Бүген Әдипләр: Шагыйрьләр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шагыйрьләр


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Мәүлит ШАКИРОВ
Илүзә Шакирова
Лидия Шакирова
Фәридә Шакирова-Зарипова
Гөлүсә Шаһбан
Галиәхмәт Шаһи
Рәис Шаһи
Фазыл Шәех
Рәфәт Шәйдуллин
Роберт Шәймәрданов
Фәһим Шәймәрданов
Лилия Шәймиева
Әгъләс Шәйхетдинов
Миләүшә Шәйхетдинова
Асия Шәйхи
Гөлинә Шәйхи
Мөхәммәт ШӘЙХИ
Сәяф Шәйхи
Насих Шәкүров
Таһир ШӘМСУАРОВ
Мөбәширә Шәрәфетдинова
Рәниф Шәрипов
Гөлара Шәрипова
Резеда ШӘРИПОВА
Сәлимә Шәрипова
Флёра Шарипова
Флюра Шәрипова
Эльмира Шәрифуллина
Риза Шәфи
Кәүсәрия Шәфыйкова
Альфира Шәяхмәтова
Рәшит Шиһап
Гөлфия Шиһапова
Гөлфия Шиһапова
Мин 1984 елның 29 августында Әтнә районы Казак Үртәме авылында, дүртенче бала булып дөньяга туганмын. Авылыбыз кечкенә генә булса да, мин шул урамнарда яланаяк йөгереп уйнап үстем. Матурлыкка, ихласлыкка табигатьтән өйрәндем. Беренче шигырьләремне дә су буенда утырганда иҗат иттем.
Күлле-Киме мәктәбендә урта белем алганнан соң,техникумга укырга кердем. Бухгалтер-экономист белгечлеге алдым. Иҗатка килгәндә… Мин беркайчан да кеше алдында мактаныр өчен язмадым. Гел үзем өчен генә иҗат иттем. Шигырьләремне әниемә, мәктәптә укыганда татар теле укытучысына укыта идем. Шигырьләрем матбугатта басыла, интернет челтәрендә дә яратып укыйлар…
Кеше күп булган җирләрне, икейөзлелекне, тигезсезлекне яратмыйм. Шигырьләремдә кеше язмышларын,үземнең уй кичерешләремне чагылдырырга тырышам. Масаюны, кешеләрне түбәнсетеп карауны өнәмим. Күп шигырьләрем шул хакта.
Хәзерге көндә булганына шөкер итеп, гаиләм белән Олы Әтнәдә яшибез. Илләребез тыныч булып,күңелләребез сафлыгын югалтмасын иде, дип телим.
http://ijat-rt.ru/gөlfiya-shiһapova/
* * *

Бу дөньядан кайчан китәсене
Ярый әле белми яшибез,
Алга өмет белән көн итәбез
Ничәдә булса да яшебез.

Авыр булыр иде, китәсеңне
Белеп...минутларны санавы...
Меңгә телеп күңел диварларын
Үткәннәрне сүтеп барлавы.

Вакыт җитмәс, эшең эшлим дисәң,
Гафу сорар кешең табылмас...
Сүнгән булса парлы янар шәмең,
Күпме тырышсаң д - кабынмас.

Укыйм диеп кулга китап тотсаң,
Җитмәс, бетеп китәр битләре...
Ә гомерләр шундый кыска икән,
Кала бары кәгазь чүпләре.

Кала дөнья...кояш батышлары..
Сандугачлар сайрап таң ату...
Онытыла хәтта Таһир-Зөһрә
Сөюенә тиңдәш ярату.

Күккә мең тапкырлар ашкынганга
Күтәрелә җаннар шул мәлдә...
Кала сулар, йортлар, гаилә кала,
Сүзләр кала бары дәфтәрдә!

* * *
Ир һәм хатын арасына
Керә күрмәгез һич тә,
Иртән усал талашсалар,
Дуслаша алар кичкә.

Бер-берсеннән гаеп табып,
Ырылдашкан булсалар...
Күңелдә ачулар беткәч,
Мәчедәй мырлашалар.

Әйтә күрмәгез яманлап
Актан да карадан да,
Күренми торган җепләр бар
Аларның араларда.

Гаепле булып калырга
Теләмәсәң, шулай ит:
Ир һәм хатын талашканда
Кысылма син,чык та кит.

Мәхәббәтләрен кайчакта
Сынашалар кешеләр...
Талашалар, дуслашалар
Тормыш ул, кәнфит түгел!!!

"В контакте"

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013