Бүген Әдипләр: Риза ШӘФИ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Риза ШӘФИ


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Мәүлит ШАКИРОВ
Илүзә Шакирова
Лидия Шакирова
Фәридә Шакирова-Зарипова
Гөлүсә Шаһбан
Галиәхмәт Шаһи
Рәис Шаһи
Фазыл Шәех
Рәфәт Шәйдуллин
Роберт Шәймәрданов
Фәһим Шәймәрданов
Лилия Шәймиева
Әгъләс Шәйхетдинов
Миләүшә Шәйхетдинова
Асия Шәйхи
Гөлинә Шәйхи
Мөхәммәт ШӘЙХИ
Сәяф Шәйхи
Насих Шәкүров
Таһир ШӘМСУАРОВ
Мөбәширә Шәрәфетдинова
Рәниф Шәрипов
Гөлара Шәрипова
Резеда ШӘРИПОВА
Сәлимә Шәрипова
Флёра Шарипова
Флюра Шәрипова
Эльмира Шәрифуллина
Риза Шәфи
Кәүсәрия Шәфыйкова
Альфира Шәяхмәтова
Рәшит Шиһап
Гөлфия Шиһапова
Риза ШӘФИ
(1923-2004)
Риза Шәфи (Риза Закир улы Шәфиев) 1923 елның 20 февралендә Башкортстанның Кыйгы районы Үрге Кыйгы авылында дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты факультетына укырга керә. Әмма өмет-хыялларын дәһшәтле сугыш өзә. 1941 елның 22 июненнән үк ул — Ульяновскидагы хәрби училище курсанты. Соңыннан хәрби академия тәмамлый. Хәрби инженер буларак хезмәтен дә иҗади эштә: фәнни-тикшеренү институтында башлап җибәрә. Алга таба да аны хәрби техниканың иң яңа төрләрен булдыру, күпләп җитештерү хәстәре белән шөгыльләнгән фәнни оешмалар, заводларга тәгаенлиләр. Куәтле ракеталарны булдыру хәстәренә дә ул беренчеләрдән булып билгеләнә. Хәрби хезмәткә утыз ел гомерен бирә.
Хәрби хезмәттән киткәч кенә, аңа балачак хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек ачыла. Казан, Уфа, Ижау шәһәрләрендә бер-бер артлы шигъри әсәрләре, мәкаләләре, китаплары басылып чыга. Ул елдан-елга шигъри иҗат камиллеген үстерә.
Укучыларына лирик шигырьләрен, юмор-сатира үрнәкләрен, әйтем-мәкальләргә тартым икеюллыкларын һәм хикмәтле сүзләрен, милләтебезнең узганнары белән горурланып, бүгенгебез, киләчәгебез өчен хафаланып язган әсәрләрен бүләк итә.
Ул 2004 елның 3 декабрендә Воткинскида вафат була. Р.Шәфи -— 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Каен, Чыршы һәм Кисәү: әкият. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. — 12 б. — 25000 д.
Синең җылы кулларың: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. — 95 б. — 3000 д.
Иң матур чагың: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. — 80 б. Җан җылысы: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. — 80 б. — 1700 д.
Җомак әйтәм, җавап көтәм: табышмаклар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. — 166. —5000 д.
Офыклардан офыкларга: шигырьләр. — Ижау: Ижау полиграфкомбинат, 1999. — 3856.—1000 д.
Тауларым иңендә таулар: шигырьләр. — Ижау: Ижау полиграфкомбинат, 2004. — 3846.—1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хәким С. Шинельле шагыйрь // Шәһри Казан. — 1998. — 19 июнь.
Г а т а ш Р. Риза Шәфига 80 яшь // Казан утлары. — 2003. — № 2. — 179 б.
Хәким С. Юбилей уңаеннан // Шәһри Казан. — 2003. — 7 март.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013