Бүген Әдипләр: Шагыйрьләр
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шагыйрьләр


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Яков Емельянов
Әхмәт Ерикәй

(1848—1893)

Шагыйрь Яков Емельяновның тормыш һәм иҗат юлы ХIХ йөз татар поэзиясендә үзенчәлекле урын алып тора. Бу үзенчәлек, аның керәшен татарлары арасыннан үсеп чыккан бердәнбер шагыйрь булуыннан бигрәк, иҗатында ярлы халыкның авыр хәлен, моң-зарын, уй-хисләрен, социаль протестын яңача, образлы конкретлыкта, гади кешеләргә аңлаешлы тел-сурәтләү чаралары ярдәмендә әйтә алуы белән билгеләнә.
Я. Емельянов 1848 елда Лаеш өязе (хәзер Татарстанның Балык Бистәсе районы) Алан авылында урта хәлле крестьян Емельян Петров гаиләсендә туа. Тугыз яшь тулганда Яковны Мамадыш өязенең Җүкәче авылына волость писарьләре әзерли торган удельное училищега укырга җибәрәләр. Яков мәктәптә тырышып укый, аны уңышлы тәмамлап, Аландагы үзе кебек балаларны уку-язуга өйрәтергә хыяллана. Ләкин туган авылына кайткач, «укытырга документың юк» дип, аңа бу ниятен тормышка ашырырга ирек бирмиләр. Казанда «Үзәк керәшен татар мәктәбе» ачылган дигән хәбәр ишеткәч, ул калага юл тота. 1864—1869 елларда шул уку йортында белем ала. Аны тәмамлап, туган ягына — Үрәй Чаллы авылына кайта, балалар укыта башлый. Әмма аңа бу яраткан эше белән озак шөгыльләнергә туры килми. 60—70 ыче елларда Россиядә реакция көчәя. Н. И. Ильминский кебек карагруһ миссионер һәм реакционерлар илдә көчләп чукындыру, руслаштыру политикасын үткәрәләр. Әлеге мәктәп тә шуңа хезмәт итәргә тиеш була. Уку елларында ук тырышлыгы, сәләте белән аерылып торган Я. Емельяновны 1874 елда Казандагы Духовная академиягә укырга чакыртып алалар. Аннан ул дьякон исеме алып чыга һәм мәктәп каршындагы чиркәүгә эшкә урнаша. Бу елларда Я. Емельянов Н. И. Ильминскийның туктаусыз күзәтүе астында яши. Егетнең шигырь язуга сәләте булуын сизеп, ул аны татарларны христианлаштыруда, миссионерлык идеяләрен таратуда файдаланмакчы була. Боларның асылын төшенеп җитмәгән Яков дини Вазыйфаларына, укыгандагы кебек, җитди карый, тырышлык, өлгерлек күрсәтә һәм 1880 елда хәтта поп дәрәҗәсенә ирешә.
1879 елда, Н. И. Ильминский киңәшләрен истә тотып, «Изге Гурий бердәмлеге» шагыйрьнең «Стихи на крещено-татарском языке. Дьякон Я. Емельянов стихлары» исемле шигырь җыентыгын бастырып чыгара.
Беренче иҗат уңышы белән канатланган Яковның бу китабы керәшен татарлары арасында тиз тарала, популярлык казана. Ләкин чиркәүдәге тынчу атмосфера, туктаусыз гайбәт-әләкләр, дини карьерачы руханиларның казынуы аңа иҗат эше белән теләгәнчә шөгыльләнергә ирек бирми. 80 нче еллар башында Казанны ташлап, авылга китүе дә шагыйрьне иркен табигать кочагына, күңеленә балачактан якын гади авыл кешеләре, кардәшләре арасына кайту теләгеннән туган булырга тиеш. Тынгысыз җанлы Яков дини вазифаларына торган саен салкынрак карый башлый, шуның аркасында аңа еш кына бер җирдән икенче җиргә күчеп йөрергә туры килә. 80 ыче еллар башында ул Вятка губернасындагы керәшен авылларында, соңга таба Мамадыш өязенең Чура авылында яши. Тәңкәгә (Теньки) күчә, аннан китеп, Шомыртбаш авылына урнаша...
Кагылып-сугылып йөргән бу елларда шагыйрь крестьяннарның коточкыч караңгылык һәм хәерчелектә, физик һәм рухи изелү астында яшәвен үз күзе белән күрә, азмы-күпме үз җилкәсендә татый. Илдә хөкем сөргән гаделсезлек шагыйрь бәгырен телә, ул бу кыенлыклардан чыгу юлын эзли, әмма таба алмый, ахыр чиктә өметсезлеккә бирелә. Аның бу еллардагы халәтен Н. Ильминскийның 1888 елда аңа язган хаты ачык күрсәтә: «Тормышыңны рәтләргә тырыш, югыйсә бетәрсең. Мин сине кызганам. Алла сине үзеңне кулга алырга ярдәм итсен. Син аптырап калма, бер кеше дә сиңа явызлык теләми. Бу икебезнең арада гына калырга тиеш. Синең дустың, кабак тотучы Афанасий, синең өстеңнән архиерийга... жалоба биргән».
Менә шундый туктаусыз донос, әләк арасында яшәргә дучар ителгән шагыйрь, үләренә берничә ай калгач, яңадан Үрәй-Чаллыга балалар укытам дип кайта, әмма 1893 елның 2 февралендә кинәт вафат була. Керәшен татарлары арасында «Җырчы Җәкәү» дип даны таралган шагыйрь белән хушлашырга ерак-ерак авыллардан бик күп кеше җыела. Яков Емельяновның халык теленә якын, үткен, афористик яңгырашлы шигырьләрен әле хәзер дә авыл картлары яттан сөйли.
Я. Емельяновның беренче җыентыгына «Ходай сине илдән алган», «Санлау», «Кайгылы чакта көенмә», «Кайгы», «Ярлы тормыш», «Чәй», «Нардуган», «Саташканны уяту», «Олысымаклык», «Әләк», «Көн дә ызгыш...», «Күремчене хөрмәтләү» исемле унике шигыре кертелә. Шулардай өчесе («Ходай сине илдән алган», «Кайгылы чакта көенмә», «Саташканны уяту») шул чорда миссионерлар яклаган идеягә — ислам динен хурлауга, христиан динен мактауга каратылган, аллага, тәкъдиргә буйсыну идеясе белән сугарылган.
Беренче шигырьләрендә үк шагыйрь үзенең җирдәге миссиясе турында уйлана:

