Бүген Әдипләр: Шамил ГАЛИМОВ
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Шамил ГАЛИМОВ


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Риф Габбасов
Рәмзия Габбасова
Илдар Габидуллин
Фәния Габидуллина
Гафиулла Газиз
Дания Гайнетдинова
Хәлим Гайнуллин
Варис Гали
Гомәр Гали
Муса Гали
Мөшәррәф Галиев
Розалия Галиева
Айнур Галимов
Шамил ГАЛИМОВ
Ләйсән Галимова
Нурлан Ганиев
Нурулла Гаптуллин
Гөлүзә ГАРИПОВА
Хәмидә Гарипова
Рәшит Гариф
Гамир ГAРИФУЛЛИН
Резидә Гасыймова
Имәгыйль Гаспралы
Римма ГАТИНА
Атлас ГАФИЯТОВ
Гөлчрә Гафурова
Рәкыйп Гаффар
Ренат Гаффар
Рәшит Гаязетдин
Динар Гаязов
Нәфис Гәрәйшин
Данис Гәрәев
Мәгъсум Гәрәев
Айзирәк ГӘРӘЕВА
Гөлфия Гәрәева
Лилия Гәрәева
Лилия Гилдиева
Ләйсән Гобәйдуллина
Абдулла Гомәр
Кадыйр Гомәров
Марат Гомәров
Рафис Гыйззәтуллин
Гүзәл Гыйззәтуллина
Люция Гыйззәтуллина
Өлфәт ГЫЙЛАЕВ
Шамил ГАЛИМОВ
Галимов Шамиль Хайдярович. Год рождения – 1958-й, в 1980 г. окончил исторический факультет Куйбышевского госуниверситета, автор 6 книг и более 100 газетно-журнальных публикаций на темы истории Самарского края, с 1983 г. член Союза журналистов СССР - Российской Федерации, с конца 80-х гг. активный участник татарского национально-духовного движения.

Тарихчы, Самараның “Азан” газетасы редакторы Шамил ГАЛИМОВның рус телендә язылган “Прошлое как вера в будущее” дип аталган яңа китабы дөнья күрде. Ул Самараның Тарихи мәчете тарихына, заманында аны төзүгә өлеш керткән кешеләргә, кайчандыр биредә мәчеттә эшләгән муллаларга багышлана. Китап күп тарихи рәсемнәр, фотосурәтләр белән баетылган. Әмма бүгенге әңгәмәбез авторның бишенче тарихи китабына гына түгел, ә архивларда эшләгәндә табылган башка кызыклы мәгълүматларга да кагылып үтә.

- Шамил әфәнде, без сезне бишенче китабыгызның нәшер ителүе уңаеннан котлыйбыз. Тарихи мәчет тарихын язу өчен архивларда тупланган материалларның зур катламын күтәреп, белешмәләрне берәмлекләп эзләп утырырга, аларны системага кертергә, китап рәвешенә китерергә җиңел булмагандыр, әлбәттә. Шушы мәгълүматларның ни дәрәҗәдә тарихи дөреслеккә туры килүе турында укучыларыбызга да сөйләп бирсәгез иде.

 

- Мин язган китаплар тарихи хезмәт кануннарына туры килүенә П. С. Кабытов, Э. Л. Дубман кебек атаклы Самара галимнәренең биргән рецензияләре гарантия булып тора. Заманында, университетта укыганда, шушы галимнәрдә белем алырга бәхетем булды.

 

Ә инде әлеге китапка килгәндә, Самараның Тарихи мәчетенә 1891 елда Сембер фабриканты Тимербулат Акчурин нигез сала. Ул үз акчасына йорт сатып алып, аны мәчет итеп үзгәртеп кору өчен акча бирә. 1932 елның февраленә кадәр шушы йортта халык гыйбадәт кыла.

Әмма китапта Самара татарлары тормышыннан Тарихи мәчет төзелүгә кадәрге вакыйгалар да чагылыш тапты. Самара якларында татар эзе һәрвакыт булган бит. Мәсәлән, хәзерге Гранный бистәсе янында әле дә Татар күле бар. Аның турында “Малое Татарье” дип, чит ил сәяхәтчесе Олеарий әле 1626 елда ук язып калдырган. Димәк, Самара Җәясе (Самарская Лука) Болгар дәүләте чиге булып саналса да, татарлар аннан арырак та яшәгәннәр, дигән нәтиҗә ясарга тулы хакыбыз бар.

 

1586 елда барлыкка килгән Самара шәһәрчеге аша Мәскәүдән Әстерханга сәяхәт итүче илчеләр кышлауга шул Татар күле янында урнашкан татар авылына туктый торган булганнар. Моның турыда Е. Ф. Гурьянов күп дистә еллар элек язып чыккан иде әле.

