Бүген Әдипләр: Шагыйрьләр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шагыйрьләр


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Илшат Сибагатов
Тәнзилә Солтанова

Илшат Сибагатов 1972 елның 29 маенда туган. Байлар Сабасы егете.

Гамәлләр

Ак әбиләр бар ул hәр авылда
Тормышта да күпне күргәннәр-
Кайда ялган кайда чынлык
Күңел күзе илә ачык күрәләр!
Ихлас гамәлләрен үрнәк итеп
Яшь буынга саклап киләләр!
Белмәсә дә бик күп сүрәләр-
Якты күңелләре белән безне
Җылы нурга хәрчак төрәләр!
Ак әбиләр алар җәннәтледер,
Иң беренче төшәр ахирәттә
Аларга ул салкын күләгә,
Ак әбиләр үрнәк безгә-
Күп белгәннәр кайберләре-
Рия белән җирдә йөргәндә,
Тәккәберлек артык сөйгәндә.

* * *
Йөргән чакта урман буйларында
Көзге табигатьнең тыңлап тын моңын-
Хатирәләр калка бер-бер артлы
Бетмәгәне хәтер иләгеннән коелып,
Калганнары күңел төпкеленә уелып-
Яшүсмер чак гамьсез уенчак без
Бер ваемсыз тиле яшьлек иле-
Вакыт төшенчәсен белми ул!
Таныш сукмаклардан йөргән чакта
Күренә тик узган гомер ул.

Баксаң вакыт тәгәрмәче елдан ел
Бер йомгакка төреп тарих чылбырын
Гел әйләнеп тора ,озын юл..
Шул ук күлләр туган якларымда,
Урманнары үсә шаулап үз җырын,
Челтер чишмәләр дә яшәрәләр 
Бары кайгырту гына тоеп,
Яшәсеннәр алар күп буын
Таулар итәгенә сыенып!
Без кайтырбыз мәңгелеккә
Эзләребез калыр җирдә уелып

* * *
 Күпме кычкырсаң да ишетмәсләр 
Артларыңда терәк булмаса,
Ә терәге булган кычкырмас та
Кәнәфие җайлы ләбаса!
Ышанмасаң бер кычкырып кара
Кыюлыгың җитеп булмаса!
Шул боҗрада яшәвебез-
Түнтәрешләр башка булмас та.

* * *
Салкынайтты кисәк төннәр .
Тәрәзләр дә инде еламый!
Төн пәрдәсен ертып ай да
Юмарт сибә көмеш нурларын!
Кичке салкын тәрәзләргә,
Нәкыш чигә бизәп уйларын!
Тәрәз бизәкләре җемелдиләр
Төрле төскә кереп нурланып!
Кичке салкын,ай ялтырый-
Әллә гашыйк булган хыялый?!
Ә йолдызлар айдан көләсыман-
Чиксезлектән күз кысышып
Җемелдәшеп алар куйгалый!

* * *
Каенкайлар соңгы яфракларын коя
Табигатьнең хозурында көз исе!
Дымсу һава,көн дә яңгыр ява
Агачлыкта яфрак келәменнән йөрисе!
Иртәләрен аксыл томан үзәннәрдә-
Ак болытлар җиргә төшкән диярсең!
Туган якларымның табигате үзгә ямьле-
Гүзәллекнең җирдә кабатланмас өлеше!

* * *
Ярату ул кыйбат энҗе бөртеге күк-
Җыеладыр әкренгә матур уйдан,
Ихлас назлы караш,сүздән тамчылап!
Яратканны көн дә кадерләргә кирәк
Сөю гөле тора даим наз сорап!
Еллар сыный ул ярату хисен
Төрле көне була таң тугач-
Дөнья тормый көн дә ялтырап.
Бетермәскә кирәк тормыш ямен,
Еллар буе җыелганны тамчылап-
Ямьсез сүзләр белән якыныңны камчылап.

* * *
Күкләрнең сулышы буыла
Һаваны агулый адәмнәр
Зур акча кыйммәткә юыла.
Елгалар кирәкмәс урында буыла
Урманнар яшь килеш кырыла-
Каруннар шулайтеп туена.

Җир ана зар елый 
Бер ятим сабыйдай,
Калтырый,ул туңган-
Гавәмнең шакаллар туеннан...

Талыйлар ермачлап рәхмәт юк
Кешелек охшаган
Кыргыйлар туена?!
Кыргыйлар,булмаган
Ул кадар бик аңсыз-
Рәхмәтле булганнар 
Табигать җырына!
Алганнар кирәксә барысын,
Курыккан табигать анадан,
Явызлык булмаган уенда...

* * *
Менә янә кышлар җитә
Озакламас йөгерек бураннар.
Чәчләремә бәсләр кунганда
Яшь күңелем якты хыяллар!