Ходай сине илдән алган:
Илгә иркен сөйләргә;
Ходай сиңа куәт биргән
Бирелеп дин сөйләргә.

Халыкка чын «дин сөйләргә» җыенган шагыйрь алга таба бу хакта бөтенләй оныта һәм еш кына «илгә» чыкканда «иркен сөйләргә» керешә. Мужикның үз теле белән авыр тормышын сурәтли, бай-түрәләрне фаш итә. Бу каршылык (диндарлык һәм демократизм) тора-бара Я. Емельяновның төп тормыш һәм иҗат фаҗигасенә әвереләчәк. Әлегә исә автор гади халыкны христиан дине канаты астына сыендырып, үгетләргә, юатырга омтылыш ясап карый, «Кайгылы чакта көенмә» шигырендә:

Бу дөньяның хәсрәте
һәрбер кешенең өендә, —

дип ачынып башлаган сүзен:
Кайгылы көндә түзгәнне
Ходай итмәс оятлы, —

дип юатып тәмамлый. Хәер, шагыйрь бәхет көннәрен, шул заманнан бигрәк, киләчәктән эзли, күбрәк өметен аңа баглый. Эшчәнлеге дә киләчәктә генә тиешле бәя алачагын сизә:

Сүрелмәс синең чын күңелең,
Эшләрең данына туеныр,
Соңгы көндә зур эшләрең
Затка өлгегә куелыр.
(«Ходай сине илдән алган»)

«Саташканны уяту» шигырендә исә Я. Емельянов бер татар хәлфәсенә мөрәҗәгать итә:

Ишаннарыгызга карагыз әле,
Ничәшәр хатын тоталар...
...Үзләре керәшеннәрне кимсетсәләр дә,
Сәдакаларын алалар.

