Бүген Әдипләр: Роберт Шәймәрданов
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Роберт Шәймәрданов


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Мәүлит ШАКИРОВ
Илүзә Шакирова
Лидия Шакирова
Фәридә Шакирова-Зарипова
Гөлүсә Шаһбан
Галиәхмәт Шаһи
Рәис Шаһи
Фазыл Шәех
Рәфәт Шәйдуллин
Роберт Шәймәрданов
Гөлара Шәрипова
Роберт Шәймәрданов
Тулы исеме: Шәймәрданов Роберт Дәүләтхан улы;
Туган җире: Балык бистәсе районы, Түбән Тегермәнлек авылы;
Туган көне: 16 декабрь, 1971;
Яраткан шөгыле: рәсем ясау, җырлау, уен-көлке, китап уку.
Яратмаганы: күңелгә ятмаган, файдасы булмаган эшләр майтару.
Яраткан китабы: “Кызыл усаклар”, “Тургай тәрәзәсе”, “Җиңү юллары буйлап”, “Чәчәкләр сөйли белә”, “Хәзинә”, “Намус”.
Яраткан авторлары: Һади Такташ, Муса Җәлил, Роберт Әхмәтжанов, Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин, Роберт Миңнуллин.
***
Уза гомер-картаябыз,
Такырая башларым.
Үрләр менгәндә сиздерә,
Авыр сулый башладым.
Яшьлек елгасы саегып,
Чишмәгә генә калды.
Барлык булган юләр хисләр
Офыкларда югалды...
Акыл ныклап баса хәзер
Дуамал холык килешә.
Тарта, йолкый кулның җиңен
Бара торган килешкә.
Сагындыра туган яклар,
Йөрәккәем белгертә.
Читтә йөргән аякларым,
Туган якка элдертә.
Вакыт җитте, кайтам, халкым,
Ерак җирләр читеннән.
Туган җирем, туфрак тарта
Кайтам, кайткач-үкенмәм!
 
***
Кемгә сөйлим серләремне,
Күңел тәрәзен ачып?
Зарларымны кемгә әйтим,
Хисләр букчасын чәчеп?
Карашларын ни эшләтим,
Күрмәгән адәмнәргә?
Моңнарны ничек аңлатыйм,
Белмәгән бәндәләргә...
Гомеремнең язы килде,
Сары көзләр алдында.
Кемнәр генә аңлар икән,
Җаным шуңар борчыла...
 
***
Борыңгыда дус булганнар
Кайнар кояш, Ай, болыт.
Яшәгәннәр тату, бердәм,
Аерылмас дуслар булып...
Шулай беркөн хуҗа булып,
Кунак җыйган кара болыт.
Күк йөзенә сый-нигмәтләр,
Чәчелгән йолдыз булып.
Мәҗлес кызган, сүзгә узган,
Айдан көнләп, болыт тузган.
Уртак дошман җилгә кушып,
Ай йөзенә менеп кунган.
Тыйнак Кояш ярдәм килеп,
Кочып алып барсын тыйган.
Сүздән туеп яшен чыгып,
Сөңге белән күкне кыйган...
Шул мизгелдән Ай һәм Кояш,
Күрешмиләр оятыннан.
Җилләр генә куып йөри,
Кара болытлар артыннан...
 
***
Сөйләшмә дип бәләкәйдән,
Куялар ябып авыз,
Беләсе килгән сабыйның
Калдырып үзен ялгыз.
Йөзәрләгән сорауларга
Тели җавап табасы.
Балачакның шат илендә
Гыйлем алып чабасы...
Яшьлектә дә сорама дип,
Әйтәләр көткәннәргә.
Сөюенә җавап эзләп,
Тилмереп йөргәннәргә...
Күп сорашма!Әмер бирә
Гаскәр башы хезмәттә.
Өегездәй иркәләнеп,
Яшәмәссез рәхәттә...
 
