Бүген Әдипләр: Мин Шабай
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Мин Шабай


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Мин Шабай
Резеда Шәрипова
Мин Шабай

(1913-1963)

Татар совет прозасында үзенчәлекле лирик хикәяләре белән танылган Мин Шабай (Мин Гариф улы Шабаев) 1913 елның 28 апрелендә хәзерге Башкортстан АССРның Кушнаренко районы Каратәкә авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Сабый чагында ук әтисез калып, алты яшеннән үз көнен үзе күрә башлый: иген ура, тамак хакы өчен кулакка батраклыкка яллана, аннары, ниһаять, бәхет эзләп ил гизәргә чыгып китә. 1931 елда тәмам юлдан язу дәрәҗәсенә җиткән яшүсмерне чекистлар тотып алалар һәм Мәскәү өлкәсендәге Хезмәт колониясенә урнаштыралар. Шуннан аның өчен яңа тормыш башлана: колониядә ул хезмәт тәрбиясен уза, укып белем ала, шунда матур әдәбият белә» якыннан таныша. Бераздан аның үзендә дә иҗат дәрте уяна: еллар буе күңелендә җыелып килгән тәэсирләр нигезендә ул «Танып» (елга исеме) дигән озын хикәясен яза. 1934 елны әсәр матбугатта басылып та чыга.
Колониядән соң Мин Шабай армиядә хезмәт итә, Казан дәүләт педагогия институтында укый, аннары газета редакциясендә һәм Татарстан радиокомитетында эшли. Бу елларда көндәлек матбугатта аның бер-бер артлы хикәяләре, документаль очерклары басыла, колхоз-совхоз театрларында пьесалары куела. 1941 елны Казанда авторның лирик хикәяләре тупланган «Уйналмаган скрипка» исемле китабы дөнья күрә.
1941—1954 елларда Мин Шабай Себер якларында һәм Себеркең төньяк өлкәләрендә яши. Казанга ул 1955 елда кайта һәм дәртләнеп яңадан әдәби кҗат эшенә керешә. 1959—1964 еллар арасында язучының «Бездә ел буе яз» исемле очерклар китабы, «Тормыш баскычлары», «Тормыш чакыра» исемле хикәя җыентыклары һәм «Уяну» (беренче кисәк) исемле тарихи-социаль романы басылып чыга.
Мин Шабайның хикәяләре, нигездә, авыл темасына багышланган. Аларда революциягә кадәрге, революция чоры, колхозлашу еллары һәм Ватан сугышыннан соңгы татар авылы тормышындагы социаль күренешләр һәм үзгәрешләр, шуларның гади хезмәт кешеләре күңелендәге чагылышлары тасвирлана.
Мин Шабай 1963 елның 5 сентябрендә, илле беренче яшендә, йөрәк авыруыннан Казанда вафат булды. Мин Шабай 1936 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013