Бүген Әдипләр: Борһан Шаһиди
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Борһан Шаһиди

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Булат Шакиров
Юлай Шамилоглы
Розалина Шаһи
Борһан Шаһиди
Борһан Шаһиди

Тарихта калдырган эзләр

Кытайда берьюлы унбишкә якын вазыйфа башкарган милләттәшебез турында шушы көннәрдә “Идел–Пресс” полиграфия-нәшрият комплексында “Борһан Шаһиди. Тарихта калдырган эзләр дип исемләнгән китап дөнья күрде. Китапта халкыбызның асыл улы, Кытайның күре­некле дәүләт эшлеклесе, галим һәм язучы, телләр белгече, тәрҗемәче, чыгышы белән Буа районы Аксу авылыннан булган Борһан Шаһидинең тормыш юлы һәм эшчәнлеге тасвирлана. Китап “ТАИФ” акционерлык җәмгыятенең матди ярдәме белән нәшер ителгән, материаллар туплауда “Буа” якташлык җәмгыяте зур өлеш керткән. “Минем фикеремчә, катлаулы тормыш юлын үтеп, гади хезмәткәрдән Кытай хакимияте вәкиле дәрәҗәсенә кадәр күтәрелгән бу шәхеснең тулы тәрҗемәи хәлен халыкка җиткерү – бик мөһим һәм кирәкле эш”, – дип яза китапка кереш сүзендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Гаять зур сәләткә ия милләттәшебезгә багышланган китаптан кайбер өлешләр белән сезне дә таныштырырга булдык.

Китап, җәмәгатьчелек фикерен искә алып, рус телендә нәшер итү өчен дә әзерләнә.

Борһан Шаһидинең әти­се Шаһидулла ур­та хәлле булып, җир эшкәртүдән тыш, беркадәр сәүдә эшләре белән дә шө­гыльләнгән. Җир сатып алып, анда йорт-җир корган һәм шул өй янында кибет тә ачып җибәргән. Алар гомер иткән өй урнашкан җир биләмәсе бүген Аксу авылы­ның мәчете урнашкан җир белән төньяк юнәлештә чиктәш урында булган.

Борһан Шаһиди укуга бик сәләтле булып, тиз вакыт эчендә хәтта Коръәнне дә яттан өйрәнә.

...Борһан Шаһиди Өремчегә килеп эшли башлаган “Тьян-Шан” фирмасы, Шин­җаң белән Россия арасындагы зур күләмдә сәүдә эшләре алып барып, Шинҗаңның Чү­гү­чәк, Өремче, Турфан шә­һәрләрендә филиаллар ачып җибәргән. Фирма Октябрь инкыйлабына кадәр Россия­дән Шинҗаңга башлыча тукымалар, җеп, керосин, эш кораллары, йорт кирәк-яракла­ры кертеп, Шинҗаңнан Рос­сиягә сарык йоны, хайван ти­реләре, мамык чималы, киптерелгән җимешләр, мө­гезле эре терлек чыгара торган булган. Фирманың филиалларында эш алып бару тәртибе Рос­сиягә чимал чыгаруга бәйле булып, күп эшләрне җирле халыкны яллап башкаруга җай­ланган була.

Борһан Шаһиди фирма­ның Өремче филиалында эшли башлау белән бер үк вакытта, үз акчасына махсус укытучы яллап, кытай телен өйрәнә. Ул, Шинҗаң­га килү­енә бер елдан аз гына артык вакыт үткәч, документлар тапшырып, 1914 елның мартында Кытай гражданлыгын ала. Борһан Шаһиди белемен Кытай гимназиясендә читтән торып дәвам иткән. Ул шул вакытта япон һәм немец телләрен дә өйрәнгән булырга охшый. Чөнки аның “Шин­җаңдагы илле елым” дигән китабында 1919 елда Исхак Җаббаров белән чәйгә чакырылган Япония күзәтчесе арасында булган сөйләшүдә тәрҗемәче булганлыгы турында язылган.

