Бүген Әдипләр: Шагыйрьләр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шагыйрьләр


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П P С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мирһади Разов
Зөлфирә Рамазанова
Илиза Рамазанова
Рифә Рахман
Хәбра Рахман
Гобәйдулла Рәдүди
Роберт Рәкыйпов
Сәгыйть Рәмиев
Әхмәт Рәфыйков
Басыйр Рәфыйков
Фаикъ Рәхмәтуллин
Ринат Рәхимов
Бикә Рәхимова
Бари Рәхмәт
Салават Рәхмәтулла
Әхмәт Рәшитов
Әхмәт Рәшитов Шагыйрь Әхмәт Рәшитов (Әхмәт Әхәт улы Рәшитов) 1936 елның 25 мартында Татарстан АССРның Буа районы Яңа Чәчкап авылында колхозчы-крестьян гаиләсендә туган. Аның бала һәм үсмер чагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Бик яшьли ятим калып (әтисе сугышта һәлак була, әнисе авырып Үлә), ул кечкенәдән үк икмәкнең кадерен белеп, авыр хезмәтнең тәмен татып үсә.
Туган авылында җидееллык, аннан Зур Тархан һәм Буа мәктәпләрендә унъеллык белем алгач, Ә. Рәшитов 1954—1960 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Аны тәмамлагач, бер ел Татарстанның Апае районы газетасы («Бригадир») редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннары, 1961 елның ноябреннән 1968 елның апреленәчә, башта Казан телевидениесендә — балалар өчен тапшырулар бүлеге редакторы, соңыннан Лениногорск телевидениесендә соңгы хәбәрләр һәм авыл хуҗалыгы бүлеге редакторы булып эшли. 1968 елда Ә. Рәшитов янәдән Казанга килә һәм 1976 елга кадәр Татарстан радиокомитетында, Казан телевидениесендә өлкән редактор, «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә хәбәрче һәм Китап сөючләp җәмгыятенең Татарстан бүлегендә инструктор-методист вазифаларын башкара. 1976 елдан бирле ул — Татарстан Язучылар союзының Г. Тукай исемендәге клубы директоры.
Ә. Рәшитов үзенең шигъри әсәрләре белән матбугат дөньясына күптән килгән булса да (аның «Ясалма кеше» исемле беренче шигыре 1952 елда «Чаян» журналында басыла), поэзиянең олы юлына таба йөзен борып, үз сукмагын, үз ориентирын тапканчы, аңа озак эзләнү, чигенү-югалтулар кичерергә туры килә. Фәкать «Мунчадан репортаж» (1968) кебек шигырь цикллары, «Минем шәҗәрәм» (1970) кебек үзенчәлекле поэмалары басылып, «Беренче мәхәббәт», «Зәңгәр күлмәк», «Тәрәзәләр язга елмая» кебек җырлары халык арасында популярлашып киткәч, аның иҗат кыйбласы ачыклана, туры юл ала.
Шагыйрь китаптан китапка үсә, иҗатында активрак, кыюрак була бара. «Беренче карлыгачлар» (1969), «Беренче адымнар» (1971) исемле күмәк җыентыкларга кертелгән шигъри бәйләмнәр аның иҗатына карата өмет уятсалар, җитмешенче еллардан башлап дөнья күргән «Хатирә», «Сәяхәтнамә», «Кояшлы ил — бәхет иле», «Киек каз юлы» китаплары Ә. Рәшитовны хәзерге заман татар поэзиясендә үз тавышы булган шагыйрь итеп таныттылар. Ул аеруча поэма жанрында нәтиҗәле эшли. Аның «Минем шәҗәрәм» (1969), «Авылдашлар» (1972), «Варислар» (1973—1975), «Тормыш әлифбасы (1977), «Иптәш коммунист» (1981), «Йолдыз вакыты белән» (1982) кебек поэмалары гражданлык хисе белән сугарылганнар, аларда буыннар бәйләнеше, хезмәттәге фидакярлек, рухи камиллек, әхлак сафлыгы кебек олы төшенчәләр тормышчан образлар аша гәүдәләнә. Шагыйрьнең мәхәббәт лирикасы да үзенчәлекле сафлык, халыкчан гадилек белән аерылып тора.
Ә. Рәшитов—1979 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Беренче адымнар: Шигырьләр, поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1971.— 87 б. 3000. Роза Хәлиуллина, Данис Хәбибуллин әсәрләре белән бергә.
Хатирә: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1972.—95 б. 3000. Рец.: КамаловХ. Күңел бөреләре.— Соц. Татарстан, 1973, 25 март.
Сәяхәтнамә: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 79 б. 4500. Рец.: Камалов Б. Уйлана шагыйрь, эзләнә.— Соц. Татарстан, 1978, 11 июль; Сафин Ф. Хисләр ташкыны.— Татарстан яшьләре, 1978, 19 сент.
Кояшлы ил — бәхет иле: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1981.— 59 б. 10000. Рец.: Моратов Г. Юлчы бабай юлдашлары.— Яшь ленинчы, 1981; 11 ноябрь; Әгъләмов М. —Казан утлары, 1982, № 9, 176 б.
Киек каз юлы: Шигырьләр һәм поэма.— Казан: Таткитнәшр., 1982, 64 б. 5500. Рец.: Рәкыйпов Р. Бер сөйләшик әле ирләр булып.— Татарстан яшьләре, 1983, 14 апр.
Млечный путь: Стихотворения и поэма /Пер. с татар. А. Руденко.— М.: Современник, 1983.—48 с. 5000.— (Новинки «Современника»). Рец.: Рощектаев В. Любовь и мужество.— Веч. Казань, 1983,, 29 ноября. Бровман Г. Перекличка времен.— Лит. Россия, 1984,. 27 июля.

Аның турында

Исхак Ә. Әхмәт Рәшитов.— Казан утлары, 1979, № Ю, 179—180 б. Фәйзуллин Р. Яшәүгә ышаныч.— Соц. Татарстан, 1983, 17 июль.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
Әхмәт Рәшиткә 70 яшь тулу уңаеннан

"МӨМКИН" БЕЛӘН "ТҮГЕЛ" АРАСЫ

Мәңгелек Илаһи затның илчесе итеп җибәрелгән пәйгамбәрләр дә чынбарлыкта аерым заманнарның адәми яшәеше җирлегендә күзаллана. Фани дөнья гамьнәре белән янып яшәүче шагыйрьләргә исә баштанаяк үз чорының улы булып калырга язган. Гомумән, заман рухына буйсынмаган иҗатчы асылда бөтенләй туа алмыйдыр. Мондый хәл бик табигый, чөнки теге яки бу дәвернең җете мөһере сугылган әсәрләр генә чорлар алышынган вакытта үзләренең рухи кыйммәтләрен югалтуга дучар ителмәскә мөмкин. Ә яшәү мәгънәсен чагылдырган иҗатының киләчәк язмышы кайсы каләм әһелен генә бимазалап тормый икән?!