***
Утырам ваемсыз шатланып,
Дөнья бит кызык, матур.
Сизәм янда әниемне,
Тотадыр өстә чатыр.
Күктән әкрен итеп кенә,
Тамадыр җылы яңгыр.
Кояш та сибә нурларын,
Яңгырга түзә, сабыр...
Менә кинәт пәйда булды,
Төрле төстә дугалар.
Вакыт уза барган саен
Матурая баралар!
Озак карап тордым матурлыкка,
Яңгыр тынды, кояш югалды.
Әнием әйткән Салават-күпер,
Акырын гына сүнде,таралды...
 
***
Йокла сабый,йокла энем,
Тыныч йокы, гүзәл сеңелем.
Таңнар аткач, сез керерсез,
Ишек ачып - эзләп белем.
Ишек арты - белем йорты,
Фатихада яше-карты.
Шат күңелдә кочак җәеп,
Каршы алыр-укытучы.
Тырыш укы, матур сеңлем,
Тапкырлы бул, елгыр энем.
Су кебек эч,тупла гыйлем,
Әрәм итми уку көнен...
 
***
Яшьлегемә кайтып килдем әле,
Хыялдагы акбүз атымда.
Тугайларны барлыйм күңелемдә,
Урманнарга җаным ашыга.
Эзләремне эзлим болыннардан,
Кайда икән безнең балачак?
Ялан тәпи җирдән йөгереп,
Җир җылысын алып үскән чак...
Ерак түгел кебек янда гына,
Кыңгыраулы мәктәп еллары.
Яшьлектәге юләр,кыңгыр эшләр,
Мәхәббәтнең татлы сынавы...
Еллар үткән саен онытылмый,
Хатирәләр кабат яңара.
Ешрак булыйк кунак үткәннәрдә
Җавап табып булган,узганга...
 
***
Авырлыгы,шатлыклары белән,
Бик кадерле миңа язмышым.
Шул тойгылар аша гына узгач,
Мин аңладым гомер агышын...
 
***
Карашыңны син яшермә,
Качырма күзләреңне.
Кыенсынмый әйт, кадерлем
Теләгән сүзләреңне.
Күңелеңне миңа бушат,
Тойгылардан ташканда.
Серләрең белән уртаклаш,
Алсу таңнар атканда...
Тормыш ансат, матур була
Тик сихри әкияттә.
Түзәргә кирәк бергәләп,
Бар булган галәмәткә.
Яшәешнең дәверендә
Бер-береңне тоя бел.
Гаилә уты шулай сүнмәс,
Җылы бирер, дөрләп гел...
 
***
Яшәргә дип килдек без дөньяга,
Ак биләүдә идек меңәрләп!
Үтте көннәр, акырынлап үстек,
Болыннарда уйнап, тәгәрәп.
Вакыт узгач, яшьлек килеп җитте,
Балачакны куып мәңгегә.
Кыз сөярдәй, егет яратырдай
Исләр керде танау эченә...
Татлы сөю күпме газаплады,
Саташтырды адәм баласын.
Кемдер тапты ярын,ә берәүләр,
Сизенделәр ялгыз каласын...
Көннәр ага елга комы кебек,
Вакыт бит ул бердә туктамый.
Югалтканнар гына борчый җанны,
Йөрәкләрне тырный,тырмалый...
 
