Бүген Әдипләр: Фазыл Шәех
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Фазыл Шәех


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Марс Шабаев
Лена Шагыйрьҗан
Кастамунилы Шади
Нәфисә Шакирҗанова
Габделхак Шакиров
Мәүлит ШАКИРОВ
Илүзә Шакирова
Лидия Шакирова
Фәридә Шакирова-Зарипова
Гөлүсә Шаһбан
Галиәхмәт Шаһи
Рәис Шаһи
Фазыл Шәех
Рәфәт Шәйдуллин
Роберт Шәймәрданов
Фәһим Шәймәрданов
Лилия Шәймиева
Әгъләс Шәйхетдинов
Миләүшә Шәйхетдинова
Асия Шәйхи
Гөлинә Шәйхи
Мөхәммәт ШӘЙХИ
Сәяф Шәйхи
Насих Шәкүров
Таһир ШӘМСУАРОВ
Мөбәширә Шәрәфетдинова
Рәниф Шәрипов
Гөлара Шәрипова
Резеда ШӘРИПОВА
Сәлимә Шәрипова
Флёра Шарипова
Флюра Шәрипова
Эльмира Шәрифуллина
Риза Шәфи
Кәүсәрия Шәфыйкова
Альфира Шәяхмәтова
Рәшит Шиһап
Гөлфия Шиһапова
Фазыл ШӘЕХ
(1937-2001)
Шәехов Фердинант Галиәскәр улы (псевдонимы Фазыл Шәех) 1937 елның 19 мартында Әгерҗе районы Иске Кызыл Яр авылында гади колхозчы гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне туган авылында, тулы булмаган урта мәктәпне Иж-Бубый авылында тәмамлый. 1955-60 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында укып, инженер-механик профессиясен алып чыга. Алабуганың Сельхозтехника бүлегендә инженер, авыл хуҗалыгы белгечләрен хәзерләү мәктәбендә укытучы, арматура заводын да өлкән инженер, Әгерҗе авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер бульш эшли. 1968 елның башында грипп белән авырганнан соң өзлегеп сукыр кала. 1976 елда «Якты юл буйлап» дигән күмәк җыентык, 1993 елда «Көзге күкрәү», 1996 елда «Дала тулпары» дигән шигырь китаплары дөнья күрә.
"Чулман язлары" күмәк җыентыгы, 1997.

Күңел күзе белән күрде

Фазыл ШӘЕХ (Фердинанд Шәехов) шигърияткә шактый олыгаеп килде. Соңлап килгән күкрәүләрен көзнең
Юрыйм әле, юрыйм юньлегә.
Җырым до бит соңлап килгән күкрәү
Язмышымның сихри күгенә, —
дип җырлады ул.
1937 елда Әгерҗе районы Иске Кызылъяр авылында туган булачак шагыйрь кырыс тормыш мәктәбен үтте. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлады, механик булды, һөнәр мәктәбендә укытты. Әгерҗе авыл хуҗалыгы идарәсенең баш инженеры вазыйфаларын башкарганда... сукырайды. Әмма өметсезлеккә бирелмәде ул, кулына каләм алды. "Татарстан яшьләре" газетасы редакциясе каршындагы әдәбият берләшмәсендә беренче адымнарын атлаган шагыйрь армый-талмый иҗат итте.
Балкышлары көләч быел көзнең,
Ямьле җәйләр төсле сөйкемле.
Ә шулай да аңа син яктырткан
Бер елмаю җитми шикелле.
"Син елмайсаң"
Бер-бер артлы китаплары дөнья күрде: "Якты юл буйлап" (1976), "Көзге күкрәү" (1993), "Дала тулпары" (1996). Шагыйрь шигырьләрендә дөньяга карашын, фәлсәфи уйлануларын бик тәэсирле итеп сурәтли алды. Ул шигырьләрен катлауландырмады, гади язды, халык уйларын, үзенә генә хас шигъри бизәкләргә төреп, шигырь юлларына салды.
Күзләремә бер нур төшмәсә дә,
Төннәр аша багам таңнарга.
Тулпарым көр, чөнки кояшымның
Бар җылысы, нуры аңарда.
"Йөрәк тулпарым"
Татарстан бәйсезлек яулаган көннәрдә:
Кемнәр генә юк иде бу илдә?!
Күңел тулы иде өметләр.
Бүген калды бераз гына өмет,
Бераз гына батыр егетләр, —
дип җырламый иде әле ул. Шагыйрь күренекле милләтпәрвәр Айдар Хәлим белән бергәләп, халкына ирек даулап, "Азатлык" мәйданында ачлык игълан иткән иде. Әйе, өметләр зурдан иде. Дөньясы асты-өскә килде. Шагыйрь өзгәләнде:
Кемгә кирәк хәзер якты уйлар,
Хисләр кайнап торган шигырең?
Юклык биләп алды язмышларын
Эшсез ишнең, малсыз шагыйрьнең.
"Соңгы өмет"
Шагыйрь никадәр өзгәләнсә дә киләчәккә өмет белән яшәде. Караңгы дөньясын әнә шул өмет нурландырып торды аның.
Якты өмет...
"Мәйдан", 2002, март.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013