Үзеннән-үзе аңлашыла торган мондый гадәти зарурият югарылыгыннан караган чакта, шагыйрь Әхмәт Рәшит артыгы белән замана баласы буларак күзаллана. Әйе, артыгы белән замана баласы, чөнки шулай әйтергә җирлек бар. Үзебез шаһит, үтеп киткән гасыр гаять каршылыклы иде: иҗтимагый, социаль, идеологик яктан гына түгел, шуларга бәйле рәвештә, кешелек асылын билгели торган рухият җәһәтеннән дә. Әлбәттә, мондый җирлектәге яшәеш кысаларында замандашлар төрлечә халәт кичергәннәр. Әле бит тәкъдирнең үзенчәлекләре дә була. Әйтик, Тукайны кыска гомере буена эзәрлекләгән "печать проклятия"ләр, үзебезчә гадиләштереп әйткәндә, "кара сакал "ларның язмышка әрнеткеч "төзәтмә "ләр кертеп торуы. Тоташ драматизмнан гына торган егерменче гасыр исәбендә мәхәббәт сакчысы тарафыннан үгисетелгән затлар бихисап исәпләнәдер. Кемнәргәдер тиңләштерергә теләмим, әмма тугыз яшеннән (!) бөтенләй ятим калган Әхмәт Рәшитне дә күпмедер дәрәҗәдә "ят яратылган" иҗатчылар җөмләсенә кертмичә булмый.

Шагыйрь биографиясендәге ошбу хәл-халәткә басым ясап үтүем йомшак күңелле укучыларымны хискә бирелдерергә теләүдән түгел. Хикмәт шунда, гомер юлының шулай аянычлы башлануы булачак иҗатчыда тирән эз калдыра. Нәкъ менә шушы фаҗигаи гаҗизлек аның яшәү рәвешенә үҗәтлек белән катгый искәрмәләр кертә, шәхеснең холык-фигыленә дә үз хасиятләрен өсти, хәтта язу алымын барлыкка китерүдә дә драматик асылын әледән-әле сиздереп торырлык йогынтысын ясый. Ун яшьлек малайның шигырьләр яза башлавы да газиз әти-әнисен югалту тетрәнүләренә турыдан-туры бәйле. Хәер, истәлек рәвешендә язылган бер мәкаләсендә ул әлеге бәйләнешне үзе дә искәртә. "...Гаҗәп матур иде дөнья ул көнне,—дип искә ала шагыйрь.—Язны мактап шигырь язмасаң, гөнаһ булыр төсле иде. Сугыштан соңгы авыр елларда алдагы көнгә фәкать өмет белән караган, күгәрчен гөрләсә дә, күзләренә мөлдерәмә яшь тулырга торган, йөрәгенә әрнүле моңнар оялаган миндәй ятим бала өчен бигрәк тә шулай". Шигърият сәнгатьнең иң мәһабәт төре булып саналса да, шигырь кешеләргә ләззәт бирер өчен генә язылмый. Бигрәк тә татарда. Юк, шигърияттә "тормыш елмаюы" гына чагыла алмый, чөнки яшәешебез сөенечле мизгелләрдән генә тормаган. Халыкның уй-гамен аһәңле сүз белән аңлатып биргән бердәнбер сәнгать төре буларак, шигърият инде күптән татарның туктаусыз сызланучы җан авазын яңгырату чарасына әверелгән. Кулына каләмне бик яшьли алган Әхмәт Рәшит тә безнең шигърияттәге үтәли мотивны баштук дөрес тойган.

Без халыкка хак суз әйту өчен,
Өзелгәнбез аныц бәгыреннән.

("Антидөньялардан атыла тора...")

Малайлыктан чыгар-чыкмас борын
Чырайларга кунды кырыслык...

("Идеаллар искә төшкәндә")

Чыннан да, йөрәгенә кече яшьтә үк салынган җөй аны күзгә күренеп өлкәнәергә мәҗбүр итә. Балачакта язмыш сынавын кичергәннәр өчен, гадәттә, тормыш чынлыгы чагыштырмача кырысрак булучан. Шуңа күрәдер, Әхмәт Рәшит ирексездән газиз халкына ныграк елыша һәм үзен яшьли халык улы итеп тоя башлый. Иҗатының башлангыч чорында язылган "Минем шәҗәрәм", "Автопортретка штрихлар", "Варислар" кебек поэмаларында аеруча анык сиздергәнчә, шагыйрь үзенең яшәве белән әти-әнисен генә түгел, ә туган кавеме элгәрләрен дә дәвам итә. "Ә аталар узган данлы юллар Бүгенгегә килеп тоташкан,—дип искәртә ул "Минем шәҗәрәм" исемле поэмасында.—Алар каны хәзер безгә күчкән, Җир нур җыйган кебек кояштан...". Гомумән алганда, аның авыр югалтулардан башланган язмышы халык язмышының бер өлеше буларак күзаллана.

Гасырларны инләп атлап киләм,
Үлми,
сунми,
армый,
ялыкмый.
Бабамнарны барлыйм.
Мин—бер улы
Татар дигән батыр халыкның.

("Гасырларны иңләп...")

Сизеләдер, Әхмәт Рәшит иҗатында аллы-гөлле күбәләкләргә мөкиббән китү кебек сентиментальлек бөтенләй диярлек очрамый. Аның инануынча, фидаилар башын Себер җибәргән татар шигыре татлы десерт вазифасын үтәүдән ерак тора. Шигърияткә педантлык килешми. Бу җәһәттән моңлы җилкенчәк кулына ияләшкән пегас төпкә җигелеп тартучы ат хезмәтен дә үти. Башкача әйткәндә, Әхмәт Рәшит әсәрләре нигезендә яткан халык гаме риторик алым нәтиҗәсе рәвешендә түгел, ә җан-рух биографиясе җирлегендә яңгыраш алган йөрәк авазы буларак кабул ителә. Моң сирпеп торган менә шушы якты гамь аңа әдәби иҗатта да, иҗтимагый эшчәнлектә дә талант көчен бер олуг максатка тупларга ярдәм итә. Ә шагыйрьнең тулы ачылган таланты күпкырлы булуы белән аерылып тора. Әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов билгеләп үткәнчә, "Әхмәт Рәшит иҗаты идея-тематик һәм жанр ягыннан шактый төрле. Ул иҗтимагый-социаль, мәхәббәт, фәлсәфи мәсьәләләр хакында уйлана, үзенең уй-хисләрен лирик шигырь, поэма, мәдхия, мәсәл, җыр, робагый жанрларында шәкелләштерә, балалар өчен дә самими, үтемле шигырьләр иҗат итә".

Табигате белән тыныч кешеләр язучы вазифасын күтәрә алмыйдыр. Каләм әһеле тыштан сабыр күренсә дә, ул асылда "эчке янулы" булырга тиеш. Аны намус тыйгысызлыгы һәрдаим уяу тота. Битарафлык иҗатчы холкына салынмаган. Дөрес, сабырлык белән тәвәккәллек арасындагы чикне күпләр атлап чыгарга җөрьәт итми. Илдә хөкем сөргән кануннар да баш калкытырга теләүчене тыеп тота. Ә менә Әхмәт Рәшит әле 8 нче сыйныфта укыганда ук бу куркыныч чикне бозар өчен үзендә азмы-күпме батырлык таба. Әлеге вакыйга болайрак була. Элекке Олы Тархан районы үзәгендәге мәктәпкә күчкәч, әти-әнисез калган малайга фатирда торырга туры килә. Фәкыйрьлек үксез җанны кыен хәлдә калдыра. Киеме сәләмә. Кеше почмагында ачлы-туклы яшәүдән аның тәкате тәмам корый. Өмет чаткысын да күрсәтмәгән шундый кара көннәрнең берсендә ул, төбәктәге ятим балаларга ярдәм сорап, Иосиф Сталинның үзенә мөрәҗәгать итәргә карар кыла. "Письмо на татарском языке..." Гап-гади дәфтәр битенең өске өлешенә әүвәл шундый сүзләр язып куела. Гәрчә хатны кемнеңдер ярдәме белән урысча яза алыр булса да, ул үзенең үтенечен "халыклар атасы"на саф ана телендә бәян итә. Мөгаен, әлеге балаларча үҗәтлек гамәле шагыйрьнең милләтпәрвәрлек сыйфатларын көчәйтүгә китергән беренче җитди адымы булгандыр. Мөрәҗәгать эзсез югалмый: юлбашчыдан ТАССР Югары Советы аша килеп төшкән җавап хаты яшь буынга кайгыртучанлык күрсәтергә бурычлы эреле-ваклы түрәләрне аякка бастыра...

