Бүген Әдипләр: Сәйф Сараи
   
  |   Ташларны җыяр вакыт...  |  



Башка проектлар


Аргамак журналы битләреннән
Зөлфәт cайты
Кадыйр Сибгат сәхифәсе
Гүзәллек дөньясында
Наис Гамбәр сайты
Мизхәт Хәбибуллин сәхифәсе
Айдар Хәлим сәхифәсе
Фәүзия Бәйрәмова. Халык үзе хөкем итәр (Сталинның явыз сәясәте сәбәпле һәлак булган һәм газап күргән милләттәшләремә багышлыйм.)
Барый Ислам
Tатар телендәге гарәп-фарсы алынмалары
Татар сайтлары
Мөҗәһит сәхифәсе
Әхмәт Дусайлының рәсми сәхифәсе
Дусай авылы сайты
Мәдүнәнең рәсми сәхифәсе

Безнең дуслар


Якупова Йолдыз сайты
Белем җәүһәрләре-2010 I Халыкара интернет-проектлар бәйгесе

Фәрит Вафин сайты

Әйтер сүз

Безнең рейтинг

PR-CY.ru

Сәйф Сараи


A Ә Б В Г Д Е Җ З И К Л М Н О П Р С Т У Ф Х Ч Ш Э, Ю, Я, Һ
Җамалетдин Сабави
Ирек Сабиров
Гөлнара Сабирова
Ләйсән Сабитова
Булат Садретдинов
Гөлчәчәк Садретдинова
Мөхәммәт Садри
Азат Садриев
Лилия Садриева
Госман Садә
Ришат САДЫЙКОВ
Шиһабетдин Садыйков
Эльвира Сафина
Гөлбаниз Сәгыйдуллина
Айгөл СӘЛАХОВА
Наил Салихов
Һибәтулла Салихов
Сәйф Сараи
Әхмәт Саттар
Рәхим Саттар
Маннур Саттаров
Лилия Саттарова
Гыймран Сафин
Ленар САФИН
Мансур Сафин
Марат Сафин
РАФАЭЛЬ САФИН
Рәис Сафин
Рәфыйк Сафин
Фәннур Сафин
Ләйләгөл Сафина
Нәҗибә Сафина
Серафима Сафина
Миңнур САФИУЛЛИН
Нур Сәед
Әбрар Сәгыйди
Гакыйл Сәгыйрeв
Тәнзилә СӘГЫЙТОВА
Ләйсән Сәгъдиева
Галия Сәетшина
Рифат Сәлах
Лилия Сәлахетдинова
Роберт СӘЛАХИЕВ
Габделнур Сәлим
Римир Сәлимгәрәев
Рифкать Сәлимов
Рәис Сәмигуллин
Газизә Сәмитова
Кадыйр Сибгат
Илшат Сибагатов
Илдус Сибгатуллин
Әдхәт Синугыл
Зөлфия Сираева
Илсөяр Сираҗетдинова
Сирин
Әлфия Ситдыйкова
Наилә Ситдыйкова
Илгизәр Солтан
Фәүзия Солтан
Рита Солтанова
Рoза Cолтанова
Тәнзилә Солтанова
Булат Сөләйманов
Саҗидә Сөләйманова
Г.Сөнгати
Максуд Сөндекле
Айрат Суфиянов
Фәрит Суфияров
Рөстәм Сүлти
Сәгыйт Сүнчәләй
Сәйф Сараи Сәйф Сараи — XIV йөз төрки-татар әдәбиятының «иң дикъкатькә лаек» әдипләреннән берсе. Урта гасырның күп кенә галим һәм шагыйрьләре белән берлектә, ул да «гыйлем-мәгърифәтне, культуралылыкны» яклый, үз иҗатында «прогрессив идеяләр» үткәрә, төрки әдәбиятны һәм язма телне үстерүгә зур өлеш кертә. Галимнәр аның әсәрләрен XIV гасыр «кыпчак теленең иң гүзәл үрнәкләреннән» саныйлар. Әдипнең шигъри таланты үз замандашлары тарафыннан ук хаклы рәвештә югары бәяләнә.

