Бүген Әдипләр: Әхмәт Дусайлы. Сәү иясе
   
Телеңне ЙОКЛАП КАЛМА, әй татар баласы!



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Әхмәт Дусайлы


Разия Шәмсетдинова. ТУРЫ ТУКАЙ, ДИЛӘР ИДЕ...
Гәлгат ГАЛИУЛЛИН. "Ә ҮТКӘНГӘ ХАТЛАР БАРМЫЙЛАР..."
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев һәм патша жандармериясе
Фоат Садриев. Cоңгы көз
Замир НИЗАМЕТДИНОВ. Халык композиторы, шагыйрь, чәчән
УФА ШӘҺӘРЕҢДӘ ГУБЕНСКИЙ ИСПОНИТЕЛЬНЫЙ КОМИТЕТКА САЙЛАНГАН КОТЛУГЬ ТАТАР ЕГЕТЛӘРЕНӘ ҺӘМ ГОМУМӘН БҮГЕН ЭШ БАШЫҢДА ТОРУЧЫ ИПТӘШЛӘРГӘ АЧЫК МӘКТҮБ
Cәйфи Кудаш. Мәхәббәт һәм матурлык шагыйре
Әкъдәс Нигъмәт Курат. Казан төрекләренең танылган тарихчы һәм милләтчеләреннән Һади Атлас
Кол Шәриф. КЫЙССАИ ХӨББИ ХУҖА
Таһир Нәбиуллин. Батырлык эзләре
Газиз КАШШАФ-ҮЗИЛЕ. КИТКӘННӘРНЕҢ ЮЛЛАРЫ ОЗЫН...
Гаяз бине Мөхәммәтхафиз. ТАРИХИ ЯЗМАЛАРГА КАЙТЫП...
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ...
Рәфгать Әһлиуллин. Тормыш җиле исә дә исә... (Гакыйль Сәгыйров турында)
Разия Шәмсетдинова. ТУРЫ ТУКАЙ, ДИЛӘР ИДЕ...
Гәлгат ГАЛИУЛЛИН. "Ә ҮТКӘНГӘ ХАТЛАР БАРМЫЙЛАР..."
Ш.Садретдинов. Сәгыйть Рәмиев һәм патша жандармериясе
Фоат Садриев. Cоңгы көз
Замир НИЗАМЕТДИНОВ. Халык композиторы, шагыйрь, чәчән
УФА ШӘҺӘРЕҢДӘ ГУБЕНСКИЙ ИСПОНИТЕЛЬНЫЙ КОМИТЕТКА САЙЛАНГАН КОТЛУГЬ ТАТАР ЕГЕТЛӘРЕНӘ ҺӘМ ГОМУМӘН БҮГЕН ЭШ БАШЫҢДА ТОРУЧЫ ИПТӘШЛӘРГӘ АЧЫК МӘКТҮБ
Cәйфи Кудаш. Мәхәббәт һәм матурлык шагыйре
Әкъдәс Нигъмәт Курат. Казан төрекләренең танылган тарихчы һәм милләтчеләреннән Һади Атлас
Кол Шәриф. КЫЙССАИ ХӨББИ ХУҖА
Таһир Нәбиуллин. Батырлык эзләре
Газиз КАШШАФ-ҮЗИЛЕ. КИТКӘННӘРНЕҢ ЮЛЛАРЫ ОЗЫН...
Гаяз бине Мөхәммәтхафиз. ТАРИХИ ЯЗМАЛАРГА КАЙТЫП...
Асия БИКҖАНОВА. ЧӘЧКӘЛӘР БЕЛӘН БИЗӘЛГӘН ЮЛ...
Рәфгать Әһлиуллин. Тормыш җиле исә дә исә... (Гакыйль Сәгыйров турында)
Альберт Сафин. Беренче кар
Рәшит Бәшәр. КЕШЕ БУЛЫП КАЛЫР ӨЧЕН...
Хәниф Хөснуллин. "ИСТӘЛЕКЛЕ ШОМЫРТ"
Әхмәт Дусайлы. Аймыл
Әхмәт Дусайлы. Ак торна
Әхмәт Дусайлы. Акыл иясе
Әхмәт Дусайлы. Әрнү
Әхмәт Дусайлы. Балта остасы
Әхмәт Дусайлы. БАЛЫКЧЫЛАР
Әхмәт Дусайлы. Бер өчле тарихы
Әхмәт Дусайлы. БУШ ХЫЯЛ
Әхмәт Дусайлы. Бүреләр
Әхмәт Дусайлы. Гөлфая
Әхмәт Дусайлы. Дошман
Әхмәт Дусайлы. КАР БӨРТЕГЕ
Әхмәт Дусайлы. КӘРТ САРАЙ
Әхмәт Дусайлы. Корбан
Әхмәт Дусайлы. МИҢЛЕ АЛИҺӘ
Әхмәт Дусайлы. МӨТӘҮВӘХИ ҖӨМЛӘЛӘР
Әхмәт Дусайлы. Өермә
Әхмәт Дусайлы. Сәү иясе
Әхмәт Дусайлы. ТАШ УРМАНДА КҮБӘЛӘК
Әхмәт Дусайлы. ФЕНОМЕН
Әхмәт Дусайлы. Ясин