Каләм әһеленең "общественный кеше" булырга тиешлеген әлегә тирәнтен аңлап бетермәсә дә, ул үзеннән-үзе тормышта рөхсәт ителгәннең чикләрен киңәйтү омтылышы белән яши башлый. Өметсезлеккә бирелми, чөнки ышана: "Мөмкин" белән "түгел" арасында Күзгә күренмәстәй күперләр бар...". Казан дәүләт университетының өченче курсында укыган чакта Әхмәт Рәшитнең мәктәп елларындагы тәвәккәллеге янә кабатлана. СССР җитәкчесенә хат юллауның җаен белгән студент инде Никита Хрущевка мөрәҗәгать оештырырга ният кыла. Максаты—Татарстан радиосының татарча тапшырулар вакытын арттыру. Биш йөзләп имза белән җибәрелгән хатка Мәскәү Кремле хуҗасыннан уңай җавап килә.

Билгеле, каршылыксыз тормыш булмаган кебек, каршылыкларга кермичә, әдәби әсәрләр дә тудыра алмыйсың. Яшәешнең әлеге хасияте шагыйрьләргә аеруча кагыла. Чорның һәртөрле киеренкелеген йөрәге аша үткәргән иҗатчы ничек инде шәхси кичерешләрендә генә казынып ятсын?! Иҗтимагый күренешләрнең күзенә туры карый белергә өйрәнгән һәм үзе дә драматик "массовка"ларда катнашкан шагыйрь буларак, Әхмәт Рәшитнең язганнарында заманньщ кискен каршылыклары, кешенең җан-рух сызланулары шактый тулы чагыла. Бу табигый, чөнки авторның һәрбер әсәре нигезеңдә уйлап чыгарылмаган кырыс чынбарлык ята, һәм әлеге дә баягы эмоциональ мәгълүмат аның халәте рухиясендә һәрвакыт мөлдерәп тора. Иҗатташым үзе үк искәртеп үткәнчә, "Җан тетрәткеч ачы хакыйкатьләр Кереп поскан безнең күзләргә...". Өстәвенә, яшьли кителгән күңел үзенә күпне сендерүчән. Шул ук вакытта шагыйрьнең башы өстендә әти-әнисе генә түгел, ерак гасырларда яшәп киткән аксакаллар да тукып тора кебек.

Ә сезгә эле яшисе—
Җир сөреп, ашлык чәчеп
Һәм узсузле дөнья белән
Көн саен бәхәсләшеп.
("Васыять")

Татар булып яшүләре
Бу дөньяда, ай-һай, авыр!..

("Зар")

Һәм Әхмәт Рәшит яшь варисларын барлап торучы элгәрләргә гомеренең аерым бер биеклегеннән үзенчә җавап та бирә:

Урадым тузанлы юлларны—
Еракта калдылар эзләрем;
Дөньяның бугенге хәленнән
Олы бер хакыйкать эзләдем.

("Урадым")

Безнең әле килер заманнарда
Әллә нинди эшләр кыласы бар;
Үз иманын, уз йоласын тотып,
Татарның чын татар буласы бар.

("Без—бар!")

Әлбәттә, хакыйкать биеклегенә күтәрелү җиңел генә бирелми. Мондый максатка йөз төбәп барган чакта, гадәттә, урау юллар аша үтәргә туры килә. Читкә тайпылулар да булгалап тора. Кәм алданулар да... Бу уңайдан әдәбият белеме классикларының "Барыннан да элек—идея!" дигән уртак кагыйдәне алга сөрүләре искә төшә. Анысы шулайдыр, әмма каныңа сеңдерелгән идея аерым төзәтмәләргә мохтаҗ булса?! Ерактагы балачакта Сталин белән хат алышкан Әхмәт Рәшиткә тора-бара нинди генә идеологияләр мәктәбен үтәргә туры килмәгән. Диссидент каләм әһелләре берсен-берсе кабатлап әйткәнчә, язучы өчен хакимият тарафыннан эзәрлекләнү түгел, ә кешелексез идеологиянең әгъвалавы күпкә куркынычрак. Совет чорындагы тоталитар сәяси системаның котылгысыз көчле басымы Хәсән Туфан кебек классик дәрәҗәдәге әдипләрнең дә башын бутады. Аңларга тырышып карагыз: уналты ел дәвамында сөрген михнәтләрен кичергән тәҗрибәле шагыйрь илнең халкын эзәрлекләүче юлбашчыларга мәдхия укуын барыбер туктатмады (?!). Төгәлрәк әйткәндә, татар шигъриятенең алтын хәзинәсенә керәчәк кабатланмас иҗат мирасында аның күпмедер дәрәҗәдә "кызыллык" йөгертелгән әсәрләре, ягъни үзенең җинаятьчел асылын әледән-әле күрсәткәләп торган режимга карата лояль мөнәсәбәтен белдергән шигырьләре дә байтак. Яудан соң батырлар күбәя, дигәндәй, хәзер мондый четерекле мәсьәлә уңаеннан акыл сату әхлакый яктан бик үк урынлы да түгелдер. Әле туксанынчы елларга кадәр күп кенә шигъри китаплар Ленин бабабызга багышланган әсәрләр белән ачылып китә иде. Монысы инде әлеге дә баягы вөҗүдкә үтеп кергән коммунистик тәрбиядән, намуслы шәхеснең иман рәвешендә сеңдерелгән сәяси тәгълиматка үзенчә бирелгәнлегеннән киләдер. Боларның бөтенесе дә инануга бәйләнгән. Андыйларны гаепләүдән Аллам сакласын!..

Совет идеологиясе сынавын һәркем үзенчә кичте. Кәм шагыйрь Әхмәт Рәшит тә. Әйе, ил күләмендәге бу шаукым аңа да кагылып үтте. Гәрчә үзе балачакта иҗтимагый көнкүреш шартларына карата тискәре мөнәсәбәтен белдергән "гыйсъянчылык" гамәлен кылса да, шагыйрь булып өлгергәч, ул шушы җәмгыятьнең башбаштак хакимнәренә өлешчә дан җырлауга корылган "Иптәш коммунист" исемле поэмасын язды. Үзе әлеге фиркадә торган булса, аның хәлен аңларга да мөмкин. Юк, бу ялкынлы тарафдарның патриотик бурычын үтәве булмады, сәяси вәзгыять йогынтысына ихтыярсыз бирелүнең бер нәтиҗәсе иде. Дөресен генә әйткәндә, мәҗбүри вазифалар өстенлек алган совет хакимияте чорында кысу алымнары иҗатчыларга карата да киң кулланылды. Әйтик, Язучылар берлегендә эшләп килгән шигърият секциясенең 1961 елда үткәрелгән бер утырышында шагыйрь Әхмәт Рәшитне "иҗтимагый әһәмияткә ия булган темаларны күтәрмәүдә" гаепләп чыгалар. Бу очракта нинди темаларга өстенлек бирелергә тиешлеге беркетмәдәге фикер сөрешеннән һәркемгә яхшы аңлашылса кирәк. Мәҗбүрилек төсмерендәге тәкъдим үзенең эшен башкара: Нурсолтан, Гәүһәршат, Сөембикә кебек "иҗтимагый" кызларыбыз "табу" тузанында күмелеп ятканда, ерактагы Америка коммунисты Анджела Дэвислар татар шигырендә үрнәк итеп куела... Шунысы бик тә сөендерә, Әхмәт Рәшит "Шигырьләремнән танырсыз..." исемле мәкаләсендә "урра-патриотлык" ягына авышып алуын үзе дә таныды; "гөнаһлы" саналган әсәрләрен сайланма җыентыкларына кертмәде һәм замана чиренә бирешүне шигырендә дә гаепләде:

Күндәмлеккә шундый күнегелгән—
"Ур-ра!" дидек хәтта ялгышка;
Үз-зенә үлем карарын да
Каршылады кемдер алкышлап.

