Бүген Әдипләр: Шәһидә Максудова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шәһидә Максудова


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Азат Магазов
Мәхмүт Максуд
Шәһидә Максудова
Мәдинә Маликова
Алмаз Мансуров
Фәнил Мансуров
Хәдичә Махиянова
Венера Мәҗитова
Разыйм МӘРДӘНШИН
Фәнзәлия Мәснәвиева
Габдел Мәхмүт
Мөхәммәт Мәһдиев
Габдрахман Минский
Кыям Миңлебаев
Гөлҗофар Миңнеханова
Туфан Миңнуллин
Рауль Мир-Хәйдәров
Габделгазиз Монасыйпов
Ямил Мостафин
Мөсәгыйть Мостафин
Шаһинур Мостафин
Әмирҗан Мотаплапов
Зилә Мөдәррисова
Хәйретдин Мөҗәй
Шакир Мөхәммәдев
Ринат Мөхәммәдиев
Гөлшат Мөхәммәдия
Газиз Мөхәммәтшин
Айгөл Мөхәммәтшина
Рустем Муедин
Рәмзия Мусина
Әхәт Мушинский
Шәһидә Максудова
(1926-2009)
Язучы, тәрҗемәче Шәһидә Габдерахман кызы Максудова-Ахунова (әдәби тәхәллүсе — Гөлшәһидә) 1926 елның 29 ноябрендә Татарстанның Әгерҗе районы Уразай авылында мулла гаиләсендә туа.
Шәһидә әүвәл авыл мәктәбендә укып, 1939- 1942 елларда укуын Казанның татар һәм рус мәктәпләрендә дәвам иттерә. Сугыш башлангач, укуын бүлеп, 1942-1946 елларда Татарстанның Крас-ный Бор районы Сал агыш җидееллык мәктәбендә укытучы булып эшли. 1946 елда янәдән Казанга әйләнеп кайтып, 80 нче татар кыз балалар мәктәбендә урта белем алгач, шул ук елны (1947) Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1952 елда университетны тәмамлагач, берникадәр вакыт «Пионер» (хәзерге «Ялкын») журналында хатлар бүлеге мөдире, 1954-1957 елларда ТАССР дәүләт китап палатасында библиограф, 1958-1968 елларда әүвәл Әлмәт төбәк газетасы «Хезмәт байрагы» редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннары сигез елга якын Әлмәт фәнни-техник әдәбият китапханәсендә өлкән библиограф булып эшли. 1969-1983 елларда Шәһидә Максудова Татарстан Язучылар берлеге китапханәсенең мөдире сыйфатында хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә.
Ш.Максудова, иҗади шәхес буларак, укучылар даирәсенә проза жанрында язылган берничә оригинал әсәре һәм тәрҗемә китаплары белән мәгълүм. Ул — бигрәк тә тәрҗемә өлкәсендә активлык күрсәткән каләм иясе. Аның тәрҗемәсендә татар укучылары Л.Толстойның хайваннар турындагы хикәяләре, совет чоры рус язучыларыннан А.Грин, А.Батров, С.Антонов, В.Чивилихин әсәрләре, молдован, казакъ, каракалпак прозаиклары иҗатыннан аерым үрнәкләр белән таныштылар. Тәрҗемәләренең бер өлеше аерым китаплар рәвешендә нәшер ителеп, икенче бер өлеше «Ак дөя» (1979), «Зирәк кеше» (1980), «Арал дулкыннары» (1981), «Дуслык аланы» (1987) кебек күмәк җыентыкларда урын ала.
Ш.Максудованың оригинал әдәби иҗатыннан үз биографиясенә бәйле тормыш материалына һәм шәхси кичерешләренә нигезләнеп язылган «Минем кала алуым» исемле кечкенә повесте (1972) укучылар арасында аеруча җылы каршы алына. Әсәр, Рәшит Ахунов тарафыннан русчага тәрҗемә ителеп, «Я и город белокаменный» исеме белән «Волга» журналында (Саратов, 1972, № 2), «Между Волгой и Уралом» (Йошкар-Ола, 1978), «На Волге, на Идели» (Мәскәү, «Детская литература» нәшрияты, 1983) исемле күмәк җыентыкларда кат-кат нәшер ителә, 1979 елда Сара Латиева тәрҗемәсендә казакъ телендә дә басылып чыга. 1997 елда «Казан утлары» журналының 11 нче санында дөнья күргән һәм гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне нечкә психологик алымнар белән реалистик планда ышандырырлык итеп сурәтләгән «Асылбикәне җирләгәндә» повесте да әдәби тәнкыйтьтә авторның иҗади уңышы итеп бәяләнә. Ул 2009 елның 8 февралендә Казанда вафат була.
Ш.Максудова — 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Минем кала алуым: повестьлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. — 63 б. — 1000 д.
Толстой Л. Булька: хайваннар турында хикәяләр. — Казан: Татгосиздат, 1953. — 28 б. — 10000 д.
Б а т р о в А. Дустыбыз Хосе: хикәяләр. — Казан: Таткнигоиздат, 1954. — 1106. — 10000 д. Коллектив. Дөньяда ниләр бар? / К.Шәфыйкова белән уртак тәрҗ. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. — 390 б. — 10000 д.
Антонов С. Аленка: хикәяләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. — 232 б. — 10000 д.
Чивилихин В.Урман-чытырман:повесть. — Казан:Татар.кит.нәшр., 1977. — 1846. —15000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Низамиев Р. Тынгысыз сабырлык // Казан утлары. — 1996. — № 11. — 123-124 б.
Мулланурова Р. Якты сагыш // Сөембикә. — 1996. — №11. — 196.
Рәшит Ә. Уеңны уйдырып салсаң... // Шәһри Казан. — 1998. — 16 гыйнв.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013