Борһан Шаһиди “Күккүз җәйләве” дигән киң далада терлек көтүләре тоткан, татар милләтеннән булган Күккүз Абдрахман дип атап йөртелә торган кеше белән сәүдә эшләренә кагылышлы сөйләшүләр алып барган. Абдрахман, егетнең ике арада уздырылган сөйләшүләргә булган мөнәсәбәтенең алдауга корылмаган булуын күреп, аны үз итә. Тора-бара бу дуслык туганлыкка да әйләнә. Борһан Шаһиди 1918 елның башларында Күккүз Абд­рахманның Шәрифә исемле кызына өйләнә. Аларның 1919 елны Шадия исемле кызлары, 1921 елны Нөсрәт исемле уллары дөнья күрә.

1921 елның башында өлкәнең финанс министры Паң Жун Борһан Шаһидине үзе янына чакыртып ала. Ул аңа, “Тьян-Шан” фирмасындагы эшләренә зарар китермәслек юл белән, пошлина алу эшләрен тикшереп, җайга салырга булышырга тәкъдим итә. Министрның “Давшаң” дигән Россия-Кытай банкында тәрҗемәче булып эшләүче улы Паң Зухуан, әтисенең кытай, уйгыр, рус телләрен яхшы белгән кеше эзләвен ачыклагач, дусты Борһанның кандидатурасын тәкъдим иткән булган. Бу хәлне Борһан Шаһиди фирма мөдире Исхак Җаббаровка кайтып сөйли. Исхак аңа бу тәкъдимгә каршы килмәскә киңәш бирә. Тәкъдимгә ризалык биргәч, Борһан Шаһидине, Ху Геңиаң дигән кеше белән бергә, өч айга, Чүгүчәккә пошлина алу-тапшыру эшләрен Совет Россия­се консулханәсендә теркәлгән саннар белән чагыштырып, тикшереп кайтырга җибәрәләр. Өч айлык тикшерү нәтиҗәсендә Борһан Шаһиди 17600 сар тәңкә (Шинҗаңда әйләнештә булган акча берәмлеге) күлә­мендә тотып калынган пошлинаның казнага тапшырылмаган булуын ачыклый. Бу хәл ачыклангач, Ху Геңиаң аңа Чүгүчәкнең вилаят башлыгы Җаң Җиаңның эш кузгат­мас өчен 2640 сар тәңкә акча биргәнлеген хәбәр итә. Бор­һан Шаһиди ришвәт алуга ризалык бирми.

Бу пошлина алу-тапшыруны тикшерү вакытында ришвәт биреп карап, Борһан Шаһидинең үзен дә тикшергәннәр.

1922 ел башында өлкә рәисе Яң Зиңшин Борһан Шаһидигә 1000 баш нәселле чабыш атлары фермасының мөдире булып күчәргә тәкъ­дим ясый. Борһан Шаһиди үзенең “Тьян-Шан” фирмасыннан китеп, Яң Зиңшинның ат фермасын җитәкли. Шул ук елны, ул туган авылы Аксуга кайтып, әтисен, әнисен, се­ңел­ләре Зәйнәп белән Мәрь­ямны үзе янына алып килә. Авылда аның Таифә апасы гына кала.

Борһан Шаһиди атлар фермасы мөдире булып 1925 елга кадәр эшли. Бу хезмә­теннән тыш ул Яң Зиңшинның шәхси банк операцияләрен алып барган. Аның уртанчы улына рус телен дә укыткан.

1925 елда өлкә рәисе Борһан Шаһидигә автомобиль төзү ширкәтен оештыруны тапшыра. Борһан Шаһиди берничә җиңел машина сатып алып, аларны Шин­җаңга кайтартуны оештыра. Өлкә рәисе аны таш юллар төзү идарәсенең министры һәм кушымча автомобиль курсларының директоры итеп куя.