("Заманалар...")

Форсат чыкканда әйтеп үтим, үз иҗатына тәнкыйди карый алган затларны шәхсән үзем ихлас хөрмәт итәм. Хәйләкәрлек катыш зирәклеге белән беренче очрашуымда ук үзенә җәлеп иткән олпат шагыйребез Сибгат ага Хәкимнең, сөйләшеп утырган чакта, башлангыч иҗат чорының берничә елын бөтенләй сызып атарга теләге барлыгын көрсенеп әйткәне әле дә хәтеремдә. Өлкәнәя барганда көтелмәстән классик югарылыкта яза башлаган Нури Арслановның да элеккерәк шигырьләренә беркадәр оялыбрак каравы шагыйрьнең дусларына яхшы мәгълүмдер. Нибары сигез елда биниһая зур иҗат мирасы калдыруга ирешкән бөек Тукаебызга да, "Кызмагыз бик, чыкса мәйданга басылган чүпләрем", дип, киләчәк буыннардан үзенә карата бераз мәрхәмәтлерәк булуларын сорарга иксез-чиксез горурлыгы комачау итмәгән. Үзеңә үзең ревизор булу, һичшиксез, һәркем өчен зирәклек билгесе. Кызганыч, бездә хәзер "конвейерга салып" язылган бихисап әсәрләренең һәркайсын да яхшыга санаучылар артык күбәйде, андыйларны исә үзләре исән-сау чагында иҗатларын җиз иләк аша үткәрү мәсьәләсе бөтенләй борчымый.

Гариф Ахунов белән Әхмәт Рәшит                    Әхмәт Исхакка 80 яшъ тулган көн   Май, 1985 ел.

Кайбер ялгыш адымнарны кичекмичә тану зарурлыгы турында фикер йөрткәндә, каләмдәшем Әхмәт Рәшит белән Украинага сәфәр кылуым искә төшә. Донецк шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез өчен махсус оештырылган әдәби очрашулар барышында безне татар җырларына кергән атаклы Донбасс шахталарының берсенә алып төштеләр. Нәкъ шахтерларча киенеп алдык. Тау эшләре коткаручылары төркеме җитәкчесе кунакларны үзе озатып йөрергә булды. Тирәнлек ярты чакрым чамасы. Күмер төялгән вагончыклар янәшәсеннән забойчылар "мич"енә таба үтәбез. Аяк асты юеш, кысанлык, дымлы бөркү һава. Күмер чыгаручылар юлы шулкадәр тарайды ки, без инде шуышып барырга мәҗбүр булдык. Җитмәсә, яктылык та чамалы. Мүкәләү озакка сузылды. Шулчак "гид"ка әйтеп куйдым: "Барысына да түзәрбез, чөнки изге Казаныбызга якынаеп барабыз бит!" Коткаручылар башлыгы көлеп җибәрде... Серле көлүнең сәбәбен шахта идарәсе бинасында эленеп торган карталарга баккач кына аңладык: сәфәрдәшем Әхмәт абый Рәшит белән бөтенләй капма-каршы якка таба шуышып барганбыз икән! Мондый ук үкенечле халәтне күптән кичергәнем юк иде...

Җир өстендәге юлларның катлаулырак булуы мәгълүм. Иҗтимагый тормыштагы юнәлешләр дә һәрдаим үзгәреп торучан. Кешеләр арасында аумакайлык көчәйде. Сәясәттә "пычраклык микъдары"ның артуы да дәүләти зирәклекнең тоныклануына китерде. Ике төрле хакыйкать хокукый яшәеш алды. Хәтта руханилар да сәясәткә ныклап кергән заманда, әлбәттә, халык язмышыннан аерылгысыз шагыйрь читтә кала алмый. Әмма мондый һәртөрле ыгы-зыгыдан ул күпмедер өстенрәк булырга бурычлы. Һәрхәлдә, шушы максатка омтылырга тиештер.

Үзенең иҗатында кискен сыйфат үзгәреше ясарга ният кылган Әхмәт Рәшит сиксәненче еллар башында тарихи әсәрләр язуга ныграк игътибар итә башлый. Күңеленә яшьли кереп урнашкан милләт гаме аны бай тематик катламнарга китереп чыгара. Зур максатка муафыйк адым эчке сиземләү нәтиҗәсе дә. чөнки туган халкына чынлап хезмәт итәргә алынган шагыйрь күпмедер дәрәҗәдә тарихчы чалымнарына да ия булырга тиеш. Югыйсә мәдәни хәтергә нигезләнмәгән әсәрләр эшләнеш ятыннан көпшәк килеп чыгучан. Өстәвенә, совет чоры мәктәбендә үтелгән тарих курсы татар балалары өчен үтә кыска булып чыкты, хәтта иң фаҗигале 1552 елыбыз да күпчелек укучыларның күңелендә тирән уелып кала алмады. Бу җәһәттән шагыйрь Әхмәт Рәшит хөр фикерләүгә юл ачкан яңа хәбәрдарлык шартларында нәкъ менә шушы һәлакәтле еллар тирәнлегенә беренчеләрдән булып төште һәм Сөембикә ханбикәбез образы аша татар халкы кичергән гаять авыр сынау чорының социаль-драматик асылын мөмкин кадәр тулы чагылдырган поэма иҗат итүгә иреште.

Дөнья әдәбияты мирасыннан күренгәнчә, элекке заманнарда тарихи поэмалар ничектер риваять кылу рәвешендәрәк язылган. Мифлар шигъриятенең булуы да безгә яхшы мәгълүм. Әлбәттә, мондый тенденцияләр татар әдәбиятында да тамыр җибәрерлек җирлек тапкан. Ә халык иҗатында чагыштырмача күбрәк тә. Безнең заманның нәкъ менә сиксәненче еллары башында, искәртеп үткәнемчә, шигърияттә тарихилыкка ирешү өчен яңа мөмкинлекләр ачылды. Чын тарихи вакыйгаларга нигезләнгән шигъри әсәрләргә татар халкында ихтыяҗ аеруча зур иде. Аңлашыла ки, кырыс чынбарлыкта тәрбияләнгән Әхмәт Рәшит әлеге мөмкинлектән бик вакытлы файдаланды. Югарыда телгә алынган "Сөембикә" поэмасын кабул итәргә киң җәмәгатьчелек, аеруча гаммәви мәгълүмат чаралары хәтта әзерләнеп тә җитмәгән булып чыкты. Тыю мөһере сугылган тарихи чынбарлык сәхифәләренең кинәт ачылып китүе күпләрне инде күнегелгән иске гадәт буенча өркетеп җибәрде бугай: шагыйрь үзенең каләмен кыю рәвештә иркен җибәреп язылган тарихи әсәрен башта аерым өзекләр хәлендә генә шигырь сөючеләр игътибарына тәкъдим итә алды.

