Бүген Әдипләр: Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВА
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВА


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Луара Шакирҗан
Әлфия Шакирҗанова
Әзһәр Шакиров
Минсәгыйть Шакиров
Фәридә Шакирова
Әлфинур Шәвәлева
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Камил Шәйхетдинов
Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВА
Исмәгыйль Шәрәфиев
Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВА
Журналист Энҗе Шәйхетдинованы күпләребез «Татарстан – Яңа Гасыр» каналы аша белә. Мәдәният темасына алып барган тапшыруларын тамашачы яратып кабул итте. Телевизор экраннарында күренми башлагач, күпләр пошаманга да төште. «Безнең Энҗебез кайда соң?» диючеләр дә аз булмады. Хәзер ул Мәгьлүмати программалар редакциясенең «Хәбәрләр» программасы продюсеры булып эшли.
Энҗе ШӘЙХЕТДИНОВАның бу шигырен 1993 елны Әлмәт гимназиясенең әдәби берләшмәсе җитәкчесе Клара апа Булатова "Аргамак" журналына биргән һәм ул 9нчы санда башка кызларныкы белән бергә басылып чыккан.

АВЫЛ КЫЗЫ БУЛЫП

Чәчләремне үреп куйыйм әле, 
Авыл кызы булып карыйм әле. 
Кулларыма чиләкләрем тотып 
Җырлый-җырлый суга барыйм әле.

Чынлап авыл кызы булсам иде, 
Җиләк җыеп йөрсәм иде, 
Авылдагы каеннарым кебек 
Иркә сылу булып үссәм иде.

Авылымның кырларына барып 
Зәңгәр күккә карап йөрер идем. 
Төрле-төрле чәчәкләрен җыеп 
Матур тәкыяларүрер идем.

Авылымның, йомшак җилен кочып, 
Коесының салкын суын эчеп, 
Сандугачтай моңсу җырлар сузып 
Йөрер идем авыл кызы булып.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013