Борһан Шаһиди алда әйтеп үтелгән хезмәт урыннарына рәсми рәвештә куелган булса да, аның өстәмә хезмәте махсус тапшырылган эшләрне үтәүдән гыйбарәт була. Башлыча ул, өлкә рәисенең махсус тапшыруы буенча, аз санлы милләтләр яшәгән җир­­ләрдә килеп чыккан, га­дәттән тыш булып саналган вакыйгаларны тикшерү һәм киеренкелекне бетерү юллары турында киңәшләр бирү белән шөгыль­ләнгән. Шуның өстенә ул өлкә рәисе Яң Зиңшинның тәрҗеманы да булган.

...1929 елның сентябрь башларында өлкә рәисе Бор­һан Шаһидине үзе янына чакырып алып, таш юл төзү эшләренең акрын баруы турында сүз башлый. Таш юл төзү өчен Германиядә махсус машиналарның барлыгын әйтеп, Германиягә барып аларны сатып алу һәм кайтарту эшләрен оештырырга боера. Шуның өстенә, Борһан Шаһиди өч ай вакыт эчендә Германиянең мәгариф эшләрен өйрәнергә һәм чит илләрнең сүдә эшләре турындагы мәгълүматлар белән дә танышырга тиеш була. Белемен арттыруның да берәр җае чыгу мөмкинлеген истә тотып, Борһан Шаһиди 1929 елның сентябрь аенда Фан Цзи дигән кеше белән бергә юлга чыга.

Алар Германиягә килеп җитә. Берлиндагы Кытай илчелеге хезмәткәрләре ярдәме белән алты данә юл төзү машиналарын сатып алып, СССР аша Өремчегә озаталар. Өлкә рәисе Цзинь Шужень алар аша үзенең сакчылары өчен 200 маузер да кайтарта. Билгеләнгән вакыт эчендә Борһан Шаһиди, Кытай илчелеге хезмәткәрләре ярдәме белән, Германиянең мәгариф һәм сәүдә эшләрен өйрәнә. Аңа тагын да тапшырыласы эшләр буласын хәбәр иткән телеграмма килә. 1932 елга кадәр Шаһидигә бернинди эш тапшырылмаса да, кайтырга рөхсәт бирелми. Шул сәбәпле Борһан Шаһиди 1930 елның башыннан немец телен җентекләп өйрәнә башлый. Ул 1930 елның җәй ахырында Берлин универси­те­тының сәяси-икътисад факультетына имтихан тапшырып укырга керә һәм аны 1932 елда уңышлы тәмамлап, диплом алып чыга.

1931 елда Цзинь Шуженьның улы һәм аның ту­ганнарының балалары Берлинга хәрби мәктәпкә укырга килә. Алар үзләрен бик эре тотарга өйрәнгән булсалар да, немец телен белүләре чамалы гына булган, күрәсең. Шул сәбәпле, 1932 елда Цзинь Шуженьның улы, Шаһидигә әтисенең язган хатын күрсәтеп, корал чыгару заво­ды­ның җитәкчеләре белән корал сатып алу турындагы сөйләшүләргә үзе белән бергә барып, ярдәм итүен сорый. Цзинь Шужень улына корал чыгару заводыннан бик күп санда мылтыклар, автоматлар һәм пулеметлар сатып алу шартлары турында сөйләшүләр алып баруны тапшырган булган. Алар икәү­ләп Швейцариягә килә­. Сөйләшүләр вакытында Борһан Шаһиди, бөтен көчен куеп, сөйләшү­ләрне нәтиҗәсезлеккә китертә. Шуннан соң Цзинь Шуженьның улыннан әтисенә хат яздырта. Хатта корал сатып алу шартла­рының кайбер­ләре турында Борһан Шаһидигә Өремчегә кайтып, Цзинь Шуженьның үзе белән, күзгә-күз очрашып сөйләшергә кирәклеге турында язылган була. Хатны алу белән Цзинь Шужень Шаһидине чакырып телеграмма җибәрә.