Комсыз ишаннарны шагыйрь «хәйлә белән тулган савытлар» дип атый. Кыскасы, Я. Емельянов мөселман динен тотучыларны, миссионер булудан бигрәк, гади керәшен мужигы позициясеннән торып тәнкыйтьли.
Әлеге шигырьләреннән тыш аның иҗатында миссионерлык рухы белән сугарылган башка әсәрләр очрамый. Автор торган саен шигырьләрендә актуаль темаларга якыная, аларда гражданлык мотивлары торган саен көчәя бара. Менә ни өчен Я. Емельянов шигырьләре миссионерлар көткән нәтиҗәне бирми. Казан епархиясе викарие, мәсәлән, шагыйрьнең бу җыентыгы турында: «Керәшеннәрнең аңын уятып, аларның татарлык хисен генә көчәйтте»,— дип көенә. Татарстан Үзәк дәүләт архивында Н. И. Ильминский фондында сакланган донослар-дан күренгәнчә, Яков Емельянов исеме үзе исән чакта ук «каһәрләнгән поплар» исемлегенә кертелгән. Бәлки шуңадыр, аның икенче җыентыгы 1888 елда шагыйрьнең исемен атамыйча гына (аноним рәвештә «Стихи на крешено-татарском языке» дип) басыла һәм чыккач ук конфискацияләнә.
Я. Емельянов бу җыентыгыннан «Саташканны уяту» кебек миссионерлык исе аңкып торган шигырен бөтенләй алып ташлый. Башка әсәрләренә дә җитди төзәтмәләр кертә, әдәби яктан эшкәртә, шомарта, уңышсыз урыннарын кыскарта, җыйнакландыра төшә. Шагыйрь җыентыкка яңа биш шигырен өсти: «Кояш», «Улым», «Балам», «Әби үгете», «Кенәгәсен кулына тотып...» Боларга, шул чорда язылып та, җыентыкта чыга алмаган «Саран бай» шигырен өстәгәндә, Я. Емельянов иҗаты кайсы якка үсешен күрү кыен түгел.
Я. Емельянов әсәрләре капитализм чоры крестьяннарының аянычлы хәлен, социаль тигезсезлекне ачып бирүләре белән әһәмиятле. Бу аның иҗатын рус әдәбияты вәкилләренә, Н. А. Некрасов мәктәбеннән чыккан революцион-демократ шагыйрьләргә, бигрәк тә И. С. Никитин иҗатына якынайта. Алар-ның иҗатлары гына түгел, тормыш юллары да гаҗәп охшаш. И. С. Никитин да (1824—1861) дини семинария тәмамлый. Аны да Россия чынбарлыгының тынчу атмосферасы буа, ул да соңга таба төшенкелеккә бирелә, авырый, утыз җиде яшендә провинциядә вафат була.
Әсәрләрендә алар икесе дә семинариядәге тәртипләрне, аларда хөкем сөргән таяк дисциплинасын, кыйнау, мәсхәрәләү, кимсетү практикасын, укытучыларның наданлыгын, !залимлеген фаш итәләр. Рус әдәбияты өчен бу тема әллә ни яңа түгел. Татар әдәбиятында, Г. Кандалыйдан кала, Я. Емельянов иске мәктәп тәртипләрен беренчеләрдән булып ирония белән сурәтли:

Кенәгәсен кулына тотып,
Остаз балалар өйрәтә,
Үзе карап белмәсә дә,
Аларга карамый сөйләтә... »

Бу надан, тупас кешенең балаларга «тамак кыруын», «бармак селкеп», хәтта «кул күтәреп тә алуын» күрсәтеп, автор:

Әйе, болай «тырышып» өйрәтү,
Йодырык белән көйрәтү
Саңгырауны сагайтырга ярар! —

дигән нәтиҗә чыгара.
Я. Емельянов И. С. Никитин әсәрләрен белгән булырга тиеш. Бер үк чорда, бер үк шартларда иҗат ителгән шигырьләрнең типологик охшашлыгы белән бергә, уртак тел-стиль, сурәтләү чаралары булу, сүзгә-сүз кабатланган шигъри юллар оч< рау шуны раслый. Мәсәлән, ул чорда Россиядә, бер Я. Емельяновны гына түгел, гомумән, прогрессив эшлеклеләрне эзәрлекләү бара. Шагыйрь аны тирән кичерә, нәфрәтләнә. Әләк-гайбәтне, аерым кешеләргә хас әхлакый-мораль җитешсезлек булудан бигрәк, социаль күренеш итеп тасвирлый:

Тор гадел,
Йөр шиксез,
Бул изге,
Кыл яхшы,
Уйла туры,
Сөйләш чын, —
Буяр әләк!

Бу яманлыкның гаҗәп тотрыклы, киң таралган булуын ача:

Каладан илгә,
Җирдән суга,
Судан утка,
Төшлектән төнгә,
Таудан атауга
Күч, кач, —
Табар әләк!

И. С. Никитин да («Сплетня» шигыре) гайбәтне шул ук рухта тасвирлый:
Живи как отшельник,
Гуляй или плачь, —
Найдет тебя сплетня,
Придет твой палач!
Двери не отворит —
Под дверь подползет,
Ограда мешает, —
Сквозь камень пройдет.

Шагыйрьләрне бер-берсенә аеруча якынайткан нәрсә — әсәрләрендә тирән һәм күп яклы чагылыш тапкан крестьян тор» мышы темасы. «Ярлы тормыш» шигырендә Я. Емельянов, мужикның авыр тормышы турында аның үзеннән сөйләтә:

Менә бүген бишенче числа,
Ярый инде, хуш,
Кесәләрне капшадым —
һәрберсе дә буш.

Мужик, аптырагач, байга бара. Ләкин бай аңа бернәрсә дә бирми. Геройның әрнүле кичерешләрен шагыйрь нәкъ Гоголь-чә нечкә юмор белән, «күз яше аша көлеп» сурәтли:

Байга бардым алмага,
Артыкларны салмага.
Артыкларны алмады,
Кесәмә дә салмады.

Бай шәфкатенә өметләнеп юлга чыкканда мужик хатынына самовар куярга кушкан була. Буш кул белән өйгә кайтса, аны «шатырдап кайнаган» самовар көтә.

Чәйне кешедән аласыек,
Шикәр һич тә калмаган...
Кояш баеп, ай калыккач,
Ашарга җибәреп алдырдык,
Ашаганда яктырсын дип,
Телеп чыра яндырдык.
Биш-алты төрле ашагач,
Карчык бәрәңге пешерде,
Иреләрен син аша, дип,
Табакны миңа эшерде.

Шигырьдәге ирония, юмор чаткысы тирән социаль мәгънәле, бу ачы көлүдә яшерен бунт кайный. И. С. Никитинның «Талаш» («Ссора») шигырендә дә мужик хатыны белән гапләшә:
А теперь... Одного я вот в толк не возьму:
В закромах у нас чисто и пусто;
Ину пору и нету соломы в дому,
В кошеле и подавно не густо...
Перестанем кричать! Собери-ка поесть;
Я и то другой день без обеда,
Дай хоть хлеба ломоть, да влей щей, коли есть,
Молоко-то оставь для соседа.