Тарихка авышкан Әхмәт Рәшит теманы үзләштерүдә эзлеклелек күрсәтте. "Сөембикә" поэмасыннан соң "Колшәриф" язылды. Аннары "Мөхәммәдьяр"... Тарихи затларыбызга багышланган әлеге әсәрләр әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде. Чыннан да, шигъри трилогияне хәтерләткән бу поэмалар бер-берсен тулыландырып кына калмыйча, халкыбызның күптән көтелгән тарихи сурәтенә җете шәрехләр дә өстәде. Шагыйрьнең соңрак дөнья күргән "Казан" поэмасы исә үзенчәлекле хатимә, шушы мөкатдәс теманы беркадәр гомумиләштергән эпилог буларак кабул ителә. Гүяки халкыбызның мәдәни-тарихи хәтере белән ашланган иҗатчы хәтере гасырлар өстеннән очып бара, бер-берсеннән аз-маз үзгәрәк язмышлы буыннарны вакытның бәлзәмле җебе белән үзара бәйләргә омтыла, бүгенге ирекне кысуга китергән кичәге иҗтимагый тәртипсезлекләрнең киләчәккә сабак булырлык сәбәпләрен эзли. Гомумән, Әхмәт Рәшитнең дәрсе гыйбрәт алырлык тарихи әсәрләре безгә үткәннән киләчәккә барырга үзенчә ярдәм итә.

Мантыйкчылар искәрткәнчә, акылның берьяклы эшчәнлеге иҗатта бертөрлелеккә китерә. Бу уңайдан Әхмәт Рәшиткә хафага төшәрлек сәбәп юк—ул шигъриятнең һәммә юнәлешендә дә үзен бердәй иркен тоя. Күргәнебезчә, зур иҗат потенциалына ия булуны таләп иткән поэма жанрында да шагыйрь кыйсса-дастаннары белән данлыклы әдәбиятыбыз хәзинәсенә саллы өлешен кертә. Хәзер инде аның әлеге шигъри төргә караган унбишләп әсәре бар. Алар эчтәлекләре ягыннан да, шәкелләре җәһәтеннән дә төрле. Шулар арасыннан "Йолдыз вакыты белән" исемле поэмада, минем карашымча, авторның эзләнүчән холкы аеруча калку чагылыш тапкан.

Мин камиллек эзлим тереклеккә,
Камил акыл эзлим заманнарга;
Мин яхшыны телим дәвамнарга,
Мин яманны телим тәмамларга...


Бу юлы шагыйрь гасырлар өстеннән генә очып калмый, җанын һәрдаим ымсындырып торган очсыз-кырыйсыз галәм киңлекләренә чыга. Табигый ки, киңрәк орбитага чыга барган саен шигъри гомумиләштерүләр дә зурая бара. Бу гөнаһлы җирдә үзе ачкан хакыйкатькә ул шул рәвешле еракка китеп карарга җөрьәт итә. Хәер, ниндидер илаһият белән өртелгән шигырь үзе дә безгә шушы тарафлардан иңәдер кебек тоела. Нәкъ менә шундый биеклектән автор үзен дә эченә алган инсаниятнең асыл йөзен, дөнья халыклары язмышыңда газиз кавеменең насыйп кылынган вазифаи урынын ачыграк күрергә тели. Ә илаһи биеклектән барысы да уч төбендәге кебек күренә икән бит. Кешелек кырмыска оясын хәтерләтә. (Хәер, Коръәнгә кертелгән әлеге сөйкемле җан ияләрен гайре камиллектә һич тә гаепләргә теләмим). Зурдан кубып кылынган кайбер гамәлләр шулкадәр дә беркатлы булып тоела. Кайчак көләсе дә килеп китә. Аерым мәхлукларның үзләре турында ныграк кайгыртулары аркасында халык кадәр халык әледән-әле фаҗигага дучар ителә. Мондый чакта йөрәк өзгәләнә. Адәм пәйгамбәрнең шундый балалары өчен, валлаһи, еш кына оятка көч килә...

Кояш сукмагыннан шагыйрь бара. Аның үзенчә инануы бар: "Бу дөньяны үлчәп булмый өч яссылык белән...". Хәтта ел фасылларының да бишенчесе булырга тиеш. Исбат ителмичә нигез итеп алынган кадими постулатлар нилектән әле икейөзле Янусларның фикерләвен аклап килә? Сорау арты сорау туа. Атомнар әллә ничә кисәкчеккә бүлгәләнеп беткән заманда шагыйрь кайбер шиклерәк аксиомаларны да ватарга омтыла. Шул ук вакытта әсәр герое үзенең "анти-мин"е белән каршылыкка керә. Гадиләштереп әйткәндә, берсе югарыга омтылган саен тегесе аның чабуыннан тарта. (Хәтта күкнең үзендә дә татарлык кабатлана икән).

Анти-минем иске фәлсәфәсен
Адым саен төшереп тора искә;
Юк, барыбер туктап кала алмыйм—
Мин камиллек эзлим яшәешкә...


Бер уйлаганда, үткәннәрне инде кайтара алмыйсың, киләчәкнең ничек булачагы билгесез. Димәк, алар—юк (?!). Менә шуларны бүгенгедә ничек үзара бәйләргә? Әлбәттә, әлмисактан килгән тамырлар үткәннәрне киләчәккә тоташтыра. Без маргиналлар түгел. Әгәр дә бүгенге дөнья йөзендә җиде миллионлап татар яши икән, милләт шәҗәрәсен тәшкил иткән кардәшләрне исәпләргә саннар җитмәс иде. Теләсә нинди халыкны шундый тамырлар яшәтә. "Үткәнемнән барам иртәгемә—Барам шулай мәңгелеккә табан", дип белдергән шагыйрь, һичшиксез, Аллаһ тарафыннан яралтылган газиз кавеменең озын гомерле булуына тирәнтен ышана. Алай гына түгел, язмыш юлын йолдыз вакыты белән үлчәп, аңа ерак киләчәктән лаеклы урын барлый.

Күренә ки, Әхмәт Рәшитнең фикерләргә сәләтле кешене иксез-чиксез уйлануларга чакырган әлеге поэмасында, аеруча "Пәйгамбәрләр канлы байрак тотып..." кебек юлларында, Һади Такташ иҗатының беренче "гыйсъянчылык чоры" әһәңнәре дә яңгырап куя. Ә инде әсәрдәге "Мин—Кеше!" рефрены Литва шагыйре Эдуардас Межелайтисны искә төшерә. Юк, әлеге охшашлык чалымнары кемнедер кабатлау юлына күчүдән түгел, зур гомумиләштерүләрдә башка олуглар белән фикердәш булудан килә. Ышанып әйтергә мөмкин, Әхмәт Рәшитнең "Йолдыз вакыты белән" исемле лирик-фәлсәфи поэмасы татар шигъриятенең югарылыгын күрсәтүче әсәрләр рәтенә керергә хаклы. Кызганыч, менә шундый үзенчәлекле иҗат уңышына үз вакытында төпле бәя бирүче табылмады. Нишләмәк кирәк, куанычлы хәбәр ирештерүче кәрваннар да безләрдә элек-электән соңарып килгән.

