Бүген Әдипләр: Гөлүсә Шаһбан
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Гөлүсә Шаһбан


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Мәүлит ШАКИРОВ
Илүзә Шакирова
Лидия Шакирова
Фәридә Шакирова-Зарипова
Гөлүсә Шаһбан
Гөлара Шәрипова
Гөлүсә Шаһбан
Көзләр кайчан җылы, якты була?!
 
...Җылыны, яктыны тансыклаган соры, моңсу, салкын көз көне. Телевизорны кабызып юанмакчы идем, анда да мәхшәр: Сирия тагы бомбага тотылган, үтерешләр, юлларда һәлакәтләр...
 
Яхшылыкны, яктылыкны тансыклаган шушы халәттә Гөлүсә Шаһбанның "Кабатланмас безнең сөюләр" китабын кулыма алдым. Кичә генә бер дустым бүләк итеп киткән иде. "Авторы укыган-белгән кеше түгел... Сөю турында шигырьләр күп иде ул..." кебегрәк уйлар баштан үтте. 
 
Китап тышындагы сурәткә дә күз төште: танылган җырчы Закир Шаһбанны, янәшәсендәге сылу гәүдәле, сөйкемле ханымны, урталарында шат елмайган матур кызчыкны күргәч, барысы да аңлашылды кебек: димәк, милли җырларыбызны бәрхет кебек йомшак, моңлы тавышы белән башкарып күңелләргә кергән,үзенчәлекле язмышы белән дә халкыбызның кадерле, сөекле улы булган күренекле җырчының гаиләсе бу. Хатыны Гөлүсә Шаһбан әлеге шигырьләр китабының авторы, димәк...
 
"Берәр шигырен булса да укып карыйм әле," - дип кызыксынып китапны ачтым һәм... дөньямны онытканмын!
 
Гөлүсә шигырьләрендәге эчкерсезлек, самимилек, алардагы хисләр өермәсе, күңел бик тансыклаган яктылык һәм җан җылысы мине көзге көннән икенче бер матур, шигъри дөньяга алып кереп китте.
 
Һәр сүзе хисләр балкышын туплаган менә мондый шигъри юлларга ничек битараф каласың инде?!
 
Кирәк икән минем сине сагынуым,
Синең кебек мәхәббәттә кабынуым,
Гомер буе сиңа гына табынуым, - 
Ярат кына...

Сүзләремне күңеленә салсын дисәң
Яратуым кабул итеп алсын дисәң,
Янәшәмдә мәңгелеккә калсын дисәң, -
Ярат кына...
 
... Күңелдәге көзге халәтне язгы яктылыкка алыштыра ала икән бит бу шигырьләр! Чөнки алар көз сорылыгында да гаҗәеп төсләр балкышын күрергә сәләтле күңел белән язылганнар. Шигырьләрдән аңлашылганча, Гөлүсә беләр Закир үзләре дә көзге яфрак бураннары уйнаган көннәрдә танышканнар икән бит. Шуңа да көз алар өчен гаҗәеп мәгънәгә ия, бу фасыл алар өчен якты, матур, җылы... 
 
Сөю миңа көзләр белән килде,
Мин көзләрдә таптым ярымны.
Мин көзләрдән язга таба атлыйм
Югалтмаска язсын ярымны.

Күңелемә хәзер көзләр якын,
Якын аның җиле, яңгыры...
Чөнки мине сары көзләр генә
Сөю ялкынында яндырды.
("Көзләрдә килгән сөю")
 
Көзге сарылык кебек үзгә бер балкыш белән тулы сөю яктылыгы күп кенә шигырьләрдә чагыла:
 
Сары яфракларга күмелдек тә,
Көзге яңгырларга чыландык...
Икәү кергән идек көзләргә без,
Татлы хыялларга уралып.