Сараи Сәйф тик гариф җиһан эчрә күрүң каны?!
Сыйфатын әймәгә белмәй йөрәкдән актырур каны...
Аның шигъренең иншасын бигәнмәс кем булур исә,
Мәгәр гаклы аның йуктур, йахуд тәнидә һәм җаны,—

ди аның турында билгесез төрки шагыйрь. Шулай ук Сәйф Сарай әсәрләренә шигъри җаваплар да языла.
Әдипнең иҗаты хәзер дә игътибар үзәгендә. Әсәрләренең төрле илләрдә басылуы, шагыйрь хакында төрек, татар, үзбәк, рус, венгр филологлары Ф. Күпрелезадә, Ә. Нәҗип, X. Госман, А. Бодроглигети, Н. Дәүранов, Э. Фазылов, X. Миңнегулов һ. б. тарафыннан фәнни хезмәтләр һәм мәкаләләр язылуы — моның ачык мисалы.
Сәйф Сараи әсәрләре безнең заманга «Китабе «Гөлстан бит-төрки» һәм «Йадкярнамә» дип исемләнгән ике кулъязмада килеп җиткән. Аларның беренчесе Голландиянең Лейден университеты китапханәсендә саклана. Башлап ул Р. Дозиның тасвирламалар китабында (1851 ел) телгә алына. Кулъязманың фотокүчермәсе 1954 елда төрек профессоры Фәридүн Үзлүк тарафыннан Анкарада бастырып чыгарылды. Лейден нөсхәсендәге текстлар 1968, 1973 елларда үзбәк, 1969 елда латин, 1980 елда Казанда гарәп шрифтында нәшер ителделәр. \> 373 биттән гыйбарәт булган «Китабе «Гөлстан бит-төрки»4 кулъязмасының төп өлешен (3—356 битләр) Сәйф Сарайның «Гөлстан бит-төрки» әсәре алып тора. Башка битләрдә сигез төрки шагыйрьнең парчалары (җиде газәл һәм бер касыйдә) һәм Сәйф Сарайның аларга шигъри җаваплары бирелгән. Болардан тыш авторның дүрт газәле, «Шагыйрьләр хакында»гы мәснәвие, бер бәетлек хикмәтле сүзе, биш робагые ( шул арның икесе төрки, өчесе фарсы телендә) урнаштырылган. Текстлар билгесез «кятиб» тарафыннан Мисырда (1393 елдан да иртә түгел) күчерелгән. Үзенең орфографиясе белән кулъязма XIV йөзнең икенче яртысында Алтын Урдада һәм Мисыр-Сүриядә язылган төрки ядкярләрне хәтерләтә.
Сәйф Сараи әсәрләрен туплаган икенче кулъязма — «Йадкярнамә» 60 елларда Үзбәкстанның Коканд районында табылган. Аны китап иясенең XVIII гасырда яшәгән ерак бабасына Гарәбстанга хаҗ сәфәренә барганда бер сәүдәгәр бүләк иткән. «Йадкярнамә» — дистәдән артык битле җыентык. Ул Әбел Ибне Кадыйр дигән мөсафирның кереш сүзе белән ачыла. Бу кеше үзенең Мисырга килүе һәм анда «Йадкярнамә» исемле әлеге кулъязманы төзүе хакында яза. Керештән соң Туглы Хуҗа һәм Мәүлана Исхак Харәзмиләрнең берәр газәле, Мәүлана Әхмәд Үргәнҗинең өч шигъри парчасы урнаштырылган. «Йадкярнамә»нең 4—12 битләрен Сәйф Сараиның дүртьюллык өч шигыре, ике икеюллыгы һәм «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастаны алып тора.
Сәйф Сараиның хәзергә мәгълүм иҗат мирасы шушы ике җыентыктагы әсәрләрдән гыйбарәт. Шагыйрь үз гомеренең күпчелек өлешен Идел буенда уздырган. Кызганычка каршы> шагыйрьнең башлангыч иҗат чорында язган әсәрләре хәзергә мәгълүм түгел.