Инде җиргә төшеп, шуны искәртәсе килә: Әхмәт Рәшитнең күпкырлы иҗаты белән тулаем танышкан чакта аның рухиятен ачып бирүче хасиятләр җетерәк булып күренә—замана мәдәнияте белән баетылган фәһемлелек, дөньяга караш киңлеге, чынбарлыкны аңлау тирәнлеге, фикерләү ачыклыгы, онытыла башлаган төп идеалларга күзләрне зуррак итеп ачтыру... Гадәттә, теге яки бу әсәрдә әлеге сыйфатларның чикләнгәнлеге сизелсә, сүзнең очы үзеннән-үзе каләм әһеленең тәрҗемәи хәленә барып тоташа. Иҗатка шушы яктан караганда, Әхмәт Рәшитнең күпчелек әсәрләре нәкъ менә тормыш белеменә, шәхси тәҗрибәгә таянган булулары белән аерылып тора. Балачакта ук гамьле ир-егет кыяфәтенә кергән шагыйрь, яклаучысыз калуы аркасында, чынбарлыкның сынауга тиң сабакларын артыгы белән алган. Гомер юлының һәрбер борылышы аңа үзенчә тәҗрибә өстәгәндер: Казан дәүләт университетында белем алуын вакытлыча өзәргә мәҗбүр булып, ерак Төркестан тимер юлында тауар поездларын озатучы вазифасын башкару да, югары уку йортын тәмам иткәннән соң төрле җаваплы урыннарда эшләү дә, элекке СССР буйлап иҗат сәфәрләренә йөрүдә, шулай ук Һиндстан, Япония, Төркия, Кипр, Греция, Сингапур, Малайзия кебек илләргә чыгып гыйбрәт алулар да... Менә шуңа күрә, аңарда тормыш матурлыгын яисә ямьсезлеген уйлап чыгару ихтыяҗы юк. Тонык анда йокымсыраган мәгънәсез хикмәтләр шагыйрьнең табигате өчен бөтенләй ят.

Рухи маяга ия булган шагыйрь, билгеле, иҗатта үзен чагыштырмача ирекле тота. Чынбарлык күренешләрен бөтен киңлегендә колачлый алган Әхмәт Рәшит әсәрләрендә дә аерым тормыш деталенең шигъри образга иркен күчешен тоемларга мөмкиндер. Аның сәнгати күзаллавы, гадәттә, мантыйк кысаларыннан чыкмый. Һәм шигъри сурәтләү алымнары ягыннан ул аңлы төстә реалист булып кала. Язу өслүбе тотнаклы—сабырлык сизелеп тора. Шул рәвешле ачык итеп фикерләргә омтылу шагыйрьне үзеннән-үзе сурәтләү ачыклыгына алып килә. Гомумән, татар классик шигыренең гасырлардан күчкән реальлеге Әхмәт Рәшитнең күңеленә шактый иртә кергән. Шагыйрьнең тотрыклы тезмә шәкелгә өстенлек бирүе дә аның әлеге традицион мәктәпкә тугрылыгын күрсәтә. Алда китерелгән шигъри өзекләр дә моның шулай булуын раслый. Барысы да табигый. Пыяла өргәндәге кебек: эчтән чыккан тының нинди уй-гамьнәр белән корылган булса, үзең күрергә теләгән бәллүр дә шундый рәвешне ала. Сере бик гади. Шул ук классиклар искәрткәнчә, чынбарлык формасы ягыннан түгел, үзенең асылы белән матур.

Галиҗәнап каләм шуңа төшендерә: камил дәрәҗәдәге язу рәвешенә ирешү барыбер телне өйрәнүгә кайтып кала. Сүз белән эш итә белү, әйе, иҗатта мөһим роль уйный. Менә бу яктан Әхмәт Рәшит үзен бәхетле итеп саный ала—тел-өслүб осталыгының беренчел нигезе аңа шагыйрьлек таланты белән бергә бирелгән: җөмләләре төзек, сүзләре үз урынында, теле сыгылмалы... Тел җәһәтеннән ул тезмәдә дә, чәчмәдә дә һөнәрмәңцләрчә эш итә. Язганын мөкәммәл дәрәҗәгә җиткерүдә, кемнәрдер шикелле, читләрнең ярдәменә мохтаҗ түгел. Киресенчә, телнең нечкәлекләрен яхшы белгән мөхәррир буларак, мондый хезмәтне башкаларга үзе күрсәтергә мөмкин. Сүз байлыгы зур. Дөрес, дөньяга киң итеп ачылган күзләр белән караучы шагыйрь кайвакыт алынма сүзләр куллануда үтә интернациональлек күрсәтә шикелле. Нәзбереклеге белән аерылып торган татар шигыре тукымасына ул нинди генә кәлимә яисә сүзтезмә кертеп җибәрми! Менә аларның кайберләре: ноосфера, апокалипсис, инфузория, Е=тс2, гипоталамус, квадратура, дилемма, генетик код, хеви металл, һоmo sapiens... Дөрес, боларның уй-хис агышына күпмедер ятыш булганнарын авырлык белән "йотып" та җибәрергә мөмкин, вәләкин сүзләр сайлаудагы мондый чамасызлык шагыйрь иҗатының миллилек нисбәтен саклауга хезмәт итмидер. Тезмә әсәрләрдә искәрмә рәвешендә бирелгән астөшермәләрнең артык күбәеп китүе дә шигъри дулкынга корылган күңелне ничектер җайсызлык халәтенә өстерәп кертә. Тарихка мөрәҗәгать иткәндә, әлбәттә, аларның булуы зарурдыр. Әмма лирик кимәлдә язылган әсәрләрдәге сәнгати чынлык күпчелек очракта үзе турында үзе сөйләргә тиеш. Телебез мөмкинлекләре чиксез. Бары тик иҗтиһат итәргә генә кирәк. Хәер, иң кирәкле алыштыргысыз сүзне сайлап алуның кыенлыгын, иҗатның җаваплылыгын шагыйребез үзе дә искәртеп үтә:

Туксан тугыз мәгънәсез сузгэ каршы
Бердәнбер мәгънәле суз табып кара!..

("Баш Шәрифләренә акыл кирәк тә...")

Шигырьләр олау-олау да,
Илаһи сүз сирәк.
Дөньяга юл күрсәтердәй
Пәйгамбәрләр кирәк.

("Шигърият")

Әдәби әсәрләрне ачы балан кабып укучы кайбер нәзберек затлар өчен Әхмәт Рәшитнең реаль җирлектәге шигъри дөньясы ап-ачык булып тоелырга мөмкин. Алар да хаклы. Зәвыгы булган кеше шуны сизмичә калмас: бу шагыйрьнең язганнарында җиңел генә аңлатып бирә алмаслык ниндидер эстетик мөлаемлык бар. Әлеге мөлаемлык нигезендә, минемчә, күңелнең ихласлыгы ятадыр. Чыннан да, ихласлык сәнгать әһеленең иң кирәкле сыйфатларыннан берсе булып санала, гомумән, һәртөрле иҗатны үтәли сафландырып торучы бәрәкәтле чыганак рәвешендә күзаллана. Табигый ки, әгәр авторның күңеле мондый башлангычтан мәхрүм икән, аның әсәрендә әлеге нигъмәт чагылыш таба алмый. Димәк, язучы булу таланты гына җитми, кеше булу таланты да кирәк. Безнең Әхмәт Рәшитебез дә "Бу юлы мин тудым Кеше булып, Бу тууым—шигырь язар өчен", дип тикмәгә генә әйтмәгән. Шагыйрь өчен аеруча мөһим зирәклеккә дә ихласлык аша гына ирешеп буладыр. Шундый югарылыкка күтәрелгән акыл ияләре әлеге зарурият турында кат-кат искәрткән.