1937 елның язында Алтайда аксакаллар җыенында үзләренең өлкә башлыгы итеп Шарипхан Кугедаевны сайлыйлар. Бу эшне Шэн Шицәй хупламый. Ул Борһан Шаһидине үзе янына чакыртып, өлкәгә башлык булып аның үзенә барырга боера. Алтайдагы хәлләрне бик яхшы белү сәбәпле, Борһан Шаһиди ризалык бирми. Ул бу хәлне дустына хыянәт итү белән бер буласын да, акса­калларның сүзенә каршы барып аларга дошман буласын да аңлый. Ачуы чыккан Шэн Шицәй аны барлык хезмәтләреннән дә азат итеп, СССР­ның бер шәһәренә Кытай консулы иттереп җибәрүне оештыра. 1937 елның июнь аенда Шаһиди эшләрне кабул итә. Аның белән бергә хатынын да консулның секретаре итеп җибәрәләр.

Борһан Шаһиди консул булып бер ел да эшләми. Чын күңеленнән бирелеп эшләп, ул әле үзенең өстенә Гер­ма­ниянең шәүләсе төшкәнен дә, аның тормышын караң­гы­лыкка таба этәргән булуын да белмәгән булыр...

1938 елның февралендә аңа Өремчегә кайтырга телеграмма килә. Март ахырына кадәр хәзерлек эшләре уздырып, Семи, Алма-Ата аша чикне узып Шинҗаңга үтә. Совет транспорт компаниясенең йөк машинасына утырып Өремчегә юл ала. Җиң шәһәреннән ун километр чамасы узгач, алар артыннан сигнал биреп барган җиңел машина куып җитә. Хәрби киемдәге кешеләр Шаһидинең документларын тикшергәч, кулларын күтәртеп шәхси тентү ясыйлар һәм богаулар кидертеп кулга алалар. Кулга алучыларның берсе СССРның мәслихәтчесе була. Шаһидине Или җинаять хезмәте идарәсенең камерасында берничә көн ябып асыраганнан соң, 12 апрельдә Өремчегә алып килеп икенче төрмәгә ябалар. Баш җинаять идарәсендә төрле җәберләүләр кулланып сорау алулар башлана. Аны Германия һәм Япония көчләренә таянып, Шин­җаңда мөселман дәүләте тө­зүне оештырырга җыенуда гаеплиләр. Сорау алуны идарә башлыгы Ли Яңҗи һәм СССР мәслихәтчесе алып баралар. Ләкин Борһан Шаһиди җә­заларга бирешми, нык тора. Ул үзенең гаепсезлеген дәлилләп, Германия шпионы Ишмәтне фаш итүен һәм Япония ялчысы Ма Чжунъинга каршы Алтайда 1933 елны сугыш оештырган булуын әйтә. Лә­кин җәберләүне дәвам итәләр. Сорау алулар ике ел давам итә. 1939 елның ноябрь аенда аны караңгы төрмә подвалына салып 68 көн тоталар. Идәндә тездән су, бик салкын һәм дымлылык зур була. Шаһидигә ихтирам белән караган сорау алучы Ваң Зичиң аңа шәм һәм язу әсбаблары кертеп биргән. Шул подвалда Борһан Шаһиди уйгыр те­лендә «Сәлам язам сезгә, Мао Цзедун» дигән шигырен яза, «Уйгырча-русча-кытайча» сүзлек өстендә эшли башлый. Подвалда бөтенләй хәлсез­ләнгәч, аны гомуми камерага чыгаралар. Камерадагы тоткыннар битен сакал-мыек баскан бу кешене башка дөнья­дан килгән кешегә охшаталар. Тиздән аны башын-күзен бәйләп дүртенче номерлы төрмәгә алып килгәннәр. Анда килгәч, аның исеме хәзер Ваң Ву булуын аңлаталар һәм аерым камерада булган махсус эш урынын күрсәтеп тәрҗемә эшләре белән шөгыльләнәсе булуы турында әйтәләр. Җинаятьчелеккә каршы хезмәт идарәсенең бүлек башлыгы Лиу Биңди аңа немец, рус, уйгыр телләрендәге хатлар биреп тәрҗемә ясата. Хатлар арасында Шэн Шицәйнең Сталинга барлык мәслихәтчеләрнең дә троцкийчылар булуын хәбәр итеп, аларны алмаштыруны сорап язганы да була. Хатлардан соң кытай теленнән Сун Ятсенның «Өч теләк» дигән әсәрен уйгырчага тәрҗемә итә. Форсаттан файдаланып китаплар, сүзлек­ләр китертә. Үзенең подвалда башлаган «Уйгырча-кытайча-русча» сүзлеген эшкәртүен тәмамлый. 1944 елның апре­лендә аны төрмәнең тышкы ягындагы йортка күчерәләр. Ул төрмә башлыгы Дэн белән бүлек башлыгы Цзиау Цзилан утырган җирдә эшли башлый. Аерма тегеләрнең иректә булулары белән Шаһидинең төрмәдә утыруында гына була. Туганнарына килеп кү­ре­шергә дә рөхсәт бирелә башлый. Әнисе аны килеп күргәч елап җибәреп: «Синең 1942 елны атып үтерелүең турында хә­бәр таралган иде. Инде исән-сау күрермен дип өметләнмәгән идем», – дигән. Ул күз яшьләрен сөртә-сөртә Бор­һанга, аның кулга алыну хәбәреннән соң барлык ту­ганнарының башына төшкән бәлаләрне сөйләп китә.

