Бүген Әдипләр: Фаил Шәфигуллин
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фаил Шәфигуллин


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мин Шабай
Самат Шакир
Гомәр Шакиров
Афзал Шамов
Салих Шамов
Габдулла Шамуков
Шамил Шаһгали
Мансур Шаһимәрдәнов
Шамил Шәйдуллин
Дамир Шәйхетдин
Сәет Шәкүров
Динә Шәкүрова
Тимерхан Шәрәфетдинов
Сәлах Шәрипов
Резеда Шәрипова
Хәлил Шәриф
Флүсә Шәрипова
Мәсгут Шәрифуллин
Фаил Шәфигуллин
Габдулла Шәрәфи
Ягъсуф Шәфыйков
Халисә Ширмән
Мансур Шиһапов
Фаил Шәфигуллин

(1939-1982)

Шагыйрь һәм прозаик Фаил Хафиз улы Шәфигуллин 1939 елның 18 маенда Татарстан АССРның Норлат (хәзерге Зеленодольск) районы Карашәм авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1953 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын башлый: өч ел колхозда эшли, аннан, 1956 елдан 1962 елның җәенә хәтле, Коми АССРда — урман кисүче, чирәм җирләрдә — тракторчы, Приморский краеның Находка шәһәрендә— кара эшче, слесарь, Тын океанның балык тоту флотында матрос була. 1962 елда ул туган якларына кайта һәм 1970 елның көзенә кадәр Зеленодольск шәһәрендә производствода слесарь-җыючы, сварщик булып эшли. Шунда эшләгәндә КПСС сафларына член итеп алына (1968), аннары кичке урта мәктәпне һәм, читтән торып укып, 1973 елда В. И. Ульянов-Ленин Йемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый.
1970 елдан башлап Ф. Шәфигуллин Казанда журналистика эшендә: башта «Казан утлары» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, аннары яшь язучыларның әдәби альманахы «Идел»нең җаваплы редакторы була. Гомеренең соңгы елларында (1975—1982) ул республика юмор-сатира журналы «Чаян» редакциясендә әдәбият һәм тәрҗемә бүлеге мөдире булып эшләде.
Ф. Шәфигуллинның беренче шигырьләре көндәлек матбугатта 1958 елда күренә башлый. Шул беренче шигырьләрендә үк ул татар поэзиясенә үзенчә аһәң белән килүен, халыкның шигъри телендәге гади, табигый үзенчәлекләрне иҗади төстә куллана белүен ачык сиздерә. Шагыйрьнең «Яңа ел бусагасында», «Гашыйк», «Дулкынга дулкын» исемле җыентыклары әдәби җәмәгатьчелектә туган бу өметне тагы да ныгыта төшәләр. Шулай да Ф. Шәфигуллин, шигъри иҗатын дәвам иткән хәлдә, алтмышынчы елларный ахырыннан башлап үзенең төп игътибарын проза жанрына, бигрәк тә аный юмор-сатира төренә һәм яшьләр-балалар әдәбиятына юнәлтә. Әдипнең шигъри хис, халыкчан рух, тормыш чынлыгы белән сугарылган, татар теленей нечкәлекләрен, нәфислеген тоеп язган күп санлы хикәяләре һәм «Өй салуның ние бар...» (1979—1982), «Бер малай, өч аргамак» (1981) кебек повестьлары җитмешенче еллардагы татар балалар прозасының һәм юмор-сатира жанрының үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә. Аларда реаль тормыш картиналары һәм ышандырырлык әдәби образлар аша совет кешесенең хезмәттәге фидакярлеге, этик-мораль өстенлеге һәм заманга лаеклы булып яшәү принциплары раслана.
Ф.Шәфигуллин, актив иҗат тормышы белән яшәп, күп төрле җәмәгать эшләре алып барган язучы иде. Ул заводта эшләгән дәверендә Зеленодольск шәһәр советына депутат итеп сайланды (1969), соңыннан озак еллар буе «Казан утлары», «Чаян» журналларының һәм «Яшь ленинчы» газетасының редколлегия члены булып торды. Производстводагы һәм әдәби хезмәттәге уңышлары өчен Ф. Шәфигуллин «Хезмәттәге батырлык өчен» медале һәм Татарстан АССР Верховный Советы Президиумының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Фаил Шәфигуллин иҗатының чәчәк аткан вакытында, 1982 елның 7 октябрендә, фаҗигале рәвештә һәлак булды. Ул 1969 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
©Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018