Кыскасы, бу шагыйрьләрдә «халыкның социаль тигезсезлеккә каршы күтәрелгән стихияле ачу тойгысы» тулы чагылыш таба. «Чиркәү Я. Емельяновны электән килә торган татар язма поэзиясе традицияләреннән аерып куйды. Аның каравы, Емельянов татар халкының борынгыдан килә торган авыз иҗатыннан, телдән әйтелә торган поэзиясеннән, тирәнрәк чумып, бай традиция алды, бу поэзиядә башка шагыйрьләр күрә белмәгән яңа мөмкинлекләрне ачты, ачыграк әйткәндә, татар ирекле шигыренең орлыгын табып чыгарды һәм үстерә башлады».
Шагыйрьнең бу казанышларга ирешүендә, һичшиксез, бөек рус әдәбиятының, А. В. Кольцов, Ы. А. Некрасов, И. С. Никитин кебек демократ шагыйрьләр иҗатының да уңай роле бар. Аның «Улым» шигыре эчтәлек һәм форма яңалыгы ягыннан аеруча характерлы:

Менә җитте бәйрәм,
Безгә килер кунаклар.
Аларга сый әзерлә,
Тиешенчә кадерлә:
Юмартны утырт югары,
Саранны утырт сәкегә.
Юашны утырт янга,
Гаделне утырт алга,
Яхшыны утырт уңга,
Яманны утырт сулга,
Усалны утырт ушага,
Оятсызга ярар бусага...
Сыйлаганда сак бул!
Юмартны юньләп сыйла,
Саранны саклап сыйла,
Юашны юанып сыйла,
Гаделне куанып сыйла,
Яманны җайлап сыйла, Усалны уйлап сыйла.
Бусагадагысына булса ярар,
Булмаса, алдына карар!

Авторның симпатиясе «юаш, гадел, юмарт, яхшы» кешеләр ягында. Тәкәббер, усал, саран, оятсыз, яман кешеләрне ул, һәр әсәрендә дип әйтерлек, аяусыз тәнкыйтьли. «Балам» шигырендә ул сабыйны гуман, игелекле булырга үгетли:

Ярлы-мескен өеңә керсә,
Аннан йөзеңне борма.
Интеккәннең алдында
Олысымакланып торма.
Утырт аны урынга,
Ашыңны сөенеп ашасын,
Бүтәннәрдән тарсынмыйча,
Сүзен кыю башласын.

«Саран бай» шигырендә комсыз байга кискен социаль антипатия белдерелә:

Өеңә керсә саран бай,
Аңар ишегең ачма;
Ул килгәндә ялангач булсаң,
Аннан оялып качма.
Качма аның йөзеннән,
Оялма аның үзеннән;
Саранлыгының чиге җиткән —
Җаны алыныр күзеннән.

Беренче карашка, Я. Емельяновның тәнкыйте әхлакый мөнәсәбәтләрне ачуга, тискәре күренешләрне хөкем итүгә юнәл-телгән кебек. Чыннан да, ул олысымаклык, саранлык, әләк, ялагайлык кебек мораль-этик сыйфатларны кабат-кабат фаш итә. Шунысы мөһим: бу тискәре сыйфатларны ул иң элек шул заманның бай-түрәләрендә, алар тирәсендәге куштан-ялагаиларда күрә, аларны социаль зарарлы күренеш итеп бәяли. «Бер тиев өчен җаннарын сатарга торучы» саран байга ишек ачмаска, аңа буйсынмаска, аннан тартынмаска, курыкмаска өндәү — ул чор шартларында актуаль һәм кыю яңгырый.
Автор киләчәктә бай-түрәдән «аккан гсан белән» «шайтан җанын кинәндерәчәгенә» ышана, шуңа күрә «олысымаклыкны саран байларны» «ватар өчен» «җыегыз җирдән кораллар», «аның куәте җир өстендә тамыр җәеп калмасын»,— дип, халыкны үгетли:

Килегез, бәндәләр, кинәнегез
Сараннан калган мал белән!