 

Аннан соң да татарлар Самара шәһәре тормышында актив катнашалар, тик, кызганыч, алар арасында купец дәрәҗесендәге байлар озак вакыт булмый тора. Бу телне белмәүдән дә килгәндер инде. Тик Казан урамында Тимербулат Акчурин тарафыннан төзелгән мәчет эшли башлагач кына, татарлар үзләрен ныклап күрсәтә башлыйлар. Моны мәдрәсә һәм мәктәп эшли башлау, халыкның белем дәрәҗәсе күтәрелүе белән дә аңлатырга була. Китапның эчтәлеге турында җәелеп сөйләп торасы юк, чөнки ул инде дөнья күргән һәм теләгән кеше аны Тарихи һәм Җәмигъ мәчетләреннән сатып алып укый ала.

 

Мин 1782 елгы һәм 1804 елгы карталарны тикшереп утырганда менә нәрсәгә юлыктым: унсигезенче гасыр ахырында, Тарихи мәчеткә кадәр йөз ел элек, Самара шәһәренең хәзерге Галактионовский һәм Самарский урамнары башында урнашкан татар бистәсендә мәчет тә, мәктәп тә эшләп торган, яңа мәчет төзүгә рөхсәт һәм урын бирелгән булган. Ә шул мәчет каршында хәзерге Пионерский, Галактионовский, Венцек, Самарский урамнары белән чикләнгән кварталның өчтән ике өлешендә татар йортлары урнашкан. Шәһәрдә аларның саны, хәзерге кебек үк, башка милләт халыкларының 3 процентын тәшкил иткән. Ә менә шул мәчет артында, хәзерге Ленинский урамы башындарак, мөселман зираты булган. Моңа тарихи дәлилләр бар.

 

- Архивларда эшләгәндә шәһәр мәчетләре генә түгел, авыл мәчетләре, гомумән, Самара губернасы татарлары тормышы турында да күп кенә мәгълүматлар очрый торгандыр. Сез безнең укучыларыбызга Губанкүл авылы тарихы, муллалары һәм мәчетләре турында да сөйләргә вәгъдә биргән идегез бит әле...

 

- Гөлсинә Фәсхетдинованың “Тарихын югалткан авыл”, (“Бердәмлек”, №47, 19 ноябрь 2011 ел) материалы турында әйтәсездер инде. Әйе, үзен журналист дип санаган кеше алай эшләргә тиеш түгел, әлбәттә. Тарихка кагылышлы материал язасың икән, урамда очраган бер-ике кеше сүзенә генә таянып мәкалә язу дөрес түгел. Губанкүл авылының тарихы бар, ул зур һәм бай.

 

Губанкүл авылында сугыш ветераннарына һәм яу кырларында ятып калган авылдашларга һәйкәл куелмау - ул зур фаҗига. Әмма монда кемне дә гаепләп булмый, чөнки Губанкүл авылы кебек авыллар күп хәзер, һәм бу - хәлне соңгы елларда илебездә булган үзгәрешләрнең тагын бер нәтиҗәсе. Анда бүгенге көндә совет та юк, клуб та юк, колхоз рәисе дә, эшләргә яшьләр дә юк - тик пенсионерлар гына яши. Ә дин әһелләренең эш юнәлеше башка, билгеле.

 

Беренче китапларым туган авылым Кызылсуга һәм күрше Мулла авылы тарихына багышлап язылган иде бит. Ә алар Губанкүл белән бер тирәдәрәк урнашкан. Миңа Мәскәү, Петербург, Самара, Ульяновск, Уфа архивларында эшләгәндә, басма чыганаклар белән танышканда Губанкул авылы турындагы материаллар да очрап торды.

 

1777 елда Әүрәл елгасы башында Мошенка исемле авыл барлыкка килүе турында язылган документларда Кубань-Озеро (Губанкул) авылы инде бар дип искә алына. Ә 1882 елга караган бер архив документында “бу авыл 150 ел инде яши” дигән мәглүмат бар.

 

Заманында авыл зур булган. 1836 - 1838 елларда волость үзәген Новая Бинарадка авылыннан дә бирегә күчереп торганнар. Гомумән, безнең яктагы авылларның иң зур, иң матур чагы Беренче Бөтендөнья сугышы алды вакытына туры килә. 1913 елда Губанкүл авылында 214 йорт саналган. Кадыйр бай кебек кешеләре белән данлы булган ул.

 

Ә 1928 елгы “Список населенных пунктов Средневолжского края” исемле җыентыкта инде 184 йорт кына теркәлгән. Димәк, сугыш, революция, 1921 - 1922 елгы ачлык халыкны авылдан зур шәһәрләргә куган, ә күп кенә гаилә башлыклары гражданнар сугышында башын куйган...

 

Авыл Бөек Ватан сугышыннан соң ныклап тарала башлый. Менә шул вакытта 1956 елда бирегә “тридцатитысячник” Борһан Әбүзәровны җирле колхозны күтәрергә җибәрәләр, һәм ул, берникадәр вакыт эшләп, күмәк хуҗалыкны тиз арада алдынгылар сафына чыгара да инде. Тиздән аны Тупли колхозы рәисе итеп билгелиләр, һәм Губанкүл авылының эшләре тагын начарлана башлый, һәм аны 1967 елда күрше “Березовский” совхозының бер бүлеге итеп калдыралар.

