Бүген Әдипләр: Шагыйрьләр
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шагыйрьләр


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Камил Фазлый
Вазыйх Фатыйхов
Мәфрүзә Фатихова
Фәридә Фәез-Нур
Рәшит Фәйзрахман
Равил Фәйзуллин
Мәрзия Фәйзуллина
Альфред Фәсхетдинов
Инзир Фәсхетдинов
Лилия Фәттахова
Ләйсән Фәтхетдинова
Гөлфинә Фәтхуллина
Резеда Фәрхетдинова
Фарис ФӘСХИ
Демьян Фәтхи
Рабит Фәтхи
Шамун Фидаи

Фатхиев Роберт Ихсанович ( псевдоним Рабит Фәтхи) Поэт. Историк. Журналист. Педагог.
Родился 10 мая 1973 г., в семье офицера МВД (отец дослужился до полковника юстиции, заместителя начальника ГУИН РФ по РБ) и учительницы русского языка и литературы (мама учитель во втором поколении), в г. Сыктывкаре, Республики Коми. Отец по национальности татарин, мать – башкирка. До семи лет воспитывался в деревне Шулганово Татышлинского района Республики Башкортостан у бабушки. Имеет татарские, башкирские, удмуртские генеологические корни. Потом рос и получал знания до шестого класса в Республике Коми в посёлках Иоссер, Ропча, Чиньяворык по месту работ отца военного. С 1986 года живёт в Уфе. Учился в уфимских школах № 37 и № 84.
В 1996 году закончил Башкирский Государственный Педагогический Институт, исторический факультет, по специальности учитель истории.
1996-2000 г.г. отучился в заочной аспирантуре БГПУ по специализации история и социология.
https://ru.wikipedia.org/

Син көткәндә мин килмәдем,
Син көтмәдең мин килгәндә...

Рабит Фәтхинең иҗатын республика матбугаты һәм үзнәшер китаплары аша күптәннән үк күзәтеп киләм. Ул тәүге сәхифәләре белән үк укучылар күңелендә үз урынын алды. Аның иҗатын башкаларныкы белән бутау һич тә мөмкин түгел, иҗат җимешләренең үз тәме, үз суты, үз әрнүләре. Болар барысы да аның иҗатта үз урынын, үз стилен таба баруы турында сөйли.
Рабитның офыклары киң, темасы төрле, фәлсәфәсе тирән. Аның күңелендәге тойгылар киеренкелеге, уй-фикерләр каршылыгы салават күперенең төсләре кебек чагу һәм төрле.
Авторның беренче уңышлары да бар: ул 2015 елда Бәләбәйдә узган “Илһам чишмәләре” шигърият фестивалендә гран-при алуга иреште. Алда да уңышларың мул, иҗатың зур, фәлсәфәң тирән булсын! Шигърияткә китмәс өчен кил!
Марат КӘРИМОВ,
Башкортстанның халык шагыйре.
        * * *
Сөюләрне челпәрәмә итеп,
Әллә кемнәр керде арага.
Күпме еллар шуннан хыялландым 
Күзләреңә кабат карарга.
 
Менә тагын син алдымда минем,
Сүнгән кузларыма җан өрдең.
Күкрәгемә сыймый йөрәк тибә,
Бәхетемнән кабат исердем. 
 
Сине уйлап күпме хыялландым,
Үкенечләр өчен кайгырдым.
Май аеның җылы бер көнендә
Яшьлегемә кабат кайтардың.
 
КӨЗГЕ ЯЗМЫШ
 
Язлар онытылды,
Җырлар чыкты истән.
Сезне күрмәгәнгә
Күпме җилләр искән.
Ирек-ирексезлек,
Кул сузым арасы.
Зиндандагы бар нур
Аның тәрәзәсе.
 
Һәрбер кеше үзгә
Гөнаһларын юа.
Моннан чыккан кеше
Җиргә кабат туа.
 
ƏЙ, ДƏҮ АПАМ...
 
Каеннарга килеп сөялдем,
Юатырга телəп җанымны.
Əй, дəү апа...
Бик күрəсем килə...
Бик күрəсем – исəн чагыңны.
 
Сине бик тə терелтəсем килə,
Сөйлəшəсем килə таңгача.
Синең белəн җаным бəйрəм итə,
Синең белəн күңел аңлаша.
 
Бер-беребез белəн аңлашабыз:
Җаннар – җанга, күңел – күңелгə...
Җаннарымны аңлый ала торган
Бер син генə кебек бу илдə.
 
Каеннарга килеп сөялдем мин.
Син булмагач, җаным күшегə.
Узган чакта тормыш сынауларын
Аңлар кеше кирəк кешегə.
 
Əй, дəү апа...
Күзлəрдə яшь бугай...
Бер түгелсен əле күңеллəр...
Апалар күп җирдə - дəү түгеллəр,
Дəүлəр дə күп – апа түгеллəр.
 
Əй, дəү апам...
 
 
ЯҢГЫР
 
Яңгыр шашып котырынып ява,
Бар дөньяны болыт каплап алган...
Бар дөньяны болыт каплап алган... –
Тик күңелне генə капламаган.
 
Ə күңелдə якты хислəр генə...
Сиңа килəм. Килəм лә яратып.
Син каршы ал мине...
Бу җирдəге
Болытларның барысын таратып...
 