1939 елда Шаһидинең бар­лык туганнарына Өремче шә­һәренә якын җирдә торырга рөхсәт бирелми. Аларның гаиләсен Хәйдәр Сәйрани гаиләсе белән бергә сак астында Керә дип аталган җиргә илтеп куялар.

Алар бернинди дә шартлары булмаган казармада яшиләр.

Әтисенең үлем хәбәрен ишетеп, Борһан Шаһиди бик нык кайгыга кала. Әнисе, бу кайгыны күптән кичергән булу сәбәпле, күзләрендә ярым кайгы, ярым шатлык яшьләре була. Аның өчен күптән үлгән дип саналган улын күрү бик зур бәхет була.

Борһан Шаһидинең төрмә җәфалыклары бер дә көтмәгәндә, уйламаганда тәмамланалар. Шэн Шицәй 1944 елның март аенда 30 дан артык йөк машинасына малларын төяп эчке Кытайга озата. Аны гоминьдан хөкүмәтенә дехканчылык – урманчылык министры итеп билгелиләр. У Чжунсин дигән кеше аның урынына билгеләнә. Ул тә­хеткә утыргач төрмәләрдә тәртип урнаштыра башлый. Борһан Шаһиди үзе­нең төрмәдән чыгуын У Чжуйсиннең төрмәләрдә тәртип урнаштыруы белән аңлата. У Чжунсин төрмәдән чыгучыларны кабул итә торган булган. Шуларның берсе Гуаң Лу исемле кеше У Чжунсингә Борһан Шаһидинең төрмәдән чыгарылмаганлыгын әйтә. Тегесе аптыраган кыяфәттә: «Ул исәнме?» – дигән. Шунда ук телефоннан Борһан Шаһидине чыгарап җибәрү турында күрсәтмә биргән.