Әхмәт Дусайлы

Сәү иясе

* * *
Мин үземне сакламадым авыр эштән,  
йөрәкне дә саклар өчен дару эчмәм,  
үзем белән бер яшьле бит - ул да картлач, 
яшәрербез икебез дә Анда баргач...

* * * 
 Исә җилләр, ява йолдыз 
август төнен телгәләп. 
Бик күп йөрдем бәргәләнеп - 
даладагы дүңгәләк... 
 
Бик күп йөрдем җылы эзләп 
салкын дала җилендә 
сыеныр куеным бардыр, дип 
бу Җиһанда минем дә... 
 
Җылы эләп киң далада 
күп юллар уздым инде, 
сине эзләп тапканда, 
картайдым, туздым инде... 
 
Август төне караңгырак,  
йолдызлары яктырак, 
күз алдымда нурлы йөзең - 
яңа тулган ай тора... 
 
Синең карашыңнан минем 
җанымны җылы сарый. 
Тик... күзләрең минем аша 
ерак офыкка карый... 
2016, март

Сәү иясе 
 
Мин дә патша Үз Дөньямда  
һәм бер мескен синең янда...  
Чөнки син дә патшабикә...  
тик юлларың читләп үтә  
минем сөю бакчамны...  
 
Ә бит анда гөлләр үсә  
синең өчен, югыйсә.  
Кереп, сулар сибәр идең,  
эч серләрең сөйләр идең  
сөю җилләре иссә...  
 
Гөлләремә иелерсең,  
Исен иснәп сөенерсең –  
Минем җаным Күккә ашар,  
Синең ө чен генә яшәр -  
Син бит сөю иясе!...
Комментировать

Шагыйрь 
 
Мин бик яшьли шагыйрь калдым - 
үзем белгәннән бирле. 
Шәрә җаным җиде җилдә 
җылы тапмый тилмерде. 
 
Җиде күгәрчен чукыды 
чәүкә дип белеп мине. 
Әллә юкса, бөртек ярма 
чәүкәгә кирәкмиме! 
 
Болдырның бозлы тактасын 
ялан тәпи таптадым. 
Нинди генә хәлдә дә мин 
шагыйрьлегем сатмадым. 
 
Аллаһның әмере белән 
шагыйрьлек иңгән иде. 
Аллаһ Үзе шагыйрь итеп 
җибәрде Җиргә мине 
милләтемне уятырга 
үлем йокыларыннан, 
илемне чистартырга 
җаһиллек пычрагыннан. 
 
Керләнеп-пычрап  бетсәм дә, 
җанымны тапламадым, 
атын-көмешкә алданып 
мөртәтне якламадым. 
 
Гомеремне уздырсам да 
дәрвиш рәвешендә, 
бәхетле вә рәхмәтле мин 
Җиргә Җибәрүчемә. 
 2010, 26 апрель

* * * 
Унбиш яшьлек кызларны да йөрәк сөя,  
Газраилнең чалгысы да аңа сыя. 
Нинди олы Аллаһымның бүләге! 
Ә шулай да, килми әле үләсе... 
 Аның әле киләчәккә Ияcе бар, 
һәм дә аны шашып-шашып сөясе бар, 
 - И газиз яр, 
Сине мәңге сөячәкмен, диясе бар.

* * *
Минем сөю дөрли Мәңгелектә,
Синең сөю әле бөредә.
Игез җаннарыбыз каушыр әле
Мәңгелекнең иң-иң түрендә...

2018.


© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018