Бүген Әдипләр: Сәрия Бикмөхәммәтова
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Сәрия Бикмөхәммәтова

A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Шәехзадә Бабич
Эльнар Байназаров
Рамазан Байтимеров
Заһирә Байчурина
Сөләйман Бакыргани
Баласугани
Р.Барҗанов
Флүсә Бариева
Абдрахман Баткаев
Ринат Баттал
Гөлүсә Батталова
Ибраһим БАШМАКОВ
Наташа Башурина
Нур Баян
Рәүф Баһаветдинов
Баһави
Илүзә Баһавиева
Гөлзадә Бәйрәмова
Сәрия Бикмөхәммәтова
Заһидә Бурнашева (Гыйффәт Туташ)

Сәрия Галиәхмәт кызы Бикмөхәммәтова 1940 елның 7 ноябрендә Минзәлә районы Татар Мөшеге авылында туган. Әтисе сугышта үлгәч, өч яшеннән Мөслим районы Ташлыяр авылында әбисе тәрбиясендә үсә. Җиде классны шунда укый. 10 классны Әлмәт кичке-яшьләр мәктәбендә тәмамлый. Биш ел автохуҗалыкта токарь булып эшли. Шушы елларда иҗат белән шөгыльләнә башлый. Шигырьләре Әлмәттә генә түгел, республика матбугатында да басылып чыга. 1962 елда Миңнебай авылына тормышка чыга һәм иҗаты шактый тукталып тора. Соңгы елларда яңадан шигърияткә кайта. «Юлларгачыгам әле», «Бәхет тамчылары», «Дәвамлы юллар» дигән китаплары дөнья күрә. «Кызыл каурыйлар» әдәби берләшмә әгъзасы. Р.Төхфәтуллин премиясе лауреаты

Ерагая бара аралар

Артык сизелмичә, акрын гына
Сары иңә җиргә, көзге чор.
Әллә шуңа, көзге сагыш кебек,
Күңелемдә туа моңлы җыр.

Уйга салган моңлы бу сагышны 
Таратырдай нинди чара бар?.. 
Гомер үтә, еллар вакыт саный, 
Матур чаклар артта калалар.

Берәм-берәм агач яфрак коя,
Ел фасылы саный көннәрен.
Бертуктамый янган йөрәгемә
Дәва табар икән кемнәрем?

Карап калдым

Баш өстеннән генә кычкырышып,
Кыр казлары үтте тезелеп.
Казлар киткән якка карап калдым,
Сагышланып, үзәк өзелеп...

Кыр казлары салган авазлардан 
Бер елыйсы килә нигәдер; 
Язларында казлар кире кайта, 
Исән-сау кешеләр күрәдер.

Почмак ясап, кычкырышып очып,
Кайтыгыз сез туган төбәккә!..
Карап туймас шундый матурлыклар
Яшәү көче бирә йөрәккә.

Ялгышларым

Ах, минем үзем туганчы 
Язылган язмышларым, 
Дөреслекләрен төшенәм... 
Аңламыйм ялгышларын...

Үзгәртеп булмый беркайчан
Гомернең агышларын;
Үзем тоймыйм, күңел сизә
Көзләргә авышканын. 

Күпме югалтулар аша 
Бар булган табышларым 
Югалдылар эзсез генә... 
Тик калды ялгышларым...

Эзләрдә көзге яфраклар...

Берәмләп яфраклар коела, 
Җәй үтте, җиһанда көз инде. 
Гомерләр үткәнгә үкенмик -
Соң димә, йөрәгем, түз инде... 

Өздереп салкын җил иссә дә, 
Имәннәр яфрагын коймаган...
Җан тоя күптән көз икәнен, 
Ә күңел җәйләрдән туймаган. 

Юлыма яфраклар түшәлгән, 
Алтыннан киенгән ак каен... 
Көзләрне сөенеп каршылау -
Шул үзе бәхеттер, мөгаен. 

Кайчандыр бергәләп йөрелгән 
Бик таныш сукмактан атлыйм мин. 
Назлы кул җитәкләп йөргәнне 
Онытмыйм, йөрәктә саклыйм мин..
 

Илһам чишмәләре. Казан, "Рухият" нәшрияте, 2013.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2013