 
ДӨНЬЯ МАЛЫ
 
Дөнья малы – дуңгыз каны, дилəр...
Кызыкмадык дөнья малларына...
Без кызыктык бары əшнəлəрнең
Җылы сүзлəр белəн алдавына.
 
Без кызыктык бары...
Намус-данга,
Шул даннардан артык айнымадык.
Аркадашлар илне талаганда
Намус саклап калдык – баемадык.
 
Хəзер инде байлар заманасы –
Хакимлекне кыла байлар гына.
Ил дə баткан, Җир дə баткан инде,
Бар да баткан дуңгыз каннарына.
 
Дөнья малы – дуңгыз каны, дилəр...
Дуңгыз каны ага тамырлардан...
Тик барыбер
Булыр сыман җирдə
Кеше булуны да сагынганнар.
 
 
АП-АК КАРЛАР БУЛЫП...
 
Тыныч кына Уфа урамнары...
Уфаларда күптəн төн инде.
Әкрен генə ап–ак карлар ява,
Бөтен дөнья шундый тын инде.
 
Шундый тынлык минем күңелдə дə,
Əле генə давыл иде бит.
Уфада – төн, ə мин синсез идем,
Күңелемə авыр иде бит.
 
Һəм күңелем белəн синнəн китəм,
Ап-ак карлар яуган чагында.
Яңа яуган ап-ак карлар булып
Син яшəрсең əле җанымда.
 
 
КҮЛ
 
Пар аккошлар очып китте күлдəн...
Күңелемне моң-сагышлар күмгəн...
 
Ачы җиллəр исə салкын яктан...
Күл өстен дə инде бозлар япкан...
 
Җаннарыма кайдан табыйм дəва...
Күл өстенə ап-ак карлар ява...
 
Бу күлгə дə җиңел түгел кебек...
Күл дə моңсу минем күңел кебек.
 
 
КӨРƏШЕРГƏ КИРƏК...
 
Үз-үзең өчен көрəшергə кирəк,
Иреклегең өчен көрəшергə кирəк,
Ирекле ил өчен көрəшергə кирəк,
Хəтта дин өчен дə көрəшергə кирəк.
Исемең өчен көрəшергə кирəк,
Җисемең өчен көрəшергə кирəк.
 
Дөнья кызык – аның көрəшүсез,
Терəшүсез чагы шундый сирəк.
Кайчагында үз-үзең белəн дə
Көрəшергə кирəк.
Көрəшергə кирəк...
 
 
ИЗГЕ ҖАННАР
      
                  Дустым Марат Кəбировка
 
Алтын кояш нуры белəн җиргə
Фəрештəлəр төшмəс инде бүтəн.
Җилгə каршы барып җан өшеде,
Өметлəнеп язларымны көтəм.
Безнең язлар кайда йөри икəн?!.
 
Горурлык һəм гыйззəт кенə түгел,
Авыр йөк тə татар булулары.
Фикер – туры, əйткəн сүзе – туры,
Тик юллары гына борылмалы,
Йөрəклəрең ярылып егылмалы.
 
“Мин – татар!” – дип, тузынмыйча гына
Татар өчен җанын атканнар бар.
Халкы өчен җанын атканнарны
Базарларсыз гына сатканнар бар.
Бу дөньяда төрле татарлар бар...
 
Кемнең кемлеклəрен үлчи торган
Берəр бизмəн, берəр калып бармы?
Тик шунсы бар: төрлелəре түгел,
Изгелəре саклый халыкларны.
Шул изгелəр безне алып калды.
 
Җаныбызны меңгə кисə-кисə
Ачы җиллəр əле көн дə исə.
Тик без – исəн. Ышанмагыз, əгəр,
Берəр адəм безне “үлгəн” дисə,
Кабат кабынмаска сүнгəн, дисə...
 
 
БЕЗНЕҢ ГОМЕР
 
Син көткəндə,
Мин килмəдем,
Мин килгəндə,
Син көтмəдең.
 
Барысы да ялгыш булды...
Бер-беребезне яратсак та,
“Син” дип, “мин” дип җан атсак та,
Əллə нинди язмыш булды...
 
Син сөйгəнне мин белмəдем,
Назларыңа күмелмəдем.
Күрдем бары күзлəреңнəн
Сагышлы яшь түгелгəнен.
 
Безне сөю табыштырды,
Саф мəхəббəт кавыштырды...
Тик шулай да...
Бөтен гомер ялгыш узды...
Гомер тоташ сагыш булды...
 
“Кем гаепле?” – дип сорамыйм,
Икебез дə гөнаһлыдыр...
Сөю кадерен белмəгəнгə
Син дə, мин дə моң-аһлыдыр.
 
Ул моң-зарлар бетмəстер дə,
Мəңге калыр күңеллəрдə...
Син көткəндə мин килмəдем,
Син көтмəдең мин килгəндə...
 
 
ТУГАН ҖИР
 
Мин кайтам җил булып,
Мин кайтам моң булып,
Мин кайтам сагынып,
Сагышлы җыр булып.
 
Сагышлы җыр сыман
Үземнең гомер дə...
Мин яндым, балкыдым
Һəм калдым күмергə.
 
Сагышлар – җанымда,
Үкенүлəр - күңелдə...
Иллəргə сыймадым,
Сыярмын бу җиргə...
 
Əй, минем бергенəм...
Əй, туган җиргенəм...
 
Уфа.
"Мәдәни җомга"

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018