***
Танылган шагыйръ, Г.Тукай премиясе лауреаты
мәрхүм Роберт абый Әхмәтҗанов
истәлегенә багышлыйм.
 
Өстәлемдә китап, шул китапта,
Күпме уйлар, хисләр язылган.
Даһиларның зирәк, алтын сүзе,
Энҗе кебек тезеп басылган.
Бу басмага инде күпме еллар,
Тоташтыра гасыр арасын.
Вөҗданлыкка, тәртип, намуслыкка
Өйрәтәдер адәм баласын...
Өстәлемдә дәфтәр, ул дәфтәрдә,
Нинди сүзләр генә тумаган!
Сызган шәхес бозгач, тагын язган,
Илһам күзлегеннән караган...
Өстәлемдә каләм- шагыйръ язган,
Канатланып очкан җырлары.
Җырлар аша миңа дәшә, сорый
Гомерләрнең ничек узганын...
Өстәлемдә яна өстәл уты,
Шәмдәл түгел, күптән яңарган.
Ничә еллар һаман "бөкерәеп",
Иҗат өстәленә караган...
Өстәлемдә китап, кулда каләм,
Алда дәфтәр, янда яктырткыч.
Үз халкыңа рухи хезмәт итү,
Минем җаннарыма куаныч...
 
***
Көзне күрдем бүген көзгедән,
Олыгайган узган гомердән.
Йөзләремдә тулы сары сагыш,
Кашкайларым-болыт ишелгән...
Күзләремнән явам диеп тора,
Бу көзләрнең ачы яңгыры.
Чәчләремнән сыйпый мине җилләр,
Җәйләрдән соң әле талгыны...
Бит-кырымда ага ерганаклар,
Тирәнәя барып көз саен.
Өметләнеп хәрчак эзли күңел,
Көзге -тәрәзәдән яз аен...
 
***
Җәйләр буе көткән яңгыр шашып ява,
Җитүедер инде көзләрнең.
Тузан булган җирне төя,тырмый,
Эзли кебек җәйнең эзләрен.
 
Актара күк, барлый чишмә юлын,
Үтәр өчен иләк күзеннән.
Чистарынып,сихәт алып иңгәч җиргә
Бәреп чыга тауның битеннән.
 
Бу көзләр дә үтәр,кышлар җитәр,
Җәйге көннәр калды санаулы.
Тыныч үтсен көннәр, тигезлектә,
Булмасын тик дөнья гаугалы...
 
***
Очырашырга диеп килдем тагын,
Синең җаның моны аңлармы?
Фани дөньялардан килгән ахәң
Ахирәткә барып ашармы?
 
Әле һаман минем башка сыймый,
Синең мондый сәер үлемең.
Аңламыймын, кабул итә алмыйм,
Җан өшеткеч туфрак өемен...
 
Күз каршында кипте сылу тәнең,
Карашларың кинәт суынды.
Азык кабул итмәс халәтеңдә
Ачы төер килеп тыгылды.
 
Табиблар да белмәс үлем чирен,
Күпме пычак тәнне яргалый?
Бәгырьләрне телә,кисә чарасызлык,
Язмыш шулай көлә, җәзалый.
 
Им-томчылар бердәм - бозык,
Үтерергә диеп куелган!
Көндәшләрнең эше - тырышканнар,
Яшәешкә өмет җуелган...
 
Җир йөзендә эле күпме йөри
Адәмнәрнең шакшы, бозыгы.
Язсын котылырга бу афәттән,
Кайтсын кире гомер кызыгы..
 
***
Сине күрдем бүген төшемдә,
Алсу күлмәк иде өстеңдә.
Җиңнәреңә яшел ефәк чигү,
Чигеп куйган идең үзеңчә.
 
Киселмәгән чәчләр-озын толым,
Билләреңә кадәр сузылган.
Башкаеңда шундый матур калфак,
Энҗе-мәрҗән белән коелган.
 
Елмаясың миңа нидер әйтеп,
Телсез тамаша күк, ишетмим.
Кулларымны сузам кочакларга,
Югаласың һаман,өлгермим.
 
Артларыңнан чабам, әй йөгерәм,
Аякларым никтер бара алмый.
Кычкырамын-чыкмый тавышларым,
Җан-тәнемне нидер богаулый.
 
Күз алдымнан кинәт юкка чыктың,
Агып киттең кебек диңгезгә.
Юрауларым начар, кавышмабыз ахры,
Килмәссең син минем нигезгә...
 
