Бүген Әдипләр: Шагыйрьләр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шагыйрьләр


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Булат Ибраһимов
Ямаш Игәнәй
Иделбикә
Рим Идиятуллин
Хәмидә Идиятуллина
Нурия Измайлова
Илсөяр Иксанова
Рәйсә Имамиева
Фаил Ислам
Фәйрүзә Исмәгыйлева
Әхмәт Исхак
Әнәс Исхаков
Гөлфия Исхакова
Ләйсән ИСХАКОВА
Наил Ишмөхәммәтов
Йолдыз
Ибраһим Йосфи
Зөлфия Йосыфалиева
Йосыфбик
XIX гасырның 70 нче еллар урталарында әдәбиятның бу юнәлешендә игътибарга лаек бер күренеш булып ала: биографияләре Казагстан районнары белән бәйле күренекле татар шагыйрьләре (Ә. Кормаши, Л. Галиулла улы һ. б.) казакъ халкына да аңлаешлы әсәрләр — дастаннар, кыйссалар язарга омтылганда, казакъ шагыйре Йосыфбик Шәйхелислам улы «Кыйссаи Сәйфелмөлек Бәдигыльҗамал» (1876) дигән әсәрен татар телендә иҗат итә. Автор бу әсәрне язу читен булганын, чөнки ул аны «саф төрки телдә» (әдәби татар телендә) язарга омтылганын әйтә. Әсәр нигездә татар телендә язылган. Ләкин анда казакъ теле үзенчәлекләре дә күренгәли:

Диюләр падишасын устап алды,
Аягы мән кулына көшән салды.

(Диюләр падишасын тотып алды,
Аяк белән кулына богау салды.)

Автор XVII йөз шагыйре Мәҗлеси әсәре «Сәйфелмөлек»нең сюжетын яңабаштан, дүрт юллы строфалар белән, язып чыга. «Кыйссаи Сәйфелмөлек»нең шундый яңа нөсхәсе кирәген ул болай аңлата:

Борынгы нөсхәсенә күзем салдым,
Карасам — наданнарга сүзе дәмсез.
Ягъни «борынгы нөсхәсе» гади халыкка аңлашылмый. Автор аны һәркемгә аңлаешлы, «тәмле» итеп, көнкүреш җырын җырлауга юнәлтмәкче була. Поэтикада ул Баһави «Бүз егет»ендә ачыкланган принципларны куәтли. Аңа мавыктыргыч сюжет, фольклордан һәм көнкүрештән килә торган халыкчан сурәтләр якын. Әсәрнең гади халыкка адреслануы да — Баһави тәкъдим иткән яңалыкларның яшәве һәм үстерелүе. Алар — шәхес кичерешләрен һәм Көнкүреш картиналарын сурәтләүгә килү юлындагы мөһим казанышлар:

Шаһбал хан: «Моның күзен уең! — диде.—
Тиресен тереләен суең, — диде, —
Тиресенең эченә саман тыгып,
Күчәгә уны асып куең!» — диде,—

кебек реалистик сөйләм, тормышчан сурәтләр, кешенең ачуың газабын төгәл бирүләр бу әсәрдә байтак. Иосыфбик Шәйхелислам улы шуннан соң да дистәләгән шигъри «кыйссалар» — дастаннар яза. Әмма «Сәйфелмөлектән соңгы әсәрләрендә инде аның теле казакъчага күчә бара.


Татар әдәбияты тарихы, 2нче том.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013