Бүген Әдипләр: Лена Шагыйрьҗан
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Лена Шагыйрьҗан


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Гөлара Шәрипова
Лена Шагыйрьҗан
(1945-2017)
Лена Галимҗан кызы Шакирҗанова 1945 елның 4 иүнендә Татарстан АССРның Актаныш районы Пучы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Арча районы Күлле Киме авылында уза, шунда 1962 елны урта мәктәпне тәмамлый. 1967 елда Казан дәүләт педагогия институтының атар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, Л. Шакирҗанова бер ел Казан шәһәренең 80 мәктәбендә укытучы, аннары, 1968—1973 елларда, Татарстан дәүләт Җыр һәм бию ансамблендә җырчы-артистка булып эшли. 1974 елда ул Татарстан радиокомитетына тәрҗемәче хезмәтенә күчә.
Л. Шакирҗанова поэзия жанрында иҗат итә. Беренче шигырьләре мәктәптә укыган елларында район газетасында һәм «Пионер» («Ялкын») журналында басылалар. 1970 елдан бирле шигъри цикллары белән даими рәвештә «Казан утлары», «Азат хатын» журналларында һәм республиканың башка көндәлек матбугат органнарында катнашып килә. 1977 елда шагыйрәнең бер төркем шигырьләре «Кызлар җыры» исемле күмәк җыентыкка урнаштырыла, ә 1982 елда «Мөлдерәмә күңел» дигән мөстәкыйль китабы дөнья күрә.
Л. Шакирҗанова — нигездә лирик-публицистик поэзия тарафдары. Интим-шәхси кичерешләрен ул заманның иҗтимагый фикере, әхлакый проблемалары белән тыгыз бәйләнештә бирергә омтыла. Шигъри стиле йөгерек, пөхтә, тормышчан детальләргә һәм халыкчан гыйбарәләргә, бизәкләргә муллыгы белән аерылып тора.
Л. Шакирҗанова—1984 елдан СССР Язучылар союзы члены.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986 ©Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013