Бүген Әдипләр: Шагыйрьләр
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шагыйрьләр


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Рефат Чайлак
Фәния Чанышева
Төхфәт Ченәкәй
Гали Чокрый
Рамил Чурагул
Рамил Чурагул

ҖЫР-МОҢНАРДАН, ҖАН ДУСЛАРДАН, ХОДАЙ, БЕЗНЕ АЕРМА!

Рамил Чурагулның шәхси сәхифәсе

Рамил Чурагул (Рамил Мотаһар улы Чурагулов) Юлбарыс елының Арслан аенда 1962 елның 16 августында җырларда җырланган гүзәл Сем елгасы Агыйделгә койган урыннан ерак түгел, Урал-тау тармаклары булган мәгърур Акташ калкулыгы итәгендә урын алган Башкортстан республикасының Кырмыскалы районы Иске Акташ авылында дөньяга килгән. Бик иртә әтисез калып, тәңдә әнисе, азак дәң әнисе-нәнәсе кулында тәрбияләнә. Иске Шәрәй сигезьеллык мәктәбен гел "5"кә генә бетергәч, Уфа автомобиль транспорты техникумында укый. Техникумнан соң "Башавторемонт", "Башавтотранс" берләшмәләрендә өлкән инженер вазыйфасында эшли. 1991 елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлагач, "Аманат" (элекке "Пионер") журналында баш мөхәррир урынбасары, "Тулпар" яшьләр журналында әдәби хезмәткәр вазыйфаларында хезмәт итә. Бүгенге көндә Рамил - республика яшьләренең "Азатлык нуры" газетасының баш мөхәррире, шул ук вакытта ул, җырчы, Башкортстанның атказанган артисты Идрис Кәлимуллин җитәкчелегендәге "Сәйәр" эстрада театрының әдәбият бүлеге җитәкчесе.

Рамил Чурагул - Башкортстан һәм Русия журналистлары һәм язучылары берлеге әгъзасы, өч шигъри җыентык авторы, II Бөтендөнья татар конгрессы делегаты. Аның сүзләренә 100 дән артык җыр язылган. "Әйтмә син авыр сүз!", "Моңнар кайтсын авылга!", "Әй, Ходай, исәнлек бир!", "Туганнарың кадерен бел!" җырлары берничә ел рәттән Башкортстаныбызда һәм тугандаш Татарстанда "Ел җыры" исеменә лаек булды. Рамилнең җырларын сәхнәбез йолдызлары: Айдар Галимов, Фәдис Ганиев, Салават Фәтхетдинов, Радик Динәхмәтов, Лилия Букеева, Хэмдүнә Тимергәлиева, Зөфәр Билалов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Фәридә Тимербаева һәм башкалар үз репертуарларына теләп алалар. Рамилнең бихисап җырларын Җир шарының татар-башкорт яшәгән барлык төбәкләрендә дә беләләр, яратып башкаралар диcәк, һич артык булмас.

Биография белешмәсенә һәм җырчылар, композиторлар белән мөнәсәбәтенә өстәп шуны әйтәсем килә: ул бигрәк мөлаем, тыйнак һәм кешеләр турында алама фикер йөртә белми. Әгәр дә кемдә-кем теге яки бу кеше турында начар сүз сөйләсә, канәгать түгеллеген белдерә, "Ђйе, без, кешеләр, шулайрак шул..." - дип сүзне тиз генә икенче якка бора.

Шуңа да кешеләргә карата ышаныч белән язган шигырендә

"Гөнаһларың булса, һич яшермә,
Кил тәүбәгә һәрчак, әй, кешем!
Дөньяга син өстә тик яктылык,
Бисмиллаллы булсын һәр эшең!"
- ди. Бер сүз белән әйткәндә, изге һәм мәрхәмәтле кеше ул - Рамил. Рәхмәт сиңа, туганым. Бу сүзне син күп кешеләрдән ишетергә лаексың. Ата-бабаларыбыз әйткәндәй, мәңге яшә, Рамил, ак юл сиңа!

Тәгъдил ХӘМИДИ, СССР матбугаты отличнигы,
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре,
полиграфия ветераны.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018