Сарылары сары сагыш булып
Ягылса да бераз йөзләргә,
Синең белән мине аермады
Рәхмәт инде, рәхмәт көзләргә!
("Без һаман бергә")
 
Шушы сөю тулы нурлы балкыш минем күңелемә дә күчеп, теге эчпошыргыч көзге халәтне юкка чыгарды бугай бит! Гөлүсә Шаһбан шигырьләрен укып чыккач, бар күңелең белән шуңа инанасың: чын сөю, олы сөю җиңел генә бирелми. Җанның мең төрле халәтен кичерергә кирәк: икеләнүләр, шикләнүләр, көнләшү, яну-көю, ялгышудан курку. Хатын-кызга хас булганча һава торышыдай гел үзгәреп торган хәлдә кичерәсең бу хисләрне. Йә бураны дулый, йә кояшы көлә...
 nbsp;
Шагыйрәдәге мең төрле хисләр "Буталып беттеләр уйларым" шигырендә бигрәк тә ачык чагыла:
 
Бер яшимен кебек, бер үләмен,
Йөрәгем бер туктый, бер тибә.
Йөзләрем саргая сагыштан
Йә кинәт бәхеттән нур сибә.

Бер эзлим, бер качам мин синнән,
Бер сузам мин сиңа кулларым.
Ялгышмы бу, әллә язмышмы...
Буталып беттеләр уйларым.
 
Сөю туып килгән мәлнең авырлыгы "Исләреңә генә алсаң да" шигырендә дә ачык күренә:
 
Шатландырмый әле яз җылысы,
Язгы җылы гына аз җанга.
Салкын әле төннәр, таңнар салкын,
Эчтән генә дөрләп янсам да.
Бәлки, бераз җылы булыр иде,
Исләреңә генә алсаң да...
 
...Инде менә ике йөрәк арасына күперләр салынган:
 
Йөрәк белән йөрәк арасына
Салыйк әле, әйдә, күперләр
Күңел түрендәге кайнар хисләр
Җырлый-җырлый шуннан үтәрләр.
 
Мәхәббәтнең асылын ачардай төсләр дә табылган:
 
Сине уйлый-уйлый төсләр сайлыйм,
Сары дисәм, җанны сагыш сара,
Кызыл дисәм йөрәккә ут каба...
 
Ике җан бергә кавышып сөю бәхетеннән кинәнә! Кояшлы көндә салават күпере төсләре белән балкыган шарлавык агымыдай дәртле, чиста һәм саф сөю көчен чагылдырган шигырьләре күп Гөлүсәнең.
 
Йөрәгемә минем килеп кердең
Акрын гына атлап, тын гына.
Тормышыма ямь өстәүчем минем
Җир йөзендә яшә, бул гына!
 
Бәхет кенә көтсен гомереңдә,
Бар теләгем сиңа шул гына.
Син булмасаң, мин дә булмам төсле
Җир йөзендә яшә, бул гына!
 
Гөлүсә Шаһбанның авыл кызы буларак (Аксубай районы, Яңа Ибрай авылында туып үскән) табигатьне, авыл тормышын тасвирлаган шигырьләре дә бар бу җыентыкта. Аллаһ Тәгаләнең кешеләргә биргән олы нигъмәте - яшәү мәгънәсе, бәхет, яхшылык турында уйланып язылган фәлсәфи шигырьләре дә җитәрлек.
 
Гөлүсәнең шигырьләре гадилеге, ихласлыгы белән күңелне тиз яулап алалар. Челтерәп аккан чишмә агышындагы табигыйлек хас аның шигырьләренә. Чишмә агышына карап җан тынычлангандай, бу шигырьләрне укып та күңел чистара, сафлык белән тула.
 
Миңа шул да бик ошады: Гөлүсә Закир Шаһбан исеменнән дә күп кенә шигырьләр язган. Димәк, ул сөйгәненең җанын да яхшы аңлый:
 
Гомерем минем - тоташ караңгылык,
Ә күңелдә сүнмәс ут яна.
Үзем китсәм, килер буыныма
Истәлеккә миннән җыр кала.
 
Кызы Алисә исеменнән язганнары да бар. Хатын-кыз күңеле шулай күпкырлы инде. Кирәк икән ир җанына, кирәк икән сабый күңеленә юл сала.
 
Гөлүсә Шаһбан укучылары күңеленә дә юл салыр, иншә Аллаһ.
 
Нәсимә Садыйкова
Татарстанның атказанган
мәдәният хезмәткәре


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013