Я. Емельянов иҗатының тагын бер үзенчәлеге — лирик героеның тирән борчылуын, тынгысыз уйлануларын эчке монолог рәвешендә эзлекле һәм үсештә бирергә омтылу. Бу яктан «Кайгы» шигыре аеруча характерлы. Лирик герой күңелендә «зур кайгы». Аның «йөдәгән җанын, җил-давыл күк, уңга-сулга» бора, ул көрәшә:

Бормасын аны һичбер якка,
Ул таш-тау күк, нык торсын;
Кайгылы чакта җыйган уйдан
Савытын басып тутырсын.

«Нык уй белән тутырылган» савытка ия герой куана: «ти-мердәй бәла»нең уалачагына өмете артканнан-арта бара. «Егылмас инде сыналган җан», «сүрелдең инде, бөкре кайгы, ялкының һич тә кыздырмый», — дип шатлана:

Сыздырмый инде куәтең,
Тирә-ягыма сарыша...
...Тырышма юкка, кит янымнан,
Яманыңны ярырмын!

Мондый оптимизмның чыганагын, терәген дә сиземләргә мөмкин:

Син яманга чыдаган җан
Гаделләргә сыеныр...
...Гаделләргә сыенганны
Җилкетә алмас сулышың!

Киләчәктә «кайгылар ерак качарлар, тилмереп теләгән теләкләр сөенеч ишеген ачарлар» дип өметләнә шагыйрь:

Сөенеч ишеге ачылганда
Ул дәүләтне күреп куаныр,
Кайгылар күреп йөдәгән җан
Буласыны уйлап юаныр!

Лирик герой «Көн дә ызгыш...» шигырендә шулай ук баштарак «каты кылмыш, тиешсез тормыш киптерә минем санымны» дип зарлана, әмма соңга таба аңа чик куя:

Чү! Җитәр!
Каты кайнап
Пар тулганда
Артык чыгып китәр!

Күрәсең, сизгер җанлы художник буларак, Я. Емельянов та, Н. А. Некрасов кебек, сабырлык, түземлек касәсенең мөлдерәмә («чаша с краями полна») булуын тоя һәм җәмгыятьтәге канәгатьсезлек, ризасызлык тора-бара «каты кайнап... чыгып китәр»ен сизә. Бәлки шуңадыр, шагыйрьнең соңгы җыентыгын ачып җибәргән «Кояш» шигыре аеруча якты өмет, оптимизм белән сугарылган:

Яшьнә, кояш, ялтыра,
Яктың җирдә уйнасын!
Иртәнге кырау, соңгы суык
Яңа орлыкны коймасын!

Шагыйрь киләчәктә бу «яңа орлык»тан гүзәл азатлык гөлләре үсеп чыгачагына ышана.
Я. Емельянов кайбер шигырьләрендә («Күремчене хөрмәтләү», «Чәй», «Нардугаи»), иске гореф-гадәтләрне тәнкыйть итү белән бергә, көнкүрешкә керә барган яңалыкларны яклый:

Чәй эчүләр — кабак түгел,
Безне кырып таламый.

Багучы карчык («Күремчене хөрмәтләү» шигырендә) укытучы агай килүеннән шүрли:

Инде, кызым, безнең акыл
Бу елларда килешми,
Әзрәк кенә укыганы да
Безнең ишегә бирешми.

Я. Емельянов, үз катламының мәгърифәтле вәкиле буларак, искелек, консервативлык күренешләрен тәнкыйтьли, билгеле бер дәрәҗәдә фәнне, культураны яклау идеяләрен куәтли. Бу, һичшиксез, заманның прогрессив хәрәкәтенә иярергә омтылу күренеше иде. Аның иҗатында үгет-нәсыйхәтчелек, дидактизм рухы белән сугарылган шигырьләр урын алу шуңа күрә гаҗәп түгел. Укытучы Я. Емельянов «Санлау» шигырендә, мәсәлән, яшьләргә өлкән кешеләрне хөрмәт итәргә, алар тәҗрибәсен файдаланырга киңәш бирә:

И балалар, сезгә әйтәм:
Карт кешене санлагыз —
Карт кешенең гыйбрәтен
һәрберегез аңлагыз...

