Бүген Әдипләр: Шамил Шаһгали
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шамил Шаһгали


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мин Шабай
Самат Шакир
Гомәр Шакиров
Афзал Шамов
Салих Шамов
Габдулла Шамуков
Шамил Шаһгали
Резеда Шәрипова
Шамил Шаһгали
(1920-1987)
Шамил Шаһгали (Шамил Шаһгали улы Миңлегалиев) 1920 елның 9 июнендә хәзерге Башкортстанның Чакмагыш районы Калмашбаш авылыңда крестьян гаиләсендә туган. Яшьли ятим калып, балалар йортында тәрбияләнә. Чиләбе өлкәсендәге Аргаяш урта мәктәбен һәм Эстәрлетамак шәһәрендә бер еллык радистлар курсын тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт үз белгечлеге буенча эшли. 1941 елның маенда Свердловск хәрби училищесына укырга китә. 1942 елның февраленнән ул — хәрәкәттәге армиядә: гвардияче рота командиры сыйфатында сугышларда катнаша, ике тапкыр яралана, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл йолдыз, Икенче дәрәҗә Ватан сугышы, Өченче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
1946 елда армиядән кайткач, Ш. Шаһгали бераз вакыт Уфада Башкортстан халык иҗаты йорты директоры булып эшли. 1949—1952 елларда V К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының тел һәм әдәбият бүлегендә укый. Шуннан соң ул озак еллар буе Башкортстанда һәм Татарстанның Чирмешән район үзәге урта мәктәбендә тел һәм әдәбият фәннәре укыта. 1962—1964 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларны һәм 1966 елда Мосфильм киностудиясе каршындагы режиссерлык курсларын тәмамлый.
Ш. Шаһгали үзенең «Бала бәхете — ана бәхете» исемле беренче пьесасын 1956 елда яза, ә илленче еллардагы колхоз авылы тормышын сурәтләгән һәм ул заман өчен шактый үткен конфликтка корылган «Таң атканда» (1956) исемле икенче пьесасы белән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсенә аяк баса (1959). Авторның шул ук театр сәхнәсендә 1962 елда куелган һәм нефтьчеләр тормышына багышланган «Без аерылышмабыз» драмасын да тамашачылар һәм театр тәнкыйте җылы каршылый. Драматургның хезмәткә яисә гаилә тормышына бәйле рәвештә төрле әхлакый мәсьәләләрне драматургик чаралар белән хәл итүне максат итеп куйган «Яшьлек мәхәббәт» (1957), «Дуслык һәм мәхәббәт» (1963), «Тайга йолдызы» (1964), В. И. Ленинның Уфа чоры тормышына багышланган «Курай моңы» (1964) исемле пьесалары алтмышынчы-җитмешенче елларда Татарстан һәм Башкортстанның профессиональ һәм халык театрлары репертуарына кертелә. «Тайга йолдызы», «Курай моңы», «Буран» драмалары, рус теленә тәрҗемә ителеп, Бөгелмә, Улан-Удэ һәм башка рус театрлары сәхнәсендә уйнала. Гомумән, 1955—1983 еллар арасында драматург өч дистәгә якын сәхнә әсәре иҗат итә һәм шуларның унтугызы профессиональ татар, башкорт, рус, чуваш театралары тарафыннан сәхнәгә куела.
Ш. Шаһгали—1962 елдан СССР Язучылар союзы члены.
©Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013