1944 елның 28 ноябрендә Борһан Шаһиди янына туганнары килгән була. Шул вакытта Ху Гуҗең мыштым гына кереп: «Борһан әфәнде, син иреккә чыгарылдың», – дип әйткән. Барысы да ышанмыйча аптырап карап торганнар. Ләкин ул кешенең кыяфәте шаяртканга охшамаган була. Шул ук көнне Шаһиди 7 елдан соң беренче мәртәбә өенә кайта. Соңыннан ул дүртенче төрмәгә барып Цзиау Цзиланны күрә һәм китапларын, истәлек язуларын ала. Тегесе серле карап аңа: «Бәхетле кеше син. Сине бит үтертергә Шэн Шицәйдән ике кат әмер килгән иде», – дигән. Ләкин Лиу Биңди Борһан Шаһидинең тәрҗемә эшлә­ренә ки­рәк булуы аркасында үтертүне кичектереп килгән. Шаһидинең тәрҗемә иткән Сунь Ятсен китабы өчен генә дә ул 10 мең юань акча алган булган. «Өч вилаят инкыйлабы» вакытында ул кеше Голҗада шәһәр башлыгы булган. Баш күтә­рүчеләр Гол­җаны алгач аны атып үтергәннәр.

1966 елның башыннан Кытайда “мәдәни инкыйлаб” башлана. Шул елның августы урталарында, Борһан Шаһидинең гаиләсе яши торган өйгә “хунвейбиннар” төркеме килеп тентү ясый. Бу төркем асылда Милләтләр институты студентларыннан торган. Алар өйдәге барлык нәрсә­ләрне актарып чыгарып, бик күп нәрсәләрне үзләре белән алып киткәннәр. Киткәндә аңа институтка тәнкыйть кабул итәргә килергә кирәклекне әйтәләр һәм аның көнен билгелиләр.

