Бүген Әдипләр: Рәхим Саттар
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Рәхим Саттар


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Илшат Сибагатов
Тәнзилә Солтанова
Рәхим Саттар

(1912-1943)

Рәхим Саттар (Габделрәхим Сөләйман улы Габделсаттаров) 1912 елның 15 августында хәзерге Башкортстан АССРның Чишмә районы Түбән Хаҗәт авылында крестьян гаиләсендә туа. Яшьтән үк әдәбиятка гашыйк булып үсә, дүртенче класста чагында шигырьләр яза башлый. Авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, туган төбәгендә төрле эшләрдә эшли, шигырьләр язуын дәвам иттерә. Шул елларда Башкортстан һәм Татарстан көндәлек матбугатында аның яшьлек хисләре белән өртелгән беренче лирик парчалары басылып чыга. Озакламый ул Казанга күчеп килә һәм «Кызыл яшьләр» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр, соңга таба газетаның җаваплы редакторы урынбасары булып эшли. Бер үк вакытта иҗат активлыгын да арттыра — газеталарда аның шигырьләре, очерклары, мәкаләләре һәм әдәби тәрҗемәләре чыга башлый. Ләкин Р. Саттарга үзенең иҗади сәләтен ахыргача ачып җиткерергә насыйп булмый: 1941 елның 22 июнендә Ватан сугышы башланып, ул шул җәйдә үк үзе теләп фронтка китә. Десантчы сыйфатында, фашистлар тылында үткәрелгән күп кенә сугышчан операцияләрдә катнаша. 1942 елның маенда булган шундый операцияләрнең берсендә чолганышта калып, Р. Саттар фашистлар кулына эләгә һәм, берничә ай Смоленск, Борисов шәһәрләрендәге хәрби әсирләр лагеренда газап чиккәннән соң, Берлин янындагы Вустрау лагерена озатыла. Шунда ул Абдулла Алиш белән очраша һәм озакламый Муса Җәлил һәм аның иптәшләре тарафыннан оештырылган яшерен антифашистик оешманың ышанычлы членнарыннан берсе булып китә. Ул әсирләр лагеренда һәм мәгълүм «Идел-Урал» легионында гитлерчыларга каршы листовкалар язуда һәм аларны бастырып таратуда актив катнаша. Соңыннан аны, хөкем итү өчен, кулга алырга тиеш булалар. Ләкин Р. Саттар 1943 елның июнь аенда лагерьдан кача һәм билгесез югала.

Р. Саттар әсирлектә шигырьләр дә язган. Бу шигырьләрнең бер өлеше соңыннан, кулдан кулга күчеп, туган илгә кайтып җитә («Ант», «Әнкәмә хат», «Әсирләр», «Халкым өчен», «Бүленгән җыр», «Ата һәм бала» һ. б.). Аларда патриот шагыйрь үзенең Ватан-анага булган мәхәббәт хисләрен, соңгы сулышта да аңа турылыклы калачагын шигъри юллар белән әйтеп бирә. һәм ул, үзенең шигъри антын үтәп, фашизм белән тиңсез көрәштә һәлак була.

Р. Саттарның шигъри мирасыннан үрнәкләр «Җыр дәвам итә» (Казан, 1966) һәм русча тәрҗемәдә «Три поэта-воина» (1979) исемле күмәк җыентыкларда урнаштырылган.

БИБЛИОГРАФИЯ

Җыр дәвам итә: Шигырьләр /Төз. И. Саттаров. [М. Хөсәен кереш сүзе].—Казан: Таткитнәшр., 1966.—64 б., портр., факс. 6000. Рец.: Мөхәммәтҗанов Р. Богауларны өзгән юллар.— Кызыл таң, 1967, 7 июнь.
Три поэта-воина. [А. Алиш, X. Музай, Р. Саттар]: Стихи. Казань: Татkнигоиздат, 1979.—80 с. 7000.

Аның турында

Дәүли Н. Мусалар дивизиясеннән солдат кайтты.— Кит.: Дәүли Н. Ак янында кара. Казан, 1974, 84—87 б.
Саттаров И. Әтиемә хат.— Татарстан яшьләре, 1969, 27 сент.
Хәмиди Н. Мусаның якташы.— Татарстан яшьләре, 1966, 3 февр.
Камалов Б. Җәлилче батыр.— Соц. Татарстан, 1969, 7 янв.
Мостафиж Р. «Президент» доносы: Яңа материаллар.— Соц. Татарстан, 1969, 7 янв.
Көчле рухлы шагыйрь.— Казан утлары, 1972, № 9, 183 б. Шакир С. «Биргән антын бозмас халкына».— Соц. Татарстан, 1972, 8 cент.
Әминов Ю. «...Рухым иркен, хөр кала».— Соц. Татарстан, 1981, 16 апр.
Шакир С. Димнең җырчы егете.— Казан утлары, 1982, № 8, 182— 183 б.
Мустафин Р. Поэзия в солдатской шинели.— Сов. Татария, 1979, 13 мая.
Совет Татарстаны язучылары, 1986

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018