Әмма мондый әсәрләрендә дә шагыйрь дидактиканың иң үтемле алымын куллана. Үгет-нәсыйхәтне башка кеше авызыннан әйттерә:

Син, балам, болай булсаң,
Бабаң йортын ябарсың.
Әзер малны тараткачтын,
Үзең каян табарсың?
Әй, әй, балалар!
һич тә генә белмәйсез,
Урамга чыгып китсәгез,
Караңгысыз кермәйсез...
(«Әби үгете»)

Я. Емельянов шигырьләре татар халкының гади сөйләм тегендә язылган булу белән традицион поэтика вәкилләреннән, xәтта Г. Кандалыйдан да нык аерылып тора. Аларда гарәп-фарсы алынмалары бөтенләй юк, киресенчә, татар әдәби телендә :ирәк кулланылган, архаистик саналган, ләкин әдәби телнең :үзлек составын баетуга ярдәм итәрлек сүзләр, сурәтләү чаpалары еш очрый.
Я. Емельянов шигырьләренең күбесе сюжетлы әсәрләр. Еш кына аларда конкрет бер шәхес (ярлы мужик, ата кеше, авыл арты, бала тәрбияләүче, карчык, күрәзәче һ. б.) «телгә килә», үз башыннан кичкән вакыйгаларны сөйли яки башкаларга үгет-нәсыйхәт бирә. Бу сыйфат Я. Емельянов шигырьләрен И. С. Никитинның монолог-сөйләмгә корылган шигырьләренә якынайта («Старик другоножец», «Ссора», «Бурлак», «Рассказ ямщика», <Рассказ крестьянина», «Уличная встреча», «Выезд ямщика (троечника)», «Полночь», «Темно в горенке», «Песня бобыля», :<Исповедь», «Бобыль», «Внезапное горе», «Слепой гусляр»). Әлеге алым вакыйганы, күренешләрне реалистик конкрет, ышандрырлык итеп тасвирларга мөмкинлек бирә. Тагын бер үзенчәлек: һәр әсәрдә дип әйтерлек, герой кемгәдер мөрәҗәгать итә (шагыйрь — кояшка, улына, балаларга, мужик — хатынына, фистиан рухание — хәлфәгә, әби — оныгына, күрәзәче карчык — кыз балага һ. б.).
Шагыйрь хәтта абстракт төшенчә (кайгы) белән дә җанлы бәхәс алып бара. Бу алым шулай ук И. С. Никитинда еш очрый:
Отвяжися, тоска,
Пылью поразвейся!

Я. Емельяновта исә ул болай бирелә:

Китсен моннан зур кайгы...
...Сүрелдең инде, бөкре кайгы...
Тырышма юкка, кит янымнан.

Я. Емельянов күп кенә әсәрләрен халык җырларының җи-1ел, йөгерек үлчәмендә яза. Шигырь строфаларын да халык ңырлары стилендә төзи — беренче строфаның соңгы юлы, яки :үзе икенче строфаның башында кабатлана, шуның белән ши-чырьгә билгеле бер интонация, көч бирелә, аерым фикерләргә akцент ясала, шигырь ритмикасы байый, тулылана төшә:

Йөдәгән җанны, җил-давыл күк,
Уңга-сулга бормасын.
Бормасын аны һичбер якка,
Ул таш-тау күк нык торсын.

Бу алымны яңа гасыр башында С. Рәмиев лирик монологка корылган шигырьләрендә оста файдалана.
Шул рәвешчә Я. Емельянов шигырьләре XIX йөз татар поэзия үсешенә идея-эчтәлек ягыннан да, шигырь формалары белән дә яңалык алып килделәр, татар шигыренең эчке мөмкинлекләрен киңәйтә төшеп, аны яңа темалар һәм образлар белән баеттылар, шигырь телен халык теленә, халык эстетикасына якынайттылар.

Р.Әхмәтов.

Татар әдәбияты тарихы, 2нче том

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013