Бүген Әдипләр: Шагыйрьләр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шагыйрьләр


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Маннур Саттаров
Лилия Саттарова
Гыймран Сафин
Ленар САФИН
Мансур Сафин
Марат Сафин
РАФАЭЛЬ САФИН
Рәис Сафин
Рәфыйк Сафин
Фәннур Сафин
Ләйләгөл Сафина
Нәҗибә Сафина
Серафима Сафина
Миңнур САФИУЛЛИН
Нур Сәед
Әбрар Сәгыйди
Гакыйл Сәгыйрeв
Тәнзилә СӘГЫЙТОВА
Ләйсән Сәгъдиева
Рифат Сәлах
Лилия Сәлахетдинова
Роберт СӘЛАХИЕВ
Габделнур Сәлим
Римир Сәлимгәрәев
Рәис Сәмигуллин
Газизә Сәмитова
Кадыйр Сибгат
Илшат Сибагатов
Илдус Сибгатуллин
Әдхәт Синугыл
Зөлфия Сираева
Илсөяр Сираҗетдинова
Сирин
Әлфия Ситдыйкова
Наилә Ситдыйкова
Илгизәр Солтан
Фәүзия Солтан
Рита Солтанова
Тәнзилә Солтанова
Булат Сөләйманов
Саҗидә Сөләйманова
Г.Сөнгати
Максуд Сөндекле
Айрат Суфиянов
Фәрит Суфияров
Рөстәм Сүлти
Сәгыйт Сүнчәләй
Сәгыйть Сүнчәләй
(1889—1941)
Татар поэзиясе үсеше тарихында үзенчәлекле эз калдырган шагыйрь һәм тәрҗемәче Сәгыйть Сүнчәләй (Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләев) 1889 елның 2 (яңача — 14) августында элекке Саратов губернасының Хвалын өязе Иске Мастак авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1891 ачлык елында аның әтисе гаиләсен алып Әстерхан шәһәренә күчеп китә һәм 1910 елга кадәр шунда яши. Алты яшеннән унбиш яшенә чаклы Сәгыйть Әстерхандагы «Ваһабия» мәдрәсәсендә укый һәм яшьтән үк революцион-демократик хәрәкәткә тартыла. 1905—1906 елларның җәй айларында ул Казандагы Учительская школада укучы агасы Шәрифҗан белән бергә, татар теленә тәрҗемә итеп, гектографта революцион эчтәлекле прокламацияләр һәм сул фикерле брошюралар таратыша. Шул ук вакытларда Әстерханда татар телендә чыга торган «Борһане тәрәкъкый» газетасы битләрендә үзенең кечкенә-кечкенә мәкаләләре һәм хәбәрләре белән дә катнаша башлый.

1906 елның көзендә яшүсмер егет Казанга килә һәм бер ел Шакирҗан Хәмиди мәдрәсәсендә гарәпчә һәм русча укуын дәвам иттерә, аннан, үзеннән акча түләп, янә бер ел Учительская школада укый. 1908 елның кышында экстерн тәртибендә учительлеккә имтихан тотканнан соң, С. Сүнчәләй 1915 елга кадәр Пермь губернасының Гәйнә башкортлары яшәгән Сараш һәм Солтанай авылларындагы земство мәктәпләрендә рус теленнән балалар укыта. Шунда эшләгәндә әдәби иҗат белән шөгыльләнә башлый. 1908 елда аның Казанда «Күл — күз яше» дигән башкорт легендасы һәм «Кавказ әсире», «Ильяс» (Л. Толстой) исемле беренче тәрҗемә китаплары басылып чыга. 1909 елдан башлап Казан, Оренбург, Әстерхан көндәлек матбугатында яшь шагыйрьнең күп кенә оригиналь шигырьләре дә дөнья күрә. 1911 елда Г. Тукай белән танышу һәм үзара якын дуслык мөнәсәбәтләре урнашу С. Сүнчәләйнең шагыйрь буларак үсүенә шулай ук уңай йогынты ясый. Алар берничә ел бер-берсе белән хатлар алышып яшиләр, Г. Тукай аңа дусларча киңәшләрен бирә тора, ә 1911 елда С. Сүнчәләйнең Байроннан алып тәрҗемә иткән «Шильон мәхбүсе» поэмасы басмасына җылы гына кереш сүз яза. Шушы ук елларда яшь шагыйрьнең Г. Тукай шигърияте рухында халыкка хезмәт итү, изелгәннәргә ирек теләү хисләре белән сугарылган «Төрле шигырьләр» (1912), «Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләре» (1913) дигән мөстәкыйль җыентыклары һәм янә бер күләмле тәрҗемәсе — Г. Гейненың «Альмансор» («Әл-Мансур», 1913) поэмасы басыла.