Хәтта сокланырга мөмкин, ихласлык Әхмәт Рәшит күңеленә мөлдерәп торырлык итеп салынган. Юмартлык белән мулдан бирелгән самимилек, күрәсең, үксез җанда уңдырышлы җирлек тапкан. Кайчак аның тормыштагы аерым гамәлләренә карап, "И, сабый күңелле шагыйрь!" дип тә әйтәсе килә. Риячылар белән тулы безнең чуардан-чуар дөньяда, әйе, артык эчкерсез затларга җиңел дә түгелдер. Әмма ана сөте аша иңгән шушы бәһаләп бетергесез сыйфат каләм иясенә укучы белән ихлас әңгәмә корырга ярдәм итә. Бу яктан шагыйрь Әхмәт Рәшитнең күпчелек әсәрләре, минем карашымча, үзара ышанычка корылган булулары белән аерылып тора. Җырларын гына алыйк. (Ә мондый нәзакәтле жанрга садәлек аеруча мөһим шарт). Менә аларның кайберләре: "Беренче мәхәббәт", "Зәңгәр күлмәк", "Язгы гөлем", "Тәрәзәләр язга елмая"... Күпләребез раслар, бу җырлар белән инде берничә буын үсте. Аларны белмәгән татар юктыр. Шагыйрь өчен бу бәхет түгелмени?! Әлеге җырларның иңде дистәләрчә еллар дәвамында онытылмыйча яшәве, барыннан да элек, авторның ихласлык белән баетылган лириклык талантына килеп тоташадыр. Юк, җырда алдап булмый. Кеше җанының тирәнлекләрен яктыртып күрсәтү өчен үз җаныңның эчтән балкып торуы зарур. Әмма дөнья бу, каләм ияләренең дә төрлеләре бар: күңелендә сумала кайнатып, үзләрен фәрештәгә санаучылар да, тормышта монафикъларча уйнап, ихлас булып кыланучылар да... Тик әдәптән аерылгысыз әдәбият ясалмалыкны кабул итә алмый: холыктагы мондый сыйфатларның һәммәсе дә ак кәгазьгә барыбер саркып чыга.

Каләмдәшем Әхмәт Рәшитнең иҗатын тулаем күздән кичерү мине аның үзе хакында гына түгел, гомумән, бүгенге шигърият һәм заман турында бер-берсенә тыгыз бәйләнгән менә шундый табигый уйлануларга этәрде. Моның өчен җирлек бар, чөнки шагыйрьнең авыр сынаулардан торган гомер юлында чорның каршылыклы агышы шактый тулы чагылыш тапкан. Ничек кенә булмасын, үзенә тиешле "чирәм җир"не ул сабыр рәвештә сөрә бирә. Исеме тирәсендә ниндидер шау-шу куптарып эшләүне бөтенләй яратмый, шуңадыр без аңа кайчак игътибар да итмибез бугай. Хәер, бериш мәгълүм исемнәрне эченә алган "обойма"ларга сыймаучы Әхмәт Рәшит үзе дә әдәбият мәйданында Роберт Әхмәтҗан, Рәшит Әхмәтҗан сыман беркадәр аерымрак тора кебек. Дан-дәрәҗә белән бозылмаган. Тәүге шигъри юллары белән танылу алып килгән әсәрләре арасында байтак еллар ятса да, ул үзенә күктән бирелгән әлеге дә баягы эстетик мөлаемлыкка һәрвакыт тугры булып кала. Сүз дә юк, аның шагыйрьлек холкы күпмедер үзгәрмичә калмагандыр, әмма иҗатының саф-чиста үзәге метаморфозалар кичермәгән. Һәм әлеге асыл сыйфатлар авторның бер-берсен тулыландыручы барлык әсәрләрен тоташ картинага берләштергән чакта, ягъни төрле елларда язганнарын күңелдән тулаем үткәргән мәлдә бөтен төсләре белән ачылып китә. Үзеннән-үзе шундый нәтиҗәгә киленә: туган халкына тугры хезмәт итүче Әхмәт Рәшитнең иҗаты, чыннан да, татар шигъриятенең мөһим бер буыны булып күзаллана икән.

3иннур МАНСУРОВ.
Казан утлары
2006, №3.

"Иҗатыма бәйләнүчеләр күп булды"

