Бүген Шакир Мөхәммәдъяров
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шакир Мөхәммәдъяров

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Геннадий Макаров
Әхмәтһади Максуди
Садри Максуди
Мөхәммәтша Мамин
Зәет Мәҗитов
Шиһабетдин Мәрҗани
Раилә Мәсхуди
Әмир Мәхмүдов
Гали Мәхмүдов
Мирза Мәхмүтов
Назыйм Мәхмүтов
Хуҗиәхмәт Мәхмүтов
Альта Мәхмүтова
Мөхәммәт Минһачев
Ниязетдин Миңлеәхмәт
Хатыйп Миңнегулов
Ким Миңнуллин
Фәрвәз Миңнуллин
Маһирә Миңнуллина
Вил Мирзаянов
Назиф Мириханов
Сәвия Михайлова
Маһруй Мозаффария
Динә Морзакаевa
Фәния Мортазина
Рафаэль Мостафин
Әлфия Мотыйгуллина
Марат Мөлеков
Фатих МӨСӘГЫЙТЬ
Шакир Мөхәммәдъяров
Рәзинә Мөхияр
(1883-1967)
Юрист, журналист, педагог Шакир Зариф улы Мөхәммәдъяров 1883 елда Орск шәһәрендә туа, шунда җәдит мәктәбен һәм рус классын тәмамлап, 1898-1902 елларда Казанда Х.Ямашев, Г.Коләхмәтов, Г.Исхакый, Ф.Туктаровлар белән бергә Татарская учительская школада укый. 1905-1907 елларда татар социалистлары — «таңчылар» карашында торып, патша хөкүмәтенә каршы революцион хәрәкәтләрдә актив катнаша, татар теленә революцион эчтәлекле листовкалар, брошюралар тәрҗемә итә, «Таң йолдызы», «Таң мәҗмугасы», «Тавыш» кебек сул юнәлештәге газеталарда языша. Реакция башлангач, 1907 елда, Казаннан сөрелеп, Петербургта яши, экстерн тәртибендә гимназия программасы буенча имтихан тотып, 1909 елда Петербург университетының хокук факультетына укырга керә. Аны 1913 елда тәмамлый. Оренбургта, аннан Уфада юристлык практикасы үтә, «Галия» һәм «Госмания» мәдрәсәләрендә хокук дәресләре алып бара, газеталарда язышуын дәвам иттерә. 1911-1915 елларда «Алпавытлар заманы вә крәстияннәрне азат итү» исемле брошюрасы һәм хокук мәсьәләләренә багышланган «Сәүдә законнары», «Мәхкәмә эшләре» кебек популяр характердагы китаплары басылып чыга.
Октябрьдән соң Ш.Мөхәммәдъяров Кырымда, Урта Азиядә төрле эшләрдә эшли, 1930 елда Ташкент шәһәрендә төпләнеп, андагы университетның география факультетын тәмамлый, соңыннан урта һәм югары уку йортларында география һәм хокук фәннәрен укыта.
Ул 1967 елда Ташкент шәһәрендә вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сәүдә кануннары. — (?), 1914.
Мәхкәмә эшләре. — (?), 1914. Тукай кем? — Мәскәү, 1918.
© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013