Бүген Әдипләр: Шагыйрьләр
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шагыйрьләр


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рәхимә Габделганиева
Язилә Габделхакова
Габдессәлам
Мескен Габди
Айгөл Габдрахманова
Ландыш Габдрахманова
Фәрит Габдерәхим
Мөхәммәтшәриф Габдерәшит улы
Бәшир бине Габдулла
Гиз-эл Габид
Әзһәр Габиди
Әхмәт Гадел
Ришат Газиз
Мәхмүт Газизов
Рафаил Газизов
Лилия Газизова
Мидхәт Газыймов
Римма Гайнанова
Хәйдәр Гайнетдинов (Хәйдәр)
Мөслимә Гайнетдинова
Әхәт Гайнуллин
Нур Гайсин
Сөмбел Гайфетдинова
Миңнеруй Гайфуллина
Кол Гали
Фәридә Галиәхмәтова
Вахит Галиев
Габдулла Галиев
Фаварис Галиев
Шәүкәт Галиев
Гөләндәм Галиева
Атлас Галимов
Габделхак Галимов
Нәкыйп Галимов
Әдилә Галимова
Гөлнур Галимова
Рәмзия Галимова
Шаһидә Галимова
Зилә Галиуллина
Инзилә Галиуллина
Гүзәлия Галләмова
Язилә Галләмова
Рафис Гаптелганиев
Фарида Гарипова
Фәүзия Гарипова
Гарифбәк
Зәкия Гарифуллина
Рәсимә Гарифуллина
Сания Гарифуллина
Макс Гатау
Галяэтдин ибне Гатаулла
Раил Гатауллин
Рәшит Гатауллин
Салават Гатауллин
Гөлназ Гатауллина
Рүзилә Гатауллина
Рәдиф Гаташ
Кадрия Гатина
Флера Гатина
Нурислам Гафиятов
Гөлзилә ГАФУРОВА
Гафифә Гаффарова
Мансур Гаяз
Илзия Гаязова
Әнвәр Гәрәев
Ләйсән Гәрәева
Миләүшә Гәрәева
Резеда Гәрәева
Сәлисә Гәрәева
Халисә ГӘРӘЕВА
Йосыф Гәрәй
Рәшит Гәрәй
Шамил Гәрәй
Резеда Гобәева
Илдус ГОБӘЙ
Даут Гобәйди
Гөлсирин Гобәйдуллина
Лилия Голымова
Заһирә Гомәрова
ГӨЛЧӘЧӘК
Флүзә Григорьева
Лилия Гыйбадуллина
Вафирә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Флера Гыйззәтуллина
Илдус Гыйләҗев
Наил Гыйләҗев
Рушания Гыйләҗева
Халидә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА Фирдания Гыйльфан
Расиха Гыйльфанова
Филизә Гыйльфанова
Марсель Гыймазетдинов
Тәбрис Гыймалетдинов
Рәис Гыймадиев
Лилия Гиматдинова
Зөлфия Гыйниятова
Гөлфия Гыйниятуллина
Гөләндәм Галиева
Гөләндәм Исрафил кызы Галиева 1976 елның 5 сентябрендә Кукмара районының Төркәш авылында туган. Татар дәүләт гуманитар институтының татар филологиясе бүлеген тәмамлагач, дистә еллап Аксубай якларында гомер кичерә, Аксубай гимназиясендә балаларга белем бирә. Биредә ул мөгаллимлек итүдән тыш, фәнни-методик эш белән дә шөгыльләнә: аның "Туган як материалларына нигезләнеп төзелгән дидактик күнегүләр җыентыгы" (2010) исемле методик кулланмасы ТР Мәгариф министрлыгы тарафыннан хуплау таба һәм күпләп бастырылып, төбәк укучыларына таратыла.
2012 елда алар гаиләләре белән Түбән Камага күченәләр, биредә ул укытучылык эшен дәвам итә. Бүгенге көндә - Түбән Кама муниципаль районы хакимияте рәсми сайты мөхәррире.
Сабый чагыннан ук әдәбиятка гашыйк Гөләндәм үзе дә шигырь- хикәяләр иҗат итә, 2008 елда аның "Тәүге адымнар" дигән беренче җыентыгы дөнья күрә. Әсәрләре, язмалары "Идел", "Мәгариф", "Фән һәм мәктәп", "Мәйдан" журналларында, Кукмара, Аксубай, Түбән Кама җирле газеталарында, "Безнең гәҗит", "Акчарлак", "Язмышлар", "Мәгърифәт" кебек республика басмаларында дөнья күрә. "Мәгърифәт" газетасы оештырган "Җылы сүз җан эретә" иҗатчылар бәйгесендә (2012) аның "Төен" хикәясе икенче дәрәҗә дипломга лаек була. Диния нәзарәте оештырган "Илаһи нур" конкурсында (2014) да шигырьләре белән икенче урын яулый, Түбән Камада Бөек Җиңүнең 70 еллыгына уздырылган иҗади эшләр конкурсында (2015), Яр Чаллы шәһәрендә “Тылсымлы каләм” төбәкара бәйгесендә (2018) шулай ук җиңүгә ирешә, әсәрләре күп кенә иҗади җыентыкларда урын алган. 2018 елның көзендә шагыйрәнең “Күңел тәлгәшләре” дигән яңа җыентыгы дөнья күрде.
Гөләндәмнең иҗат тематикасы, нигездә, туган җир, ата-ана, гаилә, дуслык, мәхәббәт, мәктәп тормышы турында.