Әхмәт абыйларга беренче тапкыр баруым түгел. Башта әңгәмә алыр өчен аның хәләл җефете Мәдинә апа Маликова белән очрашкан идем. Бүген Әхмәт абый белән очрашып сөйләштем. Алар икесе ике төрле шәхес, иҗатта бу тагын да ачыграк чагыла. Мәдинә апа романнар язса, Әхмәт абый шигырь сырларга ярата. Иң кызыгы әңгәмә вакытында булды. Әхмәт абый белән кызып-кызып илдә барган сәясәт турында сөйләшеп утырабыз. Шул вакыт ишектә кыңгырау тавышы яңгырады. Ишекне Мәдинә апа ачты. Арзан гына бәягә таба, кырынгыч һәм башка кирәк-ярак сатып йөриләр икән. Мәдинә апа таба алырга теләгәнен әйтеп, Әхмәт абый янына бүлмәгә керде. Әхмәт абый озак уйлап тормады, Мәдинә апага: «Телевизордан гел шул аферистларны күрсәтеп торалар, ничек курыкмыйча шулардай әйбер ал-макчы буласың?» — диде. Ахырдан: «Юк, кирәк түгел, бернәрсә дә ала күрмә», — дип өстәде. Әхмәт абый өйдә чын хуҗа икән дип уйлап куйдым.
— Әхмәт абый, балачагыгыз хәтерегездә ничек уелып калган?
— Әти сугышка киткәнче бик рәхәт яшәдек. Сугыш башлану белән әти Ватанны сакларга китте, шуннан исән-сау әйләнеп кайта алмады, әнием Миңлебәян миңа 9 яшь вакытта үлде. Сеңлем Фәүзия белән бик яшьли ятим калдык, әтинең бертуган абыйсы Каюм абзый гаиләсендә тәрбияләндек. Ә шигырьләрне бик иртә яза башладым. Башта иҗат җимешләремне район гәҗитенә, соңрак җөмһүрияттә чыгучы гәҗит-жур-наллар белән актив языша башладым. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, хыялымда булган Казан дәүләт университетына укырга кердем.
— Кечкенәдән ятим калгач, күп авырлыклар белән очрашырга туры килгәндер...
— Чыннан да, бик авыр елларда яшәргә туры килде. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларда ипи юк, алабута ашап үстек. Кечкенә вакытта күргән авырлыклар минем шигырьләремдә, хикәяләремдә дә урын алган.
- Үзегезне ничә яшьләрдә өлгергән язучы буларак формалаштым дип саныйсыз?
— Бер 20 яшьләрдә өлгергән язучы буларак формалаштым дип уйлыйм.
— Әхмәт абый, язган өчен гонорар түләмәсәләр дә язасы киләме?
— Ул бит үзеннән-үзе языла. Хәзер беркайда да юньле-башлы гонорар түләмиләр. Тормышымны яңабаштан башларга мөмкинлек бирсәләр, барыбер язучы юлыннан китәр идем.
— Казанда укыган вакытта күп кызлар белән очрашып йөрдегезме?
—Әлбәттә, кызларны бик яраттым мин. Мәктәптә укыганда 7 нче сыйныфларда ук борынга кызлар исе керә башлаган иде.
Беренче гаиләм белән 2 ел ярым гына яшәдек тә аерылыштык. Мәдинә белән бик яратышып кушылдык. 1975 елдан бирле бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп, матур гына яшәп ятабыз. Улыбыз Искәндәр бездән аерым яши.
— Язучылардан якын дусларыгыз бармы?
— Мәрхүмнәрдән Нури Арсланов, Сибгат Хәким, Хәсән Туфаннар белән заманында бик нык дуслар идек. Хәтердә алар белән бәйле бик күп истәлекләр сакланып калган.
— Әхмәт абый, хәзер язучыларны үзара дус түгел дип әйтәләр. Бу чыннан да шулаймы?
— Мин аның ише низаглардан ерак торам. Үземнән соңгы буын белән бөтенләй аралашмыйм.
— Иҗатыгызга бәйләнүчеләр, дошманнарыгыз булдымы?
— Иҗатым буенча бәйләнүчеләр булмады түгел, күп булды. Мин беренче китабымны чыгарган вакытта, Мәхмүт Хөсәен минем иҗатка карата тискәре рецензия язды. Әхсән Баян да минем иҗатны хупламады. Әле дә хәтерлим, берсендә шулай моңаеп кына басып торам. Нури Арсланов яныма килеп, нишләп шулай күңелсез басып торганымның сәбәбен сорый. Эшнең нәрсәдә икәнен аңлатып күрсәттем. Шуннан Нури ага минем иҗатымны югары бәяләп рецензия язды.
Аларны дошманнар дип атаргамы соң инде, ләкин шунысын анык беләм: аяк чалучылар булды.
— Бүгенге көндә алып барылган сәясәткә ничек карыйсыз?
— Бары тик тискәре яктан гына карыйм. Безнең илдә әкренләп бөтен нәрсә җимерелә баражолхозлар бетте, җирләрне инвесторлар талап алып бетерде. Болар барысы да җыен укымаган, надан, «2» легә, «3» легә укыган кешеләргә барып эләкте. Бәяләр гел сикереп тора, берничә елдан нәрсә булыр, уйларга да куркыныч.
— Тагын нинди мәсьәләләр ачуыгызны чыгара?
— Дәүләт башлыгының поп белән үбешеп, кочаклашып торганын күргәч, җен ачуларым чыга. Дәүләт башлыгы кайда гына булса да нейтраль булырга тиеш. Элеккеге патшалар да алай кыланмаган, ә боларныкына бөтенләй дә түзәрлек түгел.
— Татар концертларына, татар театрларына йөрисезме?
— Элек бик йөри идем. Хәзер күпчелек концерт-спектакльләр сүз уйнатуга корылган. Ә халык шул сүз уйнатуга мөкиббән китеп утыра. Сәхнәдә ни кыланасылары килсә, шуны кыланалар, бер-берсенең арт ягына да китереп сугалар, шәрә килеш тә йөриләр.
Шуңа күрә мин мондый тамашаларга йөрмим. Аларның маймылланганнарын телевизордан күреп тә туйган. — Чит илләргә чыгып, ял иткәнегез бармы?
— Минем күп илләрдә булганым бар. Хыялым — Мексикага бару. Элек чит илгә чыгарга акча чагыштырмача аз китә торган иде. Ә хәзер шактый кыйммәт. Пенсия акчасына гына чит илгә чыгып китеп булмый.
— Бүгенге көндә коры пенсия акчасына гына яшәп буламы?
— Минем шунысы куанычлы: пенсиям әйбәт. Ә кайбер кешеләр 4-6 мең сум алабыз, диләр. Алар бу акчага ничек яшидер, шуңа шаккатам.
— Сез авылдан чыккан шәхес. Олыгайган саен авылга яшәргә кайтасыгыз килмиме? — Килмиме соң инде, әлбәттә, килә. Шәһәр белән авыл арасында аерма бик зур. Кайвакытта Казанның бер урамын эзләп табу өчен тирләп-пе-шеп бетәсең. Ә авылда бар да үзеңнекеләр, танышлар. Җәй җитүгә, Мәдинә белән тизрәк бакчабызга китәбез. Җәй айлары бакчада уза.
— Гаиләгез белән нинди бәйрәмнәрне үткәрәсез?
— Барысын да зурлап үткәрмәсәк тә, Яңа елны, туган көн бәйрәмнәрен уздырабыз. Бу көнне безнең өчен иң якын кешеләр җыела.
— Бер казанга ике тәкә башы сыймый, диләр. Сезгә бер өйдә ике язучы булуы иҗат итәргә комачауламыймы?
— Юк, киресенчә, бер өйдә ике язучы булуы үзе рәхәт. Бер-береңә юл куеп, бер-береңне аңлап яшәүгә ни җитә?! Мәдинә белән мин бик бәхетле.
— Әхмәт абый, гаиләдә акча кем кулында — сездәме, Мәдинә ападамы?
— Икебездә дә. Беребезнең генә аерым акча тотканы юк. Әйтик, минем нәрсәдер аласым бар, миңа акча бир әле дип йөрмим, тотам да уртак акчаны алам.
— Мәдинә апа өйдә булмаган вакытта, үзегез ашарга пешерә аласызмы?
— Мин бит авыл малае, бөтенесен күреп үстем. Шуңа күрә, теләгән бер ризыкны пешерә алам. Аннан соң, элеккеге еллардагы кебек ризыкка кытлык юк, акчаң булса кибеттән теләсә кайсы ризыкны сатып алырга була.
— Хәзер олысы да, кечесе дә кесә телефоныннан файдалана, ә сез нишләптер телефоннан файдаланмыйсыз...
— Беренчедән, мин аңа күнекмәгән, икенчедән, кесә телефонын бик зыянлы дип әйтәләр, шуңа күрә мин аның белән эш итмим.
— Бераз хыял дөньясына да бирелеп алыйк әле. Әгәр дә кеше яшәми торган утрауга эләксәгез, анда озак яши алыр идегезме?
—(Көлә.) Озак яшәр идем дип уйлыйм. Билгеле, ризык табуы авыр булмаса.
- Президент булсагыз, ниләр эшләр идегез, әллә киресенчә, бернәрсә дә эшләмәс идегезме?
— Һәрхәлдә яхшырак җәмгыять төзер, кешеләрне катламнарга бүлмәс идем. Алайса хәзер нинди генә катлам юк: череп беткән бае да, хәерчесе дә, нормаль тормышта яшәүчесе дә бар. Кешеләргә эш юк, президент булсам, эш урыннары булдырыр, хезмәт хакларын арттырыр идем.
— Киләчәккә нинди планнар белән яшисез?
—Сәламәтлекнык булганда, алга таба да иҗат итеп яшәргә иде. Күңелдә булганны кәгазьгә төшерүдән дә рәхәте юктыр ул! Калган гомеребезне Мәдинә белән матур гына яшәсәк иде!
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Әхмәт абый. Алдагы тормышыгызда да, иҗатта да Мәдинә апа белән кайнап яшәргә язсын!

Әңгәмәдәш—
Руслан ХӨСНЕТДИНОВ.
Казан шәһәре. "Юлдаш-дулкын" № 9, 2012.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018