Сәйф Сараиның тормышы хакында мәгълүматлар бик аз. Биографиясен ачыклар өчен әдипнең үз әсәрләренә һәм аерым тарихи фактларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Бер дүртьюллыгында шагыйрь үзе болай яза:

Камышлы йорт бәнем туган илем иде,
Белең: горбәткә килтергән — белем иде.
Килеб улдым Сарайда шир фидайы,
Сарайның шагыйре — илнең гидайы.
(«Йадкярнамә», 4 б.)

Камышлы — авыл яки шәһәр исеме. Әмма кайдагы Камышлы? Н. Дәүранов һәм Н. Маллаев моны хәзерге Харәзем өлкәсендәге Сарыкамыш авылына нисбәт итәләр. Әмма элек биредә Камышлы дигән шәһәр яки авыл булуын тарихи чыганаклар телгә алмый.
Башка тарафларда исә Камышлылар бар (мәсәлән, Уралда, Кырымда, Урал аръягында һ. б.). Шулай да бу исемдәге пунктлар Идел буенда еш очрый. Мәсәлән, Куйбышев өлкәсендәге Камышлы авылының инде XVI йөзләрдә үк булуы мәгълүм. Татарстанда һәм Башкортстанда да Камышлы исемен йөрткән борынгы авыллар бар.
Рус патшалары Түбән һәм Урта Иделдә шәһәрләр, крепостьлар салдыруны XVI — XVII гасырларда башлап җибәрәләр, Мондый калалар, кагыйдә буларак, Болгар, Алтын Урда заманнарында төзелгән һәм соңрак җимерелгән шәһәр-авыллар урынында корыла. Күп очракта шәһәрләрнең элекке исеме дә шул килеш саклана: Самара (Самар), Саратов (Сары тау), Астрахань (Хаҗитархан, Хаҗтархан, Әстерхан), Симбирск (Сембер) һ. б. Яңа шәһәрләр искеләренең биналарын, сарай һәм мәчетләрен сүтү, алардан алынган кирпеч, таш исәбенә салына. Хәзерге Камышин каласы 1668 елда салына башлаган. Әүвәл аңа «Дмитриевск» исеме бирелгән булса да, элеккеге традиция тәэсирендә, ул 1697 елдан алып рәсми төстә «Камышин» дип атала башлый. Б. Шпулер хәтта үз китабына теркәлгән Алтын Урда заманы картасында хәзерге Камышин тирәсенә Камышлы пункты урнаштырган. Сәйф Сараиның әнә шул калада туу ихтималы зур.
Шагыйрьнең кайчан тууы төгәл билгеле түгел. Кайбер фактлар аның туу вакытын 1321 елга бәйләргә нигез бирәләр
. Шигырь юлларыннан күренгәнчә, шагыйрь үзенең туган йорты Камышлыны калдырып, Сарайга килә. Төп максаты — белем алу. Биредә мөселман дөньясының зур дәрәҗәле кешеләре яшәгән һәм иҗат иткән. Әгәр дә Алтын Урда башкаласы салынуның тәүге елларында биредә бүтән илләрдән һәм өлкәләрдән килүче галимнәр һәм әдипләр төп урынны алып торса, Үзбәк, аеруча Җанибәк (1342—1357 елларда идарә итә) дәверендә инде башка күренеш. Бай традицияле фарсы-гарәп илләрендәге һәм Болгар, Харәзем, Кырымдагы укымышлыларның катнашы һәм хезмәте аркасында, Сарайның үз иҗат мәктәбе барлыкка килә һәм ул мәктәп «Шәрекътә иҗади фикерләүнең югары дәрәҗәдә булуы» 5 белән дан тота. XIV гасырда, бигрәк тә аның урталарына таба, Идел буенда, хосусан Сарайда, җитешкән әдип-галимнәрнең саны аеруча күбәя, аларның шактый өлеше үзләренә «Сараи» кушаматын ала. Сәйф Сарай да үз тәхәллүсен Сарай шәһәренә нисбәтән алган.


©Татар әдәбияты тарихы, 1нче том.

© Әхмәт Дусайлы студиясе 2007-2018