Тентү ясалган вакытта балалар өйдә булмаганнар. Кайтып килгән вакытларында капканы узган балаларның күзләренә ташланган беренче нәрсә өй стенасына ябыштырылган төрле табличкалар була. Аларга “Халыкара шпион Борһанны юк итик”, “Шпион гаиләсе” һәм шуңа ох­шашлы сүзләр язылган була. Балалар әтисенең һәм гаиләләренең бик авыр хәлдә калганлыгын шунда ук аңлап алганнар. Борһан Шаһиди­нең балала­ры әтиләреннән аңлатма сорамый кала алмаганнар. Балаларының сорауларына Бор­һан Шаһиди үзе­нең тормыш һәм хезмәт дә­верендә һич­кайчан да партиягә, илгә һәм халыкка зыян китерерлек бер нәрсә дә эшләмәгән булуын әйтә. Балалары әтиләренең сүзенә ышанырга да, ышанмаска да белмиләр. Бу мәсьәлә, бәлки, бераз ачыкланыр дигән уй белән тәнкыйть җыенына ки­ләләр. Ләкин тәнкыйтькә тартучыларның җыенда бернинди дә дәлилләр китермичә, өй стенасына ябыштырылган табличкаларда язылган сүзләрне генә кычкырып торуларын күргән балалар әтиләренең гаепсез икәнлеген аңлыйлар. Ике җыеннан соң алда тагын да тәнкыйть­кә тарттырыр өчен аны Шин­җаңга җибәрәләр. Хатыны Рәшидә, үтерүләреннән куркып, Борһан Шаһидине үзен генә юлга чыгармаска була. Иң авыры балалар белән аерылышу була. Пекинда каласы дүрт баланың бары олысы гына яңа эшкә урнашып эшли башлаган була. Калганнары – мәктәп укучылары. Китәр алдыннан Борһан Шаһиди балалары белән саубуллашканда аларга тагын бер кат үзенең гаепсез булуын, ләкин аны исбатлау кирәк икәнлеген аң­лата. Шулай итеп, 1966 елның 2 сентябрендә яше 70тән узган бабай муенына “Халык­ара шпион Борһанны юк итик” дигән сүзләр язылган такта бәйләнгән хәлдә, хатыны белән бергә көч-хәл белән поездга утырып, Өремчегә китә. Килгәч үк аларны Шин­җаң университеты карамагындагы бер кечкенә ташландык өйгә урнаштыралар. Тәнкыйть кабул итүчеләрнең саны шактый күп булып, Борһан Шаһидидән башкаларына “капиталистик юлга баскан” дигән исем тагылган булган. Аларны сәхнәгә бе­рәм-берәм чыгара башлаганнар. Әлбәттә, халык алдында “халыкара шпионның” “ка­пи­та­листик юлга басканнардан” дошманлыгы зуррак булуы сәбәпле, сәхнәгә беренче булып Борһан Шаһиди чыга­рып бастырылган. Аның янына “капиталистик юлга басканнар” чыгып беткәннән соң, сәхнә дөбердәп ишелеп китеп, барлык “капиталистик юлга басканнар” сәхнә астына егылып төшә. Ярымҗимерек сәхнәдә Бор­һан Шаһиди берүзе басып кала. Тәнкыйть җыены шуның бе­лән тә­мамлана. Әлбәттә, башка очракларда да җыеннар бик җит­ди төстә алып барылган. Борһан Шаһидигә тәнкыйть ясаучылар арасында: “Бор­һан­ны “күзгә кунган чебен” кебек тәнкыйтьлибез”, – дип кычкырып йөргәннәре дә күп була. Ләкин тора-бара Борһан Шаһидинең өчәр сәгать “реактив самолет” позасында басып торып та, кыйналып та, бу җәзаларны горур кыяфәттә кичерүен күреп, аларның гайрәтләре кайта. Бу хәлләрдән соң алар: “Кара, аттан төшсә дә, тезгенен җибәрми бу”, – дип әйтә торган булганнар. Борһан Шаһиди бу тү­бәнчелекләрне горур ки­черә, төшенкелеккә би­релми. Җыен­нарга ул яхшы киемнәр, хәтта стрелкалары да сакланган чалбар киеп килә торган булган. Аны дошманга санап йөрүчеләр дә, бу хәлләрдә үз-үзен тотышын күреп, аңа ихтирам белән карый башлыйлар. Әлбәттә, тормышны шундый авыр шартларда алып баруда хатыны Рәшидәнең дә роле бик зур була. “Тәнкыйть” алып кайткан иренең яраларын дәвалау да аның өстенә төшкән. “Хунвейбиннар”ның җирле халык белән булып узган бәрелешләреннән соң рәсми җитәкче даирәләрнең мөнәсәбәте аларга карата үзгәреп китеп, араларында каршылыклар килеп чыккан булган. Аларның җитеште­рү-төзү корпусында җитәкче­лекне үз кулларына алырга маташулары да үзәктә яклау тапмый. Шул сәбәпле, “хунвейбиннар”ның барлык көчләре эчке көрәшкә сарыф ителә башлап, Борһан Шаһиди кебек “үле юлбарыслар” белән кызыксыну бетә. Мондый тәнкыйть җыеннары үткәрелми башлый. Тик шулай да Борһан Шаһиди махсус рөхсәтсез Пекинга балалары янына кайта алмаган. Әмма дус-ишләре күп булган, гаиләгә ярдәм дә итеп торганнар. Әлеге рәсем шуны исбатлап тора. Рәсемдә бик күп еллардан бирле күрешмәгән Борһан Шаһиди белән Ван Эньмаоның очрашу вакыты сурәтләнгән. Икесенең дә эче тулы шатлык икәнлеге күре­неп тора. Әгәр Ван Эньмао ККП Шинҗаң комитетының 1 нче секретаре булган вакытында дусты Борһанның башына төшкән бәла-казаларга битарафлык күрсәткән булса, рәсемдә су­рәтләнгән очрашу бөтенләй икенче төрлерәк узган булыр иде.

Ринат Мингалиев
Vatantat.ru

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013