***
Нигә алай әле борылдың?
Нәрсәгәдер миңа суындың?
Кочагыма керер җирдән кинәт,
Киреләнеп читкә ыргылдың...
Ишеттеңме әллә гайбәт сүзләр,
Көнләүчедән хәбәр алдыңмы?
Вак чебенне филгә әйләндереп,
Шушы көнгә инде калдыңмы?
Яла яккан хаттан алып нурым,
Дегет сала күрмә кисмәккә.
Арабызга җилләр кертми яшик,
Бал-май ягып телем икмәккә!
 
***
Туган якта, әткәй, иминлекме,
Игенкәйләр ничек үсәләр?
Табигат тә коры тотты үзен
Буш булмасын амбар, кесәләр.
Олы юлга карыйсыңдыр, әнием,
Безне көтеп, тәрәзә янында.
Самоварың җырлый чакырып,
Күмәч пешә мичнең авызында...
Яшьлек тугаенда көтә кебек,
Мәңге кире кайтмас балачак.
Су буенда үскән тал-тирәкләр,
Сагынып безне кочып алачак.
Каршы алыр безне чәчәк атып,
Туган якның барча гөлләре.
Җанга дәва, сихәт биреп исәр,
Туган җирнең назлы җилләре...
 
***
Йөгерек дулкыннардай
Тундра өсләреннән,
Кар бураны уйный,котыра.
Кәрлә чыршыларны ак биләүгә били,
Салкыннардан саклый шул гына.
 
Язмаган бит,
Нәни чыршыларга,
Тайгаларда күкерәп үсәргә.
Төз гәүдәле зифа агач булып,
Болытларга менеп җитәргә.
 
Салкыннарга түзсә
Нәни ботаклары,
Тернәкләнер алар яз җиткәч.
Тамырлары җирдән назлы җылы алгач,
Кояш нурлар сибеп җан өргәч.
 
Язлар, җәйләр
Бик кыска шул,
Җылы көннәр монда санаулы.
Кодрәтебез булса,гел җәй булыр монда
Үстерербез һәрбер агачны!
 
***
Көтә адәм җомга көнен,
Көтәдер барча халык,
Кемнәрдер мәчеткә бара,
Җанын иманга салып.
Кайсылары юл җыена,
Күрергә туганнарын.
Кайталар туган якларга
Сагынып тугайларын.
Әби-бабай көтә кунак -
Балаларны кайтканын.
Оныкларның шат кунелдә
Чирәмдә аунашканын.
Авыл егете көтә һаман
Кунак кызлар кайтуын.
Кызлары да көтә кебек,
Сөйгәне озатуын...
Сизмисең дә, узып китә
Санаулы ял көннәре.
Дүшәмбедән китә тагын
Тормыш мәшәкатьләре.
 
***
Башта уйлар,чиксез сораулардыр,
Кайда бәхет, нидән гыйбарәт?
Нигә икән талый саф җаннарны
Оятсызлык, шакшы, хәшәрәт?
Бер сәбәпсез нигә рәнҗи күңел,
Таланыла хисләр букчасы?
Туң адәмнәр, шайтан аркасында
Пычырана тормыш бакчасы?
Кемнәр көйли безнең яшәү,
Җан асрый торган өлешен?
Кол булырдай итә тормышларны
Ә үзенә яза көмешне?
Авыз яба матур сүзләр белән
Урлый, алдый малны, дусларны?
Матди файда өчен сата халкын
Сөендерә безнең дошманны...
Бу комсызлык чире, рухи башбаштаклык
Оялаган зиһен түренә.
Ничек итеп аны йолкып атыйк
Илтеп күмик дөнья читенә?
Соңламыйча тәртип салыйк яшәешкә
Туң җаннарга җылы бәйләнсен.
Күңелләрдә булсын гел изгелек
Шатлык белән җирләр әйләнсен!
www.Matbugat.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013