Бүген Әдипләр: Шагыйрьләр
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шагыйрьләр


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мидхәт Әбделмәнов
Зәйтүнә Әбрарова
Рәхимкол бине Әбүбәкер
Мөдәррис Әгъләм
Гарәфи Әгъләмҗан
Рәйхан Әлмөхәммәтов
Дәмниха Әлмөхәммәтова
Мөхәммәд Әмин
Нәҗибә Әминева
Әхтәм Әминов
Лиана Әмирханова
Альбина Әпсәләмова
Мөхәммәтҗан Әтнәви
Рәфыйк Әхмәдиев
Рүзәл Әхмәдиев
Кәшифә Әхмәдиева
Белла Әхмәдуллина
Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова
Рушания Әхмәдуллина
Әхмәтбик
Мөхәммәт Әхмәтгалиев
Сәгыйть Әхмәтҗан
Мөҗәһит Әхмәтҗанов
Роберт Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов
Рәшит Әхмәтҗанов-II
Наил Әхмәтҗанов
Адилә Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Сания Әхмәтҗанова
Зөфәр Әхмәтов
Таһир ӘХМӘТСАФИН
Илдар Әхсәнов
Җәмилә Әхтәмова
Идият Әширов
Харрас Әюп
Булат Әюпов
Дамир Әюпов
Гөлнара Әюпова
Мөҗәһит Әхмәтҗанов

Мөҗәһит Заһит улы Әхмәтҗанов 1950нче елның 15 декабрендә Татарстанның Мөслим районы Түреш авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне туган авылында, урта белемне Күбәк урта мәктәбендә алганнан соң, 1968 – 1973 нче елларда Казан дәүләт университетының тарих – филология факультетында укый.1973 – 1975 нче елларда армиядә - Ерак Көнчыгышта офицер булып хезмәт итә. Хәрби хезмәтне тутырып кайткач, берникадәр вакыт Үрәзмәт урта мәктәбендә директор урынбасары булып эшләп ала, аннары 1982 нче елга кадәр район комсомол һәм партия комитетларында төрле җаваплы вазифалар башкара. 1982 – 1995 нче елларда ул Мөслим урта мәктәбе директоры хезмәтендә, аннан соң шул ук мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.

Мөҗәһит мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен “Халык мәгарифе отличнигы”, 1996 нчы елда “Татарстан Республикасы мәктәпләренең атказанган укытучысы “ дигән исемнәргә лаек булды, югары категориягә ия. 2007 нче елда ул “Россиянең иң яхшы кешеләре” китабына кертелде.

Мөҗәһит әдәби иҗатын балаларга багышлаган шагыйрьләрдән. Мәктәптә укыган чакта ук ул балалар матбугаты: “Яшь ленинчы”(хәзерге”Сабантуй”) газетасы һәм “Ялкын” журналы битләрендә шигырьләре белән катнаша башлый.Балалар өчен ул хәзер алты китап авторы(“Мин санарга өйрәнәм”, “Матур булыйк”, “Карга бураны”, “Очты, очты...” “Акыллыга сүз әйттем”, “Әнием канатлары”). “Очты, очты...” һәм “Акыллыга сүз әйттем” китаплары “Ел китабы” конкурсында икесе дә икенче урынга лаек булды.2007 нче елда “Рухият” фонды тарафыннан үткәрелгән “Балаларга бүләк” конкурсында Мөҗәһит Әхмәтҗанов профессиональ язучылар арасында лауреат исеменә лаек булды. Мөҗәһитнең балалар өчен язган шигырьләре теленең авылчан гадилеге, ихласлыгы белән аерылып тора. Аларда катлаулы сурәтләр, башваткыч вакыйгалар юк, әмма һәр шигырьдә авыл дигән гаҗәеп дөнья өчен генә хас җылылык, нәзакәтлек, кызыклы тормыш детале яки гыйбрәтле бер сабак бар.

Мөҗәһит шигырьләре артында тагын бер кешенең җылы сулышын тоймый мөмкин түгел. Бу сулыш – Укытучы сулышы. Ул күзгә күренеп тормый, әмма аны тоймый калып та булмый. Нәни геройларның, укучы балаларның һәр сүзендә, тәртибендә, табигатькә, яшәешкә мөнәсәбәтендә әнә шул укытучының сүзе, тәртибе, мөнәсәбәте дә чагыла төсле. Шулкадәр матур, самими һәм табигый багланышны, берлекне бары тик чын шагыйрь, чын укытучы да булган кеше генә күрсәтеп бирә ала.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов гарәп хәрефләрен өйрәнүчеләр өчен “Күңел нуры”, “Гарәп графикасы нигезендә элекке татар язуы” исемле уку әсбаблары, туган авылы Түреш турында тарихи очерк һәм Мөслим төбәгеннән чыккан каләм ияләре турында биографик белешмә, Мөслим районындагы фольклор ансамбльләре турында “Мөслимем җәүһәрләре”, Мөслим авылындагы мәчетләр, мәдрәсә, мәктәпләр тарихына багышланган “Кыңгыраулы мәктәп еллары” исемле китаплар авторы буларак та укучыларга билгеле. Бүгенге көндә яшь курайчылар түгәрәге алып бара. Иҗат итәргә, нәфис сүзгә теләге булган балалар белән өстәмә рәвештә шөгыльләнә.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов – халык мәгарифе отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, 1995 нче елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Мөҗәһитнең үз дөньясы, үз мәктәбе, үз балалары. Аның шигырьләре мәктәп тормышыннан шаулап – гөрләп, чыңлап тора. Китап битләреннән Мөслим малайлары, Мөслим кызлары елмайган шикелле. Үзенең шигырьләрендә Мөҗәһит татар балалар поэзиясенең бай традицияләрен дәвам итә, үзенең элгәрләреннән иҗади өйрәнә.

Роберт Миңнуллин,

Татарстанның халык шагыйре.

Мөҗәһит шигырьләре артында тагын бер кешенең җылы сулышын тоймый мөмкин түгел. Бу сулыш – Укытучы сулышы. Ул күзгә күренеп тормый, әмма аны тоймый калып та булмый. Нәни геройларның, укучы балаларның һәр сүзендә, тәртибендә, табигатькә, яшәешкә мөнәсәбәтендә әнә шул укытучының сүзе, тәртибе, мөнәсәбәте дә чагыла төсле. Шулкадәр матур, самими һәм табигый багланышны, берлекне бары тик чын шагыйрьдә, чын укытучы да булган кеше генә күрсәтеп бирә ала.

Галимҗан Гыйльманов,

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Мөҗәһитнең күңеле дә яшәү шатлыгы, илаһи якты нур белән тулы. Тормышны ул комсызларча ярата, аның барлык төсләрен күзләре ярдәмендә, тавышларын колаклары аша күңеленә сеңдерергә омтыла, яшәешнең барлык тирбәлешләрен, аның бөтен гүзәллеген һәрбер күзәнәге белән суыра, шуннан ләззәт – шатлык ала.

Фоат Садриев,



© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018