Гомер ага мин яшәрә барам
Синең назлы карашыңны тойганда!
Бәхет кошым,тик югалма син,
Бер хәбәрсез миннән югалма!

Шатлык сөенечләрең булганда
Син хәбәр бир миңа да,
Бергәләшеп куанырбыз дөньяда
Мин бәхетле булам син барда!

Йөрәгеңдә булса сагыш моңнар да
Бер ялгызың гына моңланма,
Икеләнми бүлеш минем белән
Бергәләшеп моңаербыз дөньяда.

* * *
Туган телебезнең сакланышы хәзер
Түрәләрдән генә торамы?

Заман мәктәбендә дыңгычланган-
Газиз балаларның башларында
Гомере буе сакланамы,торамы?
Гаиләң бердәм телне сакламаса
Берсе дә бер эш кыралмый
Ана сөтеннә кергән тел генә
Берничек тә эзсез югалмый!

Туган телемне мин өйрәндем
Тыңлый тыңлый әниемнең
Бишек җыры көйләрен!
Өйдә хәрчак ишетелде
Бай аһәңле туган телем сөйләме!
Әтием дә гелән үскән чорда-
Нәсел агачымның буыннарын
Бик җентекләп сөйләде!
Хәтеремдә,гел бүген күк әле-
Кайда барсаң син горур бул ,
Син чын Татардан дигәне!

* * *
Чәчкә генә аткан чорда сөю гөлләрен дә-
Югалтулар булып тора тормыш булгач.
Бернишләр хәл юк бар да хәл ителгән
Ходай тарафыннан дөнья көне яратылгач,
Берәүгә соң кемгә иртәрәк ул
Китәсе шул мәңгелеккә күкләр тарафына...
Җан сөйгәннәр яшәсеннәр мәңге йөрәкләрдә
Чын яраткан бервакытта онытылмас. 
Тыныч ятсын мәрхүмнәр дә бәрзах күктә
Иясенә ирешеп торсын хәрчак
Якыннары ихлас кылган дога.

* * *
Мин ялгызым түгел көзге төннәремдә
Төшләремә киләсең син наз булып!
Көземдә син җылы ләйсән яңгырым 
Йөрәгемдә чәчкә аткан яз гөлем!
Киләсең дә таңда төшкә ай нурым-
Чиксезлеккә очабыз без аз гомер,
Кайнар сулышыңны тоеп мин исерәм
Сихри карашыңнан күңелемә
Бәреп керә шашкын ләззәт давылы!
Сыенышып бергә очабыз без 
Галәм киңлегендә таң кызым!
Көндезләрен йөрим табигатьтә ялгызым
Төнне җиткералмый зар булып,
Синең назлы карашыңны эзлим күктән-
Кай тарафтан килерсең соң назлыгөл?
Төшкә генә кермә өнемдә бул-
Кил генә син миңа ямьле яз булып!
Киләлмасаң чәчкә гөлләремне
Бүләк итәм көзге тынлыгыма,
Син яраткан табигатькә калдырам...

* * *
Гомерең булса яшерә күр сөю бәхетеңне
Чит күзләрдән ераграк син яшер!
Берәүләре сокланыр да күз тидерер
Кайберәүләр йөрер яшерен көнләшеп...
Хис дәрьясе бары икең йөзәр өчен-
Җиденче кат күккә серләшеп,
Сөю төннәрендә онытылып
Бер береңә назлар өләшеп!
Җаннар кавышудан тояр очен
Чын ләззәтне күзәнәкләр берләшеп!

* * *
Беренче кар да очты бии- бии
Көз җиленең соңгы көен көйли-көйли.
Өмет берлә яшәвендә кеше
Алда янә ямьле язлар булыр диеп,
Соңгы көзме аның соңгы көнме-
Беркем берничек тә төгәл белми...

* * *
Килгәнсең син якты дөньяларга,
Алтын көзнең нәкъ кыл уртасы
Табигатьнең төсләргә иң бай вакыты!
Үзгә матур биргән чакта җир ананың
Табигатькә мең төсмерле яктысын! 
Синең караш ямьле җәйнекедер,
Зөбәрҗәттәй күзләреңдә чагыла ул
Нечкә күңелең,нурлы җаның балкышы!
Нәфис җаның сөя җирдә матурлыкны,
Яктылыкны, үз итә ул пакьлыкны
Күңелләрдә булган тугры сафлыкны!
Синең туган көнең буген җиребезгә,
Сөенечтән хәрчак күңелең балкысын!
Иңнәреңә кунган фәрештәләр сиңа
Биреп торсын көн дә нурлы яктысын!

https://vk.com/id300301332

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018