Сентябрь, 2000ел.
 
ЯРАТ МИНЕ!
 
Минем сыман түгел, бераз гына
Ярат әле, сагын төннәрен.
Кочак-кочак чәчәкләр дә көтмим,
Кирәк икән – үзем өзәрмен.
 
Сөю сүзе белән чуарланган
Олы хисләр көтмим хатыңнан.
Үзем язам, мине танырсың син
Хушбуй сеңгән җылы хатымнан.
 
Җир шарыдай хисләр өермәсе,
Ә синеке – искән җил генә.
Шул да җитә миңа, сабыр итәм,
Түземсезләр генә җиңелә.
 
Мин әле дә бала-чага кебек,
Сабыйларча һаман үзсүзле.
Йөз мәртәбә инде әйттем сыман:
Ярат инде, ярат үземне!
	6.06.2000ел.
 
ГОРУРЛЫК
 
Яратсам да һаман каршы килеп
Кулларыңны читкә ыргытам.
Ә төннәрен сагынып шул кулларны
Үз-үземне кочып тик ятам.
 
Иреннәрне үбәргә дип теләп
Үрелгәнсең – юри борылдым.
Шул ләззәтне татый алмыйча да 
Калтырадым, төштем, коелдым.

Күзләремә сөеп карадың да,
Ни әйтергә икән теләдең?
Минутында телгәләнде, янды,
Күмер булды уттай йөрәгем.
 
Аяк очларына басып кына
Кочып алдың килеп артымнан.
Бөтен гәүдә белән сыенсам да,
“Җибәр” диеп читкә тартылам.
 
“Яратам” дип әйтер өчен сиңа
Сүзләремне тезәм күңелдән.
Үтеп булыр микән “горурлык” дип
Йөрәк аша салган күпердән?
	31.05.2001ел.
 
СӘЛАМЕМ – КОЯШТА
 
Син бу җиргә нигә тудың икән?
Ишетәсем килә җавабың.
Сиңа диеп язган хатларымны
Бүген барсын җыеп ягармын.
 
Яшьлегемдә ник очраттым сине?
Нигә бераз соңрак тумадың?
Ник син миңа абый гына түгел?
Яки берәр ерак туганым?
 
Син бит минем иң яраткан кешем,
Минем йөрәк өчен туган зат.
Синсез яшәү мөмкин түгеллеген
Беләсең бит, тизрәк очып кайт.
 
Кайда булуыңа карамастан,
Озын-озын хатлар язып сал.
Сәламемне минем кояш нурын
	31.05.2001ел.
 
ЯРАТЫРГА ТУДЫМ
 
Мин дөньяга яратырга тудым,
Тәмен белеп чиста сөюнең.
Якты таңда “мин бәхетле!” диеп,
Чиксез шатлыгыма сөендем.
 
Бәхетләрне ишек төбендә
Бәхетсезлек саклый һәрвакыт.
Сине миннән язмыш аерды,
Ник туктамый икән бу вакыт?

Йолкып алды, тарткалады сине,
Челпәрәмә килде уйларым.
Яшьле күзем белән язмышыма:
“Ярдәм ит!” дип сузам кулларым.
 
Соравыма җавап ишетелми,
Сузган куллар төшә киредән.
Мине бары билгесезлек аңлый,
	31.03.2000ел.
 
*****

Мин сине шулкадәр сагындым,
Тизерәк үзеңне күрәсе!
Тизерәк күзеңнән, йөзеңнән
Йөз тапкыр, мең тапкыр үбәсе!
 
Хыянәт итсәм дә антыма – 
Гафу ит. Тик сине яратам.
Төшемә бүген кер елмаеп,
Минем күк өзелеп яратсаң.
 
ЯҢГЫР ЯВА...
 
Яңгыр ява, сулган битләремнән
Һәр тамчысы үбеп тәгәри.
Сине юксынуга түзә алмый
Бәгыремне йөрәк телгәли.
 
Бу яшенле яңгыр күптән булган
Хәтирәләр белән янаса.
Түзәр микән кылдай өметем
Сагыш ачу белән ялганса?
 
Яңгыр ява... дулкын чәчләремә
Һәр бөртеге төшеп йөгерә.
Күпме була, тагын күпме була
Сине генә уйлап йөрергә?
	Май, 2000ел.
 
БЕР КАРАШЫҢ ҖИТӘ
 
Син әле дә тыныч яшьлегемә
Шәүлә атып, төшкә керәсең.
Син – беренче, бәлкем, соңгысыдыр,
Ходай шулай язган күрәсең.
 
Син – сулышым, җаным, бәгырем минем,
Син – барлыгым минем бу җирдә.
Бер карашың, елмаюың җитә
Иң бәхетле кеше итәргә.
 
Күзләреңнең бер балкуы җитә
Таратырга җилгә сагышны.
Сине күргәч йөрәк “Кирәкми!” дип,
Өзгәләнеп аңга ябышты.
 
Сизгәндер ул йөрәк сине күреп
Онытасым дөнья барлыгын.
Хәзер менә эзлим төннәр аша
Салкын кышның керсез аклыгын.
	Ноябрь, 2000ел.
 
КУЛЛАРЫҢ КЕМНӘРНЕ ИРКӘЛИ?
 
Бер төсле көннәрем өемдә
Гел сине сагынып үттеләр.
Төннәрен “җимешем минем” дип,
Бары тик йолдызлар үптеләр.
 
Йокыдан уянгач “син” диеп
Үрелеп кочаклыйм мендәрне.
Кулларың... Чәчемнән назлаган
Иркәли икән соң кемнәрне?
 
Иреннәр... Шашынып үпкәннәр – 
Кемнәрне ярата бүген кич?
Күземә пар яшьләр тыгыла,
Бәгырем тимердән түгел ич...
	5.11.2000ел.
 
СӨЮ БИРЕП ӨМСЕНДЕРДЕ ХОДАЙ
 
Син киткәннән бирле тормышымның 
Бер кызыгы, яме калмады.
Сөю биреп өмсендерде Ходай,
Мин ышандым, ә ул алдады.
Мин табындым уттан курыккандай
Курыксам да назлар явыннан.
Хәзер менә үзем язмышыма 
Барлыгымны биреп ялынам.
Аерылдык. Чиста мәхәббәтнең 
Бәллүр касәләре ватылды.
Күздән чыккан яшьне хәтерләтеп,
Зәңгәр төндә йолдыз атылды.
 
СОҢАРМА, БЕРДӘНБЕРЕМ!
 
Исемеңә тузан кундырмыйча
Ничә еллар сине якладым.
Мең чибәрләр арасында синнән
Кадерлерәк кеше тапмадым.
 
Һәрвакытта шулай булыр сыман 
Тоелгандыр миңа ахрысы.
Йөрәгемне таштай басмас иде
Бу җанымның тирән кайгысы.
 
Аерылу җиңел булмаса да,
Вакыт, диләр, юа яраны.
Бертуктаусыз бәргәләнгән йөрәк
Яратырмы икән башканы?
 
Яратырмы, әллә киресенчә – 
Кичермәсме усал алдауны?
Кайт әйләнеп, өзелеп сөйгән ярым,
Гафу итәм, онытам ялганны.
Тик соңарма, бердәнберем минем,
Сөю мизгелләре санаулы...
	2000ел.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013