 

- Менә Гөлсинә Фәсхетдинованың мәкаләсенә карата Дамир абый Батталов: “Безнең авыл тарихын югалтмаган һәм югалмаячак та. Артезиан коеларыбыздагы суны Березовкадан, Елховкадан килеп алалар, Самарага алып китүчеләр дә бар. Урамнарыбызда алабута үсми, авыл уртасыннан асфальт юл үтә. Элек ике мәчетебез эшләп торган. Шуларның берсе 1943 елда янып көл булды, икенчесен сүтеп Елховкага алып киттеләр һәм ниндидер бина корып куйдылар. Ә менә мәчет урыннары тимер рәшәткә белән тотып алынган. Берничә ел элек Казаннан Ситдыйк мулланың оныгы белән хәләл җефете кайткан иде. Үзем алып барып бабаларының каберен күрсәттем. Бик разый булып киттеләр...” - дип яза. Ә сез Губанкүл авылы муллалары турында нинди тарихи мәгълүматлар беләсез?

 

- Тарихи документларда очраган Губанкүл авылының иң беренче мулласы исеме - Шәмгун Вәлишев. 1798 елда туган Шәмгун мулла Сембер губерна правлениесе указы буенча 1820 елда муллалык итә башлый, ә 1831 елда Губанкүл мәчетенә мулла булып килә. 1883 елда аның улы Ситдыйк Шәмгунов әтисенең эшен дәвам итеп, егерменче гасырның шомлы утызынчы елларына кадәр шушында хезмәт итә. Аннан соң, бабай тәмам картайгач, аны туганнары Куйбышевка алып китәләр.

 

1937 елның декабрендә хәтәрле “Муллалар эше” буенча Кооперативный урамында Ситдыйк бабай кулга алынып, 1938 елның мартында атып үтерелә. Болар С. Шәмгуновны реабилитацияләү белешмәсендә күрсәтелгән. Бу язуда аның җирләнгән урыны билгесез дип язылган, ләкин, мәгълүм булганча, ул елларда атылуга хөкем ителгән “халык дошманнары” элеккеге НКВД бакчасында - хәзерге Гагарин паркында күмелгәннәр.

 

82 яшьлек картны: ”Кач тизрәк, сине кулга алырга килергә тиешләр,” - дип кисәтүчеләр дә булган. Бу сүзләргә каршы ул: “Кемгә мин кирәк инде, шушы яшемдә!” - дип җавап биргән. Юк шул, олы яшьтәге кеше дип карап тормаганнар. Бабайның төрмәдән яшерен рәвештә җибәргән бердәнбер хатында: “Монда мине кыйныйлар, сакалымнан тартып йөртәләр, “контра” дип атыйлар. Без инде башкача очраша алмабыз”, - дип язылган. Аның белән бергә авылдашы, хәзерге Спорт сарае урынында булган Самара Җәмигъ мәчете имамы, 1884 елгы Хәтимулла Батталов та җәзаланган. Яңа китабымда Ситдыйк мулланың хатыны Мәрзия абыстай белән төшкән фотографиясе дә урын алды.

 

Шушы белешмәләргә таянып, нәтиҗә ясарга була: Губанкүл авылы зиратында Ситдыйк бабайның кабере булмаска тиеш. Анда аның әтисе Шәмгун Вәлишев һәм аңа кадәр Губанкүл авылында хезмәт иткән муллалар күмелгән. Губанкүл авылы халкы Коръән мәҗлесе укытканда догаларын һәрдаим Шәмгун мулла ыруына багышлый торган булганнар. Бу гадәт киләчәктә дә дәвам итсен иде.

 

Ә Губанкүл зиратында муллалар күмелгән урын билгеле, һәм ул кырык ел элек Каюм мулла Гыйльметдинов тырышлыгы нәтиҗәсендә тимер рәшәткә белән уратып алынган булган. Тик менә хәзерге халык кына шушы нәрсәләрне оныта башлаган, күрәсең.

 

Менә шулай, 120 еллык Самара мәчете турында китап язганда нинди зур катлам тарих күтәрелеп, вак иләк аша үткәрелгән, нинди кызыклы белешмәләр, даталар табылган. Туган авылыңның, шәһәреңнең, нәсел-ыруыңның тарихын, җиде буын ата-бабаларыңны белү – ул кече Ватаныңны белү, димәк, илеңне дә сөю була бит инде. Соңгы вакытта ил башлыкларыбыз да бу турыда ныклап уйлана башлады кебек. Авылларны торгызу, милләт үзенчәлекләрен саклап калу өчен авыл мәктәпләрен саклау кебек мәсьәләләр дә күтәрелә. Дәүләт сәясәте белән кеше мәнфәгатьләре туры килгәндә генә канәгать булып, бар көчеңне туган илеңә биреп эшли башлыйсың. Менә тарихчы, журналист, “Азан” газетасы редакторы Шамил Галимов та туган ягыбызны өйрәнү эшенә тагын бер саллы өлешен кертте. Без аны шушы зур уңышы белән котлап, киләчәктә бу юнәлештәге эшен дәвам итүен теләп калабыз. Уңышлар сиңа, Шамил туганыбыз!

<№ 9 | 25.02.2012

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013