Шаһидә Исмәгыйль кызы Галимова 1934 елның 23 февралендә Самара өлкәсе Шонталы районы Денис авылында туган. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе ветераны. Шигырьләре, мәкаләләре «Татарстан яшьләре» газетасында даими басылып тора. «Печәнгә төшү», «Авылым янга», «Авылым кешеләре», «Тормыш гыйбрәтләре» китаплары авторы.
Эзләмәгез эзләремне
Әйтегезче миңа, кем юксынмый,
Кем сагынмый туган авылын.
Урамнарын, яшел тугайларын,
Ямьле, тәмле чишмә суларын.
Сагындыра балачакта йөргән,
Атлап киткән тәүге сукмагым.
Кайтып эзләремнән ни үтсәм дә,
Югалтканмын икән, тапмадым.
Вакыт тузаннары каплап киткән,
Югалган шул алар, эзләмә.
Бары матур төсләр генә булып,
Чагылып китә алар күзләрдә.
Хатлар язам
Югарыдан әмер килде,
«Хатлар яз син», - диелде.
Язасым килеп язамын,
Дулкынлы илһам иңде.
Хатлар язам утырып ла,
Дәфтәр битен тутырып.
Сагындым, күрәсем килә
Күзләремне тутырып.
Уйламаска тырышсам да,
Баштан чыкмый бер генә.
Бергә чаклар һич онытылмый,
Күз алдында гел генә.
Исләремдә урманнарда
Бергә узган яшь чаклар.
Чаткыларын тирә-якка
Сибеп янган учаклар.
>
Мәхәббәтка киртә юк
Ел үтте, гомер үтте дип,
Уфтана күрмәсәнә.
Мәхәббәт ул бик кадерле,
Соңлап кына килсә дә.
Мәхәббәткә киртәләр юк,
Чикләр куймагыз берүк.
Яндыра да, көйдерә дә
Мәхәббәт дигән күрек.
Мәхәббәтле булыгыз сез,
Сөегез, сөйдерегез.
Бернигә дә карамыйча,
Көегез, көйдерегез.
Гармун моңнары
Язлар җиткәч, су буенда
Яңгырый тальян моңнары.
Ташып аккан дулкыннарда
Йөгерә ай нурлары.
Моңнар сине алып китә
Үткәннәргә сәфәргә.
Алып кайта бүгенгегә,
Дәрт бирә ул яшәргә.
Уйландыра, моңландыра,
Сихри хисләр уята.
Йөрәк сыкрый, җаным җылый,
Тальян моңы, син кайда?
Тынмасын-тальян чыңнары,
Бүген дә, иртәгә дә.
Алмашмыйм татар моңнарын
Алтыннар бирсәләр дә.
Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.