1915 елда С. Сүнчәләй, укытучылык хезмәтен ташлап, Уфага күчеп килә һәм 1917 елга кадәр шәһәр көтепханәсендә татар китаплары бүлеге мөдире булып эшли. Реакция чорыннан соң ил эчендә барган яңа революцион күтәрелеш аның поэзиясендәге оптимистик мотивларны яңадан калкытып җибәрә. Шигырь язудан тыш, ул бу чорда драматургиядә дә көчен сынап карый: «Төш». «Мансур» исемле бер пәрдәлек пьесаларын яза. Ә Февраль һәм Бөек Октябрь революциясе көннәрен мәшһүр «Марсельеза» җыры тәрҗемәсе һәм «Ихтилал шигырьләре» исемле җыентыгы белән каршылый, 1917—1918 елларда С. Сүнчәләй Уфада чыккан «Авыл халкы» һәм «Көрәш» исемле газеталарда эшли. 1918'елның ахырында Казанга күчеп килә һәм берара «Кызыл Армия» газетасы редакциясендә хезмәт итә. 1919 елда аны РКП (б) сафларына член итеп алалар. Шул ук елда, бөтендөнья пролетариаты гимны «Интернационаллы татарчага тәрҗемә итү буенча оештырылган конкурста катнашып, ул үз тәрҗемәсе өчен беренче урынга лаек була. 1919—1922 елларда С. Сүнчәләй Россия Милләтләр Халык комиссариатының Кырымдагы вәкиле, 1923—1926 елларда Башкортстан Мәгариф комиcсариатында коллегия члены һым сәнгать бүлеге мөдире, аннан Уфа сәнгать музее мөдире булып зшли. 1926 елның ахырында аны Мәскәүгә чакыртып алалар һәм Россия Тышкы эшләр Халык комиссариатының Төркиядәгe Измир шәһәре генераль консуллыгына драгоман (тәрҗемәче) итеп җибәрәләр. Анда бер ел эшләгәннән соң, ул янә Уфага кайта һәм 1929 елга кадәр Башкортстан театр-сәнгать техникумында мөдир булып хезмәт итә. Совет чорында әдипнең «Ихтилал шигырьләре» (1918), «Революцион шигырьләр» (1919) исемле шигъри җыентыклары, «Тәхетләргә ләгънәт» (1924) дигән драмасы һәм 1961 елда «Сайланма әсәрләр»е басылып чыга. Сәгыйть Сүнчәләй 1941 елның 27 октябрендә вафат була.

БИБЛИОГРАФИЯ

Сайланма әсәрләр: Шигырьләр, пьесалар, истәлекләр. [Г. Халит кереш сүзе].—Казан: Таткитнәшр., 1961.—112 б., портр. 6000.
Ихтилал шигырьләре.—Уфа: Шәрекъ, 1918.—16 б.
Революцион шигырьләр (1915—1919).— Казан: Мәркәз Мөселман Хәрби һәйәтенең сәяси бүлеге нәшере, 1919.— 24 б. Кит. авт.: Ваккас Сүнчәләй
Яшь балалар белән мосахәбәләр: Балалар бакчасында, балалар йортларында вә мәктәпләрендәге тәрбияче-юлбашчыларга кулланма.— Уфа: Башкортстан нәшр. һәм кит. сәүдәсе ширкәте, 1923.— 79 б., ил. 5000.
Сәгыйть Сүнчәләй шигырьләре. (1910—1927).— Казан: Яңалиф, 1929.— 36 б. 3000.

Аның турында

Рәйсә МУСАБӘКОВА. Сүнчәләй иҗатында хатын-кыз мәсьәләсе
Сәйфи Фатих (Казанлы). Өч татар классигы турында: Тәнкыйть мәкаләләре, [С. Сүнчәләй, Г. Камал, Ф. Әмирхан].— Казан: Яңалиф, 1929 Тышл. [1930.]—84 б. 3000.
Ибраһимов Г. Яңа әсәрләр, яңа имзалар вә яшь куәтләр— Кит.: Ибраһимов Г. Әдәбият мәсьәләләре. Казан, 1960, 86—95 б. Мөхәммәт М. Тукайның садә дусты. [Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 90 ел].—Казан утлары, 1979, № 8, 177—178 б.
Камалиев Т. С. Поэмы Сагита Сунчалея.— В кн: Материалы IV кон-ференции молодых научных работников.— Казань: 1976, с. 68—70. (КФАН СССР. Ин-т. языка, лит. и истории им.Т. Ибрагимова).

©Совет Татарстаны язучылары, 1986



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013