Язучы

Төн ача зәңгәрсу пәрдәсен,
Офыкта ал нурлар кызара.
Таңгача тәрәздә ут яна –
Кемнең соң йөрәге сызлана?

Ак кәгазь битендә вак эзләр
Мәрҗәннәр тезелгән дисбе күк.
Көн туа... Чакыра үзенә,
Ә сүзләр? Ә сүзләр шундый күп.

Күңеле төседәй кәгазьдән
Каурый каләме йөгерә.
Йомгагы түгәрәк, җебе нык,
Чуалтмый, ничек тә өлгерә!

Һичкайчан хатага хакы юк,
Халкының өмете аңарда.
Яклыйсын якларга, саклыйсын
Сакларга тиеш ул дөньяда.

Тәңредән йөкләнгән зур бурыч –
Һәркемне иманга өндәргә.
Күтәрмәс Алып та бу йөкне,
Ул бара күтәреп иңнәрдә.

Ак кәгазьгә тама хисләрем

Аша җаным биеклеккә табан,
Иңнәремдә гүя пар канат!
Хыял атым оча, горур гына
Ак ялларын җилдә каккалап!

Күкләр сере чыңлый колагымда
Я Илаһым, нинди тылсым бу?
Татлы ләззәт кыса тынны хәтта,
Нинди көч бу, нинди ашкыну?

Ташый ярдан күңел дәрьяларым,
Ак кәгазьгә тама хисләрем.
Күкләр һәдиясе – илһамият,
Сиңа бәйле гомер җепләрем,
Аерылсам синнән, нишләрмен?

Кыр казы

Кыйгак-кыйгак казлар оча,
Казлар оча көньякка.
Ялгыз ана кулын изи,
Кулын изи шул якка:
“Әй казларым, кошкайларым,
Имин барып җитегез,
Йөрәк парәмне күрсәгез,
Сәлам биреп китегез!”

Ерак офык читләрендә
Кояш байый кызарып.
Су буенда бер кыз бала
Керләр чайкый моңаеп.

“Кыйгак-кыйгак кыр казлары,
Кай яклардан киләсез?
Әллә инде әнкәемнән
Сәлам алып киләсез?”

Кыйгак-кыйгак үтте казлар,
Җанны күмеп сагышка.
Тетрәп куйды шулчак сылу
“Балам!” дигән тавышка.

Хәбәр килде

Табигатьтә Август...
Сиздерми дә җиткән.
Хуҗа булып йөри
Пар атларын җиккән.

Олы хөкемдарга

Булмый буйсынмыйча:
Игенче дә әнә
Көнен-төнен кырда.
Бакчаларга кереп,
Калып торам хәйран:
Барча яшеллекне
Үзгә төскә манган.
Иңбашыма кунды
Сары яфрак кинәт.
Август хәбәр бирә:
“Җыенырга кирәк!
Кайда китап, каләм?
Син, мөгаллим, уйлан!
Җылы җәйләр үтә,
Кабат көзләр җитә...
Көзләр җитә кабат!
Хезмәтеңә ашык!
Сабый күңеленә
Энҗе сибәр вакыт!”

***

Шәмнәрдәй сызганда,
Күңелләр
Мөлдерәп тулганда,
Карашым төбимен
Күкләргә –
Күкләрдә юаныч
Хисләргә...

Күкләрдә – фирүзә
Гөмбәзләр хәяты,
Күкләрдә - зәп-зәңгәр
Күзләрең сурәте!..
Тоямын карашың
Җанымда...
Инәлеп багамын
Тагын да, тагын да...

***

Ул…  
Кырык толым итеп 
 Үреп чәчен, 
Дала буйлап чапты...  
Иңнәренә салган ак яулыгын  
Кылганнарга япты...  
Аяз күңеле аяз күкләр күзләп,  
Офыкларга бакты.  
Күктә болыт иде:  
Яңгыр катыш  
Күз яшьләре акты...  
Каты камыл өтте табаннарын,  
Итәгенә сырганаклар сарды...  
Туктамады... Үҗәтләнеп бары  
Сукмак ярып барды...  
Һаман барды...  
Ачы җилләр  
Нәзек иңнәреннән  
Әй, какты ла, какты...  
Ышык күренмәде... Җылы да юк...  
Тик өмете – якты!  
 
... Туктатмагыз, чапсын...  
Хыялына – аяз күкләренә  
Беркөн җитәр әле...  
Җилләре дә сөеп, назлап исәр,  
Яңгыры да үтеп китәр әле...  

Кышкы мизгел

Кыш... Иртә...
Керфегем күтәреп,
Тәрәзгә бактым һәм...
Манзара:
Кичәге күгелҗем
Дөньяга
Сак кына,
Тын гына кар ява!..
Һәр тараф,
Һәр почмак, һәр уйдык
Аклыктан хәтта
Күз камаша.
Биленнән
Узган ак толымы:
Каеннар -
Сылу кыз...Тамаша!
Җиһанга сибелгән
Ак нурдан
Һәрбер йорт
Яктырып калгандай...
Чиксез саф галәмгә
Тоташа
Мәчетнең ак таҗы –
Изге ай!..
Ак нурда йөзәләр
Һәммәсе:
Трамвай,
Машина, кешеләр...
Мәңгелек
Бу мизгел эчендә
Илаһи бөеклек
Төсе бар!..

Язга авышу

Чүлмәк авып,
Түгелепләр киткән,
Җир өсләре
Гүя ак каймак!..
Мич башыннан
Сикереп төшеп килә -
Март песие
Алырмы ялмап?!..

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2019