Бүген Әдипләр: Шагыйрьләр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шагыйрьләр


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Айдар Җамал
Әхмәди Җамалетдин улы
Тәслимә Җәббарова
Хөсәен Җәгъфәр
Вакыйф Җәләл
Муса Җәлил
Гөлнара Җәлилова
Эльмира Җәлилова
Шәмсия Җиһангирова
Сиринә Җиһаншина

Сиринә Мәкъсүт кызы Җиһаншина 1966 елның 9 мартында Мөслим районы Салауз Мухан авылында туган. 1985 елда Чистай педагогия училищесыннан Әлмәт шәһәренә юллама белән килә. Мәктәптә укыган елларында ук шигырьләр яза. Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районы мәктәпкәчә мәгариф идарәсендә әйдәп баручы белгеч. «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмә әгъзасы.

Төлке җыры

Заграничный журналлардан 
Үземә фасон эзләдем. 
Эзләдем дә таптым, менә 
Килешәме күлмәгем?

Пирчәткәләр киеп кенә 
Урманда йөрим әле. 
Төлке хәйләкәр дисеннәр, 
Беркемгә тимим әле.

Куянкайлар-шаянкайлар, 
Сез качып утырмагыз. 
Бүген минем ял көнем бит, 
Иртәгә тоттырмагыз!

Тиен кызы жыры

Гүзәлләрнең бер гүзәле, 
Зур койрык тиен кызы. 
Кинога төшәргә йөри,
Мин, ди, урман йолдызы.

Агачлардан сикереп йөри, 
Бар ризыгы чикләвек. 
Тәпиләре белән вата, 
Ярата шул аны бик.

Кәнфит кәгазендә аның 
Сурәтен сез күрерсез. 
Андый гүзәл тиен кызы 
Дөньяда юк, белегез!

Табигатьне яратсаң

Җир йөзендә һәр үләнне, 
Һәр чәчәкне, бөҗәкне 
Бердәй күреп якын ит син, 
Үз ит син табигатьне.

Гөлләр сиңа хуш ис чәчәр, 
Алма бирер алмагач, 
Чишмәсеннән су эчәрсең, 
Ял итәргә туктагач.

Сандугачлар, җырын сузып, 
Юл күрсәтер адашсаң, 
Күңелең тулы шатлык булыр, 
Табигатьне яратсаң!

Мырау дустым

Иптәш кирәк миңа, дигәч, 
Әни мине юатты. 
Дустың булсын әле диеп, 
Бер песи алып кайтты.

Юеш борынлы үзе, 
Ялтырый ике күзе. 
Мияу, мияу, мияу, ди, 
Миңа кызык шулай, ди.

Мин йөгерсәм, йөгерә, 
Сикерсәм, ул сикерә. 
Мырауҗанның шуклыгына 
Түзеп булмый һич кенә!

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013